Казанның Апанай мәчетендә Вәлиулла хәзрәт Якупов хөрмәтенә ифтар уздырылды

КатегорияИлдәге һәм дөньядагы дин
Автор Администрация сайта

Казанның Апанай мәчетендә Вәлиулла Якубов (1963-2012)турында хәтер яңартып, ифтар уздырылды. Танылган дин белгече, 2012 елның 19 июлендә фаҗигале төстә һәлак булганчы, әлеге мәчеттә имам-хатыйб буларак хезмәт иткән иде, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире булып эшләде.

Моннан 2 көн алдарак дин әһелләре һәм җәмәгатьчелек, диндарлар Вәлиулла хәзрәтнең каберен яд иткән иде. Анда ТР мөфтие Камил Сәмигуллин гаепсезгә һәлак ителгән Вәлиулла Якуповның рухына багышлап дога кылды. Җомгадан башлап, Татарстан мөфтие иттикяфта, шуңа күрә ул Апанай мәчетендәге ифтарда катнаша алмады.

Апанай мәчетендә В.Якуповка багышлап уздырылган ифтарга исә килгән кеше күп булып, анда ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары өлкән имамы Ильяс Җиһаншин, “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Наил Яруллин, элек В.Якупов җитәкчелек иткән “Иман” ислам мәдәнияте үзәгенә йөрүчеләр килгән иде. Биредә изге Коръән аятьләре укылды, догалар кылынды, вәгазьләр сөйләп, Вәлиулла хәзрәт турында хатирәләр барланды.

tat.tatar-inform.ru

Фикер калдыру