Кәләпушкин (Мәхмүт Хөсәенне искә алып)

КатегорияИл һәм дөнья татарлары
Автор Администрация сайта

Аның тормышында кызыклы яки гыйбрәтле хәлләр күп булгандыр. Мин белгәне генә дә бихисап. Тууына – 90, вафатына 20 ел тулган көннәрдә, татар дөньясында күркәм эз калдырган шагыйрь Мәхмүт Хөсәен турында шул белгәннәремнең кайберсен искә төшерәсе иттем…

Мәктәптә укыган чакта ук шигырьләр яза башлый ул. Абдулла Алиштан хатлар-киңәшләр ала. «Артек»та була. Укуын тәмамлагач, берара пионерлар оешмасында тәрбияче булып эшли. Сугыш башлангач та, үз теләге белән фронтка китәргә гариза бирә һәм, 1943 елның гыйнварыннан алып, 1944 елның декабренә кадәр алгы сызыкта була, берничә мәртәбә яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Мин белә-белгәндә, төрле бәйрәм-сәйрәмнәрдә, аеруча Җиңү көнендә һәм Шигырь бәйрәменә әверелгән 26 апрельдә, шул бүләкләрен күкрәк тутырып тагып, башына атаклы кәләпүшен киеп, халык арасына чыга иде ул. Аның шикелле орден-медаль таккан могтәбәр ветераннар урамда еш очрый, әмма, туп шикелле түгәрәк гәүдәсен калкытып, йөзен-рәвешен, килеш-килбәтен балкытып, мәйдан тутырып, шаулап-гөрләп шулай йөрү фәкать аңа гына килешә кебек тоела иде. Сокланучылар да, аңа сәерсенеп караучылар да булды ул вакытта. Күпләр Мәхмүт абыйның сугышта артиллерист булганлыгын (башта взвод, аннан батарея командиры!) белмәгәндер дә. Бервакыт, шагыйрьне тимер юл вокзалыннан үзе яшәгән Дәрвишләр бистәсенә озаткан чакта, «өлкән туган»нардан булган берәү перронда, юктан гына сәбәп табып, әтәчләнә башлагач: «Шым бул! Каршыңда унбиш фашист танкын бугазыннан чәйнәп өзгән фронтовик басып тора!» – дип, әлеге «иптәш-кардәш»нең бик тиз кикриген шиңдергән иде. Бу сүзләрне ул тормыштагы гаделсезлекләр белән очрашкан, хаксызлыклар белән йөзгә-йөз килгән, шуларга карата ачу-нәфрәте кайнап ташыган чакларында еш әйткәндер, дип уйлыйм. Әйткәндер, шулай әйтеп, хөсетле-мәкерле бәндәчекләрне үз урыннарына утырткандыр.

Урысның атаклы әдибе Константин Симонов кайчандыр (артиллерист Мәхмүт Хөсәенов сугышның үзәгендә кайнаган мәлләрдә) аның турында тикмәгә генә, «Кыска буйлы батыр татар», дип язмагандыр. Бу турыда да, шулай ук, 1945 елда Ленинградтагы Оборона халык комиссариаты хәрби нәшриятында унбер мең тираж белән аның «Туган ил өчен» дигән беренче шигъри җыентыгы басылганлыгы хакында да бүген күпләр белмидер әле. Хактырмы, юктырмы, шул дәфтәр калынлыгындагы китабы дөньяга чыккач, кайсыдыр бер зиннәтле залда зур мәҗлес оештырып, Мәхмүт абый бөтен Ленинградны шаккатырган диләр. Булыр, булыр.
Батыр йөрәкле шагыйрьләрдән бит ул…

Мәхмүт Хөсәеннең үз-үзенә багышлап язган икеюллык бер шаян шигыре бар:

Урысның бар Александр Пушкины,
Татарның бар Мәхмүт Кәләпушкины!

Шагыйрьнең үзе исән чагында кырыклап китабы дөнья күрә. Ул – ике йөздән артык җыр авторы. Шулардан бер «Бәрәңге»сен (Ифрат Хисамов көе) искә төшерү дә җитәдер:

Вак-вак итеп турап, яшь киленнәр
Табаларда сине биетә…

Заманында ул, ил буйлап сәфәргә чыгып, төрле төбәкләрдә каңгырап яшәгән татарлар белән иң күп аралашкан, әдәбиятыбызны иң күп пропагандалаган каләм әһелләребездән иде. Әлбәттә, аның бу игелекле гамәленә, бигрәк тә шигырьләрен оста укуына көнләшеп караучылар да табыла. Андыйлар шагыйрьгә җай чыккан саен аяк чалырга – аны, кирәксә-кирәкмәсә дә, тәнкыйтьләргә, Язучылар берлегенә әгъза итеп алдырмаска тырыша. Яхшымы, начармы, әмма дөньяга дистәләгән шигырь китабын чыгарып танылу алган шагыйрьнең илле яшендә генә (!) берлек әгъзасы булуы – моңа бер дәлил.

Әдип тормышыннан кызыклы бер фактка игътибарны юнәлтәсем килә. Аны һәрдаим «3»ле саны «эзәрлекләгән» икән: 1923 елда туа, 1943 елда сугышка керә, өч китабы («Чор һәм җыр», «Ләйсән», «Мәхәббәт һәм моң») 1963, 1973 һәм 1983 елларда басыла, 1973 елда Язучылар берлеге әгъзасы була, 1983 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем ала, 1993 елда вафат була…

…1993 ел.
Март башлары. «Салават күпере»нең (шунда эшләгән чагым) апрель санында Мәхмүт абыйның берничә шигыре басылырга тора. Көннәрдән бер көнне шалтырата бу: «Нишләп ятасыз анда? Минем шигырьләрем кайчан чыгып җитә? Фотомны бирәсезме? Менә чибәр-чибәр кызлар бик ялынгач: «Мәхмүт абый, синсез безгә бик күңелсез!» – дип теңкәгә тигәч, обком бүлнисенә кердем әле… Юбилеема хәтле профилактика үтәм дә чыгам… Көтегез!»

Без көттек Аны. Тик ул чыкмады хастаханәдән – 15 мартта кинәт кенә бакыйлыкка күчеп, Дәрвишләр зиратында соңгы сыену урынын алды. Аның журналдагы шигырьләре, укучыларга соңарган сәлам булып, Мөдәррис Әгъләмнең хушлашу сүзе белән халыкка таралды…

Шәһри Казан

Фикер калдыру