Котлыйбыз

Чын  милләтвәрвәр егет, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросы  әгъзасы, Самара өлкәсе “Дуслык” татар иҗади иҗтимагый  оешмасы җитәкчесе, “Алия” аптекалар челтәре хуҗасы  Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев  күпьеллык фидакарь хезмәте өчен  Россия Федерациясе сәламәтлек саклау Министрлыгының “Сәламәтлек саклау отличнигы” дигән  мактаулы күкрәк билгесе белән бүләкләнде.скачанные файлы

Без Фәхретдин Бәдретдин  улын чын күңелдән котлыйбыз. Күпләр өчен Сез акыл, талант, мәрхәмәт, шәфкатлелек  өлгесе булып торасыз. Сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар юлдаш булсын.

 

Хөрмәт белән,

    Бөтендөнья  татар конгрессы Башкарма комитеты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросы әгъзасы, өлкә татар «Дуслык» иҗади иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Бәдретдин улы КАНЮКАЕВКА!

Хөрмәтле Фәхретдин Бәдретдинович!

Без Сезне йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән истәлекле туган көнегез белән котлыйбыз!
Сез җәмәгать эшләренә битараф түгелсез,  халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә өлеш кертүне үзенең бурычыгыз дип саныйсыз. Самара өлкәсендә уздырылып килә торган күпчелек милли чараларның төп спонсоры да булып тордыгыз һәм торасыз.

Халкыбыз өчен көчегезне дә, малыгызны да кызганмаган өчен Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын!
Гомер юлыгыз якты кояш кебек булсын, һәрбер көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын. Максатларыгызның тормышка ашуын теләп калабыз.

“Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасының вәкилләре.

Кадерле ветераннарны – фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен 9 Май бәйрәме белән тәбрикләү!

Хөрмәтле ветераннар, ватандашларым!

Сезне Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы исеменнән, шәхсән үземнең исемемнән 9 Май бәйрәме белән тәбриклим.

Җиңүчеләр буынының күпме еллар үтсә дә һич тоныкланмый торган батырлыгын искә алабыз, яу кырында башын салган һәм, сугыш гарасатын кичеп, бүген арабызда яшәүче каһарманнарыбызны олылыйбыз, күпмилләтле халкыбызның кыюлыгына сокланабыз. Үз гомерләре бәрабәренә кешелекне фашизм афәтеннән йолып калган сугыш шәһитләре турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен, рухи дәвамчанлыгын ачыграк аңлый барабыз.

Җиңү гаять зур корбаннар биреп яуланды. Бөек Ватан сугышында катнашкан милләттәшләребез Муса Җәлил, Мәгубә Сыртланова, Гани Сафиуллин, Гази Заһитов һәм башка күпләгән каһарманнарыбыз безнең өчен һәрчак батырлык үрнәге булып тора.

Станоклар артында җиңү коралы койган, иген кырларында маңгай тирен тамызып Кызыл Армиягә һәм иксез-чиксез илебезгә икмәк үстергән, конструкторлык бюроларында, госпитальләрдә алсыз-ялсыз эшләгән тыл хезмәтчәннәрен һәрчак олы рәхмәт хисләре һәм хөрмәт белән искә алабыз.

Балачактан йөрәкләребезгә сеңгән «Беркем дә, берни дә онытылмый» дигән гыйбарә безнең өчен әхлакый канунга, иҗтимагый тормыш-көнкүрештәге гамәлләребезне бәяләү калыбына әйләнде.

Барчагызга тыныч күк астында бәхетле һәм мул тормыш, иҗади хезмәт шатлыгы телим.

Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!

Ихтирам белән,

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросы әгъзасы,

«Дуслык» оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Хөрмәтле хатын-кызлар! 8 Март бәйрәме белән!

Хөрмәтле хатын-кызлар! Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – сездә!
Җир йөзен бизәп торучы гүзәл затлар, сезне 8 Март  бәйрәме белән тәбриклим!  Яз сулышы гаиләләрегезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәннәрегезгә саулык китерсен. Ходай сезне үз рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын.
Бәйрәм җиле кага тәрәзләргә,
Яшьлек кайта җанга, дөньяга.
Умырзая шыта бу мәлләрдә,
Кар астында чишмә уяна.
Чиксез бәхет теләп, кызыл талда
Елкылдаша көмеш бөреләр.
Бәйрәм белән, эшчән апакайлар,
Алтын куллы сылу сеңелләр!

 

Иң изге теләкләр белән Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы

Президенты Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Хөрмәтле асыл затларыбыз!

 98184020_0_809b9_7a491879_XLpngСезне матур бәйрәмебез белән ихластан тәбрик итәм. Һәрдаим тормышыгызда Язның кояшлы көннәре күбрәк булуын телим.  Максатыбыз-татар хатыннарының эчке һәм тышкы матурлыгының гармониясен, рухи байлыгын, ә нәтиҗәдә-татар халкының. татар милләтенең бөеклеген. югары рухи дәрәҗәсен пропагандалау. Алып барган юнәлешебез бик тә мөһим. Уңышлар Сезгә. Үзегезгә дә Ана сөте имгән киленнәр, кияүләр насыйп булсын, изге тормыш. бәрәкәтле гомер телим.

 

Камил ихтирам һәм хөрмәт белән

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының

иҗтимагый оешмасы рәисе

Кадрия Рәес кызы Идрисова.

Кадерле дуслар!

5cb3099faf10594ab9456a3619512355_MСезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа 2015 ел белән котлыйм.Яңа елны, туган һәр яңа көнне елмаеп, зур өметләр һәм хыяллар белән каршы алыгыз!Күңелегез саф, хислярегез эчкерсез, хыялларыгыз якты һәм матур булсын. Яңа еллар килсен елмаеп, күңелләрдә мәңге шатлык булсын, яшәмәгез, дуслар, моңаеп.

Киләчәктә дә бергә һәм бердәм булыйк!

Яңа ел котлы булсын!

Ихтирам белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма

комитеты бюросы әгъзасы, ”Дуслык” Самар региональ

иҗади иҗтимагый оешма Президенты

Ф.Б.Канюкаев .

 

Лилия Равил кызы КАНЮКАЕВАга!

Һәр кемнең гаиләдә үз вазыйфалары бар. Хатын кыз ул гаилә учагын саклаучы изге җан. Ул гаиләдә тәртип, ягымлы мөнәсәбәт, мәхәббәт һәм тынычлык урнаштыручы. Рәхмәт сиңа сөеклем шушы сыйфатларга ия булып гаиләбезне саклап һәм яклап кала белгән өчен.

Без мине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Янәшәбездә син булган өчен без бик бәхетле! Сиңа бары тик озын гомер һәм якты киләчәк телибез. Син бәхетле булсын өчен мин бар көчемне дә куярмын.

Сине яратучы ирең һәм балаларың!

Бәйрәм котлавы!

Хөрмәтле ватандашлар!

Нәкъ менә бу көнне дәүләтебезнең  һәрбер гражданинының хокукларын яклаучы һәм Россия җәмгыятенең демократик үсеше нигезе булып торган төп закон кабул ителде. Россиянең төп законын кабул иткән көн-бөек илнең һәр гражданины өчен бәйрәм ул.  Дәүләтебезне, аның хокукый нигезләрен хөрмәт иткән һәркем өчен дә.Һәм бу искиткеч көндә Ватан мәдәнияте һәм тарихына битараф булмаган һәрбер кешене котларга кирәк. Барыгызга да шушы закон кысаларыннан чыкмыйча,аны үтәп яшәвегезне телим. Бәйрәм белән!

