Кая карама – хатын-кыз…

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Кызыклы мәгълүмат, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

news_11463Соңгы арада хатын-кыз­ларның күбәеп китүе шаккатыра башлады. Кая карама – хатын-кыз! Кән­сирт, театр зал­­ларында – алар. Автобус, троллейбус, трамвайда – алар. Мәктәптә, балалар бакчасында, аш­ханә, бүль­нис­ләр­дә әлеге дә баягы шул яулыклы, халатлы, итәкле затлар. “Безнең ирләр кайда соң?” дигән урынлы сорау туа.

Бала табу йортларындагы статистикага баксаң – ил­легә илле туа лабаса! Кай­бе­рәүләр, ир-егетләр хәзер бер кулга сыра шешәсе, икен­че­сенә пульт тоткан килеш телевизор каршындагы диванда яталар, дигән булалар. Хә­зерге ир затын шулай мыс­кыллап күрсәтү нинди явыз­ның гамәледер – белмим, минем ятканым юк! Икенчелә­ре, акча кытлыгы мужикларны өстәмә эш табарга мәҗ­бүр итә, дип фаразлыйлар. Хә­зер бит һәр кеше кредит сазлыгына баткан. Белмим, ми­нем батканым юк! Ир халкы күп­ләп кырыла, дип фа­раз­лау­чылар да байтак. Ә менә монысын инкарь итеп булмый!..

Бу арада, машинаны ремонтка кую сәбәпле, бер атна троллейбуста йөрергә туры килде. Тукталыш саен ишелеп апа-сеңелләр утыра. Ир затлары берән-сәрән. Нәр­­сә генә күрмисең, ишет­мисең анда?! Бер чибәр генә ханым, баласы көйсезләнә башлагач, миңа төртеп күр­сәтә: ела­саң, мәмине әнә теге сакаллы абыйга бирәм… Бала бер минутка тынып тора да тагын шың­шый башлый. Яшь ана янә миңа борылып: “Хә­зер мә­мине сакаллы абыйга би­рәм…” Ахыр чиктә түзмә­дем: мәйтәм, сез, сеңелкәш, канса да кансов хәл итегез. Мин сез­нең аркада өченче тукталышымны узып китәм бит инде!..
Шулаен шулай да, бу мәсьәләнең икенче ягы бар бит әле, җәмәгать. Анысы турында да әйтмичә ярамый. Хатын-кыз – дачурта, ә өйлә­нә башласаң, җүнле кеше табып булмый. Мәскәү бу хәл­ләргә борчылып, Беренче каналдан хәтта “Әйдә өйлә­нешәбез!” дигән тапшыру күрсәтә башлады. Баштарак без дә аны караштыргалый идек. Хатын бе­лән. Ара-тирә Мәскәүгә без­нең кәләшләр дә кияү сайларга барып чыгалар. Татар кызлары, үзегез беләсез, күршенең әтәче катырак кычкыра дипме, ятларга күз ата. Баштарак прин­ц көтеп тулай торакта яталар. Картая башлагач, кияү тү­гел, маҗара эзли башлыйлар. Үз башларына.

Әй, тырышалар, әй, бө­те­реләләр, әй, кыланалар. Мин тел шартлатам, ә хатын көн­ләшүеннән башка бүл­мәгә чыгып китә. Имештер, мин беркайчан да хатын-кызны дөрес бәяли бел­мәгәнмен…
– Әйе шул, сиңа өй­ләнүем дә моны раслап тора! – дип кычкырам.
Шуннан сүз артыннан сүз – нәтиҗәдә эшләр “по­же­­нимся”дан “давай раз­ве­дем­ся”га килеп җитә. Чөнки икебез дә – сүз бирми, сүз кү­тәрми торган адәм. Берәр атна өйдә тынлык – мәет чыккан кебек. Аннары җай­ланып китә китүен. Әмма бугазда төер утырып кала.
Кыскасы, “Давай по­же­нимся”ны бөтенләй карамас булдым. Чөнки анда ай саен үзен Русиянең баш яучысы дип игълан иткән адә­ми затның йә үзенә, йә кызына ду китереп кияү эзлиләр. Ләкин табалмыйлар. Әллә тауарлары үтмәс шунда, әллә сәүдәгәрләре так себе, әллә не там ищут. Менә шундый пәрәмәч, аптыкаем!
Вупчем, җәмәгать, ха­тын-кыз күбәйгән саен, мәсьә­ләләр дә катлаулана бара. Кем ничектер, мин шәхсән ха­тын-кызга баш бирмәү ягын­да. Акча кем кулында булырга тиеш? Әйе, ирләр кулында. Ә бездә ничек? Сайлау алдыннан түрәләр­нең декла­ра­ция­лә­рен укып хәй­ран­нарга калдым: алар­ның хатыннары ирләренә караганда күпкә баерак икән бит! Вәт сиңа мә! Кайсы тү­рәнең хатынын алма – миллионер! Күрше Җа­ма­лет­дин әйтмеш­ли, кем кулында пачка – шу­ның кулында тачка. Һәм башка нәрсәләр дип өстәр идем мин… Соң, шулай булгач, ничек безнең илдә кризис булмасын!
Акчалы хатын ничек итеп иргә баш бирсен ул! Ә акчасыз ир ул – мәхлук, җан көеге, хатын арбасына тагылган дегет чиләге. Безнең бөтен бә­лаләребез шуннан дип уйлыйм мин үземнең ике дипломга ия булган башым белән.
Әйе, хатын-кызның артык үрчеп китүе сагайта. Хәтта өркетә. Күршем Җама­летдин: “Мин хатын-кызлар­дан куркам, агайне! Бигрәк тә икәү генә бер бүлмәдә калырга”, – ди.
– Нигә? – мәйтәм.
– Берәр нәрсә сорарлар может…
http://matbugat.ru

Фикер калдыру