Эльмира Мөгамәр кызы Варфоломеева-Шәвәлиевага

Хөрмәтле Эльмира ханым!

Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне гомер бәйрәмегез – туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Тормышыгызда тынычлык, бәрәкәт, бәхет теләп калам. Якыннарыгызның хөрмәтен һәм мәхәббәтен һәрвакыт тоеп яшәгез. Иҗади эшегездә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын!

Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасы рәисе

Р.Р.НУРЕТДИНОВА.

«Дуслык» оешмасы әгъзасы Румия Ильяс кызы УЛЬЯНОВАга!

Хөрмәтле Румия ханым!

Мин Сезне ихлас күңелемнән туган көнегез белән тәбрик итәм. Алдагы тормышыгыз кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт булыгыз, матур гомер итегез, балагызның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшәгез.

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.


Римма Равил кызы Нуретдиновага

Римма туташ! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен!

 

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Римма Равил кызы Нуретдиновага

Сөекле кызыбыз, туганыбыз!

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы,  якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез!

Барыр юлың таң нурыдай якты,
Салават күпередәй нурлы булсын.
Иртән искән таң җилләре юлдаш,
Сайрар кошлар сердәш,
Үтәр юлың киң, мәхәббәтең үзеңә тиң булсын.
Сукмаклар киң, юлларың якты булсын.
Иң изге теләкләр белән әти-әниең Равил һәм Сания,
сеңелең Ригина ире Ренат белән, энең Рамил.

Алия Әләветдин кызы Шәкүровага

Хөрмәтле Алия ханым!

 Туган көнегез уңаеннан Сезгә ихлас котлауларымны җиткерәм. Сезгә булган хөрмәтем һәм соклануым чиксез. Гомерегезне Самара өлкәсе Елхау районы Тупли авылы урта мәктәбенең балаларына татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлагансыз. Төбәгебездә милли белем бирүне үстерүгә бәяләп бетергесез зур өлеш керттегез.

Бүген дә Сез үзегезнең тирә-ягыгыздагы кешеләргә шатлык өләшәсез, олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә олы ихтирам казангансыз. Сезгә саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, күтәренке кәеф теләп калам.

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

 Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

 Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

 

Алия Әләветдин кызы Шәкүровага

Хөрмәтле Алия ханым!

Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне туган көнегез белән котлыйм, күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.

Сез үз гомерегезне мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын укытуга багышлагансыз, укытучылык сәләтегез белән танылгансыз һәм хөрмәт казангансыз.

Сезнең намуслы хезмәтегез дәрәҗәле бүләкләр белән билгеләнгән. Әмма бүләкләрегезнең иң зурысы – акыллы, уңышлы балаларыгызны үстергәнсез, аларның икесе – фән профессорлары.

Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телим!

Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасы рәисе

Р.Р.НУРЕТДИНОВА.

Алия Әләветдин кызы Шәкүровага

Хөрмәтле Алия Аляветдиновна!

Гомер бәйрәмегез – туган көнегез белән тәбрикләп, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

Сезгә озын гомер, сәламәтлек, күнел тынычлыгы, зур бәхетләр, шатлыклар телибез.

Чын күңелдән иксез – чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Олы ихтирам белән

Камышлы мәктәбе укытучылары.

Зөлфия Җәүдәт кызы Канюкаевага

Хөрмәтле Зөлфия!

Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез!

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Тупли авылының ветеран укытучысы Равия Имам кызы Насировага

Хөрмәтле Равия Имамовна!

Сезне чын күңелдән 80 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәм. Шушындый зур һәм якты бәйрәмегез уңаеннан Сезгә ихлас котлауларымны юллыйм.

Сез һәрчак сабыр, чыдам булдыгыз, яхшылыклар гына эшләдегез. Безгә кылган изгелекләрегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын. Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, сәламәтлек, хәерле гомерләр телибез. Киләчәктә дә якыннарыгызның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәерле, тыныч картлыкта гомер итегез!

Р.Т. ХУҖИН

Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе

Хөрмәтле хатын-кызлар! 8 Март бәйрәме белән!

Хөрмәтле хатын-кызлар – Җир йөзен бизәп торучы гүзәл затлар!

Сезне 8 Март бәйрәме белән тәбриклим!

Гасырлар буена хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булачак, чөнки гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.

Хатын-кызларның җәмгыятьтәге абруе һәрвакыт югары булган. Бу бүген дә шулай: гүзәл затлар һәр өлкәдә беренче булырга омтыла. Без хатын-кызларның спорттагы олы казанышларына, мәдәнияттә, фәндә, бизнеста яуланган зур уңышларына сокланып карыйбыз.

Яз сулышы гаиләләрегезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәннәрегезгә саулык китерсен. Ходай сезне рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын.

 “Ак бахет” оешмасы рәисе Р. Р. НУРЕТДИНОВА .

Д.М.Әбдерәхимовага

Хөрмәтле Дания Мидхатовна!

Без Сезне чын күңелдән истәлекле туган көнегез белән тәбриклибез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Сез – чын милләтпарвәр, танылган җәмәгать эшлеклесе, татар милләте, мәдәнияты өчен янып яшәүче шәхес. Үзегезне аямыйча әйләнә-тирәдәгеләр өчен тырышасыз, дин, милләт, халкыбыз, дип янып яшисез. Шуңа да Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез. Үзегезгә яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!
Зур бүләгебез – хөрмәтебез!

 

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ


Наил Данис улы Биктаевка һәм Рания Хәйдәр кызы Сапуковага

Хөрмәтле Наил  һәм Рания!

Сезне иң олы бәйрәмегез – никах көнегез, яңа тормышка аяк басуыгыз белән котлыйбыз. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлрәк, йөзегез кояштай нурлы , тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын.

Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә атлагыз.
Йөрәкләрдә булган сөю хисен,
Сүндермичә, мәңге саклагыз.

Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,
Зур тормышка илтсен юл башы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын,
Бәхетегез – гомер юлдашы.

Иң изге теләкләр белән Бадамшиннар гаиләсе.

“Туган тел” оешмасы, Самара өлкәсе татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, өлкәбезнең танылган эшкуары Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВКА!

Хөрмәтле  Ильяс әфәнде!

Самара региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим, иң изге теләкләремне юллыйм.
Сез – чын милләтпарвәр, танылган җәмәгать эшлеклесе, татар милләте, мәдәнияты өчен янып яшәүче шәхес. Үзегезне аямыйча әйләнә-тирәдәгеләр өчен тырышасыз, дин, милләт, халкыбыз, дип янып яшисез. Шуңа да Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез. Үзегезгә яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВКА!

Хөрмәтле  Ильяс әфәнде!

Самара шәһәр «Ак бәхет» иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим, иң изге теләкләремне юллыйм.

Бөтен гомерегезне, көчегезне кешеләр бәхете өчен биргән  зат буларак эчкерсезлегегез, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Сез – бәяләп бетергесез эшләр алып баручы шәхес. Җәмәгать эшләренә битараф түгелсез,  халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә өлеш кертүне үзенең бурычыгыз дип саныйсыз.

Халкыбыз өчен көчегезне дә, малыгызны да кызганмаган өчен Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын! Гомер юлыгыз якты кояш кебек булсын, һәрбер көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын. Максатларыгызның тормышка ашуын теләп калабыз.

 

“Ак бахет” оешмасы рәисе Р. Р. НУРЕТДИНОВА .

Бөтендөнья Татар Конгрессы әгъзасы, Похвистнево районының «Туган тел» оешмасы рәисе, “Хәләл” ширкәте генераль директоры Рәсыйх Мөҗәһит улы Латыйповка!

Хөрмәтле Рәсыйх әфәнде!

Самара региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Похвистнево районы татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Сезнең тормыш hәм эш юлыгыз үрнәк буларак халкыбызның ихтирамына лаек булды.

Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телим!

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Рәсыйх Мөҗәһит улы Латыйповка!

Хөрмәтле Рәсыйх әфәнде!

Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм шәхсән үземнең исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим! Сезгә, милли җанлы, батыр йөрәкле, юмарт, фидакарь милләттәшебезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңа уңышлар телим.

Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телим!

“Ак бахет” оешмасы рәисе Р. Р. НУРЕТДИНОВА .

Эльмира КАНЮКАЕВАга!

Сөекле Эльмира!

Без сине ихлас күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

Иң изге теләкләр белән

Ф.Б. КАНЮКАЕВ гаиләсе белән.


Самара өлкәсе мөфтие, Региональ Диния нәзарәте рәисе Т.В. Яруллинга

Хөрмәтле Талиб хәзрәт!

Сезне ихлас күңелдән 50 яшьлек юбилеегыз белән тәбриклим!

Сез динебезне көчәйтүгә, мөселманнарның иманнарын ныгытуга зур өлеш кертәсез, дини-агарту эшләрендә актив катнашасыз. Хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар hәм бәхетле гомер телим.

Галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, озын гомерләр муафык кылсын иде. Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,

Тыныч булсын һәрчак җаннарыгыз,

Кочак-кочак бетмәс куанычлар,

Төяп килсен туар таңнарыгыз.

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Самара өлкәсе мөфтие, Региональ Диния нәзарәте рәисе Т.В. Яруллинга

Хөрмәтле Талиб хәзрәт!

Сезне ихлас күңелдән 50 яшьлек юбилеегыз белән тәбриклим!

Талиб хәзрәт, Сезгә динебез һәм милләтебез өчен башкарган хезмәтләрегез өчен Аллаһының рәхмәте яусын! Озак еллар Диния нәзарәтен ныклы иманыгыз белән җитәкләвегезне, хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар  телим.

Күңел бакчагызда кадерләп үстергән гөлчәчәкләргә һәм җимешләргә давыл тидермәдегез. Ул бакча хуш калып, гөлчәчәкләр белән тулып чәчәк атсын, сандугачлары сайрасын, карлыгычлары оя корсын, анкыган хуш исе тирә юнгә хозур бирсен.

Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телим!

Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасы рәисе

Р.Р.НУРЕТДИНОВА.

Алмаз Мисбах улы ХӨСНЕТДИНОВка!

Хөрмәтле Алмаз дустыбыз!

Сине туган көнең-юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз!

Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез. Якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай.

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Канюкаевлар гаиләсе.

 

Азат Камил улы НАДИРОВка!

Хөрмәтле Азат әфәнде!

Сезне кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмегез, туган көнегез белән тәбриклим!

Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Самара өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Сезнең тормыш hәм эш юлыгыз үрнәк буларак халкыбызның ихтирамына лаек булды.

Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телим!

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Шамил Хәйдәр улы ГАЛИМОВка!

Хөрмәтле Шамил әфәнде!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйм!

Сез – милләттебезгә тугрылыклы хезмәт итүнең якты үрнәге. Талантлы, бетмәс-төкәнмәс иҗади потенциалга ия журналист, тарихчы.

Галәмнәрне тәрбия кылучы Раббыбыз – Аллаһы Тәгалә күпкырлы изге эшләрегездә уңышлар, исәнлек-саулык, бәрәкәтләр, милләтебез өчен тагы да зур хезмәтләр куярга насыйп итсен!

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Якынлашып килүче 2013нче ел белән!

Хөрмәтле милләттәшләр! Кадерле дуслар!