Зур ихтирам белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма

комитеты бюросы әгъзасы, ”Дуслык” Самар региональ

иҗади иҗтимагый оешма Президенты

Ф.Б.Канюкаев .

 

Өлкә хатын- кызларның “Ак- калфак” бүлегенең җитәкчесенә Разия ханым Аюповага!

3f33d5372004Хөрмәтле Разия ханым, туган көнегез белән!

Шушындый зур һәм якты бәйрәм көнендә мин Сезгә ихлас котлауларны юллыйм. Сезгә озын гомер, бәхет- шатлыклар, саулык- сәламәтлек телим. Кайгы- хәсрәткә бирешми, изге күңелле, балаларыгызның, оныкларыгызның, кардәш-туганнарыгызның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп,озак яшәргә насыйп булсын!

 

Самара шәһәре  “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы җитәкчесе

Винер Нурмухамитов

Өлкә хатын- кызларның “Ак- калфак” бүлегенең җитәкчесенә Разия ханым Аюповага!

236342Разия Газимжановна!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез-юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, кайгы- хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел булып, бәхетле озын гомер кичерүегезне телим. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын.
Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!

Иң изге теләкләр белән,

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ

 

Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Хөрмәтле дин кар­дәшләребез!
Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Самара өлкәсе мө­сел­ман­нарының регио­наль Диния нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне Корбан бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәргә рөхсәт итегез!
Бу якты һәм изге бәйрәм – безнең борынгы бабала­ры­быз­ның бай рухи мирасының аерылгысыз өлеше, кешенең тәкъваллыкка, ярлы-ябагай­лар­га ярдәм итәргә омтылуы, әхлаки камилләшүе символы.
Без – мөселманнарга, һәр­вакыт диннәргә тигез карап, күр­­­шеләр белән дустанә яшәү хас. Бу күп гасырлар аша килгән кыйм­­мәтләр – безнең горурлыгыбыз һәм уртак байлыгыбыз. Аларны без сакларга һәм үсеп килүче буынга тапшырырга тиешбез.
Бу матур көннәрдә без кү­ңел­ләребезгә шатлык һәм дәрт өстәп, Аллаһы тарафын­нан хуплау тапкан Корбан бәйрәмен каршылыйбыз. Ул мәрхәмәтлелек һәм шәф­кать­лелекне, яхшылык һәм юмартлыкны тасвирлап, безгә изге гамәлләр турында исебезгә төшерә һәм миллионлаган ха­җиларның Исламның бишенче баганасы – Хаҗ гамәлен кылулары һәм Изге Кәгъбә ташы янында очрашулары вакытына туры килә.
Бу көнне Аллаһы Тәгалә безгә эчке күңел шатлыгын һәм Аның мәрхәмәтен тоеп, ихлас күңелдән догаларыбызны кылырга һәм корбан чалырга мөм­кинлек бирсен иде. Ал­лаһы Тәгаләдән барыбызга да үзенең хәер-фатихасын, ях­шы теләкләрен, бәхет һәм сә­ла­мәтлек, ә илебезгә тотрык­лык һәм бай, тыныч тормыш бирүен сорыймын.
Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Сезне хөрмәт итеп,
Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН.

“бЕРДӘМЛЕК”

Мөхамәдгали Хадый улы Мурхабиновка

Хөрмәтле Мөхамәдгали әфәнде!

Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын.

Иң изге теләкләр белән,

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ

 

 

Популяр җырчы Фердинанд Сәлаховка

Хөрмәтле Фердинанд әфәнде!

 Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм. Сезгә, милли җанлы, фидакарь милләттәшебезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңа уңышлар телим. Гомерегезне халыкка хезмәт итүгә багышлаганыгыз өчен рәхмәт әйтәсе килә. Талантыгыз, искиткеч тавышыгыз, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

 

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

 

Марат Бәдретдин улы КАНЮКАЕВка!

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай Тәгалә. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Абыең Фәхретдин гаиләсе белән.

Самара өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Минәхмәт Мидхәт улы ХӘЛИУЛЛОВка!

Хөрмәтле Минәхмәт әфәнде!

Самара региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим, иң изге теләкләремне юллыйм.
Сез – чын милләтпарвәр, танылган җәмәгать эшлеклесе, татар милләте, мәдәнияты өчен янып яшәүче шәхес. Үзегезне аямыйча әйләнә-тирәдәгеләр өчен тырышасыз, дин, милләт, халкыбыз, дип янып яшисез. Шуңа да Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез. Үзегезгә яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Самара өлкә татар “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы ӘҺЛИУЛЛИНга – 70 яшь!

Хөрмәтле Рәфгать Нәбиуллович!

Сезне чын йөрәктән туган көнегез белән котлыйм!

Сез үз гомерегезне мөһим эшкә – Сүзгә багышлагансыз. Талант, һәвәскәрлелек һәм публицистлык хисе Сезгә татар журналистикасында зур урын яуларга ярдәм итте.

Бу тормышта безнең бер көнебез дә эзсез югалмый. Һәр көн бик күп нәрсә бирә: тормыш тәҗрибәсе һәм акыл, дуслар ярдәмен һәм ышанычын, хезмәтебездәге казанышларны. Бетмәс энергиягез, кешеләргә карата яхшы мөгалләмәгез, оештыру сәләтегез аркасында Сез тормышта күп нәрсәгә ирештегез.

Бүген Сез “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире буларак, газетаны кызыклы итү өчен тырышасыз.  Журналист буларак, Самара өлкәсендә туган тел, милли мәдәният, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калуда зур өлеш кертәсез. Без Сезнең иҗтимагый юнәлешегезне, патриотлык хисен, бай эчке дөньягызны югары бәялибез.

Тәҗрибәле һәм оста җитәкче буларак, Сез киләчәктә дә иҗади планнарыгызны, уйларыгызны уңышлы тормышка ашырырсыз, дип ышанам.

Хөрмәтле Рәфгать Нәбиуллович, Сезгә ныклы исәнлек, тыныч тормыш, озын гомер теләп калам.

 

 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Бюро әгъзасы,

Самара региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б.КАНЮКАЕВ

“Бердәмлек” газетасыннан котлаулар!

Камышлы районы, i
Иске Ярмәк авылы
Фәнүзә Рәҗгать кызы
Галиуллинага – 60 яшь!
Кадерлебез! Без сине олылап зур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көннәрең тыныч, гомер юлың якты булсын. Барлык теләкләрең, хыялларың тормышка ашсын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, гаиләң белән язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәвеңне телибез.
Әнкәй, әле йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк тибешең.
Матурлардан-матур булсын
иде
Гомереңнең калган өлеше!
Олыгаям дип син һич кайгырма,
60 яшь ул – матур чак кына.
Барча балаң, якыннарың белән
Кадерен белеп яшәр чак кына.
Әниең Кәримә, тормыш иптәшең Камил, улларың Марсель, Линар, Илшат гаиләләре белән.
* * *
Фәнүзә Рәҗгать кызы Галиуллинага – 60 яшь!141765472944825888
Хөрмәтле кодачабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәк тормышыңның күге аяз, ә гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.
Юлларның авырын үткәнсез,
Теш кысып, елларны
сүткәнсез,
Тормышка матурлык
сипкәнсез
Һәм безне бәхетле иткәнсез.
Үзебез еракта булсак та,
Күңелләр түрендә яшисез.
Бар галәм беләдер:
безгә сез –
Иң газиз, иң якын кеше сез.
Самарадан Гөлшат һәм Якуб.
* * *
Елховка районы
Мулла авылы
Рәйсә Шакир кызы Абдерәхимовага – 85 яшь!617529406_7
Сөекле әниебез, зур әниебез, кодагыебыз! Без сине юбилеең белән чын күңелебездән котлап, иң якты теләкләребезне юллыйбыз. Син бит безнең иң якын кешебез. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Барысы өчен дә сиңа Аллаһының рәхмәте яусын.
Һәр көн сине котлап кояш
чыксын,
Сине назлап җилләр
иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып,
Көн артыннан көннәр
үтсеннәр.
Күңел күгең һәрчак аяз
булсын,
Читләп үтсен
сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш
булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?
Изге теләкләр белән бала­ларың, оныкларың, кода-гыең, кодачаларың.

