Социаль челтәрдә рус телен кулланган өчен Рига мэрына штраф салганнар

Социаль челтәрдә рус телен кулланган өчен Рига мэрына штраф салганнар

Латвиянең Дәүләт теле үзәге халык белән аралашуны латыш телендә алып баруны таләп итә

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Латвиянең Дәүләт теле үзәге Рига шәһәр думасы социаль челтәрләрдә рус телен кулланган өчен мэр Нил Ушаковка штраф салган. Бу хакта Дума рәисе үзенең фейсбуктагы аккаунтында хәбәр итә.Нил Ушаков үзен җәзага тартуларын журналистлардан ишетүе хакында яза һәм бу җәза белән килешмәвен белдерә. Ул “Дәүләт телләре турындагы” канунда чит илләрдә теркәлгән социаль челтәрләрдә җирле үзидарә халык белән кайсы телдә сөйләшергә тиешлеге язылмаган дигән дәлил китерә һәм бу карарны юкка чыгаруны сорап судка мөрәҗәгать итәсен әйтә.

Нил Ушаков, штрафка карамастан, Рига Думасының халык белән социаль аккаунтларда өч телдә – латыш, рус, инглиз телләрендә аралашасын искәрткән. Дәүләт телләре үзәгенә мэр “алар булдырырлык эшләрдә” шөгыльләнергә – мәсәлән, покемоннарны латышча ничек атау турында уйланырга тәкъдим иткән. “Алар башка эшләргә барыбер сәләтле түгел”, – дип тә өстәгән Нил Ушаков.

Гүзәл Уразова яңа клибын ничек төшергән? (ВИДЕО)

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың “Килче, килче” җырына төшерелгән клибы дөнья күрде. Әлеге шаян клипны кайда төшергәннәр, төшерү процессында нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килгән – бу хакта Гүзәл Уразова Intertat.ru хәбәрчесенә сөйләде.

– Владимир Федоров көенә, Анна Попова сүзләренә иҗат ителгән “Килче, килче” җырының клибы Казаннан ерак түгел урында – ямьле Идел елгасы буенда төшерелде. Су өстендәге сал селкенеп торгач, урын әз булгач, биергә кыенрак булды. Әмма аның кызыгы да шунда иде. Сал су буйлап агып китмәсен өчен гер ясап, кирпечкә бәйләдек. Ә ярга йөзеп килү өчен үзебез белән таяк алдык. Әмма су төбе тирән булу сәбәпле, таякны ишкәк урынына файдаланырга туры килде, – дип сөйләде Гүзәл Уразова.
Җырчы сүзләренчә, бию күренешләре төшерелгән салны кору өчен берничә транспорт җәлеп итәргә туры килгән. Җыр сезон дәвамында башкарылгач, бию алдан ук куелган булган. “Үз эшенең осталары белән эшләгәч, клипны 2 көн эчендә төшереп бетердек”, – ди Гүзәл.
“Килче, килче” җырының клибында җырчы Илдар Хәкимовны да күрергә мөмкин. Клип эчтәлеге буенча, балыкчы Илдар су буена балык тотарга төшә. Күп тә үтми, янына чибәр кыз – Гүзәл килеп утыра. Менә хикмәт: Илдарның кармагына суүсемнәр эләксә, Гүзәл берсеннән-берсе зур балыклар тота! Егет белән кыз кавышырмы – җавабын клипны карагач белерсез!

Алсу мәхәббәт турында: «Fashion дөньясында аның брендының копияләре бихисап»

Күпләрнең яраткан җырчысы, якташыбыз Алсу Сафина инстаграмда ире белән рапс басуында төшкән фотосын урнаштырган. Өченче баласын көтүче Алсу хисләргә бирелеп, мәхббәт турында фәлсәфә дә корып алган.

Аның татарчасы якынча болайрак яңгырый: “Мәхәббәтне акчага сатып алып та, аңа тәэсир итеп тә булмый, ул иң нәзберек һәм сирәк материя, fashion дөньясында аның брендының копияләре бихисап, әмма аны тудыручы һәрвакыт чынбарлык, әгәр сезгә килгән булса, йөрәгегездәге мәхәббәтне  бернәрсә белән дә бутамассыз.”

“Кол Шәриф” мәчете яңа кәгазь акчалар өчен символлар исемлегендә

Ил тарихында беренче тапкыр яңа акча билгеләрендә нәрсә сурәтләнәчәген россиялеләр үзләре тәкъдим итә ала

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). “Кол Шәриф” яңа банкноталар өчен символлар исемлегендә пәйда булды, дип хәбәр ителә твоя-россия.рф порталында. Мәчет Россиянең тугыз федераль округы символлары картасында билгеләнде, элегрәк аңа Казан Кремле дә кертелгән иде.

Искәртеп узыбыз: 200 һәм 2000 сумлык яңа купюралар өчен символлар сайлауны Россия банкы игълан итте. Ил тарихында беренче тапкыр яңа акча билгеләрендә нәрсә сурәтләнәчәген россиялеләр үзләре тәкъдим итә ала. Сайлау өч этапта узып, 2016 елның 7 октябрендә тәмамланачак.

8 июльгә твоя-россия.рф сайтында яңа банкноталарга символлар өчен 450 мең кеше тавыш биргән. Кулланучылар 3,7 меңнән артык символ тәкъдим итсә дә, 5 мең тавыш чиген нибары 15е генә узган.

Яңа банкноталарга шәһәр символларын 28 июльгә кадәр тәкъдим итеп була.

Татарстанда коточкыч зур еланга тап булганнар (ФОТО)

Быел еланнар артык күп, дигән фикер дөреслеккә туры килә булып чыкты. Элегрәк тә Балтач районының «аскы ягы»ннан (халыкта Малмыж ягындагы авылларны шулай атыйлар) кайткан печәннән елан чыккан очраклар булган.

Әмма моның кадәрлесе тәүге тапкыр.

Милли матбугат – туган телне һәм мәдәниятне саклап калу чарасы – Маргарита Лянге

Милли матбугат – туган телне һәм мәдәниятне саклап калу чарасы – Маргарита Лянге 30 июнь 2016,17:14

 Милли басмаларны саклап калу өчен журналистларга гражданлык институтлары белән актив эшчәнлек алып барырга кирәк дигән фикердә ул
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген журналистика матди һәм ышаныч кризисы кичерә. Былтыр илдә басма матбугат тиражы 12 процентка, реклама керемнәре 32 процентка кимегән. Бу хакта бүген Казандагы “Корстон” комплексында Милли һәм төбәк ММЧларының VI форумы кысаларында уздырылган семинарда Этникара журналистика гильдиясе президенты Маргарита Лянге хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта редакцияләрдә штат кыскартыла. Кризис шартларында журналистика трансформация кичерә. Бу котылгысыз, чөнки бүген 1-2 кеше белән дә редакция оештырырга мөмкин. Бу, үз чиратында, журналистның берничә эшне берьюлы башкаруын күз уңында тота: ул яза да, фотога яки видеога да төшерә, кирәк икән, видеоязманы монтажлап, эфирга да бирә белергә тиеш. Юк икән, аның урынына башкалар килә, дип сөйләде Маргарита Лянге.