Мин сезне чын күңелдән якынлашып килүче, зарыгып көтелгән һәм иң сөенечле бәйрәмнәрнең берсе – Яңа ел белән котлыйм!
Тиздән иске ел белән хушлашып, яңа — 2013 елга аяк басабыз. Яңа ел тормышыбызга яңа уңышлар, яңа игелекләр генә китерсен иде. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагыдан да күбрәк булып, күңелсезлекләр иске елда калсын иде. Барыбызга да саулык-сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим.
Яңа ел котлы булсын!

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Якынлашып килүче 2013нче ел белән!

Хөрмәтле милләттәшләр! Кадерле дуслар!

Барчагызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбриклим.

2013нче ел һәммәгезгә дә бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен! Сөенечләр белән тулы көннәр, байлык һәм күңел тынычлыгы сезне читләтеп үтмәсен. Хыялларыгызның һәрбарчасы тормышка ашсын, бәхетләрегез ташып торсын! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын.

 

Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасы рәисе

Р.Р.НУРЕТДИНОВА.

Гүзәл Хәмит кызы ХӨСНЕТДИНОВАга!

Туган көнең белән котлап, иң изге, иң якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа бездән бер генә теләк – саулык, ә тән сихәтлеге ул – озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә дә тормышка сөенеп яшәргә язсын.

Котлы булсын юбилеең,

Нурлы булсын һәрчак күзләрең.

Кайгы күрми, шатлык белән

Үтсен синең көннәрең.

Иң изге теләкләр белән

Фәхретдин һәм Лилия КАНЮКАЕВЛАР.

Лилия Равил кызы КАНЮКАЕВАга!

Кадерле тормыш иптәшем, газиз әниебез!

Сине туган көнең белән тәбриклибез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз.

Сиңа булган теләкләрбезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып яшәргә язсын! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез!

Гел шулай көләч, ягымлы бул.

Безне сөендереп озын-озак яшә!

Котлы булсын туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына,

Табып була олы бәхетне.

Кояшныкы кебек булсын гомерең,

Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.

Бүгенгедәй шат елмайган йөзең

Кайгы чаткылары күрмәсен.

Тормыш иптәшең Фәхретдин,

кызларың Алия, Дания, Әминә һәм Адилә.

 

 

 

“Здоровый стиль» фирмасының киңәшчесе Вилсур Тәбрис улы НУРМӨХӘМИТОВка!

Хөрмәтле Вильсур!

Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар, үз тиңеңне табып, аның белән матур итеп яшәвеңне телим.

Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.

Ходай Тәгалә насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә уңышларга ирешеп, бәхетле гомер итәргә язсын иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Бюро әгъзасы,

Самара региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Фәхретдин Бәдретдин улы КАНЮКАЕВ.

Гүзәл Каюм кызы ГАТИНАга!

Без сине ихлас күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә

Аз булыр күк синең хөрмәткә.

Аяз булсын мәңге күңел күгең –

Без калабыз шушы теләктә.

Иң изге теләкләр белән

Фәхретдин һәм Лилия КАНЮКАЕВЛАР.

Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы ЗАКИРОВка

Хөрмәтле Ринат Зиннурович!

Сезне Бөтендөнья татар Конгрессының Vнче корылтаенда аның җитәкчесе итеп кабат бертавыштан сайлануыгызга без шат һәм үзегезне тәбриклибез. Шушы зур дәрәҗәле һәм җаваплы вазыйфаны үз җилкәгезгә йөкләп, татар халкының хәзергесен һәм киләчәген үстерүдәге хезмәт юлыгызда зур көч куюыгызга ышанабыз һәм уңышлар телибез.

Самара өлкәсе татарлары һәм шәхсән үземнең исемемнән

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы рәисе,

БТК башкарма комитетының президиум әгъзасы

Фәхретдин Бәдретдин улы КАНЮКАЕВ.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының пресс-үзәк җитәкчесе Г.Ф.Шәйхигә!

Хөрмәтле Гөлназ ханым!

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Сез халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә өлеш кертүне үзегезнең бурычыгыз, дип саныйсыз. Чын милләтпарвәр, татар милләте, мәдәнияты өчен янып яшәүче шәхес буларак, үзегезне аямыйча, җир шары буйлап таралган татарлар өчен тырышасыз.

Туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын!

Ихтирам белән

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы,

«Дуслык» оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Корбан бәйрәме белән

Гает вәгазе

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Әлхәмдулилләһи раббил галәмин.
Вассәләту вәссәләму галә расулиһи Мухаммәдин вә галә әлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн.
Бәйрәмнәребезнең иң олысына – Корбан Гаетенә ирештергән Раббыбызга бөтен мактауларыбыз, хәмде-сәналарыбыз булса иде.
Шул Гаетләрнең үткәрү юлларын өйрәткән Сөекле Пәйгамбәребезгә салават һәм сәламнәребез булса иде.

Корбан гаете белән!

“Дуслык” оешмасы һәм шәхсән үз исемемнән барлык дин кардәшләребезне иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм.

Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар илә ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә.

Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә һәрбарчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр насыйп әйләсә иде. Кылган догаларыбызны, изгелекләребезне биргән садакаларыбызны һәм дә инде чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылып, калебләребезне бәйләп, мөселман өммәтен берләштерсә иде.

Ихтирам белән

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы,

«Дуслык» оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел Ислам Тәлгать Сафа Тадҗетдинга

Мөхтәрәм хәзрәт!

Сезне Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм шәхсән үземнең исемемнән ихлас күңелемнән туган көнегез белән тәбриклим.  Аллаһыбыз юлындагы изге хезмәтегездә уңышлар телим. Хак Тәгалә биргән гомерегезгә шатлык, тынычлык, бәхетле көннәр юлчы вә ярдәмче  булуларын теләп калам.

