Килегез, күрегез, көлегез, файдасы күп – белегез!

КатегорияБелдерүләр
Автор Администрация сайта

Быел “Чаян” журналының беренче саны дөнья күрүгә 90 ел тулды.

Шушы вакыйгага багышлап, 22 майда Самараның Киров мәйданында урнашкан Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда 18 сәгатьтә “Чаян” журналының баш мөхәррире Рафаэль ХӘЛИУЛЛОВ һәм башка хезмәткәрләре катнашында татарча юмор һәм сатира кичәсе булачак. Кичәне алып баручылар – танылган юмор осталары – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз ХӘМЗИН һәм якташыбыз, Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән, Татарстанның халык артисты Рәшит ШАМКАЙ.

Кичә кысаларында такмаклар әйтү конкурсын оештыру да каралган.

Килегез, катнашыгыз, көлегез, елмаегыз, файдасы күп – белегез!

Керү бушлай.

Ә тагын бер атнадан 29 майда үзенең укучылары белән очрашуга Самарага татар хатын-кызларының яраткан “Сөембикә” (элеккеге “Азат хатын”) журналы журналистлары килә. Бу кичә 18 сәгать 30 минутта Самараның өлкә Халыклар дуслыгы йортында (Воронежская урамы, 9) үтәчәк. Керү шулай ук бушлай.

Кичәләргә рәхим итегез!

Лилия ТИМЕРБУЛАТОВА,

Өлкә “Туган тул” татар
җәмгыяте әгъзасы

Фикер калдыру