Кеше язмышлары

КатегорияӨлкә татарлары
Автор Администрация сайта

IMG_2107Без күргәнне кемгә дә күрергә язмасын…
Бөек Җиңүнең 70 еллыгында, без, вакытлы матбугат хезмәткәрләре, авылларга йөрибез, исән калган сугыш ветераннарын, фронт өчен, Җиңү өчен эшләгән тыл хезмәткәрләрен барлыйбыз, үткәннәрне искә алып сөйләүләрен соралабыз. Шулай миңа Елховка районының Тупли авылында яшәүче Фәһимә апа Вәлиәхмәтова белән танышырга туры килде. Ул, әлбәттә, сугышта катмашмаган, ләкин тормыш ачысын артыгы белән татыган кеше. Гомере буе башлангыч мәктәп укытучысы булып эшләгән бу апа сөйли дә белә, күп нәрсәне яхшы итеп хәтерли дә. Шуңа күрә бу язмада аның туры сөйләмен бирү кулайрак булыр дип таптык.
- 1935 елда күрше Ульян өлкәсе, Малыклы районы, Иске Исәнтимер авылында туганмын, – дип сөйләп китте Фәһимә апа. – Язын сиксән яшемне тутырам бит инде. Ә бәхетле булган көннәремне санасак, берничә ел гына булыр кебек.
Әтиебезне сугышка 1941 елда алдылар. Ул Брянск урманнарындагы партизан от­рядларының берсенә эләгә һәм өченче заданиесеннән кайтмый. Шулай итеп без алты бала ятим калдык. Мин өченчесе. Димәк, миннән кечкенәрәк тагын өч бала булган, һәм аларны карау минем өстемә төшкән.
Ә олыракларыбыз кырда эшләгән. 60 сутый җиребезне дә без, балалар, кул белән казып, тырмалап, анда йә ашлык, йә бәрәңге чәчә идек. Сыерыбыз да бар иде. Печән әзерләргә дә, утын кисәргә дә кирәк бит. Барысын да эшләдек. Әниебез бик тырыш, уңган хатын иде, безне дә шуңа өйрәтте. Шуңа күрә ачлыкны да күрмәдек.
Әнигә уңганлык әтисеннән килгән диләр. Бабайның йөз оя умарта кортлары булган. Ә ул кеше ялламаган, барысын да үзе эшләгән. 1921 елгы ачлык вакытында күп кешене коткарган ул бал ашатып. Менә шундый кешелекле бабабызны 1933 елда кулакка чыгарып сөргенгә озатканнар, ә умарталарын тулысы белән колхозга тартып алганнар…
Әти сугышка киткәндә ән­кәйгә: “Балаларны укыт!”, – дип әйтеп киткән. Кая инде безгә уку! Авылдагы җидееллык мәк­тәпне тәмамлагач, Урта Исәнтимергә йөреп укырга тотынган идем, ташларга туры килде. Ерак булганлыктан башка балалар да йөрми башладылар, ә берүземне әни чыгарып җибәрергә курка иде. Ярдәм дә кирәк иде бит аңа. Сыерыбызның маен җыя да, өйне миңа калдырып, Ульянга май сатарга чыгып китә. Кайчакта икешәр көн йөреп кайтырга да туры килә иде. Ә мин елыйм да, елыйм. Укыйсым килә генә бит.
Шулай беркөнне Камышлыда милициядә следователь булып эшләүче әнинең абыйсы хәл белергә кергән иде. Ул бик тә укымышлы, акыллы кеше иде. Закон буенча бабабызның умарталарын да гаиләбезгә кайтартты ул.
Менә шул Вагыйз абый Сабиров әнидән сорый икән: “Нишләп елый соң бу бала?” – дип. “Укыйсы килә, шуңа елый. Тик кая җибәрим мин аны? Эшкә киткәндә өч баланы, йортны, сыерны кемгә калдырыйм?” – дигән әни. Абый бераз уйлап торган да, моңа җавап итеп: “Киен,Фәһимә. Камышлыга алып китәм!” – дип кырт кискән.
Шул көнне минем күз яшьләрем кипте дә инде. Башта Камышлы мәктәбендә сигезенче сыйныфны, аннары педучилищены уңышлы гына тәмамладым.
