“Колос”та Сабан туе

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Самара өлкәсенең татар-башкорт мөселман балалары ел саен Кинел-Черкасс янындагы “Колос” лагеренда ял итә. Сәламәтлек җыю, чыныгу белән бергә алар туган телләрен камилләштерәләр, ислам дине нигезләрен үзләштерәләр, гореф-гадәтләребезне өйрәнәләр. Әлбәттә, остазлары аларга дин нигезләрен дә, гореф-гадәтләрне дә уен аша сеңдерергә тырыша.

Менә быел да, инде өченче тапкыр, лагерьда балалар өчен милли бәйрәмебез Сабан туе уздырылды. Кунакка лагерьның башка отрядларында ял итүче балалар да чакырылган иде. Шулай итеп, бәйрәм милләтара төс алды.

Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның һәм Самараның “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизовның сәламләүләреннән соң милли уеннар башланып китте: капчык киеп йөгерү, кашыккка йомырка салып узышу, аркан тартышу, катыктан тәңкә эзләү, асфальтта рәсем ясау кебек күңел ачу чаралары берсен-берсе алыштырып кына торды. Мөфти дә, отряд вожатыйлары да, ата-аналар да конкурсларда бик теләп катнаштылар

Бәйрәмне алып баручы Фәрхәт Мәхмүтов һәм Эльвира Насыйрова рус һәм татар телләрендә концерт программасы башлануы турында игълан иткәннән соң, сәхнәгә бер-бер артлы “Яктылык” мәктәбе укучылары ансамбле, лагерьда оешкан җыр һәм бию төркемнәре, Татар яшьләре ансамбле чыгып, бик матур тамаша күрсәттеләр.

Ә бәйрәм ахырында ярышларда катнашучылар да, бәйрәм концертында уңышлы чыгыш ясаучылар да бүләкләнде, барысы бергә зур казанда изрәп пешкән пылау һәм җимешләр белән сыйландылар.

 

Фикер калдыру