Казанда “Мөслимә хатын-кыз. Хәзерге заманда кеше хокуклары” конференциясе ачылды

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Илдәге һәм дөньядагы дин, Татарстан хәбәрләре, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

musulmanki(1)Бүген Казан Ратушасында “Мөслимә хатын-кыз. Хәзерге заманда кеше хокуклары” темасына конференция башланып китте.

Анда РТ Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, РФдә БМО системасы каршындагы кеше хокуклары буенча өлкән киңәшче Ришард Коменда, РФ та Европаның программалы офис җитәкчесе Петр Зих, РФ Дәүләт Думасы депутаты Сәлия Морзабаева, Таҗикстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләте вәкил Зариф Ализода, “Татарстан хатын-кызлары” оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева, ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР Президенты Аппаратыннан, министрлыклар, ведомстволардан һәм Россиянең 18 төбәгеннән вәкилләр, дин әһелләре катнашты.

Конференцияне Сәрия Сабурская ачып җибәрде.

“Кешелек тарихының башында ук ир-егетләр өстен саналган, әмма хәзерге заманда ирләрнең хатын-кызлардан югарырак торуы — узган заман күзаллавы булып санала. Хатын-кызларыбыз тормышның барлык өлкәләренә дә үтеп керде һәм актив социаль тормыш алып бара, – диде ул чыгышын башлап һәм конференциядә катнашучыларны сәламләп. – Безнең бүгенге конеференциябез хатын-кыз хокукларына гына түгел, ә ислам динен тотучы мөслимәләребез хокукларына багышланган. Ислам — дөньядагы бик күп кешеләрнең дине булып тора, һәм безнең Татарстанда да ул төп диннәрнең берсе. Конференциягә килүчеләр республикада конфессияара мөнәсәбәтләрнең нинди булуын да күрә алыр.”

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова конференциядә катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.

“Безнең республика этносара һәм диннәрара уңай мөнәсәбәт хакимлек иткән күп гасырлык тәҗрибәгә ия. Бу Россиядә генә түгел, бөтен дөньяга билгеле, һәм аның нигезе − төп конфессия вәкилләренең дустанә, күршеләрчә бердәм яшәвендә. Әһлаксызлык, рухи байлыкларны җимерүгә каршы булу, хәйриячелек белән шөгыльләнү дә республика халкының бердәмлегенә китерә. Мөслимәләрнең иҗтимагый тормышта катнашуы, мөслимәләр берлегенең эшләве дә иҗтимагый тормышта көннән-көн мөһимрәк була бара. Бу конференция мөслимәләр оешмалары белән Хөкүмәт органнарының бергәләп эшләвен тагын да ныгытыр дип өметләнәм”, – диелгән ТР Президенты сәламләвендә һәм катнашучыларга изге теләкләр юлланган.

Римма Ратникова үзе исә бу конференциядә каралачак сорауларның бик тә җитди булуын ассызыклады.

“Безнең республикада инде XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында ук хатын-кызлар хокуклары хакында сүз алып барылган. Хатын-кызлар белем алу, иҗтимагый тормышта актив катнашу, театрларда уйнар өчен үзләренең хокуклары өчен көрәш алып барган. Хатын-кызларга белем алу өчен махсус мәктәпләр ачылган, һәм тора-бара хатын-кызларның җәмгыятьтә дәрәҗәсе үзгәргән”, – диде ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Хөкүмәт һәм хатын-кызларның бер-берсенә ни дәрәҗәдә бәйле һәм кирәк булуын да әйтеп узды. Аның сүзләренчә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында хатын-кызлар 53,3 процентны тәшкил итә. Алар арасында депутатлар, министрлар, министр урынбасарлары һ.б. бар. Муниципаль өлкәдә хезмәт куючылар − 75,8 процент. “Без хөкүмәттә ниндидер сәяси сорауларны хәл гына түгел, ә әниләр, балалар, социаль мәсьәләләр өлкәсенә кагылган сорауларны да хәл итәргә ярдәм итәбез, һәм без үзебездә зур җаваплылык булуын яхшы тоябыз”, – диде ул.

БМОның Югары Комиссары идарәсенең Ауропа һәм Азия секторы җитәкчесе Хулан Цедев, үз чиратында, хатын-кызларның соңгы берничә елда тормышның барлык катламнарында да актив эш алып баруын һәм кабул ителгән законнарның, указларның эшчәнлеген тәэмин итәргә кирәклеген әйтеп үтте.

РФдә БМО системасы каршындагы кеше хокуклары буенча өлкән киңәшче Ришард Коменда конференциянең Казанда үткәрелүен Татарстан башкаласының кешеләр хокуклары һәм мөнәсәбәтләренең үрнәге булып, аның тәҗрибәсен өйрәнү оештырылуы белән бәйләп аңлатты.

Конференция иртәгә дә дәвам итәчәк. Анда ике секциягә бүленеп эшләү ниятләнелә.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/10/16/102694/

Фикер калдыру