Капиталистлар авылы

КатегорияПохвистнево районы
Автор Администрация сайта

Расих Латыйпов – Самара өлкәсендәге мәшһүр Гали авылының формаль булмаган лидеры, Постхвиново районының “Туган тел” җәмгыяте рәисе, авылдагы иң эре хуҗалык – “Хәләл ит” ширкәте башлыгы.

– Шундук үгезне мөгезеннән алып, Галине капиталистлар авылы дип әйтер идем. Чөнки сезгә шәһәрдән килеп тә ялланып эшлиләр. 10-15 әр сутый җирдә теплица ясап кыяр-помидор үстерү, 10-15 сыер, 15-20 ат симертү һич кенә дә 3-4 кешелек гаилә кулыннан килми. Болар күрше авылдан килеп эшләүчеме, әллә сез аларны Самарадан табып алып кайтасызмы?

– Без бит эш хакы түлибез. Мәҗбүриләп эшләтмибез. Үз ихтыяры белән килеп эшлиләр. Аларга яхшы эш хакы түләнә.

– Болар бит сездә яшәп, торып эшли. Ул кешеләрне өйләндереп, янәшәдә кечрәк кенә булса да аерым йорт салып бирәсез дип ишеттем. Алар бөтенесе дә күрше милләттәнме?

 

– Юк. Якын тирәбездә чуаш авыллары бар. Без аларны күпләп яллыйбыз. Аннан соң Үзбәкстаннан килеп эшләүчеләр бар. Алар җәен монда эшли дә, кышын үзләренә кайтып китә. Шушылай ун еллап килеп-китеп йөрүчеләр бар. Хәтта бездә – өй, РФ гражданлыгы алып торып яшәп ята кайберәүләр. Чөнки без эш белән тәэмин итәбез. Бер караганда әлләни авыр эш түгел.

– Салым җыю органы, пенсия фонды бар. Андый оешмалар белән каршылык, бәхәсләр чыккалыймы? Нигә салым түләмисез, дип аптыратмыйлармы?

– Бездәге һәр теплица хуҗалыгы (халкыбызның өчтән бере кыяр-помидор үстерә) аерым бер ширкәт, хосусый хуҗалык буларак рәсмиләштерелгән. Хөкүмәткә тиешле салымнарны түлибез. Әле безгә рәхмәт әйтергә тиешләр: күпме кешегә эш урыны булдырдык. Русия татар авылларының быел уздырылган беренче сабан туена – Галигә килеп киткән РФ Хөкүмәте рәисе башлыгы урынбасары Александр Жуков та, мондый авылларны салымнар белән аптыратырга кирәкми, сез үзегезнекеләргә генә түгел, башкаларга да эш урыннары бирәсез, дип әйтте.

– Сезнең хәләл ит ширкәтендә 60 кеше эшли. Алар – авылдашлармы?

 

– Әйе. Әүвәл миндә 10 кеше эшли иде. Шушылай әкренләп артты. Бер гаиләдә 3–4 кеше яши дип исәпләгәндә, 180 кешене ризыклы итү дигән сүз бу. Шәһәргә караганда, бездә эш шартлары югарырак. Ир-атлар аена 20–25 мең сум, хатын-кызлар 5-15 мең сум хезмәт хакы ала. Кеше эшләгәч, аңа гадел хезмәт хакы бирү – без мөселманнар өчен бик мөһим нәрсә.

– Ит эшкәртү белән генә шөгыльләнәсезме?

– Юк. Әйтик, быел калай цехы ачып җибәреп, профнастил ясый башладык. Калайны Самарадан алып кайтабыз да, махсус линиядә сырлап, буяп, төрле үлчәмдәге профнастил чыгарабыз. Хәзер районда Самарага барып заказ бирү, алып кайту проблемасы бетте. Әлеге цехта 4 кеше эшли. Хәзер инде тәвә үстерү белән дә шөгыльләнә башладым. Файдалы бизнес булырга охшый ул. Болар – Африка тәвәләре. Хәзер инде алар шактый зур үсте. Берсен суйган идек, 60 кило ит чыкты.