Шулай да, аның сүзләренчә, кризис шартларында күсәкнең иң авыр башы басма милли матбугат чараларына төшә: аларга катгый көндәшлек шартларында эшләргә туры килә. Укучылар саны көннән-көн кими. Моңа билгеле бер дәрәҗәдә “тел киртәсе” дә йогынты ясый, чөнки милли телләрдә укучылар гына түгел, сөйләшүчеләр дә азая. Әмма милли басмаларны саклап калу бик мөһим, чөнки алар туган телне һәм мәдәниятне саклап калу чарасы булудан тыш, еш кына беренчел мәгълүмат чыганагы булып та хезмәт итә. Милли матбугат аудиториягә тугрылыгы, һәркемгә якын, әһәмиятле, кызыклы булырдай темаларны яктыртуы белән аерыла.

Маргарита Лянге фикеренчә, милли матбугат чараларын саклап калу өчен журналистларга гражданлык институтлары белән актив эшчәнлек алып барырга кирәк. Ул басмаларның интернет-версиясен үстерү, штат санын кыскартып, булган хезмәткәрләрне “мультимедиалылык”ка өйрәтү, төрле акцияләр, бәйгеләр һәм башка кызыклы чаралар үткәреп, үз-үзеңне рекламалау, шул рәвешле, аудиториядә генә түгел, хакимияттә дә ММЧга карата лояль караш булдыру мөһимлеген ассызыклады. Киләсе 5-7 елда журналистика тармагының гаҗәеп үзгәрешләргә дучар булачагын билгеләп, алардан курыкмаска өндәде.

Искәртеп үтик: Милли һәм төбәк ММЧларының VI форумында Россиянең 25 субъекты: Әстерхан, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Самара, Сарытау, Свердловск, Пенза, Төмән, Чиләбе, Ульяновск өлкәләре, Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия, Чуашстан республикалары, Ханты-Манси автономияле округы һәм башка төбәкләрнең матбугат чараларының 230 вәкиле катнаша. Форумның пленар утырышы иртәгә, 1 июль көнне, “Корстон” комплексында була.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Яровая законы”н мөселманнарның хокукларын кысу дип бәяли

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Яровая законы”н мөселманнарның хокукларын кысу дип бәяли

 Татарстан Диния назәрәте бу уңайдан белдерү әзерли
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Татарстан республикасы Диния назәрәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Яровая законы” исеме белән билгеле булган закон проектын ашыгып һәм уйланмыйча кабул ителгән документ дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгына белдерде.

Дәүләт Думасы депутаты Ирина Яровая әзерләгән закон проекты дини биналардан тыш урыннарда дини эшчәнлек алып баруны тыя.

Канун террористларга һәм традицион булмаган юнәлешләргә каршы кабул ителгән, әмма аларга бу тыюлар зыян салмаячак, чөнки алар инде күптән үз эшчәнлекләрен Интернетта алып баралар, дип саный мөфти. Закон традицион исламга һәм традицион дин әһелләренә комачаулаячак.

«Мәсәлән, исем кушу йоласын алыйк. Ул өйдә үткәрелә. Никах, гадәт буенча, кунакларны чакырып, килен йортында үткәрелә. Бу дини йола, аны башкача атап булмый. Өчесе, җидесе үткәрелгән мәҗлесләр барысы да өйдә уза. Болар барысы да дини чаралар, чөнки анда Коръән укыла һәм вәгазь сөйләнә. Бу канун буенча, кунаклар чакырып ифтар уздырган кешегә дә дәгъва белдереп булачак”, – дип саный Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөфти фикеренчә, бу канун, киресенчә, традицион булмаган юнәлештәгеләргә уңай булырга мөмкин, чөнки алар традицион исламдагы кайбер гореф-гадәтләргә каршы киләләр. Мәчетләргә килгәндә, андагы вәгазьләр барысы да Диния назәрәте тарафыннан расланган стандартлар буенча укыла.

Татарстанда елан чагу очраклары тагын да арткан

Соңгысы очрак кичә теркәлгән

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казанда елан чагудан зыян күргән кешеләр саны 6 га җиткән. Мондый очракның соңгысы кичә теркәлгән, республика буенча — 27очрак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы корреспондентына Токсикология үзәге җитәкчесе вазифасын башкаручы Алия Насыйбуллина хәбәр итте.

Соңгы 5 ел эчендә елан чагып, Казандагы Токсикология үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр арасында үлү очраклары булмаган. “Елан чагудан кеше үлми. Моның өчен еланнар оясына эләгергә кирәк. Бит һәм муен тирәсен чакса гына кеше һәлак булырга мөмкин. Шулай ук елан агуы балаларны үтерергә мөмкин. Кара еланда кешең аңын җуйдырырлык яки комага китәрлек нейротроп агу юк”, – дип аңлатма бирде табибә. Аның сүзләренчә, кара еланның агуы канның оешучанлыгына тәэсир итә. Бу исә зыян күрүчедә тромбоза (кан тамырларында кан төерләре) китереп чыгарырга мөмкин.

“Кан тамырларыннан кан элеккечә аксын өчен, елан чакканнан соң жгут салырга ярамый. Чөнки, нәтиҗәдә, очлыкны саклап кала алмавыбыз бар. Әгәр дә барлык кагыйдәләр дә үтәлә икән, еланнан зыян күрүчеләр 3-4 көндә хастаханәдән чыга”, – диде Алия Насыйбуллина.

Фамилиясен әйтергә теләмәгән Әлфия ханым елан чакканнан соң 6 көн Кайбыч район хастаханәсендә ятып чыккан. “Елан җиләк җыйганда, тау башында чакты. Мин аны күрмәдем дә, кара башы гына чалынып китте. Башым әйләнә, йөрәгем каты тибә башлады. Беренче ярдәмне авылдагы шәфкать туташы күрсәтте. 2 сәгать үткәнче, район хастаханәсенә барып җиттем. Анда агуга каршы дарулар биреп, уколлар кададылар”, – диде зыян күрүче.

Сүз уңаеннан: Татарстанда ике төрле агулы елан бар – кара елан һәм бакыр елан. Табибларга мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеген кара елан чаккан булган.