* * *
Самара шәһәре,
Партизанский урамы
Газизнур Гайфулла улы Хаматшинга – 60 яшь!0_78727_7d14a279_XL
Кадерле туганыбыз! Без сине туган көнең белән котлап, теләкләрнең иң изгесен телибез. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгында рәхәтләнеп яшәргә, муллыкта, туганнарың арасында матур гына картаерга насыйп булсын.
Гел шатланып яшә,
хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак
күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш
сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.
Сәламәтлек ташламасын
сине,
Һәрбер көнең үтсен
шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын иде
картлыкта.
Барча туганнарың исемен-нән Арслановлар гаиләсе.

* * *
Похвистнево районы,
Гали авылы
Рафаил Хисмәт улы Мөхәммәтовка – 67 яшь!slovo_pic
Газиз әткәй!
Кљткђн сабыећны
Учларыћда књккђ чљйдећ Син.
Шул мизгелдђн
Ирлек хисе белђн
Бар дљньяны янып сљйдећ Син!
«Балакаем канатлана!» – диеп,
Бљркет кебек очып йљрдећ Син.
Сабыйларга кирђк кадђр җылы,
Кирђк кадђр акыл бирдећ Син!
Тормыш бураннарын,
давылларын
Ераклардан књрђ килдећ Син.
Гомер буе безгђ џђм Ђнкђйгђ
Зур бђйрђмнђр бирђ белдећ
Син!
Нык тазалык, озын гомер сића
Бирсен Ходай, газиз әткђбез!!!
Балаларың, кияүләрең һәм оныкларың.
* * *
Кошки районы,
Иске Җүрәй авылы
Разия Нургали кызы Усмановага – 80 яшь!post-14333-1196450434
Кадерле кешебез! Сине олы юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, балаларыңның хөрмәтен, туганнарыңның кадерен тоеп, ышанычлы дус-ларыңның барлыгын белеп, саулыкта-шатлыкта гомер кичерүеңне телибез.
Чал чәчләрең, маңгай
сырларың
Күбәйсә дә еллар үтүгә,
Безнең өчен мәңге яшь син,
әнкәй,
Картаюны белмә гомергә.
Яшә әле, әни, йөзгә кадәр,
Шат күңелле булып гомер
ит.
Җиргә кояш ничек кирәк
булса,
Син дә безгә шулай кирәк
бит.
Улың Гомәр, киленең Фатыйха, оныгың Гөлнур.

* * *
Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Мәдинә Миргазиян кызы Таишевага!6764875
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлап, сиңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күр-мичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне телибез. Исәнлек-саулык сиңа, гаилә бәхетең түгәрәк, туачак таңнарың нурлы, күк йөзең аяз булсын.
Котлы булсын юбилеең, әни,
Гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.
Гомерең матур узсын, әнкәй
бәгърем,
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен;
Йөзең һаман аяз, көләч
булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
Тормыш иптәшең Сарим, балаларың Фәрит, Гөлфия, Әлфия, Зөлфия, киленең Гүзәл, кияүләрең Марат, Ринат, Рөстәм, оныкларың, туганнарың.

* * *
Разия Нургали кызы Усмановага – 80 яшь!88bd6ba52cb89285d6328e771f4cd420
Сөекле әниебез, әбиебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен. Тормыш юлындагы барлык киртђлђрне ќићеп килүең, нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, киңәш биреп торуың өчен сиңа мең рәхмәт, әни!
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше
итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Ап-ак карлар кебек ак
бәхетләр
Телик сиңа бүген, әнкәем.
90 яшеңне дә әле бергәләшеп
Үткәрергә язсын, Ходаем!
Улың Рөстәм, киленең Фәһимә, оныкларың Руслан һәм Рамил.

 

Сайфутдинова Алсуга!

q5RM7gKhZmw

Сезне Самара региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы исеменнән, шәхсән үземнең исемемнән туган көнегез белән тәбриклим.

Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез. Үзегезгә яңадан-яңа үрләр яуларга язсын.

 

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ

Ураза бәйрәме котлы булсын!

Хөрмәтле дин кардәшләрем!

Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!

Рухи пакьлек, игелек һәм шәфкатьлелек гәүдәләнеше булган изге Рамазан ае әлеге мөкатдәс бәйрәм белән тәмамлана.

Ураза кешеләрдә сабырлык, тынычлык ярату, кайгыртучанлык хисе тәрбияли. Ураза тоту – мөселманнарга Аллаһы Тәгаләгә сыгынуларын, тәкъвалыкларын раслау өчен аерым бер форсат, чөнки ул Ислам динендә ураза тотучының фәкать үз вөҗданына йөкләнгән бердәнбер йола булып тора.

Ураза бәйрәме рухи бердәмлегебезне арттырсын, йөрәкләре­безгә җан җылысы, сөенеч, игелек һәм мәхәббәт нуры өстәсен!

Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б.КАНЮКАЕВ.

Ф.Б.Канюкаев дин кардәшләребезне Рамазан ае белән котлады

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне Рамазан ае белән тәбрик итәм. Раббыбыздан, безгә, барчабызга, барлык халыкларга да тынычлык вә шатлык, бәхет-сәгадәт, һәр йортка иминлек, иркен һәм мул тормыш бүләк итүен сорыйм. Ураза аен бар фазыйләтләрен дә үтәп, чын ихлас күңел, сабырлык белән уздырырга насыйп әйләсә иде. Һәркемгә муллык, тынычлык телим. Рамазан ае мөбарәк булсын!

Һәр мөселманның тормышында түземсезлек белән көтеп алган вакыйга – Изге Рамазан, ураза вакыты, барлык гөнаһлардан арыну, кичерү, рухи яктан чистарыну ае башлана. Чын мәгънәсендә Аллаһ бүләк иткән көннәрдә, Рамазанның һәр сәгате, минутының кадерен белик, югары бәялик, кылган гамәлләребезнең асыл-мәгънәсен аңлап, зур җаваплылык белән үткәрик. Һәм һәрвакыт исебездән чыгармыйк, кылган барлык изгелекләребез өчен Раббыбызның безләргә рәхим-шәфкате киң булыр.

 

Идеал Муса улы Галәүтдиновка

Идеал әфәнде!

Без Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим!

Исемегез җисеменә туры килеп тора инде Сезнең! Әтиегез белән әниегез бигрәкләр дә белеп кушкан. Һәр нәрсәгә җитешәсез, һәр нәрсәне булдырасыз – кыскасы, эш-гамәлләрегез бар кешегә өлге итеп куярлык. 

Галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, озын гомерләр насыйп итсен иде.

