Киемең нинди?

КатегорияДини кызыклы мәгълүмат, Ил һәм дөнья татарлары, Илдәге һәм дөньядагы дин, Татарстан хәбәрләре
Автор Администрация сайта

news_11379Аллаһ бәндәләр өчен ике төрле кием яралткан. Берсе – күзгә күренә торганы – безнең оят җирләребезне каплап, үзебезне хайваннардан өстен, аерым икәнебезне күрсәтер өчен. Чөнки кешеләрдә оялу сыйфаты бар, хайван ояла белми, аңа кием кирәк түгел.

Әмма кеше башка, ул акыл белән зиннәтләнеп, Әдәм, ягъни намаз укучы дигән исем алып, Җир йөзенә хәлифә итеп куелган. Барча мәхлукат аңа хезмәт итә. Безнең вазифа – җирдәге нигъмәтләрнең барысыннан файдалану һәм Аллаһка итагать кылу. Итагать кылабызмы? Кушканнарын үтибезме? Кием мәсьәләсен карыйк. Гаурәт җирләр каплаулымы соң? Юк. Гаурәт күрсәтеп кеше көлдерәбез, кеше кызыктырабыз, кеше аздырабыз. Хәзер җилбәзәкләр генә түгел, күренекле артистларыбыз да сәхнәгә менеп, халыкка гаурәт күрсәтәләр дә, шуны сәнгать дип аңлатмакчы булалар. 70 яшькә җитүче кайбер артистларыбыз да чәч тузгытып, итәк күтәреп йөрүне, артистлар, сыер мөгезе куеп, җилен тагып, лифчик киеп, үгез сораучы сыер булып уйнауны “сәнгать” дип атыйлар.

Кием турындагы аятьнең ахырында Аллаһ Раббебез: “Тәкъвалык киеме бирдек, тәкъвалык саклау киеме хәерледер”, – диде. Аллаһ Тәгалә безне тышкы бозыклыклардан саклау өчен, күзгә күренми торган кием белән төреп алган икән. Галимнәр аны “биокыр” дип атыйлар. Киемебез оятыбызны гына түгел, үзебезне дә саклый икән. Никадәр шәрә йөрсәк, безне саклаучы көч, ягъни энергия кырыбыз, яман кешеләрнең күз карашындагы бозыклык белән кушылып, зарарланып, безне саклау сәләтен югалта.

Кием мәсьәләсендә хатын-кызларга таләп зуррак, чөнки алар, беренчедән, нәфис. Нәфис әйберне ныграк сакларга кирәк. Икенчедән, алар – булачак әни кешеләр, милләтебезнең киләчәген тәэмин итүчеләр. “Ана” дигән бөек исем йөртергә тиешле шул затларыбызда җәй көне кием сарыкка таккан тамга – чук кадәр генә кала. Алар бозыклыктан азат, оятлары бар дип буламы? Бозык агач төзек җимеш бирә алмый. Бүген туучы балаларның 10-15 проценты гына сәламәт икән, нормаль бала табучы хатын-кыз юк икән, әдәпле киенергә, яулык бәйләп йөрергә кирәклеген аңлату өчен тагын нәрсә җитми?! Дөрес тормыш алып барыйк дисәк, киләчәк буыннар сәламәт булсын дисәк, балаларыбыз әдәп, оят төшенчәләрен белергә, тиешле киемнән йөрергә гадәтләнергә тиешләр. Милләтне савыктыру ул – әхлакны савыктыру.
Ашап, эшләп тән ныгый, укып гыйлем ныгый, ә шәрә йөреп ни файда алабыз? Акылыбыз артамы, сәламәтлек ныгыймы? Кешеләргә матур күренер өчен кирәкме бу? Анысы нәрсәгә? Мактаныр өченме? Ул чибәрлек сиңа мактаныр өчен бирелгәнме, шөкеранә кылыр өченме? Кеше бәхетле булсын өчен аны чын күңелдән ничә кешенең яратуы кирәк? Кияүгә чыккан кешегә ничә кешенең кадерләп, сөеп каравы кирәк? Берәү булмаса, читен. Әмма иң хәерлесе: аның бер булуында. Без бүген, өйдәгеләргә караганда, урамдагыларга ныграк ошарга тырышып йөрибез, гаиләдәге аңлашылмаучылыкларның да нигезе шунда. Ир хатынын, хатын ирен яратмаса, башкаларның өзелеп сөюеннән нинди мәгънә? Урам вакытлы, ә гаилә гомерлек. Вакытлы ләззәткә алданып, гомерлек бәхетебезне кулдан ычкындыра күрмик. Шәрәләргә Аллаһтан тәүфыйк, алар янындагыларга сабырлык сорыйк.

Фикер калдыру