 

Ихтирам белән

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы,

«Дуслык» оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Самара Диния нәзарәтенең контроль-ревизия комиссиясе рәисе Таһир Гобәйдулла улы МАМЫШЕВКА

Хөрмәтле Таһир Гобәйдуллович!

Сезне ихлас күңелдән 85 яшьлек юбилеегыз белән тәбриклим!

Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Самара өлкәсе мөселманнары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Сезнең тормыш hәм эш юлыгыз үрнәк буларак халкыбызның ихтирамына лаек булды.

Галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, озын гомерләр муафык кылсын иде. Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,

Тыныч булсын һәрчак җаннарың,

Кочак-кочак бетмәс куанычлар,

Төяп килсен туар таңнарың.

Ихтирам белән

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы,

«Дуслык» оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Тормыш дилбегәсен нык тотып

4 июльдә милләтәшебез Җәмил Әхмәдулла улы ВӘЛИУЛЛИН үзенең чираттагы юбилеен  билгеләп үтә

Ульян өлкәсе, Яңа Малыклы районы, Әбдери авылында туган Җәмил үскәндә авыл балалары арасында мөстәкыйльлеге, үҗәтлелеге, әйдәп баручы сыйфатлары белән аерылып тора. Ә әтисе белән әнисе улларын олы яшьтәге кешеләргә карата хөрмәтле, гарип-горабаларга – ярдәмле, иптәшләренә – гадел итеп тәрбияләргә тырышалар. Аларның шушы максатлары тулысынча тормышка ашкандыр инде.

Гөлфия БАДАМШИНАга!

Cөекле туганыбыз! Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбриклибез! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа.  Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

Котлы булсын туган көннәрең,
Юлларыңа гөлләр сибелсен,
Июнь аеның саф җилләре сиңа.
Бәхет-шатлык кына китерсен.

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Иң изге теләкләр белән Рафыйк Бадамшин гаиләсе белән.

Хабил Хаҗи улы БИКТАШЕВКА – 55 яшь!

Хөрмәтле Хабил Хаҗиевич!

Сезгә бүген – 55 яшь. Димәк, Сезнең гомер юлларыгызда узган вакыйгаларны, тормышта ирешкән уңышларны, туганнаргыз, дусларыгыз, җәмгыятъ каршында югары дәрәҗәләрендә искә алсак, аларга бәя бирсәк – ике бишле билгесе кую бик тә урынлы булыр, диеп әйтергә була. Сез – татар халкының горурлыгы, башка милләтләр арасында зур абруйлы татар егете, милләттәшләребезгә, бигрәк тә яшүсмерләргә үрнәк булып яшисез. Шуңа күрә дә халкыбыз Сезгә рәхмәтләрен юллый. Сез үзегездә мәрхүм әтиегез Хаҗи абзыйдан тугрыклылык, көч, кыюлык, батырлык, намуслык, җаваплылык, ә мәрхүмә әниегез Хатимә абыстайдан мәхәббәт, шәфкатълек, миһербанлык, рәхимлек сыйфатларын тәрбияләп, үзләштереп дөньякүләм зур шәхес исеменә лаек булдыгыз.

Сезне, хөрмәтле Хабил Хаҗиевич, юбилеегыз белән тәбриклибез һәм киләчәктә озын гомер, гаиләгездә мәхәббәт – шатлык теләп калабыз.

Тирән ихтирам белән

Идеал Гяләветдинов,

“Дуслык” оешмасы

Президенты киңәшчесе.


Кәүсәр Габдулла кызы КОРОТКИХка!

Сөекле туганыбыз! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Энең Рафик тормыш иптәше Алсу

һәм уллары Дамир һәм Алмаз белән.

 

Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе, Россия һәм Европа күләмендәге абруйлы сәясәтче, сәясәт фәннәре докторы Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинга – 65 яшь!

Самара татарлары исеменнән юбилярны гомер бәйрәме белән ихластан котлыйбыз һәм аңа игелекле озын гомер, сәламәтлек телибез!  Киләчәктә  дә Фәрит Хәйрулловичның тормыш күге һәрчак аяз булсын, туачак таңнар иртәсе бәхет, шатлык алып килсен иде.

 

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый һәм

шәһәр “Ак бахет” иҗади-иҗтимагый оешмалары.

Бәдретдин углы Фәхретдин Канюкаевка!

Самар татар милли хәрәкәтендә үзенчәлекле урын алып торучы шәхес  буларак,  Сезне туган көнегез белән тәбриклибез.
 “Туган тел” җәмгыятендә  чыныгу алып, тәҗрибә туплап,  Бөтендөнья татар конгрессының  Башкарма комитетында яңа үрләргә күтәрелдегез.  Бүген Сез зур проектлар авторы.  Хыялларыгыз тормышка  ашсын.  Тирә юнегездә акыллы фикердәшләр туплап юлбашчылык сыйфатларыгызны тулысынча тормышка ашырырга язсын.
 Татар халкының  рухи бизмәненә  әверелгән  даһи Габдулла Тукаебыз өлкәбезнең  тик  МӘЧӘЛӘЙ авылында гына булган. Тукай йөргән сукмаклардан йөреп үскәнгә, күңел түрегезгә олуг милләтебезгә хөрмәт хисләре сеңгән.
 Сез кайнар йөрәкле татар эшбатыры!
 Мәчәләй авылына беркайчан да чучка кермәгән. Сезнең ярдәм белән Мәчәләйне данлыклы, шөһрәтле, урта мәктәпле авыл итеп күрәсе килә.

“Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыяте директоры
  Сәлеметдин углы Шамил Баһаутдин.

Сания Ибраһим кызы КАЮМОВАга

Хөрмәтле Сания апа!

Менә Сезгә 80 яшь тә тулды. Тик Сез бер дә картаймыйсыз, гел яшь кебек тоеласыз. Сезнең кешеләргә карата мәрхәмәтлелегез, һәрвакыт көләч йөзле булуыгыз моның төп сәбәпчеседер, мөгаен.

Сезне шушы зур, олуг бәйрәмегез – туган көнегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, хәерле гыйбадәтле гомер,  тормышыгызда һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез.

“Дуслык” һәм “Ак бахет”  оешмалары 

Тарихи мәчет имамы Наил хәзрәт БИКТАЕВка!

Хөрмәтле Наил хәзрәт! Сине ихлас күңелдән “Дуслык” оешмасы һәм шәхсән үземнең исемемнән туган көнең белән котлыйм. Син – сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, һәрвакыт яхшы күңелле, кешелекле, олы җанлы шәхес. Без сине ихтирам итәбез. Киләчәктә дә шундый киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле имам булып кал.
Аллаһы Тәгалә насыйп итеп синең туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!

 

“Дуслык” оешмасы вице-президенты Рафыйк БАДАМШИН.

Алия Фәхретдин кызы Канюкаевага

Яраткан кызыбыз! Сине чын күңелдән түган көнең белән тәбрик итәбез!

Язның матур, якты һәм кояшлы көнендә тугансын. Гомерең дә шундый матур, якты һәм кояшлы булсын!

Исәнлек, сәламәтлек һәм ак бәхет телибез!

Очрасын юлларыңда
Яхшы кешеләр генә,
Авыр чакта таянырлык,
Узең ишеләр генә.

Котлап туган көнең белән
Мин бәхет телим сиңа.
Шатлыклар белән аяк бас
Алдагы елларыңда.

Яраткан әниең һәм әтиең. 

Туган тел көне белән, милләттәшләр!

26 апрельдә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтелә. Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр белән беррәттән бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора.
“И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы!” Шагыйрьнең бу сүзләре һәркемнең йөрәгендә. Тукай һәм Пушкин, Низами һәм Хузангай, Тарас Шевченко һәм Янка Купала, Шато Руставели һәм Салават Юлаев… Бу бөек сүз осталары – милли шигърият классиклары – туган телнең бөтен гүзәллеген, аһәңен тирәнтен белеп, үз халкының рухи байлыгына, тарихи үткәненә һәм киләчәге хакындагы якты хыялларына дан җырладылар.

“Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың…”– дип язган шагыйрь. Туган телен белмәгән кеше үз халкыннан да, милли тамырларыннан да аерыла, туган җиренә дә ят була. Мондый вәзгыять бик аяныч.
Һәр халыкның рухи иминлегенә һәм этник бөтенлеген саклап калуга аерылгысыз хокукын без, Һичшиксез, истә тотарга тиеш, ә ул, беренче чиратта, турыдан туры туган телгә бәйле. Кешелек югары технологияләр һәм мәгълүматлаштыру дәверенә аяк басты, мәдәниятләрне һәм төрле милләт вәкилләре арасындагы хезмәттәшлек һәм аралашу механизмнарын гомумиләштерү барган шартларда без күпмилләтле илебездә төрле телләрнең һәм үзенчәлекле диалектларның байлыгын һәм аһәңен саклап калырга тиешбез.

Туган тел көне –  һәрвакытта да тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме булсын!

“Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмалары.

Самара өлкә тире-венерология клиник диспансерының баш табибы, медицина фәне докторы, СамГМУ профессоры Илдар Гомәр улы ШӘКҮРОВКА!

Хөрмәтле Илдар Гомәрович!

Самара региональ «Дуслык» һәм шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары һәм шәхсән үземнең исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим! Сезгә ныклы исәнлек, тыныч тормыш, бәхетле озын гомер телим.

Сез, Самара өлкә тире-венерология клиник диспансерының баш табибы буларак, һәрвакыт авыруларга да, хезмәттәшләрегезгә дә киң күңелле, кешелекле, мәрхәмәтле, халыкның сәламәтлеген саклауга күп көч куйган кеше. Зур коллективны берләштереп, зур уңышларга ирешә алдыгыз, шуңа да халык арасында хөрмәт казандыгыз.

Алга таба да шушы хөрмәт, исәнлек-саулык белән озак еллар яшәгез, һәр көн сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

Ихтирам белән,

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы,

«Дуслык» оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

Хөрмәтле “Яктылык” татар мәктәбе хезмәткәрләре, укучылары!

Бүген шатлыклы вакыйга – тантаналы шартларда «Яктылык» татар мәктәбенең 15 еллыгын билгеләп үтәбез.
Иң мөһиме,  бу уку йортында ата-бабаларыбыздан калган, гасырлар төпкеленнән кадәр килеп, мирас итеп калдырылган туган телебезне сакларга, үстерергә, буыннан-буынга тапшырырга кирәк икәнен аңлау бар. Шуңа да биредә тәрбияләргән сабыйлар, белем алган укучылар гореф-гадәтләребезне, телебезне, динебезне онытмаслар, дигән ышаныч туа.
“Яктылык” мәктәбе укытучылары  – илһам бирүче шәхесләр. Алар  халкыбыз алдында җаваплылык тоеп эшләрен оештыралар. Татар балаларында туган телебезгә карата мәхәббәт уятып, үзләрен дуслык рухында тәрбиялиләр.
Татар телен, тарихын һәм халкыбызның традицияләрен җиткерүнең кыйммәтен бәяләп бетереп булмый, әлбәттә. «Яктылык» мәктәбе тудырган уңайлы мохит өчен аның хезмәткәрләренә  рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бу уку йортында белем бирүчеләр алдында баш иябез, барлык хезмәткәрләргә эшчәнлекләрендә, укучыларга телебезне, тарихыбызны һәм гореф-гадәтләребезне өйрәнүдә уңышлар телибез!

 

Сезне хөрмәт итеп,  

Фәхретдин Бәдретдин улы КАНЮКАЕВ,
Бөтендөнья татар конгрессы
 Башкарма комитеты әгъзасы,  

                              «Дуслык» оешмасы Президенты.

Хөрмәтле “Яктылык” мәктәбе хезмәткәрләре, укучылары, ата-аналар!

Сезне Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасы исеменнән мәктәпнең 15-еллыгы белән кайнар тәбриклим.
Бүгенге көндә “Яктылык” мәктәбе милләтебезне әхлаксызлык һәм телебезгә битарафлык чоңгылыннан йолып калу сагында тора. Ул – милләт сакчысы, бала җанына милли рух өрүче. Биредә укучыларга иҗади яктан үсү, туган телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен, тарихларын өйрәнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Хәзерге һәм киләчәк буынны телебезгә, үзенең үткәне һәм бүгенгесенә битараф булмаган кешеләр итеп тәрбияләү – “Яктылык” мәктәбе мөгаллименең төп бурычы. Укытучылар тарафыннан  нәтиҗәле эшчәнлек алып барыла. Мәктәпнең педагогик хезмәткәрләре бетмәс энергия белән, максатларына хыянәт итмичә, мәгариф эшенә хезмәт итә. Алар һәрчак эзләнүдә. Иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклашучы укытучыларыбыз да бихисап.
Хөрмәтле “Яктылык” мәктәбе хезмәткәрләре, һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен Олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
Мәктәп тормышта үз урынын таба алырлык, төпле, заман таләпләренә җавап бирерлек һәм конкуренциягә сәләтле шәхесләр чыгарсын! Күңел күтәренкелеге һәм энергия, ныклы сәламәтлек юлдаш булсын үзегезгә!

Римма Равил кызы НУРЕТДИНОВА,

“Ак бахет” оешмасы рәисе .

“Дуслык” оешмасы яшьләр бүлегенең җитәкчесе Гүзәл САЛАХОВАга!

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез!

“Дуслык”, “Ак бахет” оешмалары әгъзалары.

Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевны һәм аның тормыш иптәше Лилия ханымны дүртенче кызлары Әдилә туу уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз!

Дүрт кызыгызның һәркайсысы исән-сау һәм бәхетле булып үссен. Сез икегез дә башкаларга үрнәк булырлык батыр ата-ана, кызларыгызны тәртипле, уңган, татар җанлы итеп тәрбияләү өчен күп көч куясыз. Балалар сәламәт, бәхетле булганда гына ата-ана да бәхетле була ала.
Күп вакыт та үтмәс, ә инде үсеп җиткән балаларыгыз сезнең яныгызга җыелып килерләр дә: “Әтиебез, әниебез! Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә! Авырулар һәм бәла-казалар Сезне читләп үтсен, озак һәм бәхетле яшәгез”! – диярләр. Шул мизгелләрдә яшьлектә алар өчен борчылып уздырган йокысыз төннәрегез, борчулы көннәрегез онытылыр, алар өчен эшләгән эшләрегез мең рәхмәт булыр кайтыр. Шул якты көннәрне күрергә Ходай язсын, хөрмәтле Лилия һәм Фәхретдин!

Идеал һәм Таисә Галәветдиновлар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, «Дуслык» оешмасы Президенты Фәхретдин Бәдретдин улы һәм аның хәләл җефете Лилия Равил кызы КАНЮКАЕВЛАРга!

Гаиләдә бала туу – иң сөенечле вакыйгаларның берсе, дияргә мөмкин. Сезне шушындый олуг вакыйга белән тәбриклибез!
Изге бала – ул чиксез ләззәт чыганагы: нарасые янында һәр ата-ана ял һәм куаныч таба. Бала тавышы – иң татлы тавыш, ә бала исе – иң татлы ис.
Асылда исә баланы – Аллаһының зур бүләге итеп кабул итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә биргән мәхәббәт җимешегезнең акыллы, бәхетле һәм озын гомерле булуын сорап күп кенә догалар кылабыз. Аллаһы Раббыбыз һәрбарчабызны да изге балалар белән сөендерсен һәм гаиләләребезне түгәрәк итсен.

Самараның Тарихи мәчете  җәмәгатьчелеге.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, «Дуслык» оешмасы Президенты Фәхретдин Бәдретдин улы һәм аның хәләл җефете Лилия Равил кызы КАНЮКАЕВЛАРга!

Йөзек кашыдай дүртенче кызыгызның тууы белән тәбриклибез!
Җан җимешегез шәфкатьле, тәүфиклы, сылу вә ягымлы, мәхәббәтле вә бәхетле булып үссен. Кызыгызның сабый чагын, гүзәл чәчәк булып җитешкән, үзенең дә әни булган көннәрен һәм оныкларыгызның үскәнен күреп сөенергә язсын үзегезгә.

Тәүфыйк аны бер дә ташламасын,
Йөзен күрик һәрчак аклыкта.
Әти-әни сүзен таптамыйча,
Күңелләре булсын сафлыкта!
Бүген әле сабый… Киләчәктә
Өметләрне сезнең акласын
Гадәтләрне отып, күркәм эшегез белән
Олы тормыш юлын атласын!

Иң изге теләкләр  “Дуслык” оешмасы вице-президентлары Рафыйк БАДАМШИН, Фәрхәт МӘХМҮТОВ, директоры Әлфия НИКИФОРОВА.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, «Дуслык» оешмасы Президенты Фәхретдин Бәдретдин улы һәм аның хәләл җефете Лилия Равил кызы КАНЮКАЕВЛАРга!

Өегезгә нур өстәп шатлыклы зур бәхет килгән – энҗе бөртегедәй ДҮРТЕНЧЕ кызыгыз туган! Әлеге сөенечегез белән котлыйбыз!
Нәниегезнең якты дөньяга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сагәдәтле булуын телибез.
Кадерле нәниегезгә кукрәк сөте белән Аллаһы Тәгалә холык, тәүфыйк, акыл һәм сихәт бирсен.

Бәби туды, нинди шатлык бүген!
Җиткерәбез ихлас теләкне:
Ак биләүгә салган нарасыйга
Бәхет булсын иң зур бүләге.
Ике канат булсын иңнәрендә
Әти белән газиз әнисе.
Кояш кебек балкып торсын йөзе,
Саулык бирсен таза гәүдәсе.

Иң изге теләкләр  “Ак бәхет” оешмасы рәисе Римма НУРЕТДИНОВА, директоры Гүзәл ӘБЛӘЗЕВА.

Самара региональ “Дуслык” иҗади иҗтимагый оешмасының вице-президенты Фәрхәт Сабирҗан улы МӘХМҮТОВка!

Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Сезгә аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез.

Эшкә мәхәббәтегез сокландыра,
Тырыш, максатчан үзегез.
Ял итергә дә онытмагыз,
Бер дә сулмасын йөзегез.
Гаилә бәхетенә куанып,
Тату яшәргә язсын.
Теләгегез мөмкинлек белән
Бергә үрелеп барсын!

“Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының әгъзалары.

“Дуслык” оешмасы әгъзасы Румия Ильяс кызы УЛЬЯНОВАга!

Без Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Алдагы тормышыгыз кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт булыгыз, матур гомер итегез, балагызның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшәгез.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Туган көнегез белән котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвегезне генә телибез.

Матур яз аенда тугангамы,
Күңелегездә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгыгыз кире кайтып,
Күрсәгез иде үзегез игелек.

Сезне хөрмәт итеп, “Дуслык”, “Ак бәхет” оешмаларының әгъзалары.

Дилә Нигъмәтуллинаның кызы туды!

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина һәм музыкант Марат Мухин гаиләсендә шатлык. Бүген төнлә беренче балалары дөньяга аваз салды, дип хәбәр итә “Туйлар.ру”. Кыз бала! Дилә үзенең якын дусты, “Болгар” радиосында “Чәк-чәк шоу” иртәнге тапшыруын алып баручы Гөлшат Гыймадиевага болай дип смс җибәрә:

“Мин әни булдым. Үземне 7 кат күктә хис итәм. Кызым Марат кебек кап-кара, чәчләре көдрәләнеп тора, керфекләре шундый матур”.

Мәчәләй авылы укытучыларына!

Хөрмәтле укытучылар – хатын-кызлар! Сезне чын күңелемнән 8 март бәйрәме белән тәбриклим!

Сез – һәрчак сабыр, чыдам. Кылган изгелекләрегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын. Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, сәламәтлек, хәерле гомерләр, бәхет-шатлык телим, һәрвакытта көләч йөзле, шат күңелле булып калыгыз. Яз һәрберегезгә бәхет-шатлыклар гына китерсен.

 

Иң изге теләкләр белән авылдашыгыз,

“Дуслык” региональ иҗади- иҗтимагый оешмасы вице-президенты Р.Г.Бадамшин.

Юрий Сергей улы һәм Румия Харис кызы СЕМЫКИННАРның бергә гомер итүләренә – 50 ел!

Кадерле әтиебез һәм әниебез, яраткан бабам һәм әбием! Без сезне истәлекле бәйрәмегез белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, кояшлы, аяз көннәр, озын гомер, гаилә бәхете, пар канатлы булып,  тигез гомер кичерүегезне телибез.

Пар күгәрченнәрдәй гөрләп яшәп,

Бирешмәгез килгән картлыкка.

Туар таңнарыгыз матур булсын

Һәм төрелсен чиксез шатлыкка.

Сезнең тормыш юлы – матур тарих,

 Күпләр өчен үрнәк булырлык.

Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,

 Сезнең гомер – безнең горурлык.

Изге теләкләр белән улыгыз Шамил, киленегез Тәнзилә, оныгыгыз Азат.

Гөлфия Ринат кызы һәм Рушан Равил улы КӘРИМОВЛАРга!

Гөлфия һәм Рушан! Сезне олы тормыш юлындагы беренче уртак адымнарыгыз белән котлыйбыз! Бәхетле, тату тормыш, гомерлек мәхәббәт телибез!

Тормыш юлы шома гына бармас, төрле каршылыклар да очрар. Беркайчан да җиңел юллар эзләмәгез. Олыларны хөрмәт итеп, алар белән киңәшләшеп, дусларыгыз белән бер-берегезгә булышып, бәхетегезне үз кулларыгыз белән төзегез! Шулай булганда гына сез аның чын ямен күрерсез, кадерен белерсез. Балаларыгызга да бу хакыйкатьне кечкенәдән аңлатып үстерегез!

Гомер юлыгыз озын булсын! Бу юлны кулга-кул тотынышып, бер-берегезгә ышанычлы булып үтегез!

“Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмалары әгъзалары.

Лилия Әсхәт кызы Булатовага һәм Вильсур Табрис улы Нурмухамитовка!

Кадерле Вильсур һәм Лилия!

Сез  Аллаһы Тәгалә каршында кылына торган иң гүзәл гамәл башкардыгыз – никах укыттыгыз.
Никах – ул кеше гомерендә бер генә була торган мәҗлес, кабатланмас изге мизгелләр.
Сезгә гомер буе сандугачтай сайрашып, күгәрчендәй гөрләшеп, бер-берегезне куандырып, бер-берегезгә көн дә бәхет, елмаю бүләк итеп, гомер кичерергә язсын.
Котлы булсын никах туегыз,
Уртак булсын сезнең уегыз.
Бәхет чишмәләре мул аксын,
Фәрештәләр сезне сакласын!

Иң  изге теләкләр белән Самара иҗади иҗтимагый “Дуслык” оешмасы.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә!

Татарстан Республикасы Президенты
 Рөстәм Нургали улы МИҢНЕХАНОВка

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

Самара өлкәсе татарлары һәм шәхсән үз исемебездән Сезне 55 яшьлек юбилеегыз уңаеннан йөрәк түрләребездән чыккан ихласлылык белән тәбрик итәбез.
Сез Татарстанны җитәклисез, дәүләт эшендә олы вазыйфаны башкарасыз. Татарстан – милләтара һәм динара тынычлык үрнәге, һәрьяклап үсештә булган республика. Шуңа да Сезнең һөнәри осталыгыгыз, сәяси зирәклегегез олы хөрмәткә лаек.

«Дуслык» оешмасы әгъзасы Рафик Абдулла улы МАМЫШЕВка!

Хөрмәтле Рафик Абдуллович! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел сез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Ходай Тәгалә насыйп итеп сезгә алдагы көннәрегездә дә сәламәтлек белән гомер итәргә язсын иде.

Тынычлыгыгыз булсын күңелегездә,
Эшләрегез дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе сезнең йөрәгегездә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Иң изге теләкләр белән “Дуслык”,

“Ак бәхет” оешмалары әгъзалары.

Габдулла Габсаләм улы БАДАМШИНга!

Кадерле тормыш иптәшем, газиз әтиебез, яраткан бабабыз! Сине туган көнең белән тәбриклибез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләрбезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып яшәргә язсын! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Самара шәһәре буенча Россия МВД идарәсенең ДПС ГИБДД гаскәре командиры урынбасары МАРАТ һәм аның хәләл җефете ГҮЗӘЛ ГАТИННАРга

Кадерле дусларыбыз Марат һәм Гүзәл !

Ниһаять, энҗе бөртегедәй кызыгыз туу белән котлыйбыз сезне.
Җимешсез агач – утын, яңгырсыз болыт – төтен генә, кызсыз йортның яме дә аз. Бүгенге көннән, өегезнең яме тагын да артты. Җан җимешегез шәфкатьле, тәүфыйклы, гүзәл һәм бәхетле бала булып үссен.
Кызыгызның сабый чагын, гүзәл чәчәк булып җитешкән көннәрен, аның да әни булган көннәрен һәм оныкларыгызның үскәнен күреп сөенергә язсын үзегезгә.

Иң изге теләкләр белән

Канюкаевлар гаиләсе.

Сез – тынычлык сагында!

23 февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсе – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Иңнәренә погон таккан хәрбиләребезнең генә түгел, “ил”, “ватан”, “бурыч” дигән сүзләргә битараф булмаган һәрбарчабызның бәйрәме бу. Кораллы Көчләребезнең героик елъязмасын, буыннарның аерылгысыз элемтәсен, Ватанга фидакарь хезмәт итү традицияләренең дәвамчанлыгын гәүдәләндерә ул.
Барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән эчкерсез котлыйбыз! Сезгә һәм сезнең гаилә­ләргә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар, оптимизм һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телибез!

“Дуслык” һәм “Ак бахет” оешмалары.

Өлкәбезнең танылган эшкуары Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВКА!

Хөрмәтле  Ильяс әфәнде!

Мин Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм. Сезгә, милли җанлы, батыр йөрәкле, юмарт, фидакарь милләттәшебезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңа уңышлар телим.
Бөтен гомерегезне, көчегезне кешеләр бәхете өчен биргән  зат буларак эчкерсезлегегез, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

Ихтирам белән,

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы,

“Дуслык” оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

 

Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы җитәкчесе, “Хәләл” ширкәте генераль директоры Рәсыйх Мөҗәһит улы Латыйповка!

Хөрмәтле Рәсыйх әфәнде!

Сез – бәяләп бетергесез эшләр алып баручы шәхес. Халкыбыз, милләтебез өчен янып яшисез! Рәхмәт яусын үзегезгә.

Бүген Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котларга рөхсәт итегез. Гомер юлларыгызны үткән чакта ак бәхетләр юлдаш булсын, хезмәт дәрте, яшәү көче, саулык-сәламәтлек үзегезне ташламасын. Сезгә кояшлы, аяз көннәр, күңел тынычлыгы,  гаилә бәхете телим.

Ихтирам белән,

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы,

«Дуслык» оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ.

 

Гашыйклар көне белән!

     Җир йөзендәге гашыйк җаннар! Сезне бүгенге матур бәйрәм белән тәбрик итәбез!

Гашыйклар көнен аеруча яшьләр зарыгып көтә. Парлылар бер-берсен котласа, ялгызлар нәкъ менә шушы көнне үз парын табарга өметләнә.

Ә нәрсә соң ул мәхәббәт? Бөтен даһи нәрсәләр гади булган кебек, ярату хисен дә катлаулы формулалар ярдәмендә аңлату мөмкин түгел. Әгәр син үзеңне бәхетле итеп тоясың икән, димәк, син яратасың! Сөю хисендә янасың икән, димәк, сине дә яраталар!
Барысына да шомырт чәчкәседәй саф мәхәббәт телибез. Бу хис кеше яшәешенең нигезен тәшкил итәдер бит?..

“Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмалары әгъзалары.