Сезгә, батыр йөрәкле фидакарь милләттәшебезгә, киләчәктәдә яңа уңышлар,  хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар hәм бәхетле гомер телибез.

Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

Ихтирам белән,

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ


Нурлат шәһәренең почетлы гражданины Идеал Муса улы Галәүтдиновка

Хөрмәтле Идеал Мусинович!

Сезне туган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Тормышыгызның бүгенге түгәрәк чорында Сезгә саулык-сәламәтлек, балалар шатлыгы, оныклар сөенече, гаилә бәхете һәм мул тормыш телибез. Якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, дөньяның бар игелекләрен күреп яшәргә язсын.

Иң изге теләкләр белән,

 Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасары

 Ф.Р. Ногуманова

Идеал Муса улы Галәүтдиновка

Хөрмәтле Идеал Мусинович!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, шатлык-куанычларга бай тормыш телим.

Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Сәламәтлек, бәхет, куанычлар

Юлдаш булсын Сезгә гомергә.

Сезне хөрмәт итеп,

Гөлия Вәлитова

«Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият халык ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе И.И.Колючевка

Хөрмәтле Ильгиз әфәнде!

Мин Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим!

Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Самара татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Сезнең тормыш hәм эш юлыгыз үрнәк буларак татар халкының ихтирамына лаек булды.

Галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, озын гомерләр насыйп итсен иде.

 

Ихтирам белән

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ

Хөрмәтле Фәхретдин Бәдретдинович!

Камышлы муниципаль районы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне туган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Алдагы тормышыгызны иминлектә, сау-сәламәт булып, шатлык белән үткәрергә язсын! Киләчәктә дә якыннарыгызның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп гомер итегез!

 

Зур хөрмәт белән,

Камышлы муниципаль районы башлыгы                                                                Р.К. Багаутдинов

20 май 2014 ел

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросы әгъзасы, өлкә татар «Дуслык» иҗади иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Бәдретдин улы КАНЮКАЕВКА!

Хөрмәтле Фәхретдин Бәдретдинович!

Без Сезне чын күңелдән истәлекле туган көнегез белән тәбриклибез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Сез – чын милләтпарвәр, танылган җәмәгать эшлеклесе, татар милләте, мәдәнияты өчен янып яшәүче шәхес. Үзегезне аямыйча әйләнә-тирәдәгеләр өчен тырышасыз, дин, милләт, халкыбыз, дип янып яшисез. Шуңа да Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез. Үзегезгә яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!
Зур бүләгебез – хөрмәтебез!

“Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасының вәкилләре.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросы әгъзасы, өлкә татар «Дуслык» иҗади иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Бәдретдин улы КАНЮКАЕВКА!

Кадерлебез!

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.
Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың.

Самара шәһәре “Яктылык” мәктәбе мөдире Газизов Радик Рафиковичка

Самара региональ “ Дуслык” (“Дружба”) иҗади иҗтимагый оешмасы һәм шәхсән үземнең исемнән Сезне туган көнегез белән тәбрик итәм!

Бүгенге көндә “Яктылык” мәктәбе милләтебезне әхлаксызлык һәм телебезгә битарафлык чоңгылыннан йолып калу сагында тора. Ул – милләт сакчысы, бала җанына милли рух өрүче. Биредә укучыларга иҗади яктан үсү, туган телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен, тарихларын өйрәнү өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Мәктәп тормышта үз урынын таба алырлык, төпле, заман таләпләренә җавап бирерлек һәм конкуренциягә сәләтле шәхесләр чыгарсын!

Күңел күтәренкелеге һәм энергия, ныклы сәламәтлек юлдаш булсын үзегезгә! Сезнең хезмәтегез игътибарга һәм ихтирамга лаек.

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ

 

1 Май бәйрәме белән!

Хөрмәтле милләттәшләрем!

Барыгызны да 1 Май бәйрәме белән котлыйм!

Хезмәт көне, Яз һәм Хезмәт  бәйрәме  – Русиядә бу көннең нинди генә исемнәре юк. Ә дөньяның 142 илендә 1 Май – Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне.

Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып,  бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк  хезмәт  ияләре  бәйрәме,  хезмәт, тынычлык, үзара татулык  бәйрәме  булып кала.

Ни генә булмасын, 1 май  чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар  ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә.

Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символлары булып торалар. Әлеге җылы яз көннәре  дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен, ветераннар йөрәгендә бары тик якты хатирәләрне уятсын.

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б.КАНЮКАЕВ.

Алия Фәхретдин кызы КАНЮКАЕВАга

Сөекле кызыбыз, апабыз, туганыбыз!

Сине туган көнең белән тәбриклибез.

Кызарып баеган кояшның балкуы, йолдызларның сихри җемелдәве матур, әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә! Без сиңа тормыш юлында көч түкмичә җиңел бирелә торган бәхет теләмибез. Юлың катлаулы да, сикәлтәле дә булсын, алай яшәве мәгънәлерәк, рәхәтрәк. Син, шуңардан тәм, ләззәт табып, алга омтыл. Мәхәббәтең су өстендәге ак төнбоектай чәчкә атсын, бәхетеңнең якты бизәкләре күңелеңә энҗе-мәрҗән булып ятсын, сөяргә-сөелергә Ходай насыйп итсен, хыялларың тормышка ашсын!

Әти-әниең Фәхретдин һәм Лилия,

сеңелләрең  Дания, Әминә, Әдилә, барча туганнарың, дусларың.

«Бердәмлек» Самара өлкәсенең иҗтимагый-сәяси татар газетасы баш мөхәррире урынбасары Эльмира Мөгамәр кызы Варфоломеева-Шәвәлиевага

Хөрмәтле Эльмира ханым!

Сезне күркәм бәйрәмегез – туган көнегез уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Без Сезне талантлы татар журналисты буларак беләбез. Сез югары стильдә язу осталыгына ия һәм юмор хисенә бай шәхес. Эш сөючәнлегегез, әйләнә-тирәгездәгеләргә хөрмәтегез, үткен каләмегез белән абруй казандыгыз.

 Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, эшегездә зурдан-зур уңышлар теләп калам!

 

  Иң изге теләкләр белән

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Ногуманова Флюра Рашитовнага

Хөрмәтле Флюра Рашитовна!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез-юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,

                                      Картаерга һич тә ашыкма!

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Хөрмәтле хатын-кызлар,8 Март бәйрәме белән котлыйм Сезне!

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,
Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты
Ф.Б. КАНЮКАЕВ

Хөрмәтле хатын-кызлар! 8 Март бәйрәме белән!

Хөрмәтле хатын-кызлар!

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй  гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.

Борын-борыннан хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул. Ә илнең көче – яхшы гаиләдә. Бүген тормышыбызда хатын-кызның роле гаять зур. Нинди генә өлкәне алсак та, алар хезмәт салмаган урын юк, дисәк тә хата булмас. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз күпкырлы хезмәтләре белән җәмгыятебезнең рухи-әхлакый нигезләрен тотрыклы итүгә, ныгытуга, район, өлкә, республика, ил казанышларына бәһалап беткесез өлеш кертә. Гаиләдә бала тәрбияләүдә, шул ук вакытта җитештерү тармагында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, хатын-кызларыбыз соклану тудыра, тирән ихтирам уята.

Хөрмәтле гүзәл затлар Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклим. Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телим!

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

8 март бәйрәме белән!!!

Хөрмәтле Хатын-кызлар! 

