Казанда татар халкының үсеш стратегиясен булдыру турында фикер алыштылар

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Милләттәшләребез тормышы
Автор Администрация сайта

страт“Казан” милли-мәдәни үзәгендә татар милләте үсеше стратегиясенә багышланган түгәрәк өстәл утырышы уза. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.

Ул Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасында татар халкының үсеш стратегиясен булдыру бурычы куелганын искәртте. Җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, Фәннәр академиясе, Тарих институтының үз юнәлешләре буенча эшли башлаганнарын әйтте.

 

“Бу халык белән сөйләшеп, тәкъдимнәрне җыеп, бергә кабул итә торган документ. Бу безнең беренче уртага салып сөйләшү”, – диде Васил Шәйхразиев.

Җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев стратегик документның татар милләте турында 30 сораудан гыйбарәт булган нигезләмәсен тәкъдим итте. Анда татар милләтенең бүгенге хәлен бәяләү, киртәләр, гаиләнең төп бурычы, әхлак, рухият, иман, милли үзәкләр, милли матбугатта мәгънә кытлыгы һәм башка мәсьәләләр кертелгән.

 

Тарихчы Дамир Исхаков татар стратегиясе турында сүз 2002 елда ук чыкканын, ләкин төгәл документ барлыкка килмәгәнен әйтте. “Документны болай җиңел генә эшләп булмыЙ. Безнең иң йомшак урын – татарлар арасында иҗтимагый фәннәр буенча югары дәрәҗәле белгечләр аз булуы. Аналитика базасы да мактанырлык түгел”, – диде.

Стратегия буенча фикерләрен башка катнашучылар да җиткерде.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдыру