Кремльдә Павел Астаховның отставкага китүен расладылар

КатегорияИл һәм дөнья хәбәрләре
Автор Администрация сайта

Кремльдә Павел Астаховның отставкага китүен расладылар<br />
Фото:архив prav.tatarstan.ru

Балалар омбудсмены үз теләге белән эштән китү турында гариза язган

(Казан, 4 июля, «Татар-информ»). “Интерфакс” РФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән, Россиядә Бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов, чираттагы ялдан чыкканнан, соң үз вазифасыннан китәчәк дип хәбәр итә .

“Хәзерге вакытта Павел Астахов ялда. Ул эшләвен дәвам итә, әмма чираттагы ялда, чөнки җәй – яллар чоры”, – дигән Песков.

“Әмма бу очракта мин аның ялдан чыкканнан соң үз вазифасыннан китәчәген раслый алам һәм Президенты карары да шул чакта имзаланачак”, – дип белдергән дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе.

Аның сүзләренчә, Астахов үз теләге белән эштән китү турында гариза язган. Әлеге балалар омбудсмены вазифасына анык кандидатуралар юк.

(Гөлшат Ганиева тәрҗемәсе).

 

 

Фикер калдыру