Татарстан кызы – Бөтендөнья матурлык конкурсында җиңүче

Татарстан кызы - Бөтендөнья матурлык конкурсында җиңүче

 Таҗ иясе конкурсны үз илендә үткәрү хокукына ия була
 (Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Дөньяның матур һәм талантлы хатын-кызлары арасында үткәрелгән Mrs. Planet 2016 халыкара конкурсында беренче тапкыр татарстанлы җиңде. Финал Болгариядә Кара диңгез яры буенда узды. Ике конкурсант Россия данын яклады, аларның берсе Татарстаннан – Рада Кузьмина.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әңгәмәсендә конкурсны оештыручыларның берсе Наталья Киселева гүзәллек ярышының икенче ел рәттән ни өчен Болгариядә үткәрелүе хакында сөйләде. «Mrs. Planet 2016 конкурсы Mrs. World, Mrs. Universe кебек рейтингка кергән матурлык конкурсларының берсе санала, 7 ел үткәрелә. Конкурста катнашучылар арасында кастинг дөньяның төрле почмакларында конкурсның лицензияле вәкилләре тарафыннан үткәрелде. Катнашучылар матурлык, талант һәм ниндидер өлкәдә уңышлары буенча сайлап алына”, – дип аңлаттты агентлык әңгәмәдәше.

“Таҗ иясе конкурсны үз илендә үткәрү хокукына ия була, киләсе елга Татарстан Mrs. Planet 2017 конкурсын кабул итәр дип ышанабыз. Узган ел конкурста Украина вәкиле җиңде, әмма ,анда тотрыксыз сәяси вазгыять булу сәбәпле, оештыручылар аны икенче ел рәттән Болгариядә үткәрергә карар итте”, – диде Киселева.

Жюри әгъзалары Бразилия, Сербия, Болгария, Грузия, Эстония, Украина, Албания, Франция һәм Россиядән булган.

Финалда Татарстан гүзәле Украина, Македония, Сербия, Эстония, Көньяк Африка Республикасы, Һиндстан, Австралия, Малайзия, Болгария һәм Сингапур вәкилләре белән гүзәллектә үзен сынаган.

(Гөлүзә Василова тәрҗемәсе)

Рөстәм Миңнеханов Улан-Баторда Татарстанның сәнгать осталары концертында булды

Рөстәм Миңнеханов Улан-Баторда Татарстанның сәнгать осталары концертында булды

Фото:prav.tatarstan.ru

 Концерт Татарстан-Монголия элемтәләрен оптимальләштерүгә һәм үстерүгә этәргеч бирәчәк, дип ышана ТР Президенты
 (Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Монголия башкаласы Улан-Баторга эш сәфәре кысаларында бүген Монголия дәүләт опера һәм балет академия театрында Татарстанның сәнгать осталары концерты узды.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, концертка кадәр Рөстәм Миңнеханов музей комплексында Богдо-гэгэн резиденциясендә булды, шулай ук Монголия милли музее экспозициясе белән танышты.

Театр холлында фотокүргәзмә һәм халык-сәнгать кәсепчелеге осталары эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылган иде.

ТР Президенты чара кунакларына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Аның белән Монголия башкаласына министрлыклар җитәкчеләре, Россиянең әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре һәм бизнес-структура вәкилләре килүен билгеләп үтте. Бу Татарстанның Монголияне перспективалы сәүдә партнеры буларак каравы турында сөйли, диде республика лидеры. Әмма, икътисадтан тыш, мәдәният өлкәсендә дә хезмәттәшлекне үстерү зарур.

“Концерт Татарстан-Монголия элемтәләрен оптимальләштерүгә һәм үстерүгә этәргеч бирәчәгенә ышанам, – диде ул. Бүген җирле музейда булдык, Монголиянең тарихы һәм мәдәнияте турында күп нәрсә белдек. Без сезнең белән бик якын”.

Монголия Мәгариф, мәдәният һәм фән министрлыгының Дәүләт секретаре Шагдарсурэнгийн Булга-Эрдэнэ билгеләп узганча, бу концерт Россия белән Монголия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 95 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында уза. «Татарстан Республикасының күп гасырлык традицияләре, бай тарихы һәм уникаль мәдәнияте бар. Бүгенге кичтә искиткеч музыка дөньясына чума аласыз. Рөстәм Миңнехановка татар мәдәниятенең бер өлеше белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәм”, – диде ул.

Аннары тамашачылар алдында Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан нуры» оркестры, Айгөл Хәйри, Рөстәм Насыйбуллин, Ригина Вәлиева, «Болгар кызлары» чыгыш ясады.

«Рубин» яңа уенчы белән килешү төзеде

Мориц Бауэр Казан командасында 23 номер астында уйначак

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). «Рубин» футбол клубы Швейцариянең 24 яшьлек сакчысы белән килешү төзеде. Мориц Бауэр Казан командасында 23 номер астында уйначак, дип хәбәр итә “рубинлы”лар матбугат хезмәте.

Мориц Бауэр 1992 елның 25 гыйнварында Швейцаринең Винтертур шәһәрендә туган. Аның төп позициясе – уң сакчы. Шулай ук сул сакчы һәм кырый ярымсакчы позицияләрендә дә уйнарга сәләтле. «Винтертур» клубы футбол мәктәбендә тәрбияләнгән. 2010-2016 елларда «Грассхопперс» командасы өчен уйнаган. 2015/16 сезонда үз клубының уң сакчысы буларак 35 матч уйнаган. 2012/13 сезонда Швейцария кубогы иясе. Швейцария үсмерләр һәм яшьләр клублары өчен чыгыш ясау тәҗрибәсе бар.

Мәскәүдәге татар дизайнерлары Тукай әкиятләре буенча комикслар әзерләгән

Мәскәүдәге татар дизайнерлары Тукай әкиятләре буенча комикслар әзерләгән

 Комиксларны беренчеләрдән булып ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәткәннәр
(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар дизайнерлары Айдар һәм Ләйсән Мәрданшиннар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Су анасы” һәм “Шүрәле” әкиятләре буенча комикслар проектын тәкъдим итте.

Бу хакта “Татар-информ” вәкиленә Ләйсән Мәрданшина үзе хәбәр итте. Аның сүзләренчә, комикслар татар һәм рус телләрендәге аерым җыентыклар рәвешендә дөнья күргән. Сүз уңаеннан, беренчеләрдән булып татарча комиксларны Халыкара балаларны яклау көнендә Казанда ачылган “Бала-сити” балалар бакчасында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәткәннәр. Дизайнерлар җыентыкларны күптән түгел Мәскәүнең Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгендә (ВДНХ) үткәрелгән “Күпмилләтле Россия” фестивалендә дә тәкъдим итәргә өлгергән.

“Татар телендәге комикслар юк дәрәҗәсендә, ә балалар, яшьләр арасында бу жанрга ихтыяҗ бар. Хәзер, әйтик, Американың “Marvel Comics” оешмасы комикслары буенча төшерелгән фильмнар бик популяр. Боларның барысын исәпкә алдык та, бу эшкә алынырга булдык. Комикслар Габдулла Тукай иҗатын популяштыруга да хезмәт итә”, – дип сөйләде Ләйсән Мәрданшина. Аның әйтүенчә, татар телен аңламаучы яки аны начар белгән кеше дә комикс рәсемнәренә карап, әсәрнең нәрсә турында икәнен аңлый ала. 12 битлек җыентыклар чикләнгән тираж белән дөнья күргән. Киләчәктә аларны күпләп бастыру планлаштырыла.

Айдар һәм Ләйсән Мәрданшиннар традицион татар бизәкләрен һәм орнаментларын заманчалаштыра һәм шуларны файдаланып, свитшотлар, футболар, телефон тышлыклары, постерлар, открыткалар, календарьләр әзерли. Төп теләкләре – татар дизайнын дөнья күләмендә таныту. Башкортстанның Октябрьск шәһәре егете Айдар белән Казан кызы Ләйсән Санкт-Петербургта укыганда танышып кавышканнар. Татар дизайны белән дә шул чакта кызыксына башлаганнар. Бу юнәлештә эшләүләренә дә быел 10 ел була. Хәзерге вакытта татар гаиләсе Мәскәүдә яши.

“Милли стиль чагылыш тапкан продукциягә ихтыяҗ шактый зур. Аеруча яшьләр арасында”, – дип билгеләп үтте Ләйсән Мәрданшина.

Рөстәм Миңнеханов: “Һөнәри осталык буенча чемпионат бөтен ил өчен мөһим”

Рөстәм Миңнеханов: "Һөнәри осталык буенча чемпионат бөтен ил өчен мөһим"

“Стратегик инициативалар агентлыгы” һәм “Ворлдскиллс Россия” Татарстан белән килешү төзеде

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында “Стратегик инициативалар агентлыгы” автоном коммерцияле булмаган оешма, “Ворлдскиллс Россия” һөнәри берлекләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” берлеге һәм Россия Федерациясе субъектлары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Шул хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документка Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин, “Ворлдскиллс Россия” һөнәри берлекләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйдылар.

Документ сәнәгый үсешне тәэмин итү өчен төбәк кадрлар стандартын кертүне күз алдында тота.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, һөнәри осталык буенча чемпионатны үткәрү бөтен ил өчен мөһим. Аның сүзләренчә,  кызганычка каршы, соңгы вакытта эшче һөнәрләр әһәмияте кимеде. Россиянең “Ворлдскиллс”ка керүе һәм әлеге хәрәкәтне хуплавы аның кирәклеген раслый. Ул яшьләргә – киләчәк эшче кадрларга һәм эшкуарларга да  - киләчәктә эш белән тәэмин итүчеләргә кирәк.

“Без спортчыларыбыз, Олимпия чемпионнарыбызны беләбез һәм горурланабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов, – ләкин эшче һөнәрләр чемпионнарының дәрәҗәсе кимрәк түгел – алар илгә хезмәт итә, аның иминлеге өчен тырыша, аларның хезмәте ил икътисадына файда китерә.

Имзалау ахырында барысы да Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышына юнәлде, анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

Казан кызы Сабина Фәттахова “Европа кечкенә гүзәле-2015” титулына ия булды

Казан кызы Сабина Фәттахова “Европа кечкенә гүзәле-2015” титулына ия булды Фестивальнең финал өлеше Төркиянең Анталия шәһәрендә уздырылды

 (Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”). 9 яшьлек Казан кызы Сабина Фәттахова “Little Miss World-2015” балалар мәдәният һәм сәнгать фестивалендә гран-при һәм “Европа кечкенә гүзәле-2015” титулына ия булды.

Конкурста Сабина Татарстан өчен хәйрия проектын презентацияләгән. Аңа халыкара жюри бәя биргән. Кыз Россия, Бразилия, АКШ, Малайзия, Кытай, Непал, Италия, Бөекбритания, Монголия һ.б. илләрдән килгән 45 кыз белән ярышкан. Бәйгегә 20 илдән 5-14 яшьлек гүзәлләр җыелган булган.

“Little Miss World”ның җиңүчесе итеп Казакъстан вәкиле Акмир Али танылган. Аңа һәм ватандашыбыз Сабинага үз илләренең экологик һәм хәйрия проектларын тормышка ашыру, талантлар үсеше өчен акчалата бүләк тапшырыла. Моннан тыш, “Little Miss Europe” титулы иясе “Татарстанның кечкенә принцессалары” иҗтимагый оешмасы уздыра торган социаль һәм хәйрия проектларын җитәкләячәк.

Искәртеп узабыз: “Little Miss World” фестиваленең финал өлеше Төркиянең Анталия шәһәрендә 27 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр уздырылды, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәрендә.

Фотосурәт http://www.kzn.ru сайтыннан алынды.

Дога кабул була торган вакытлар һәм урыннар

Кадер кичендә
Төннең өченче өлешендә
Азан белән камәт арасында
Яңгыр яуганда
Зәмзәм суы эчкәндә
Сәҗдә вакытында
Фарыз намазларыннан соң
Гарәфәт көнендә (хаҗда булучыга)
Рамазан аенда
Золым кылынган вә җәберләнгән кешенең догасы
Ата-ананың баласына карата догасы
Мөсафир кешенең догасы
Ураза тотучының догасы
Авыз ачканда

Бәхетемне чит гаиләдә таптым

Ниләр генә күрми адәм баласы?! Әмма барыбер сер бирми, ничек тә яшәргә тырыша. Казанда яшәүче Наилә апа Гарифуллина сөйләг­әннәрне ишеткәч, дөньяга бөтен­ләй башкача карый башлыйсың. Наилә апа тумышы белән Балтач якларыннан. Казанга килеп урнашканда аңа 20 яшь чамасы була.

“Мәктәпне бетергәч, ике ел авылда сыер саудым. Аннан соң, туганнарым үгетләгәч, шәһәргә китәргә булдым. Авылны, әти-әнине, сөй­гән ярымны ташлап китү миңа бәхет китермәде, – дип сөйли ул узган тормышы турында. – Әхәт абыең карап торышка ыспай гына гәүдәле егет, миннән биш яшькә олырак та әле. Яшьлек юләрлеге булгандыр инде, ике айлап очрашып йөрдек тә өй­ләнешеп куйдык. Никах укыттык, әмма туй булмый калды. Баксаң, Әхәтем гаиләле кеше икән. Хатыны бар, ике кызы үсеп килә. Законлы рәвештә аерылышмаганнар да үзләре. Шулай итеп, мин әлеге йортка икенче хатын булып килеп кердем”.