– Үстерү, ашату кыйммәткә төшәме?

 

– Сыер малы белән чагыштырганда шактый арзан. Сыерга тәүлегенә 10 кило комбиазык кирәк булса, тәвә кошына 2 кило да җитә. Бер сыердан елына 1 бозау туса, тәвә гаиләсеннән 70-80 чебеш алырга мөмкин. Хәзер алар миндә 5 гаилә. Дөрес, ахыр нәтиҗә тиз генә булмый. Аны көтә белергә кирәк. Ата тәвә өч елдан, инә тәвә ике елдан өлгерә, ягъни йомырка сала башлый. Әле минем кошлар яшь ярымлык кына. Алла боерса, эш китәчәк. Аның ите бик кыйммәт, килосы 500 сум. Мәскәүдән бүген үк килеп алырга әзерләр. Деликатес санала. Ул – хәләл, холестеринсыз булганга, диетик ризык дип тә исәпләнә.

– Мал-туарны үзегез үстерәсезме, шыгырданнар шикелле күрше-тирә авыллардан да җыясызмы?

– Минем ширкәткә көненә 10 баш терлек кирәк. Үзебездә булдыклы егетләр күп. Терлекне алар күрше-тирәдән җыеп алып кайтып, симертеп безгә сата. Итнең 80 проценты үзебезнең Гали авылыннан керә. Без айга 40-50 тонна колбаса ризыгы, 10 тонна ярымфабрикат, 10 мең банка тушенка җитештерәбез. Әлеге Шыгырдан егетләре дә безгә мал алып килеп сата. Башка татар авылларыннан да китерәләр икән, алардан, бу ит хәләл, дигән иман белешмәсе таләп итәбез. Чөнки кеше каршында да, Алла каршында да без җаваплы. Бөтен нәрсәне Аллага тапшырып, хәләл, гадел булсын дип эшләгәнгә, Галигә бәрәкәт иңде дә инде.

 

– Советлар чорында Гали ике мәчетле бердәнбер авыл булган диләр.

– Әйе, шулай. Коммунистлар хакимияттә булган чагында да ике мәчетебез эшләп торды. Ул мәчетләрне яңарттык. Алар урынына яңасын салдык. Бездә хәзер өч мәчет. Үз заманында, районнан кушкач, бер мәчетнең манарасын авыл башлыгы кистергән булган. Кистергән көнне үк гарипләнгән. Икенче мәчетнең манарасын халык кистертми: кем балта, кем сәнәк күтәреп чыга. Бабам – Габделгазиз Маннанов имам булган. Кичләрен өенә җыеп дин сабаклары укытканга, совет властена каршы агитация алып бара дип, аны сөргенгә сөргәннәр. Ул шунда үлеп калган. Советка хәтле дә авылыбызда мәдрәсә эшләгән. Ул бина исән иде. Аны әтием торгызды. Хәзер 15 ел инде авылда мәдрәсә эшли. Инде 400 ләп шәкерт укытып чыгарды ул. Анда яшәп укыйлар. Дөрес, соңгы вакытта ул ике ел эшләми торды. Бюджеттан – 1 миллион, үз эшкуарларыбыз 5,5 миллион сум акча биреп, аңа евроремонт ясаттык. 15 сентябрьдән ул эшли башлады. Анда 20 шәкерт укый. Уфадагы Ислам университетының филиалы ул хәзер. Бездә ике ел укыйлар да өченче курска укырга Уфага китәләр. Дөрес, ике ел укыгач та, имам булып эшләргә мөмкиннәр.

 

– Мәктәптә дин нигезләре дәресен укыта башламадыгызмы әле?

 

– Безнең өлкә илдә башланган тәҗрибәгә кушылмады әле. Әмма каникул вакытында, райондагы барча татар авылларыннан кызыксынган балаларны җыеп, ислам җәйләве оештырабыз. Быел ике атна дәвамында үткәрелде. Балалар монда намаз укырга өйрәнә, дин нигезләре үзләштерә. Бездә җомга намазларына балалар да күп йөри. Дин тәрбиясе алган бала – иманлы, ата-анасына ихтирамлы була.