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.  Сезне шул җир йөзен бизәген халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклим! Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелләрегезгз шатлык, тәннәрегезгә сихәтлек,  өйләрегезгә иминлек алып килсен.

 

 

Иң изге теләкләр белән,

Самара региональ “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасының рәисе 

Нурмехаметов Винер Табриз улы

РТ Президенты Р.Н. Миңнехановка

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

Самара региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы исеменнән һәм шәхсән үземнән туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләгезгә иң изге теләкләребезне җиткерәбез.

Бүген Сез Татарстан Республикасын ышанычлы һәм эзлекле төстә стратегик-максатларга – инновацияле икътисадка, тормыш сыйфаты үсешенә, дөньядагы позицияләребезнең көчәюенә алып барасыз. Республика алдына хәзерге заман куйган катлаулы бурычларны хәл итәсез, үзегезне кешеләр турында кайгыртучы лидер итеп таныттыгыз. Бу җиңел йөк түгел.

Татарстан Республикасы, безгә, Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен “юл күрсәтүче йолдыз” булып тора. Ул – авылларыбызны, гореф-гадәтдәребезне, традицияләребезне саклау үрнәге. Татарстан һәм аның күп милләтле халкы белән беррәттән, ирешкән уңышларыгызга сөенәбез, авыр вакытларыгызда борчылабыз.

Ә теләкләргә кигәндә, мин сезгә түземлек, сәяси зирәклек, озын гомер һәм тагын озак еллар Татарстанга, аның халкына тугры хезмәт итүегезне, нәтиҗәле эшчәнлек өчен бетмәс-төкәнмәс энергия телим.

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Ватанны саклаучылар көне белән!

23 февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсе – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Иңнәренә погон таккан хәрбиләребезнең генә түгел, «ил», «ватан», «бурыч» дигән сүзләргә битараф булмаган һәрбарчабызның бәйрәме бу. Кораллы Көчләребезнең героик елъязмасын, буыннарның аерылгысыз элемтәсен, Ватанга фидакарь хезмәт итү традицияләренең дәвамчанлыгын гәүдәләндерә ул.
Барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән эчкерсез котлыйбыз! Сезгә һәм сезнең гаилә­ләргә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар, оптимизм һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телибез!

Иң изге теләкләр белән, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма

комитеты бюросы әгъзасы, ”Дуслык” Самар региональ

иҗади иҗтимагый оешма Президенты

Ф.Б.Канюкаев


Наил Данис улы һәм Рания Хәйдәр кызы Биктаевларга

Хөрмәтле Наил һәм Рания!

Сезнең гаиләдә бүген үзегезнең елмаючан  кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз.  Сабыегызның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез. Котлыйбыз сезне – бәбиегез туды!
Бирсен сезгә бары куаныч!
Игелеге өчен тотып сөяр җимеш.
Авыр чакта булсын юаныч.

Ихтирам белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма

комитеты бюросы әгъзасы, ”Дуслык” Самар региональ

иҗади иҗтимагый оешма Президенты

Ф.Б.Канюкаев

 

Минтимер Шәрип улы Шәймиевка

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!

Самара региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы исеменнән һәм шәхсән үземнән туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләгезгә иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Ә теләкләргә кигәндә, мин сезгә саулык, сәяси зирәклек, озын гомер һәм тагын озак еллар Татарстанга, аның халкына тугры хезмәт итүегезне телим.

 

Зур ихтирам белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма

комитеты бюросы әгъзасы, ”Дуслык” Самар региональ

иҗади иҗтимагый оешма Президенты

Ф.Б.Канюкаев

 

Минәхмәт Мидхәт улы ХӘЛИУЛЛОВка!

Хөрмәтле Минәхмәт әфәнде!

Самара шәһәр «Ак бәхет» иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим, иң изге теләкләремне юллыйм.

Халкыбыз өчен көчегезне дә, малыгызны да кызганмаган өчен Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын! Гомер юлыгыз якты кояш кебек булсын, һәрбер көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын. Максатларыгызның тормышка ашуын теләп калабыз.

 

“Ак бахет” оешмасы рәисе Р. Р. НУРЕТДИНОВА .

Самара өлкә татар “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы ӘҺЛИУЛЛИНга

Хөрмәтле Рәфгать Нәбиулла улы!

70 яшь – ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор. Үз гомерегездә сез шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, әле дә иҗатка уралып, Самара өлкә “Бердәмлек” татар газетасын җитәклисез. Карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне сорамыйча эшлисез, авырлыкларны җиңеп, үз юлыгыздан тайпылмыйча барасыз.

Киләчәктә дә Сезгә хәерле исәнлек, иҗади уңышлар, гаилә бәхете телибез. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын иде.

Аккан сулар кебек еллар үтә,

Һич туктатып булмый вакытны.

70 яшьлек гомер гомермени?

Яшә, әйдә, тагын җитмешне!

Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс ШӘКҮРОВ.

Самара өлкә татар “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы ӘҺЛИУЛЛИНга!

Хөрмәтле Рәфгать әфәнде!

Самара шәһәр «Ак бәхет» иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне юбилеегыз белән тәбриклим.

Мин Сезнең шәкертегез буларак, тормышыгыздагы, хезмәтегездәге һәм башка юнәлешләрдә булган максатчан гамәлләрегез белән горурланам, ирешкән биеклекләрегезгә сокланам. Мәртәбәле бүләкләрегез Сезнең фидакарьлекне, югары һөнәри осталыгыгызны тагын бер кат раслый.

Бердәмлек” милли басмалар рәтендә иң алдынгыларның берсе булып санала. Газета үз укучыларын тапкан икән һәм инде егерме елдан артык аларны кызыксындырып тора икән, димәк, Сезнең тоткан кыйблагыз туры. Талантлы җитәкче булуыгыз һәм әйдәп баручыга хас сыйфатларыгыз, бетмәс-төкәнмәс энергиягез, эрудиция һәм ихтыяр көчегез әнә шулай һәрвакыт алда барырга мөмкинлек бирә.

Якты ният белән кыласы гамәлләрегез алга таба да күп, җаныгыз тыныч, күңелегез һәрвакыт шулай шат, гаилә иминлегегез нык булсын! Хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар телим!

Самара шәһәр «Ак бәхет» иҗади-иҗтимагый оешмасы рәисе

Р.Р.НУРЕТДИНОВА.

 

Самара өлкә татар “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы ӘҺЛИУЛЛИНга – 70 яшь!

 Хөрмәтле Рәфгать әфәнде!

Сезне чын күңелдән зур юбилеегыз белән тәбрик итәм.

Менә инде күп еллар армый-талмый, авырлыкларны җиңеп, “Бердәмлек” газетасын җитәкләп киләсез. Сезнең тырышлыгыгыз, осталыгыгыз аркасында өлкәбездә зур абруй яулады. Киләчәктә дә эшегез уң булсын, иҗади уңышларыгыз шатландырып торсын.

Сезгә исәнлек, озын гомер, мул тормыш, иминлек, шатлык-сөенечләр телим.

 Иң изге теләкләр белән Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин.

Самара өлкә татар “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы ӘҺЛИУЛЛИНга!

Хөрмәтле баш мөхәрриребез һәм остазыбыз!