Әхәт абыйның беренче хатыны авыру була. “Иремнең телә­генә каршы бара алмыйм. Авыргач, мине дә ташлый алмый, шуңа сине алып кайткандыр. Бергә яшик, кире генә китмә”, – ди ул көндәше Наиләгә. Китми Наилә һәм алар кеше ышанмаслык итеп яши дә башлыйлар. “Ходайның рәхмәтедер инде, Әхәт белән уртак балабыз булмады. Мин бар назымны, җылымны иремнең беренче никахтагы балаларына бирдем. Аларны тәрбияләргә булыштым, – ди Наилә апа. – Мин кияүгә чыккач, Мөршидәнең хәле тагын да авыраеп китте. 12 ел буе урын өстендә ятты ул. Без аның белән чын дусларга әйләндек. Әкренләп кызлар үсте. Без аларны бергәләп кияүгә дә бирдек. Тик Мөршидәгә оныклар сөяргә насыйп булмады”.

Ә аннары Әхәт абыйга да инсульт була. Хәле бик авырая. Шул вакытта Наилә апа эшен ташлап, Әхәтен карый. ”Бу дөньяда бер генә тапкыр да үзем өчен яшәмәдем. Хәтта әти-әнием, туганнарым белән аралашмый идем. Әни авырып урынга егылгач та, кайтып килә алмадым. Бары тик вафатын ишеткәч кенә юлга чыктым. Ә әти әнидән соң озак тормады. Шулай итеп, якын кеше­ләрсез калдым, – ди Наилә апа. – Тик үз тормышымнан канә­гать булып яшә­дем. Әхәтем 60 яшен дә тутыра алмыйча якты дөньядан китеп барды. Хәзер зур өемдә берьялгызым утырып калдым. Ярый әле, үстер­гән кызларым килеп хәлемне белә. Оныкларым йөгереп йөри. Кеше балалары белән бәхет таптым”.

Динә Гарипованың тапкыр кияве журналистларны алдаган

news_12353Бер атна элек Динә Гарипова кияүгә чыкты. Тантананы журналистлардан яшереп, туганнары һәм дуслары белән уздырырга җыенган Динә, матбугатта хәбәр таралгач, бик борчылган.

Тик кияү егет зирәк булып, журналистлардан качу ысулын тапкан. Алар ЗАГСка гади кием киеп килгән. Ишек төбендә саклап торучы журналистлар боларны танымаган. Язылышып чыккач, туй буласы урында Динә туй күлмәге һәм фата кигән. 

Хиросиманы бомбага тотучы Теодор Ван Кирк: “Хәзер дә бик теләп ыргытыр идем” (ӘҢГӘМӘ һәм ФОТО)

Моннан 70 ел элек, 1945 елның 6 августында американнар Япониянең Хиросима шәһәренә атом бомбасы ташлый. 200 меңгә якын кеше үлә. Тагын өч көннән соң, 9 августта Нагасакига да бомба ыргыталар. Монысында 80 меңләп кеше вафат була.

Хиросиманы бомбага тотуда катнашкан 11 очучының берсе – Теодор Ван Кирк әле узган ел гына бакыйлыкка күчте.

Вафатына берничә ел кала Теодор әфәнде Британиядә чыга торган “Гардиан” газетасына интервью биргән. Шуның өзекләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Теодор әфәнде, ни өчен атом бомбасын нәкъ менә сез ташладыгыз?

– Сугыш елларында миңа күп очарга туры килде. Гитлер гаскәрләрен бомбага тоттым. Күп очышларны ике якын дустым белән бергә башкардым. Безне әнә шул чакта бәяләделәр, күреп алдылар шикелле. Аннары, Хиросима вакыйгасына ярты ел калгач, безне махсус күнегүләр узарга җибәрделәр. Режим бик яшерен иде. Әмма “атом” дигәннәрен ишеткән булмады. “Сез башкарасы эш сугышны йә туктатачак, йә шактый кыскартачак” дип кенә сөйләделәр.

Базада йөзләгән физиклар җыелып йөри. Шуларның берсе: “Самолет бортындагы әйбер зур бер шәһәрне юк итәчәк!” – дип әйтеп куйды. Сүзнең атом бомбасы турында баруын шуннан соң гына чамаладык.

5 августта соңгы җыелыш булды. Әйбәтләп йокларга куштылар. Әмма шулкадәр җаваплы эш алдыннан ничек йоклыйсың ди! Төнне покер уйнап үткәрдек.

– Бомбаны ташлаган минутлар истәме?

– 6 август иртәсендә без Тиниан утравыннан очып киттек. Бомбаны япон вакыты белән 8.15тә ыргыттык. 43 секундтан соң ул Хиросимадан 580 метр ераклыкта шартлады. Болар бөтенесе дә борт журналында язылган. Ул журналны мин әле дә саклыйм. Бомба төшкәннән соң самолетыбызны әллә нинди көч кискен генә югарыга алып ыргытты. Җирдә искитәрлек зур балкыш күрдек. Ә тагын бер секундтан безне бәрмә дулкын куып җитте. Галәмәт көчле иде ул. Тавышы да акылдан язарлык. Әлбәттә, без кичергәннәр җирдәге хәлләр белән чагыштырырлык түгел. Бәрмә дулкын Хиросима буйлап җәелеп, 8 квадрат чакрымны юк иткән. 70 мең кеше шул мизгелдә үк үлгән…

Камалда премьера көтелә

1-2 сентябрьдә Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә танылган Америка кинорежиссеры Джим Джармуш сценариесы буенча «Әтрәк-әләм» спектакленең премьерасы була. Режиссеры – Швейцариядән Мириам Вальтер.

Мириам Вальтерның Россия артистлары белән беренче тапкыр гына эшләве түгел: 2014 елны ул Пермьдә «Театр-Театр» режиссура лабораториясендә катнашты. Ә татар артистлары белән аның беренче мәртәбә эшләве, режиссер Г.Камал театры артистларын махсус сайлап алды.

Искәртеп үтәбез, 2015 елның июнендә «Горд АРТ-подготовка» II театраль лабораториясе кысаларында тамашачылар булачак премьераның эскизын күрү бәхетенә ирешкәннәр иде.

«Үз проблемалары эченә кереп бикләнгән, аннан чыгу юлы тапмаган, чарасызлыктан интеккән кешеләр үзләренә ярдәм итәрдәй башка Берәүне очраталар. Алар бергәләп катлаулы юлны үтәләр һәм, башка беркайчан да күрешмәскә диеп, хушлашалар. Очраштылар, бергәләп тәмәке тарттылар һәм аерылыштылар – бу, чыннан да, Джармушча»,- дип, Colta.ru Россия интернет-чыганагында фикерләре белән бүлеште Мириам Вальтер.