– Мәктәбегездә урысча укытасызмы?

– Әйе, укыту теле – урыс теле. Билгеле, татар теле дә укытабыз. I-IX сыйныфларда татар теле, әдәбияты дәресләре керә.

– Быел Татарстан квотасы белән республикабыз вузларына керүче галилеләр булдымы?

– Узган ел 14 бала кергән иде, быел нишләптер бу эш килеп чыкмады. Ике балабыз гариза биргән иде: ерак дипме, баш тартты. Мәктәбебездә 300 дән артык бала укый.

– Сездә балалар бакчасы бармы?

– Кызганыч, әлегә юк. Алла боерса, бу эшкә быел тотыначакбыз. Моңарчы сабыйларыбыз күрше авылдагы бакчага йөрде. Бездә 100 дән артык сабый бар.

 

– Быелгы корылыкның зыяны булдымы?

– Бу корылык бездә узган ел ук башланган иде. Алла сакласын: коеларда су бетә, чишмәләр кибә, елгаларда су азая.

– Хәзер ашлык бәясе күтәрелде. Димәк, ит, колбаса бәясе дә күтәрелергә мөмкин?

– Юк, мин моңа каршы. Минем ит цехы 7 ел эшли инде. Ит азаер, азаер дисәк тә, Аллага шөкер, итнең беткәне юк. Без тере авырлыктан түгел, суйганын 120 сумнан алабыз. Бүген ит бар. Әле чират. Бер ай алдан язылып куючылар бар. Дөрес, бер сыерны кышлату өчен 20 мең сумлык печән кирәк дип фараз итәләр. Бәлкем, чынлап та, яңа елдан соң бәя күтәрелер. Әлегә бәяләр искечә. Хәзер шундый программа бар: азык базасы булганнарга процентсыз кредит кебек мал бирәләр. Бу программа биш елга исәпләнгән. Безнең өлкәдә генә фермерларга 5 мең баш мал бирмәкчеләр. Биш ел үткәч, акчасынмы, сыерынмы кайтарырга тиешсең. Билгеле, халыкта да мал бетмәсен иде. Барыбер күпчелек авыл халкы терлек асрый.

– Сезнең казылык, колбаса кыйммәтме? Казан кешеләренә кайсы кибетләрдән сатып алырга киңәш итәр идегез?

– Безнең колбаса иттән генә ясалса да, башкаларныкыннан кыйммәтрәк бәя куясы килми. Шуңа күрә күбрәк җитештерергә тырышабыз. Татарстанда диллерларыбыз бар. Алар һәр атнада республика буенча таратып чыга. Ә инде күпләп, арзангарак аласы килгәннәргә Казанда Техорецский урамы, 26 нчы бина адресы буенча барып, 26 нчы секциядән теләсә кайсы вакытта бездә җитештерелгән ризыкны алырга мөмкин.

– Авылыгызда хәл ителмәгән нинди проблемалар бар?

– Иң зур проблема – балалар бакчасы булмавы. Федераль авыл сабан туе уздыруның файдасы бик зур булды. Федераль бюджеттан клубка ремонт ясау өчен – 5 миллион сум, фельдшер-акушерлык пунктын төзекләндерү өчен (анда өр-яңа җиһазлар куелды) 3 миллион сум акча бирделәр. Авылыбызда 2150 кеше яши. Ике урамга ут керттеләр. Урамнарга таш җәелде.

– Дин җәһәтендә проблемалар чыкканы юкмы?

– Юк. Дөрес, авылыбызны ФСБ кешеләре килеп тикшергәли. Алар радикаль фикерләүчеләрне күргәннәре, кисәтү ясаганнары юк. Андыйлар килә калса, без аларны шундук күзләреннән, сакалларыннан таныйбыз. Бездә – ата-бабаларыбызда калган Әбү-Хәнифә мәзһәбе. Ике мәчетебездә үз мәдрәсәбезне тәмамлаган яшьләр. Берсендә – өлкән имам. Әле бер яшь авылдашыбыз Уфада укый, аңа зур өметләр баглыйбыз.