Сез өлкә татар газетасын ачып, аны 23 ел дәвамында укучыларыбыз өчен кызыклы һәм файдалы итәргә тырышасыз. Юлыгызда нинди генә киртәләр очраса да, ихтыяр көче күрсәтеп, заман җилләренә баш имичә, сынмыйча-сыгылмыйча үз юлыгыз белән атлый бирәсез. Гел шундый булып калырга Ходай насыйп итсен! Сезне чын күңелдән олуг юбилеегыз белән котлап, тагын озак елларга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, күңел көрлеге һәм каләм хөрлеге телибез.

Эшебездә төп кеше сез,

Җаваплы вазифагыз.

Сезнең белән бергә эшләп,

Һәрвакыт сокланабыз.

Иртә дими, кич димисез,

Ял дигәнне белмисез.

Бүген бәйрәм белән котлап,

Зур уңышлар телибез.

Авырлыклар җиңел үтсен,

Идеяләр тиз килсен.

Эш арбасын тартканда да

Күңелегез шат булсын!

Бердәмлеклеләр.

 

 

Самара өлкә татар “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы ӘҺЛИУЛЛИНга!

Бу көннәрдә “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин зур юбилеен билгеләп үтә. Ул Самара өлкәсендә генә түгел, Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә дә танылып, хөрмәт казанган шәхес.

Рәфгать Нәбиулла улы Самара өлкәсендә татар милләтен күтәрү өчен күп көч куйды. 80нче еллар ахырында, илебездә демократия җилләре исә, милли мәсьәләләр күтәрелә башлаганда татар җанлы милләттәшләребез белән бергәләп өлкә татар “Туган тел” җәмгыятен оештыруда катнашты ул. Җәмгыятьнең беренче эше итеп татарларның рупоры булырлык газета чыгару бурычы куелгач, бу мәсьәлә дә тиз арада хәл ителеп, аның баш мөхәррире итеп Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин билгеләнде.

Рәфгать әфәнде! “Бердәмлек” газетасы Сезнең җитәкчелек һәм тырышлык белән чын халык газетасына әверелде. Аның битләрендә халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, ислам дине, сәнгать һәм сәясәт темалары күтәрелә, бүгенге тормышны күзаллап, киләчәккә туры юл күрсәтелә. Газетага авыллардан һәм шәһәрләрдән даими язып торучы, хәбәрчеләр дә бар, укучылары да күп.

Бердәмлек”, өлкәгә генә түгел, гомумән, бөтен татар дөньсына танылып, күпләр тарафыннан яратып укыла торган газеталарның берсе. Алга таба да шушы туры юлдан барырга насыйп булсын.

Сезгә, Рәфгать әфәнде, озак елларга исәнлек-саулык , хәерле озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телим.

Фәния ШӘФИГУЛЛИНА, күп еллар бергә

эшләгән элеккеге каләмдәшегез.

Мәскәү шәһәре.

* * *

Хөрмәтле каләмдәшебез Рәфгать Нәбиулла улы!

Сезне ихлас күңелдән олы юбилеегыз белән котлап, шушы гомер бәйрәмегезнең мәңге онытылмаслык матур истәлекләр калдыруын телибез!

Без Сезне «Бердәмлек» газетасын оештыручы, 23 ел дәвамында аның баш мөхәррире һәм татар халкының телен, мәдәниятен саклап калу өчен җан аткан күренекле шәхес буларак беләбез.

Һәр чор үзенең заман киртәләрен куя, һәм Сез аларны җиңеп барасыз. Бүгенге көннәрдә дә татар матбугатын нәшер итү – олы ихтирамга лаеклы, рухи ныклык һәм зур җаваплылык таләп итә торган тынгысыз, ләкин ифрат та игелекле хезмәт ул. Халыкка хезмәт итү дип тә атарга була.

Сез һәр башлаган эшегезне тирән фикер йөртеп, җиренә җиткереп башкарасыз, тирә-ягыгыздагы кешеләргә һәрвакыт ихтирамлысыз.

Дөньяның нинди генә борылышлары булмасын, «Бердәмлек» газетасы «Яңа Вакыт» газетасының остазы да, дусты да, киңәшчесе дә булып кала. Рәхмәт Сезгә!

Мөхтәрәм юбиляр, шушы матур бәйрәмегез уңаеннан бездән дә җылы, якты теләкләр кабул итеп алыгыз. Алдагы гомерегезне яраткан эшегездә иҗат итеп, саулыкта-сәламәтлектә, күтәренке кәеф, гаиләгез, дус-ишләрегез белән уздырырга язсын!

Тирән ихтирам белән

Оренбург өлкәсе «Яңа Вакыт» газетасы мөхәррире

Фәннур ГАЙСАРОВ.

* * *

Хөрмәтле Рәфгать Нәбиуллович!

Олы юбилеегыз уңаеннан күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне кабул итегез!

Сез “Бердәмлек”нең чишмә башыннан тотынып, бүгенгәчә рульне нык тотасыз, өлкә татар җәмәгатьчелегенең тормышы газета битләрендә киң яктыртыла, газета – милләт җанлы һәрбер кеше өчен көтеп алган кунак, аны яратып укыйлар һәм монда, һичшиксез, редактор буларак керткән шәхсән өлешегез дәәйтеп бетергесез зур.

Сезгә саулык, тыныч, имин тормыш, эшегездә зур уңышлар телибез, тагы да озак еллар төбәгегездәге татар халкының мөнфәгатьләрен кайгыртып, исән-имин яшәргә һәм эшләргә язсын.

Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” газетасы баш редакторы Олег ӘНДӘРҖАНОВ, газетаның хөрмәтле редакторы Рәүф АБДУЛЛИН һәм барча релакция коллективы.

* * *

Хөрмәтле Рәфгать Нәбиуллович!

Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын телибез. Иҗат ялкыныгыз сүнмәсен, сүрелмәсен.

Татар мәгърифәте диеп,

Күпме сез көч түктегез.

Максат куеп, бик тырышып,

Таулы юллар үттегез.

Җитәкчелек эше җиңел түгел,

Түземлекләр бирсен хезмәттә.

Җыйнап әйтик: бездән изге теләк -

Үтсен гомерегез хөрмәттә.

“Камышлы хәбәрләре” газетасы хезмәткәрләре.


 

 

Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Әлхәмдүлилләһ, ел буе көткән ура­забызны тоттык. Иртәнге фазыйләтле сәгатьләрдә сәхәр ашадык, мул табыннарда ифтар кылдык, бер-беребезгә мәрхәмәтле булдык. Изге Рамазан ае — барысын — яшен-картын, ярлысын-баен саф-саф итеп тәравих намазларына җыйды, күп кенә кешеләргә гомерләрендә беренче мәртәбә ураза тотуга, намазга басуга да сәбәпче булды.

Тоткан уразаларыбызны,укыган дога­ла­рыбызны, биргән фитыр сада­кала­рыбызны һәм барча кылган изгелекләребезне Аллаһы Тәгалә кабул итеп, булган гөнахларыбызны гафу итсә иде.

Аллаһы Тәгалә барчабызның тор­мы­шына иминлекләр һәм тынычлыклар, тел­ләребезгә йомшаклык, күңелләребезгә пакьлек бирсен, иманнарыбызны ныгытсын иде. Йортларга байлык, муллык, барыбызга сабырлык, тәүфыйк, хидаят, сәламәтлек, авыруларга хәерле шифалар насыйп итсә иде. Тәүфыйксызлыкта, динсезлектә йөр­гәннәргә хак юлны табарга язсын.

Рамазан гаете мөбарәк булсын!

Самара өлкәсе Диния нәзарәте рәисе,

 мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН

Ураза гаете намазлары өлкәбезнең барлык мәчетләрендә укылачак: иртәнге намаз – 4 сәг.15 минутта, Гает намазы – 6 сәгатьтә.