«Спектакльне сәхнәгә куючы Швейцариядән килгән яшь режиссер Мириам Вальтер татар театры артистларының табигате, уйнау стихиясе һәм Джармушның мәсәлгә тартым экзистенциаль трагикомедиясе арасында сирәк очрый торган гармония тудыруга иреште. Лабораторияләрдә куелучы эскиз эшләрдә иң мөһиме – фантазияң белән артистларны таң калдыру, үзеңә тарта, берләштерә алу. Миңа калса, Мириам моны башкарып чыга алды. Спектакль бер сулышта карала, темпоритм ягыннан төгәл һәм гаҗәеп үзенчәлекле стильгә ия. Минем өчен иң зур ачыш – Европаның яшь режиссерларына хас булмаган күренеш – Мириам Немирович-Данченконың: «Режиссер должен умереть в актере», – дигән сүзләрен истә тотып иҗат итә. Безнең яшь артистлар әлеге куелышта яңача ачылдылар, димәк, Мириам Вальтер әле режиссер-педагог та. Минемчә, тамашачылар спектакльне яратып кабул итәрләр. Чөнки «Әтрәк-әләм», Америка авторы язган һәм Швейцария режиссеры сәхнәләштергән спектакль булуга да карамастан, үзенең эчке яңгырашы буенча бик татарча килеп чыккан. Бу криминаль вакыйгалар безнең даими тамашачыларыбызны куркытмас, театрга тагын да яңа тамашачыларны җәлеп итәр», – дип сөйли Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.

Илсаф кызын кияүгә бирде (ФОТО)

 31 июль көнне җырчы Илсаф кызы Энҗене кияүгә бирде. Туйны Казанда гөрләтеп уздырганнар. Мәҗлескә 130 кунак чакырылган, алар арасында Илсафның җырчы дуслары да булган.

- Артистлардан Алсу Әбелханова, Раяз Фасыйхов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илнар Сәйфиев, Рәсим Низамов килде. Аларга аеруча рәхмәтләремне җиткерәм. Барлык кунаклар да канәгать калды. Туй югары дәрәҗәдә узды дип уйлыйм, – дип сөйләде Илсаф Intertat.ru хәбәрчесенә. Яшьләргә бүләк итеп ике яктан 100әр мең сум акча салганнар.

 

Кияү – Руслан исемле, Казан егете, һөнәре буенча төзүче. Энҗегә – 24 яшь, ул ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында эшли, белеме буенча икътисадчы. “Кызымның җырчы булуын теләмәс идем, чөнки хатын-кыз өчен бу авыр хезмәт”, – диде Илсаф. Яшь пар исә Казанда үз фатирларында яшәячәк.

 

Ир икән – ир булсын!

“Алмазны бик яратып кияүгә чыктым. Аның матур теле, сөйкемле карашлары үзенә гашыйк иткәндер инде. Бәхетебезгә кеше көнләшерлек иде. Очрашып йөр­гән­дә иремнең кайчак салгалаганына игътибар да итми идем. Ә яши башлагач, андый хәлләр ешая башлады. Кияүгә чыккан икән, түзеп яшәргә кирәк, дидем үз-үземә. Мине шулай тәрбияләделәр чөнки.

Шулай итеп, улыбыз туды. Бала булгач, ирем бераз үзгәрерме дигән идем – булмады. Мин декретта утырганда эшен дә ташлап кайтты. Хәер, барыбер куган булырлар иде аны. Исерек хез­мәткәр кемгә кирәк булсын? Авыр көннәр башланды. Болай да акча юк, баланы ашатырга, киенде­рергә кирәк. Өстәвенә ирем эшкә урнашырга уйламый да. Иртән каядыр чыгып китә, кайчак икешәр көн кайтмый. Шалтыратып, кайдалыгын сора­саң, акча эшлим, ди. Ә аннары исерек килеш кайтып керә, акчасы да юк.

Кечкенә баламны ияртеп үземә эшкә чыгарга туры килде. Шәф­кать туташы булып эшләгәч, массаж ясарга да өйрәндем, уколлар сала башладым. Шулай итеп тормыш җайланып китте. Эш урынымнан ипотекага фатир бир­деләр. Ә ир дигәнең үзгәрмәде. Кайчак куып та чыгарасы килә – тик кеше сүзеннән, әти-әнидән куркып барысына да түздем. Фатирга күчкәч тә, бер тамчы ярдәм ит­мәде ирем. Үзем тырышып җи­һазлар алдым. Ә ул кайтып йоклый гына. “Үз фатирың – теләсә нишлә! Нигә әле мин сиңа акча бирергә тиеш?” – ди. Соңыннан моның минем иң якын дустым белән очрашып йөргәнен җиткерделәр. Миңа акча юк ди, сөяркәләргә таба. Бу хакта әниемә дә әйттем. Тормыйм дип тә карадым. Ә алар: “Авылдашлар ни әйтер? Кодагый ни дияр?” – дип мине туктаттылар.

Улыбызга бер тапкыр да уенчык алып бирә белми торган кеше булды ирем. “Синең балаң бит. Ал да бир”, – дип кенә әйтә иде. Минем дә күрше хатыннар кебек ирем, балам белән бергә ял итәсе, каядыр барасы килә. Бервакыт Алмазны җайлап, улыбыз белән Бауман урамына киттек. Бер кафега кереп чәй эчтек. Һәркем үзенә түләде, баланыкын икегә бүлдек. Ирем шулай теләде. Өйдәге сантехника ватылса да ярдәм итми. Су аккач, кибеткә биш тапкыр барып, кирәкле кранны алып кайтып төзәтеп куйдым. Бу тормышта хатын да, ир дә булудан ардым. Баланы үстерер, ипотеканы түләп барыр өчен өч эштә эшлим. Ирем әле дә мин эшләгәнгә риза булып яши. Нишләргә дә белмим. Алга таба ничек яшәргә? Иремне үзгәртеп булмас микән? Берәр киңәш бирегезче, зинһар?”

Салават Фәтхетдинов Илһам Шакировка бюст ачты (ФОТО)

Имештер, “Салават” җыр театры партиясе – СҖТП үз эшчәнлеген чын-чынлап башлап җибәрмәкче. Өстәвенә моннан бер көн элек кенә 27 нче сезоннары башланды, шул уңайдан партиянең дә XXVII съезды көтелә. Җитәкчеләре Салават Зәкиевич кәнәфиендә калырмы-юкмы – анысын съезд делегатлары хәл итәчәк, ди.