– Быел Галинең 400 еллыгын уздырдыгыз. Моны нигезләгән документлар бармы?

– Бар. Ул документларны Казаннан таптык. 400 ел элек Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылыннан күчеп килгән бирегә Гали бабайның оныклары. Бабалары хөрмәтенә авылга шушы исемне биргәннәр. Бу кардәшлекне ачыклагач, узган ел Күгәрчен авылына сабантуйга делегация оештырып барып, анда зур концерт куйдык, бүләк өләштек. Хәзер туганлашып киттек. Быел алар үзләре безгә килде. Безнең авылда элек мамык шәл бәйлиләр иде. Бу һөнәр, осталык та безгә Күгәрченнән килгән булган икән. Күгәрчендә дә, бездә дә балта осталары күп. Нигә бездә халык күпләп кыяр-помидор үстерә башлады дисәгез, колхоз оешкан елларда бездә әлеге яшелчәләрне үстерү гадәткә кереп киткән булган. Шул вакытта өйрәнеп калгач, әкренләп халык үз бакчасына да утырта башлаган. Дөрес, әлеге колхоз бакчасы хәзер юк инде. Әле бездә карбыз да үстерә торган булганнар.

– Быел фураж проблемасы килеп чыкмасмы? Әнә Камил Исхаков дигән фермерыгыз 300 ләп сыер, 200 ләп ат асрый икән.

– Әйе, бик булдыклы кеше ул. Авылдагы иң күп җир ул фермерда, малны да иң күп асраучы ул. Аңарда 40 лап кеше эшли. Быел аңарда мал азыгы проблемасы юк.

– Авылда татар телен саклап калу проблемасы бармы, яшьләр татарча укыймы?

 

– Районыбызда “Туган тел” җәмгыяте оешканга өч ел булды. Без ай саен диярлек йә җыр, йә бию кичәсе үткәрәбез. Халкыбыз Самарада чыга торган “Бердәмлек” газетасын, Казанда басыла торган “Сөембикә” журналын яратып укый. Татар телен белмәү проблемасы юк дип уйлыйм. Ничек инде татар булып, үз телеңне белмисең?! Ничек инде үзеңне мөселман санап, динне белмисең?!

– Сезгә килеп ялланып эшләүчеләрнең авылга тискәре йогынтысы юкмы?

– Юк. Алар тәртип бозмый, урамга чыгып йөрми. Бездә шундый тәртип: бер чит кешене дә пропискага кертмибез. Әле сакаллы татарлардан да берәү йорт сатып алмакчы иде. Аңа да саттырмадык. Үз гореф-гадәтләребезне, динебезне, телебезне сакларга тиешбез.

– Районда ничә татар авылы бар? Ул авылларда яшәү, эш табу кыен түгелме?

– Бездә өч зур татар авылы, дүрт кечкенәсе бар. Әйе, башка авылларда проблема күбрәк. Ул авыллардан киңәш сорап, безгә дә килгәлиләр. Ниндирәк эш ачарга кирәклеген әйткәч, алар да үзләренә төрле ширкәтләр оештыра башлады. Һәр авылның үз юнәлеше бар. Әйтик, мансурныкылар да ит белән шөгыльләнә, мал асрап көн күрә. Алар бездән чак кына калыша. Безнең кебек теплица хуҗалыклары булдыручылар да артты. Быелгы сабантуйдан соң безгә килеп, кыяр-помидор үстерергә өйрәнүчеләр, башка төрле ширкәтләрне ничегрәк оештырырга кирәклеген сораучылар күп булды. Кызыксыну бар, шөкер.

Рәшит МИНҺАҖ.

“Ватаным Татарстан”.

2010 ел.

Фикер калдыру