Күркәм гадәтләргә буйсынып яшәүче гаилә

КатегорияӨлкә татарлары
Автор Администрация сайта

мусины 2 Гомер-гомергә татар авыл­лары күркәм кешеләре, милли йолалары, гореф-гадәтләре белән данлы. Шундыйларның берсе туй йоласыдыр. Кемдер кодалап, ә кемдер “ябышып чыгып” тормыш кора бит.
Похвистнево районындагы Яңа Мансур авылында менә инде утыз биш ел бергә яшәүче Мидхәт һәм Рәзидә Мусиннар яшьлек елларын, танышу һәм кавышу чакларын гел сагынып искә алалар.
- Без яшь чакта, яшел чи­рәм чыгу белән шомырт, сирень агачлары чәчәк аткан чорда, яшь-җилкенчәк авыл чи­тендәге болында кичке уенга җыела иде. Мин дә ялгыз яшәүче әбиемә кунакка баргач: “Классташым янына имтиханга хәзерләнергә барам”, – дип алдап, кичке уенга төшеп киттем. Анда гармунчы егет өздереп гармун уйный, ә яшьләр бииләр иде инде. Без дә аларга кушылдык.
Гармунчы егетнең миңа игътибар итүен бик тиз сизеп алдым. Шул кичне үк ул мине озата барды. Бик шаян, сүзчән егет булып чыкты Мидхәт. Кызык сөйләп, көлдереп бетерде, багышлап җырлар җырлады. Шуннан очраша башладык. Чыгарылыш имтиханнары тәмамлангач мин беркая да укырга бармадым, авылда калдым, – дип сөйли яшьлек мәхәббәте турында Рәзидә ханым.
- Ә көзен, урып-җыю эшләре тәмамлангач, мин аны “ябыштырып” (бездә бу шулай дип атала) алып кайттым. Булачак әби белән бабай никах мәҗлесебезгә килмәделәр, озак үпкәләп йөрделәр. Соңрак ба­рысы да җайланды һәм алар безне бәхилләделәр, ике арада дуслык күпере салынды, – дип хатыны сүзләренә кушылды Мидхәт.
- Безнең өйләнешү тирә­сендә булды инде хәлләр. Әткәй белән әнкәйне кайнишләрем көн саен кунакка чакырырга йөрделәр, ә алар килми дә, килми генә.
Ә беркөнне каенанам үзе­безне аларга кунакка җибәрде. Мидхәтем өйгә кереп китте, ә мин урамда басып калдым. Озак та үтмәде, ишектә әнкәй күренде. Мин аны, газиземне (хәзер мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын) бик тә нык сагынган идем. Йөгереп барып кочаклыйсым килсә дә, курыктым, бармадым. Ә ул өйгә кереп киткәч, мин дә качып торган урынымнан чыгып, өйгә кердем.
мусиныӘти-әни безне бик каты орышырга тотындылар. Шунда кунакка килгән әбием: “Туктагыз әле, балалар! Өлгергән җимешне вакытында өзәргә кирәк. Тавышланмагыз!” – ди­гәч, әнкәй бераз тынычланып:
- Кызым! Без сине кияүгә көчләп бирмәдек. Үзең киттең. Баргансың икән, таш бул! – дип, киңәшен бирде. Менә шуннан соң мин барысын да аңладым инде. Өйдә савыт-саба шалтырамый тормый бит ул. Тик мин беркайчан әти-әнием янына моң-зар түгәргә бармадым, – дип дәвам итте сүзен Рәзидә ханым.
Мидхәт авылда төзүче булып эшли, ә Рәзидә улын тәрбияли. Шулай сиздермичә өч ел гомерләре үтеп тә китә. Яшь гаилә шәһәргә күченергә кирәк дигән карарга килә һәм алар баштан Куйбышев авиация заводында эшләп алалар. Аннан Александровка авылындагы “Красная заря” совхозына барып урнашалар. Авыл кешесе хезмәттән курыкмый бит ул. Шулай итеп, алар эшле дә, фатирлы да булып куялар. Тырышып эшләгән кешегә акчаны да мул итеп түлиләр.
Ә иң кинәндергәне шул: бу авылда татар гаиләләре бер йодрык булып, туганнарча, ихлас күңелдән ярдәмләшеп яшиләр икән. Дөньяви һәм дини бәйрәмнәрне бергәләшеп үткәрәләр, балаларын ислам дине кануннары кушканча тәрбияләргә тырышалар.
Мин бу турыда шул авылда яшәгән Миңсылу апам белән Мансур җизнәм тормышына карап та беләм. Кунакка барган саен без туганнар белән генә түгел, аларның бөтен дуслары белән дә очрашып, аралаша торган идек. Менә шул елларда ук мин татар кешесенең кайда гына яшәвенә карамастан, милләттәшләре бергә яшәргә тырышуын күрдем.
Илебездә үзгәртеп кору җилләре исә башлап, күмәк хуҗалыклар таркалу хәленә килгәч, моңа кадәр туганнарча яшәгән татар гаиләләре һәркем үз якларына кайтып китәргә мәҗбүр булалар. Мидхәт белән Рәзидә Мусиннар туып-үскән авыллары Яңа Мансурга кайтып урнашалар. Рәзидә ханым урын-җир өстендә ятучы каенанасын карый, вафат булгач, аны кадерләп соңгы юлга озата.
Гаиләгә тагын бер зур кайгы килә: тәртипле егет булып үскән олы уллары Илмирның гомере фаҗигале төстә өзелә.
Ни хәл итәсең? Аларның юанычы булып уллары Рамил кала. Ул әнисенә сердәшче һәм ярдәмче булырдай Гөлфирә исемле татар кызына өйләнә. Тиздән алар әти-әниләренә беренче оныкларын бүләк итәргә әзерләнәләр.
Бүгенге көндә Мидхәт белән Рәзидә лаеклы ялда. Алар һәр туган яңа көнгә куанып, ислам дине кушканча шөкер итеп, йортларында терлек асрыйлар, кош-корт үрчетәләр, яшелчә үстерәләр. Ә буш вакытларында совхозда яшәгән чордагы дуслары белән очрашалар, әле дә йөрешеп, ярдәмләшеп яшиләр.

Нурсинә Хәкимова.
Яңа Мансур авылы,
Похвистнево районы.
Рәсемдә: ирле-хатынлы Мидхәт һәм Рәзидә Мусин­нар.

“Бердәмлек”

Фикер калдыру