Кубань хакимияте Сириядә һәлак булган очучы Рәфәгать Хәбибуллин гаиләсенә миллион сум түләячәк

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Татарстан хәбәрләре
Автор Администрация сайта

Рәфәгать Хәбибуллин белән хушлашу чарасы 12 июль көнне Краснодар крае Кореновск шәһәрендә узачак

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Краснодар крае Сириядә һәлак булган 55нче аерым хәрби авиация полкы командиры, полковник Рәфәгать Хәбибуллинның гаиләсенә ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта төбәк башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән “Интерфакс” агентлыгы яза.

“Губернатор йөкләмәсе буенча очучының туганнарына бер миллион сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтеләчәк”, – дип белдергән агентлык әңгәмәдәше.

2016 елның 8 июлендә Россия хәрби очкыч-инструкторлары Ми-25 вертолетында хәрби биремне үтәгәндә “Ислам дәүләте” (ДАИШ, Россиядә тыелган) террорчылык төркеме тарафыннан бәреп төшерелгән һәм Сирия Хөкүмәте армиясе контролендәге территория тирәсенә төшкән. Экипаж әгъзалары – командир Рәфәгать Хәбибуллин һәм очучы-инструкторы Евгений Долгин һәлак була.

Рәфәгать Хәбибуллин белән хушлашу чарасы 12 июль көнне Краснодар крае Кореновск шәһәрендә узачак, шул ук көнне Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районының Вязовый Гай авылында җирләнәчәк.

(Гөлүзә Василова әзерләде).

 

 

Фикер калдыру