Ике группабызны да диплом алганнан соң эшкә Урта Азиягә җибәрделәр. Төрлебез төрле кышлакларга эләктек.
Бик начар шартларда яшәү­челәр дә бар иде. Ә мине ике мәктәбе булган зур гына авылга алдылар. Шундагы җидеелык мәктәптә рус телен укытырга туры килде. Ике ел эшләгәч, үзем дә үзбәкчә яхшы ук сукалый идем инде. Китәсем дә килмәде, бик яхшы кешеләр яши иде анда. Елга аша гына район үзәге урнашкан булып, андагы мәктәптә Мәскәүдән килгән өч кыз эшли иде. Без алар белән дуслашып киттек, бергә кинога, мунчага йөри идек. Ике ел эшләгәч авылга кунакка кайткан идем, әни кире үзбәкләр янына җибәрмәде.
Кошки районындагы Петро­павловка мәктәбенә эшкә урнашырга туры килде. Анда директор булып эшләүче Мәсгут Мәхмүт улы белән без элек тә таныш идек. Ә бергә эшли башлагач, ничектер тагын да якынаеп киттек. Ул бик тә укымышлы кеше иде: педучилищедан соң башта укытучылар институтын, аннары педагогия институтын гел бишле билгеләренә генә тәмамлап чыккан. Җитмәсә директор да бит әле. Шулай бергә гаилә корып яши дә башладык.
Петропавловкада тагын ике ел эшләгәннән соң Туплига, Мәсгутнең олы яшьтәге әтисе-әнисе янынарак күченергә туры килде. Куйбышевка гына китәргә иде дә бит. Кая егы­ласыңны белсәң, салам җәяр идең, диләр. Җәелмәде шул…
Ул – директор урынбасары, мин – башлангыч класс укытучысы булып эшли башладык. Өч балабыз туды – ике малай, бер кыз. Алтмышынчы- җитмешенче елларда авылда балалар саны бик күп иде, ә мәктәбебез кечкенә. Кайда гына укытырга туры килмәде безгә! Өч бина арасында чабу гына җитмәгән, урын булмаганда клуб сәхнәсе дә, мәчет бинасы да безгә класс булып хезмәт итә иде. Бала белән декрет ялында утыру дигән нәрсә дә юк иде бит әле. Баламны бишеккә салам да, янына сөтле шешә куеп калдырам. Мәсгутнең әтисе, бала елый башласа, шул шешәне аның авызына каптырып тибрәтеп ала да, шул бала каравы бул аның. Ә без чабабыз клубка – анда үзешчән сәнгать түгәрәге репетицияләре. Һәр бәйрәмгә яңа концерт әзерлибез. Аннан чабабыз фермага, аннан колхоз идарәсенә – стена газетасы чыгарырга. Җәен үзебез белән палаткалар алып, кырга чөгендер утарга китәбез. Атналар буе өйгә кайтмыйча мәктәп укучылары белән шунда чөгендер утап ята идек. Әле бит йорттагы мал-туар карауны да, балалар тәрбияләүне дә, утын ягып ипи салуларны да бездән башка беркем дә эшләми. Күрде инде безнең буын укытучылары, күрде…
Ә җитмешенче елларда, яңа зур мәктәп салынып беткәч, котельныйның торбалары туңмасын дип Мәсгутнең анда төне буе кизү торуларын сөйләмим дә инде. Бите негрныкы кебек кап-кара булып кайта иде. Юына да, ак күлмәген, костюмын киеп, балалар каршына барып баса. Аның бик юка киенә торган гадәте бар иде. Башына бүрек кидерә алмыйча аптырадым. Бәла шуннан киләсен белгән булсам, бәлки башкачарак сөйләшкән булыр идем дә бит…
