Классик әсәрләр бүген дә популяр

КатегорияӨлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Самараның 5 санлы балалар китапханәсендә инде берничә ел рәттән

әдәби марафон үткәрелеп килә

- Әдәби марафон нәни укучыларыбызны китап укырга кызыксынуларын үстерү теләге белән оешты-рылган иде. Максатыбызга ирештек, дип уйлыйбыз, чөнки марафонда беренче елларда Киров районының өч мәктәбе укучылары гына катнашса, быел Совет, Промышленность районнарыннан да берничә мәктәп укучылары кушылды, – дип сөйли китапханә җитәкчесе Елена Садовникова.

Чара узган вакыт эчендә бу китап йортында Самараның берничә иҗади коллективы кунакта булып киткән. 115 санлы интернат-мәктәпнең курчак театры түгәрәгендә шөгыльләнүче бер төркем китапханә укучыларына “Теремок” әкиятен, ә “Кентавр” яшүсмерләр клубы әгъзалары язучы Самуил Эйдлинның “Бөтен дөньяның байлыгыннан да кадерлерәк” (“Дороже всех сокровищ мира”) әсәрен күрсәткәннәр. Бер атнага якын барган бу әдәби бәйге матур бәйрәм белән тәмамланды. Анда кунакларны китапханә методисты Ирина Паршикова сәламләде.

- Быелгы марафон Россия кино елына багышланганга балалар сайлаган китапның эчтәлеге буенча кинофильм төшерелгән булуы шарт иде. Рәсемнәр, афоризмнар белән бизәлгән рефератлар, презентацияләр безгә яңгыр кебек яуды, шуңа алар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алу да бик кыен булды. Иң шәп эшләр тәкъдим иткән укучыларыбыз бүген сезнең алда чыгыш ясаячак, ә жюри әгъзалары алар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алыр, – диде ул.

Чара чынлап та кызыклы булды. 14 катнашучы арасында Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары да бар иде. 1нче сыйныф укучысы Камилә Саниеваның яраткан китабы Лазарь Лагинның “Старик Хоттабыч”ы икән. Ул әнисе белән бу әкият буенча кызыклы презентация әзерләгән иде. “Әкият миңа бик ошады, аның геройлары яхшылыкка өйрәтә”, – диде Камилә. Ә кызчык белән параллель сыйныфта укучы Арслан Хәлиуллин “Тимур һәм аның командасы” китабы буенча реферат язган.

Башка катнашучылар да лаеклы чыгыш ясадылар. Бүгенге заман балалары Валентин Катаевның “Сын полка”, фантаст-язучы Герберт Уэллсның “Человек-невидимка” кебек классик әсәрләр укулары һәм алардан үзләре өчен уңай нәтиҗә ясаулары аеруча куандырды. Жюри әгъзаларына, алар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алырга җиңел булмаса да, чара азагында марафонда катнашучыларның өчесе беренче урынга лаек дип табылды.

7 – 9 сыйныфлар арасында 162 санлы мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Анастасия Леухина (ул Борис Васильевның “Завтра была война” повесте буенча әзерләнгән иде), 2 – 4 сыйныфлар төркемендә Николай Носовның “Витя Малеев в школе и дома” әсәре буенча язган рефераты белән 77 санлы мәктәптән 4нче сыйныф укучысы Данила Синев беренчелекне яуладылар. Ә беренче сыйныфлар арасында җиңүче булып Артем Сафиуллин танылды.

Самараның 102 мәктәбендә укучы бу нәни милләттәшебез Артем Аркадий Гайдарның “Мальчиш-Кибальчиш” әсәре буенча чынлап та зур эш башкарган иде. Ул әкияткә анализ ясап, үзенә ошаган һәм, киресенчә, тискәре тойгылар уяткан мизгелләрне күрсәткән. Артем әтисе Марат әфәнде белән әсәрнең презентациясен дә әзерләгән, аның дәвамын да уйлап чыгарган. Малай тәкъдим иткән сюжетта төп герой исән кала һәм буржуйларны тар-мар итә. “Замана, кешеләр үзгәрә, ә тарих мәңгелек. Бүген безнең арада да батырлар күп яши һәм аларның да исемнәре кешелекнең хәтерендә сакланачак”, – дип сөйләде Артем Сафиуллин.

Марафонда катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде, ә җиңүчеләргә истәлекле бү-ләкләр тапшырылды.

Алия АРСЛАНОВА.

Ирина ПАРШИКОВА (сулдан уңга) һәм Елена САДОВНИКОВА җиңүчеләрне бүләклиләр.

Артем САФИУЛЛИН әтисе Марат әфәнде белән.

“Бердәмлек”

Фикер калдыру