Делегатлар – тамашачы, билетлары – мандат кесә­ләрендә. Зал, гадәттә­гечә, шыгрым тулы. Әмма тавыш бирү тыныч кына узмас кебек, җитәкчелеккә дәгъва кылучы, болгатып йөрүче бар, ул хәзерге лидерны җае чыккан саен чеметкә­ләп, ризасызлык белдереп, гаепләп тора, үзен өстен итеп күрсәтергә омтыла. Партия җитәкче­сенә исә һич сынатырга ярамый, өстәвенә юлбашчылары Ил­һам Шакиров­ның таләбе бик катгый: “Җырларга, җыр­ларга һәм җырларга!” Генсекретарь Салават шуннан чыгып үз девизын булдырган: “Кем җырлый белми, шул җыр­ламый”. Тамашага да җыр­чылар менә шушы таләп нигезендә сайлап алына. Салават ул яктан бик уяу: һәр җыр мәгънәле, тәр­бия­ви булырга тиеш, җырчы­ның да итагатьле, сөй­кемле булуы шарт.

Салават үзе бик матур доклад әзерләгән. Әлбәттә, ул – җырлы-моңлы нотык. Тамаша барышында партия җитәкчесе бик тырыша: сәх­нәдән чыгып та тормый диярлек. Репертуарында элеккеге җырлары, халык моңнары өстенлек итә, яңалары да хәтсез. Делегат тамашачыларны үзеннән биз­дермәү өчен тырыша, юлбашчыларына да үтә игъ­­тибарлы. Бюст ачу – ме­нә шуның бер дәлиле. “Доклад” тыңлаучыларга да хөр­мәт хәттин ашкан: шулай булмаса, ике метрлы, йөз килолы, алтмыш яшен тутырып килүче җырчыны чакырыр идеме?! Заманында иҗат эшчәнлекләрен бер­гә башлаган Хәмдүнә, Фирзәр, Альфред, Ядкәр, Та­һир, Илфак, Әлфис һәм башкалар – концерт-та­ма­шаның сүнмәс-сү­релмәс, то­­­ныкмас би­зәкләре. Яшь­ләр дә тәҗ­рибәле сәхнә ос­тала­рының үкчәләренә басып килә.

Салаватның инануынча, Камал театры ул – изге урын. Тамаша-докладта хал­­­кы­быз­га армый-талмый хез­мәт ит­кән сәнгать әһел­ләрен искә алу, аларны яшь буынга аңлату-тө­шендерү максаты да куелган һәм дә бүген халыкка туг­ры хезмәт итүчеләр дә онытылмаган. “Татар җыры, татар моңы туң йөрәк­ләрне дә эретү сәләтенә ия, – ди СҖТП җи­тәкчесе һәм съездга әзер­ләнәбез дигән сылтау белән сәхнәдә бик кызыклы, мәгъ­нәле тамаша барлыкка кил­гән.

Ураза тәмам – ишекләр ябыламы?

Изге Ураза ае бетеп, Гает бәйрәмен уздырып җибәрдек. Республиканың күпчелек мәчетләрендә ай буе тәравих намазлары укылды. Тик, сер түгел, изге ай тәмамлану белән гыйбадәтханәләрдә халык саны кими башлый. Хәтта атнага бер тапкыр – җомга көннәрендә генә эшләүчеләр дә юк түгел. Имам-хәзрәтләр моңа юл куймас өчен нәрсә эшләргә җыена?

Ураза гаете көнендә Казандагы Кол Шәриф мәчетенә җыелган халык сыймады. Башка гыйба­дәтханәләрдә дә шулай булган диләр. Шәһәр мәчетләрендә әле җомга көнне дә кеше аз булмый. Ә авылларда бабайлар гына утырып кала. Сер түгел, иман йортына елга ике генә мәртәбә баручылар да байтак бездә. Бу мәсьәләдә фикерләр байтак. Берәүләр әй­түенчә, замана кешесе бүген тормыш куа, аның гыйбадәтханәгә барырга вакыты юк. Икенчеләр исә дин әһелләренең халык белән эшли белмәвен әйтә. Тегесендә дә, монысында да, башка фи­керләрдә дә халык бардыр анысы. Тик шунысы да хак: авыл мәчетләренә йозак эленә, ә шәһәрдәгеләрендә вәгазь русча сөйли башлыйлар икән – анысына замана да, имамнар да гаепле түгел. Инде нишләргә?

Илдар Баязитов, Татарстан мөфтие урынбасары:

– Мәчет салып куеп кына авылны динле итеп булмый. Анда йөрүче бар икән, ул авылның исәнлеген, киләчәген күрсәтә. Мәчеткә йозак эленү-эленмәү имамнан тора. Имам үзе дә биш вакыт намазга мәчеткә йөрергә тиеш. Аларның вазыйфасы – Аллаһ ризалыгы өчен кешеләрне мә­четкә чакыру. Шөкер, соңгы вакытта яшьләр дә дингә тартыла башлады. Моның өчен республика күләмендә зур эшләр башкарыла. Укытулар, төрле чаралар уздырыла. Күп кенә белемле яшьләребез динне үстерү өчен районнарга да кайтып эшли. Моңа мисал итеп Чирмешән районын алып була. Яшь кенә Кәбир хәзрәт Ханов мөхтәсиб ярдәмчесе булды. Шул көннән башлап районда күзгә күренерлек эшләр башкарыла. Ул халык белән очрашып, аларны дин юлына басарга чакыра. Райондагы барлык чараларда катнашып, кешеләргә дин сабаклары бирә. Эшенең уңай нәтиҗәләре дә күренә – халык мәчетләргә килә башлаган.

Үзеңне банкрот дип игълан итеп, кредит түләүләреннән азат ителер өчен нишләргә?

 Билгеле булганча, агымдагы елның октябрь аенда Россиядә яңа закон гамәлгә керәчәк. Аның нигезендә кеше үзен банкрот дип игълан итү һәм шул рәвешле һәртөрле кредит түләүләреннән азат ителү хокукы ала…

 

Бу законны кабул итү юкка түгел, әлбәттә. Соңгы мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта 40 миллионга якын россияле кредитларда “утыра”. Суд приставлары идарәсе 400 меңнән артык россиялене финанс хәле начар булган халык рәтенә кертергә тәкъдим итә. Кызганыч, үз-үзен банкрот дип игълан итәргә мөмкин кешеләр саны да көннән-көн арта. Агымдагы елның беренче кварталында гына да россиялеләрнең банклар алдындагы бурычы 755 милилард сумга (!) җиткән. Төрле сораштырулардан күренгәнчә, һәр унынычы россияленең кредит түләү проблемасы белән очрашканы бар.

Әлеге вәзгыять Россия җитәкчелеген шәхси затларны банкрот итү белән бәйле законны кабул итәргә этәргән дә инде. Илдәге катлаулы-икътисади вәзгыять тә бу канунның шактый “вакытлы” булуын ассызыклый.

