Кырык яшь – ул үткәннәрне барлау, яңа юллар сайлау

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Төбәгебезнең танылган шәхесләренең берсе – быелгы уку елында Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры итеп билгеләнгән Радик Рифкать улы Газизовка 40 яшь тулды. Бу уңайдан юбилей мәҗлесе уздырылды. Бирегә аның дуслары, фикердәшләре җыелды. Алар арасында өлкәбезнең күренекле җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, үзе белән эшләүче хезмәттәшләре, “Яктылык” мәктәбен төрле елларда тәмамлаган яшьләр бар иде.

Мәҗлестә Коръән сүрәләре, догалар укылды, юбилярга матур тәбрикләүләр, җылы теләкләр яңгырады, бүләкләр тапшырылды. Самара мөселманнарының региональ Диния нәзарәтеннән, Самара Җәмигъ мәчетеннән Җәмигъ мәчетенең сурәте төшерелгән затлы зур келәм бүләк ителде.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы, “Дуслык” татар милли оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев татар җәмәгатьчелеге алдында торган мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә, татар телен, мәдәниятен, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга, үстерүгә бәяләнмәслек зур өлеш кертүе өчен Радик Рифкать улы Газизовны Мактау кәгазе белән бүләкләде.

Кичәдә әйтелгән котлау-тәбрикләүләргә, теләкләргә “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре дә кушыла һәм юбилярга тормышында һәм хезмәтендә зур уңышлар, исәнлек-саулык тели.

Рәфыйк НУРИЕВ.

“Бердәмлек”.

 

Фикер калдыру