Карабиколны саклап калу юлы бармы?

КатегорияШентала районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Соңгы вакытларда гел яңгырлар явып тору сәбәпле, бу көнне Шенталы районындагы Карабикол авылы комбайнчылары басуга чыга алмасалар да, барысы да үз эш урыннарында иде. Аларның кайсысы комбайнын ремонтлый, кайсысы башка эшләр белән шөгыльләнә.

Хуҗалык җитәкчесе Фәнил Дамир улы Явбасаров каядыр ашыга иде, мине агроном  Мансур Мохтар улы Хәйруллин карамагына тапшырды да үзе китеп барды.

- 3250 гектар мәйданда бөр­текле һәм терлек азыгы культуралары чәчеп үс­тердек. Быел игенче өчен  ел уртача гына булды. Көзге бодай гектарыннан 18,1 центнер уңыш бирде. Кыр эшләрендә хәзерге вакытта 15 механизатор катнаша. Күпчелеге безгә күрше авыллардан килеп эшли. Язгы чәчү өстендә – 20шәр, ә урып-җыюда 35шәр, 40ар мең сум хезмәт хакы алучылар да бар, – дип сөйләде кыр эшләре турында агроном Мансур Хәйруллин. Шундыйлардан механизатор Нәкыйф абый Мәхмүтовны атарга була.

Терлек фермасында 300 баш сыер, 50 баш ат асрала. Биредә бөтен эшләр дә механикалаштырылган. Ху­­­җа­­лыкның тәү­легенә биш тон­на сөт эшкәртүче цехы бар. Би­редә каймак, эремчек, йогурт, ряженка, май ясала. Сөт пакетларга тутырылып, сәүдәгә чыгарыла. Ә тегермәндә Дамир ага Хәсәншин хатыны Сания апа белән эшлиләр. Алар урып-җыю вакытында ашлык та кабул итәләр икән әле.

Тегермәндә төрле ярмалар, манка, борчак, беренче һәм югары сыйфатлы он җитештерелә. Көн саен пекарняда пешкән тәмле ипи сатуга чыгарыла. Биредә төрледән-төрле токмачлар да ясала.

Кайтканда амбарлар янына су­гылып чыктым. Би­­редә эш кайнап тора. Те­гермәндә тарт­­тырылган он кап­чык­ларга тутырыла. Дамир абый белән Сания апа Хә­сәншиннарны мин нәкъ шунда оч­раттым да инде.

- Менә шулай эшлибез инде. Үзем өч елдан, хатыным бер елдан лаеклы ялга китәчәкбез, ә шуңа кадәр эшләргә дә эшләргә кирәк әле, – дип сөйләде Дамир абый.

Ярый әле, бүгенге көндә авылда алар кебек тормыш җаен аңлаган, белгән, авыр эшләргә күнеккән өлкән буын вәкилләре бар. Ә алар лаеклы ялга киткәч, Карабиколдагы кебек күңел ачу үзәге, балалар бакчасы, мәктәбе, хастаханәсе, почтасы булмаган татар авылларының киләчәген ничек күз алдына китерергә?! Аларның гомерен ничек саклап калырга икән соң?! Яшәү һәм эшләү өчен тиешле шартлар тудырмыйча, яшьләргә, авылда калыгыз, дип әйтергә ничек тел әйләнсен?!

Нурсинә ХӘКИМОВА

Бердәмлек 

РӘСЕМДӘ: Дамир ага ХӘСӘНШИН хатыны Сания ханым белән.

Фикерләр

  1. Аноним

    Нурсинә ханымга рәхмәт әйтәсе килә. Һәрвакыт язмаларында авыл тормышын яктырта, аларның проблемаларын күтәреп чыга.

Фикер калдыру