Фитыр садакасын кеше башына гади кешеләр – 50 сум, байлар – 300 сум, ә фидия садакасын (ураза тотмаган кешеләргә) - көненә 150 сум күләмендә, әгәр елына 120 мең сум күләмендә запас акчаң җыелса, шуның 4 процентын – зәкят нисабын, ягъни 4800 сумын ятимнәргә, мохтаҗларга бирергә кирәк.

Ураза бәйрәме котлы булсын!

Барлык мөселманнарны Ураза гаете белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Ураза ае тәмамланды, ә олуг Рамазан йөрәкләребездә озак сакланыр. Әлеге изге ай дәвамында мөселманнар аеруча ихласлык белән күрсәткән шәфкатьлелек һәм гаделлек, түземлек һәм җаваплылык, камиллек һәм тәкъвалык кебек гомумкешелек кыйммәтләре югалмас. Иманым камил, Рамазан аеның игелеге һәм мәрхәмәте киләчәктә дә көндәлек тормышыбызны бизәр.
Әлеге бәйрәм көнендә барыгызга да сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек телим! Сезне һәм якыннарыгызны Аллаһы Тәгалә үзе сакласын! Ураза гаете мөбарәк булсын!

Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасы рәисе

Р.Р.НУРЕТДИНОВА.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы ЗАКИРОВКА

Хөрмәтле Ринат әфәнде!

Мин Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйм.

Сез – милләттебезгә тугрылыклы хезмәт итүнең якты үрнәге. Талантлы, бетмәс-төкәнмәс иҗади потенциалга ия кешеләр, чын лидерлар рәтенә керәсез. Җир шары буйлап таралган татар милләте өчен шактый күп эшләр башкарасыз. Кыенлыклардан беркайчан да курыкмыйсыз – хәтта иң катлаулы хәлләрдә дә үз фикерегездә каласыз. Мондый җаваплылык хисе, эзлекле позиция һәм, әлбәттә, шәхси сыйфатларыгыз аркасында Сез зур хөрмәт казандыгыз.

Галәмнәрне тәрбия кылучы Раббыбыз – Аллаһы Тәгалә күпкырлы изге эшләрегездә уңышлар, исәнлек-саулык, бәрәкәтләр, милләтебез өчен тагы да зур хезмәтләр куярга насыйп итсен!

 

Ихтирам белән

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Бюро әгъзасы,

«Дуслык» оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы ЗАКИРОВКА

Хөрмәтле Ринат әфәнде!

Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Сез халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә өлеш кертүне үзегезнең бурычыгыз, дип саныйсыз. Чын милләтпарвәр, татар милләте, мәдәнияты өчен янып яшәүче шәхес буларак, үзегезне аямыйча, җир шары буйлап таралган татарлар өчен тырышасыз. Дин, милләт, халкыбыз, дип янып яшисез.

Сезгә, батыр йөрәкле фидакарь милләттәшебезгә, киләчәктә дә яңа уңышлар,  хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар hәм бәхетле гомер телим.

“Ак бәхет” оешмасы рәисе

Римма Равил кызы Нуретдинова.

Рамазан Шәриф ае башлану уңаеннан мөфти котлавы

Хөрмәтле газиз дин кардәшләрем!

Әссәламегаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Сезне Рамазан шәриф ае белән чын куңелемнән тәбрик итеп, изге эшләрегездә уңышлар, ураза тоту вазифагызны үтәүдә Аллаһы Раббымызның бөек ярдәмен алу, ил-Ватаныбызга тынычлык, барчагызга да иминлек, үзебезгә, балаларыбызга тәүфыйк, һидәят, җан-тән сәламәтлеге, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын һәм дөнья, ахирәт сәгадәтләрен сезгә теләп калам.

Киләчәктә дә Рамазан аен шатлыкта, бердәмлектә каршы алырга язсын,аны Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә боерганча, татулыкта кардәшлектә, ихласлы хезмәттә үткәрүебезне насыйп әйләсә иде.

Бөек ихтирам һәм хәер-догалар белән Самара өлкәсе мөселманнарының

Региональ Үзәк Диния

нәзарәте рәисе, мөфти

Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН.

 

 

Вагыйз хәзрәт Яруллинга

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим!

Галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, озын гомерләр муафык кылсын иде. Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,

Тыныч булсын һәрчак җаннарыгыз,

Кочак-кочак бетмәс куанычлар,

Төяп килсен туар таңнарыгыз.

Ихтирам белән

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Бюро әгъзасы,

«Дуслык» оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Шамил әфәнде БАҺАУТДИНОВка!

Хөрмәтле Шамил әфәнде!

 Мин Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим!

Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Самара татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Сезнең тормыш hәм эш юлыгыз үрнәк буларак татар халкының ихтирамына лаек булды.

Галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, озын гомерләр муафык кылсын иде.

Сезгә, батыр йөрәкле фидакарь милләттәшебезгә, киләчәктәдә яңа уңышлар,  хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар hәм бәхетле гомер телибез.

 

Ихтирам белән

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ

Шамил әфәнде БАҺАУТДИНОВка!

Хөрмәтле Шамил абый!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Сез – чын милләтпарвәр, танылган җәмәгать эшлеклесе, татар милләте, мәдәнияты өчен янып яшәүче шәхес. Үзегезне аямыйча әйләнә-тирәдәгеләр өчен тырышасыз, дин, милләт, халкыбыз, дип янып яшисез. Шуңа да Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, хәерле гыйбадәтле гомер,  тормышыгызда һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телим. Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

Ихтирам белән  Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасы рәисе

Р.Р.Нуретдинова.

Самара региональ «Дуслык» иҗади иҗтимагый оешмасының вице-президенты Рафыйк Габдулла улы Бадамшинга

Хөрмәтле Рафыйк әфәнде!

 Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә һәм якыннарыгызга чын йөрәктән тынычлык, иминлек, күтәренке кәеф, сәламәтлек телибез. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Якыннарыгызның игътибарлы карашы һәм мәхәббәте күңелегезне җылытып торсын.

 

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ

Ул бөтен гомерен мәктәпкә багышлады

Самара төбәге татарларының күренекле шәхесләренең берсе – бөтен гомерен милли мәктәпкә, туган телебезне саклауга
багышлаган, күп еллар “Бердәмлек” газетасының хәбәрчесе булып эшләгән Минзакир Шакир улы Нуретдиновка 20 июньдә 85 яшь тулды.

«Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият халык ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе И.И.Колючевка

Хөрмәтле Ильгиз абый!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим!

Сез – чын милләтпарвәр, танылган җәмәгать эшлеклесе, татар милләте, мәдәнияты өчен янып яшәүче шәхес. Үзегезне аямыйча әйләнә-тирәдәгеләр өчен тырышасыз, милләттебез, халкыбыз, дип янып яшисез. Шуңа да Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, хәерле гыйбадәтле гомер,  тормышыгызда һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телим. Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

Ихтирам белән  Самара шәһәр «Ак бәхет» иҗади-иҗтимагый оешмасы рәисе

Р.Р.Нуретдинова.

Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасының директоры Г.С.Аблязовага

Хөрмәтле Гүзәл ханым!

Сезне Самара региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы исеменнән, шәхсән үземнең исемемнән туган көнегез белән тәбриклим.

Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез. Үзегезгә яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ

Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасының директоры Г.С.Аблязовага

Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне гомер бәйрәмегез – туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Тормышыгызда тынычлык, бәрәкәт, бәхет теләп калам. Якыннарыгызның хөрмәтен һәм мәхәббәтен һәрвакыт тоеп яшәгез.

Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасы рәисе

Р.Р.НУРЕТДИНОВА.

“Бердәмлек” газетасының хатлар бүлеге мөдире Миляүшә Мәүләви кызы Газимовага

Хөрмәтле Миләүшә туташ!

Без Сезне чын күңелдән истәлекле туган көнегез белән тәбриклибез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Гомер юлыгыз якты кояш кебек булсын, һәрбер көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын. Максатларыгызның тормышка ашуын теләп калабыз.

«Дуслык» һәм “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмаларының вәкилләре.

“Туган тел” оешмасы директоры Данияр Ирек улы Сәйфиевкә

Хөрмәтле Данияр әфәнде!

Туган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, тән сихәте телим. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Башлаган эшләрегез дәвамлы булсын.

Якыннарыгызның игътибарлы карашы һәм мәхәббәте күңелегезне җылытып торсын.

Ихтирам белән

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма
комитеты Бюросы әгъзасы,

«Дуслык» оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ

Данияр Ирек улы Сәйфиевкә

Хөрмәтле Данияр әфәнде!

Сезне күркәм бәйрәмегез – туган көнегез уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Тормышыгызда тынычлык, бәрәкәт, бәхет теләп калам. Якыннарыгызның хөрмәтен һәм мәхәббәтен һәрвакыт тоеп яшәгез. Иҗади эшегездә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын!

Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасы рәисе

Р.Р.НУРЕТДИНОВА.

Самара өлкәсенең дзюдо Федерациясе Президенты Хабил Хаҗи улы Бикташевка

Хөрмәтле Хабил Хазиевич!

Без Сезне атказанган спорт мастеры, дзюдо буенча авыр үлчәмдә Европа һәм СССР чемпионы буларак һәм татар халкының телен, мәдәниятен, традицияләрен үстерүгә һәм саклап калуга зур көч куйган шәхес буларак беләбез.  Сезнең тормыш юлы – күпләр өчен үрнәк булып тора.

Туган көнегездә күп елларга күңел көрлеге, тормышыгызда һәм хезмәт юлыгызда бары тик уңай нәтиҗәләр юлдаш булуын, тынычлык, ныклы саулык, уңышлар теләп калабыз.

Ихтирам белән,

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма

комитеты Бюросы әгъзасы,

«Дуслык» оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросы әгъзасы, өлкә татар «Дуслык» иҗади иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Бәдретдин улы КАНЮКАЕВКА!

Кадерле туганым!

Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез! Яхшы вакыйгаларга бай булган тулы, тыныч тормыш телибез. Барлык теләкләрең тормышка ашсын, тугры дусларың янәшә булсын, сөекле хатының һәм газиз кызларың сөендереп торсын. Елдан-ел тормыш тәҗрибәң, төпле акылың тулыланып торсын. Бер сүз белән әйткәндә, күп еллардан соң да “Мин бәхетле!”, дип әйтерлек булсын. Без сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез.

 

Марат, Эльмира һәм Алсу Канюкаевлар.

Самара шәһәре Җәмигъ мәчете рәисе Җәүдәт Вәлиәхмәт улы Шараповка

Хөрмәтле Җәүдәт әфәнде!

 Туган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, тән сихәте телим. Башлаган эшләрегез дәвамлы булсын.

Сез олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм изгелекле, абруйлы киңәшче. Ходай Тәгалә Сезнең шул изгелекләрегезгә өстәп сәламәтлек бирсен, укыган догаларыгыз кабул булсын. 

 

Ихтирам белән

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма
комитеты Бюросы әгъзасы,

«Дуслык» оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ

Кадерле ветераннарны – фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен 9 Май бәйрәме белән тәбрикләү!

Хөрмәтле ветераннар!

Сезне Самара шәһәр «Ак бәхет» иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм үз исемемнән Бөек Җиңү көне белән тәбриклим.

1945 елның 9 маенда дөньяны фашизмнан коткарган азатлык солдаты Рейхстагта иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугышның соңгы сәхифәсенә нокта куйды. Әлеге онытылмас язгы көн Ватаныбыз тарихына бер үк вакытта шатлыклы да, моңсу-ямансу да вакыйга буларак кереп калды, сүнмәс дан, якты өметләр алып килде. Бөек Җиңү илебез шөһрәтен һичкайчан булмаганча югары күтәрде, халкыбызның җиңелмәслеген бик ачык күрсәтте. Күз яше аралаш елмаеп бәйрәм ителә торган Җиңү көне сугыштан соңгы буын вәкилләре өчен дә изге, киләчәк буыннар күңел түрендә дә шулай калыр, дип ышанам.

Хөрмәтле ветераннар, сезгә ихлас күңелдән хәерле озын гомер телим! Халкыбыз һәм илебез  хакына кылган батырлыкларыгыз өчен чиксез зур рәхмәт!

Сезнең үрнәктә тәрбияләнгән яшьләр илебез тормышында актив катнаша, хезмәттә, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә җиңүләр яулый. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки һәрберебезнең йөрәгендә Ватаныбызның шөһрәтле уллары үрнәге, исемнәре тарих сәхифәләренә алтын хәрефләр белән язылган данлыклы җиңүчеләр рухы яши.

Римма Равил кызы НУРЕТДИНОВА,

“Ак бахет” оешмасы рәисе .

1 Май бәйрәме белән!

 Хөрмәтле милләттәшләрем! 

Яз һәм хезмәт бәйрәме белән иң җылы һәм йөрәктән чыккан котлауларымны кабул итегез!

1 Май –  илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Аны барлык буыннар да ярата һәм ул дөрестән дә халыкныкы санала. Вакыт аны яңа эчтәлек белән тулыландыра. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен–табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.

Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган, умырзаялары чәчкә аткан яз бәйрәме – Беренче май белән котлыйм. Язның сулышы, дәрте, илаһи мәгънәсе күңелегезгә нур өстәсен.

Язның ягымлыгы күзләрегезгә кунсын, бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.

Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасы рәисе

Р.Р.НУРЕТДИНОВА.

 

Яз сулышы басуларда, яз сулышы хисләрдә

 

Бүген бәйрәм – Беренче Май,

Яз һәм хезмәт бәйрәме.

Яз җилендә талгын гына

Җилфер итә әләме.

Әйди сыман Җир улларын

Олы хезмәт юлына –

Чөнки безне сайлап алган

Бәхет шушы юл гына.

Таисә Мөбин кызы Галәветдиновага!

Таисә ханым!

Чын күңелдән Сезне юбилеегыз белән тәбриклим!

Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйм. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр Сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын Сезгә. Бөтен гомерегезне, көчегезне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегегез, ихласлыгыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б.КАНЮКАЕВ.

Таисә Мөбин кызы Галәветдиновага!

Хөрмәтле Таисә апа!

Ялгышкандыр, ялгышкандыр

Ялгышкандыр бу гомер.

Бу ханымга һич кенә дә

…..  тулырлык түгел.

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы башлыгы Шарапов Наил Шакир улына

Хөрмәтле Наил Шакирович!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә һәм якыннарыгызга чын йөрәктән тынычлык, иминлек, күтәренке кәеф, сәламәтлек телибез. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Якыннарыгызның игътибарлы карашы һәм мәхәббәте күңелегезне җылытып торсын.

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б.КАНЮКАЕВ.