Сиксән җиденче елда мине Казанга чираттагы укуларга җибәрделәр. Укулар тәма­м­лангач, поезд белән Погрузная станцасына килеп төштем. Карыйм, Мәсгут чана җигеп каршы алырга килгән. Үзе ничектер бик күңелсез. Кайтып җиткәч кенә: “Фәһимә, нәрсәдер булды бит миңа. Кулым тоймый”, – дип әйтеп куйды. Киттек икенче көнне Кошки хастаханәсенә. Егоров атлы табиб Куйбышевның Калинин исемендәге хастаханәсенә юллама бирде. Нишләргә, илтеп салдык. Өйгә кайтып киткәндә: “Умыртка сөягеңә тотындырма!” – дип кисәттем бит әле. Ә аңардан сорап тормаганнар, пункция алганда нәрсәсендер дөрес эшләмәгәннәр, күрәсең. Аннары башына ясалган операцисе дә уңышсыз булган, ахыры. Шулай итеп, үз аяклары белән хастаханәгә килеп яткан кешене өйгә алып кайтканда ул сөйләшми дә, беркемне дә танымый да, кул-аяклары да эшләми, башын да тотмый иде…
Нишләргә? Тагын киттем Кошкига Егоров янына. “Башын тотмый, сөйләшми. Нишлим?”, – дим. “Бар, апа, урманга, җыеп кайт нарат ылыслары. Көн саен шуларны кайнатып авыруга ванна яса. Биш минуттан башлап, көн саен биш минутка озайта бар вакытын”, – дип кайтарып җибәрде.
Әйтергә генә җиңел. Көн саен Ринат улым белән урманга барып, ике капчык ылыс җыеп кайтабыз. Көн саен мунча ягып, Мәсгутне күтәреп илтәбез, ванна керткәч, одеалларга төреп күтәреп кайтабыз. Башта файдасы булыр дип ышанмаган идем. Карыйм, бер ай шулай җәфаланганнан соң ул башын тота башлады. Аллага шөкер, ниндидер өмет туды. Һәм шуннан соң нинди рецепт тапсам, шуны эшли башладым. Тәнен кычыткан белән ышкулар да, парлаган солыга төреп тотулар да, төрле-төрле массажлар да – берсе дә калмады.
Куйбышевта аптекада эш­ләүче апабыз дефицит дарулар алып кала иде миңа. Кошки автобусы белән шуларны алырга иртән китәм, төнлә кайтам. Кыш көне куркыныч иде йөрүләре, ә шулай да, күзеңә карап ятучы иреңне ничек дәваламыйсың? Беренче сыйныф укучысын өйрәткән кебек хәреф танырга, сөйләшергә өйрәттем. Әкренләп газеталар укый, телевизор карый башлады, кояшлы матур көннәрдә урамга да чыгып утыра иде. Егерме бер ел да, җиде ай шулай яшәде Мәсгутем. Ләкин, ничек кенә тырышсам да, соңгы елларда хәле начарлана башлады һәм әкренләп сүнде гомере. 2009 елның октябрендә җирләдек үзен…
Ә? Үзем ничек дисеңме? Ничек булсын инде, кызым. Юл һәлакәтендә вафат булган олы улым Равилне җирләгәннән бирле хәлем әйбәт түгел. Беръюлы бөтен авырулар ябырылды. Менә бүген дә, газетадан хәбәрче килә дигәч кенә урынымнан тордым әле.
Көне буе башымда бер фикер әйләнә: авыр вакытларымда ярдәм иткән авылдашларыма, туганнарыма, укучыларыма рәхмәт әйтәсем килә. Бертуган Ильяс һәм Илдар Шәкүровлар да, ул вакытта колхоз рәисе булып эшләгән Мәсгут Киямов та, бөтен укучыларым, күршеләрем дә, туганнарым да һәрвакыт кереп хәлебезне белеп торалар, нәрсә кирәк булса – машинамы, дарумы – барысын да табарга тырышалар иде. Баш иеп рәхмәт әйтәм, туганкайларым. Бәла килгәч калдырмадыгыз, гел ярдәм итеп тордыгыз. Мин дә Мәсгутем яшәсен өчен барысын да эшләдем кебек инде. Ләкин язмыштан узмыш юк икән, кызым, юк…

“Бердәмлек”

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА язып алды.
Фәһимә ВәлиәхмәтовА.
Вәлиәхмәтовлар гаиләсе: Мәсгут һәм Фәһимә уллары белән (гаилә альбомыннан).

Фикер калдыру