Өч ел эчендә түләргә өлгер

Шул рәвешле, октябрь аеннан башлап теләге булган һәркем үзен банкрот дип игълан итәргә мөмкин. Моның өчен банк, башка оешма (мәсәлән, торак-коммуналь хуҗалык түләүләре) яисә инде кеше алдында 500 мең сумлык бурыч булу (төп сумма һәм процентлар) һәм әлеге бурычны түләүне ким дигәндә өч айга кичектерү дә җитә. Бурычның гомуми милек күләменнән югарырак булуы шулай ук мөһим шартларның берсе. Ягъни, кешенең банк алдындагы бурычы аның исемендәге күчемсез милек, кыйммәтле кәгазьләр, транспорт чаралары һәм башка шундый милек бәясеннән артып китәргә тиеш. Әле алай гына да түгел, кешегә кредит түләргә мөмкинлеге булмауны раслый торган махсус документлар җыю да мәҗбүри.

Илсөя Бәдретдинова ире белән ник аерылышкан?

“Илсөя ханым белән Илфак Шиһапов бергә тормыйлар икән” дигән имеш-мимешләр халык телендә күптән йөрсә дә, әлеге пар гаилә хәлләре турындагы серне озак вакыт халыкка чыгармады. Бу сүзләрнең чын хәл булуы шушы көннәрдә ачыкланды.

Илфак Шиһаповның “Ирек мәйданы” газетасына биргән әңгәмәсеннән соң барлык имеш-мимешләргә дә, ниһаять, нокта куелды. Шулай итеп, «аерылган» хатынның хәлләрен белешү ниятеннән, Илсөя ханым белән элемтәгә кердек. Уңган-булган Илсөянең җиң сызганып эшләгән вакытына туры килдек. Трактор белән (рульдә үзе!) печәнгә барган чагы иде аның…

- Илсөя ханым, ирегез белән аерылышкансыз икән, дигән сүзләр йөри. Дөресме?

- Әйе, дөрес. Ике айдан артык бергә тормыйбыз инде…

- Хәзер ничек яшисез?

- Ул аерым, мин аерым. Без бит Илфак белән язылышып тормадык. Шуңа күрә без аерылышмадык, ә ир белән хатын булудан гына туктадык.

- Аерылышуның сәбәбе нидә?

50 мең, 100 мең, 1 млн… Татар артистлары Сабантуйларда күпме акча эшләгән?

Менә ел буе зарыгып, сагынып көтеп алган, бөтен татар дөньясын дер селкеткән, иң яраткан милли бәйрәмебез – Сабан туе да гөрләтеп-шаулатып узып китте. Аның матур, якты хатирәләре ел буе күңелләрдә сакланыр, кышкы салкын кичләрдә җаннарны җылытыр. Ә татар артистлары өчен исә Сабан туе – аеруча үзенчәлекле бәйрәм. Алар анда күңел ачып кына калмый, әйбәт кенә акча да эшләп ала. Кайсы артист күпме акча эшләгән? Бу хакта үзләреннән сорарга булдык.

Гөлгенә Кәлимуллина: Чувашиядә бер генә Сабан туенда эшләп 10 мең акча алган.

Зөлфәт Зиннуров: Арча районы Апаз авылында – бер генә Сабан туенда 50 меңгә якын акча эшләгән.

Алинә Шәрипҗанова: Саба районы Миңгәр авылы һәм Түбән Кама шәһәре – ике Сабантуйдан 60 мең.

Артур Салихов: алты Сабантуйдан, шул исәптән Балтач, Чаллы – 50-100 мең.

Сөмбел Билалова: Быел Татарстан Сабантуйларында катнашмаган, Рига һәм Мәскәү Сабан туен алып барып һәм җырлап, бер клип төшерерлек акча эшләгән – 50-100 мең.

Алсу һәм Азат Фазлыевлар: өч Сабантуйдан 90 мең.

Гүзәл белән Илдарны Сабантуйдан Сабантуйга вертолет белән генә йөрткәннәр (ФОТО)

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов быелгы Сабан туе бәйрәмнәрен җирдән генә түгел, күктән дә күзәтте. Эш шунда: җырчылар быел бер бәйрәмнән икенчесенә вертолет белән генә хәрәкәт иткән.

– Беренче көнне Самара өлкәсе Усман авылындагы Сабан туе бәйрәмендә катнаштык, аннары Башкортстанга очтык. Башта Бакалы районында чыгыш ясадык, аннан соң Илеш районы Яркәй авылына юл тоттык. Икенче көнне исә Әтнә районы Бәрәскә авылында, аннары Нижгар өлкәсендәге Татар Моклокасы авылында чыгыш ясадык, – дип сөйләде Гүзәл Уразова Intertat.ru хәбәрчесенә.

Гүзәл сөйләвенчә, кая гына барсалар да, аларны һәркайда көтеп алалар икән. “Сабан туе бәйрәмен бик яратам, һәр җирдә җылы кабул итәләр. Бәрәскә авылында, мәсәлән, үзем дә ярышларда катнаштым. Мин чүлмәк ватып, көянтә-чиләк белән су ташып, ә Илдар капчык сугышында катнашып бүләкләр оттык. Бүләккә халат, балалар күлмәге, бер ир-ат күлмәге һәм Сабан туе яулыклары эләкте”, – диде җырчы.

1

“МММ”нар кире кайта…

“Банкка булган бурычларны түләргә булышам”, “Өйдә утырып кына акча эшләргә өйрәтәм…” Бүген әнә шундый эчтәлектәге игъланнарны адым саен очратырга мөмкин. Бүгенге шартларда андый тәкъдимнәр күңелне аеруча кытыклый. Ә тиз генә баеп китү ысуллары турында реклама такталары гына түгел, таныш-белешләр дә сөйли. Ышанырга да, ышанмаска да белмәссең, валлаһи! Белгечләр исә чаң суга. Илдә “финанс пирамида­лары”­ның өченче дулкыны башланган. Былтыр гына да ялган оешмалар илдә яшәүче 400 меңнән артык кешене төп башына утырткан.

Өйдә утырганга да түлиләр?!

“Сиңа акча кирәкмиме?” Көннәрнең берендә танышым социаль челтәр аша әнә шундый хәбәр җибәрде. Баеган, ахры, бу, акча өләшә башлаган, дим. Шунда ук җавап яздым. Әңгәмәдәшем исә тагын да ныграк шаккатырды. “Өйдә утырып кына көненә 25 мең сумга кадәр хезмәт хакы алырлык эш тәкъдим итәм”, – ди. Мондый сүзләрне белгән кеше сөйләгәч, икеләнеп тә куясың. Әллә чынлап та, берәр сер беләме икән бу?! Тик тел төбе бик гади булып чыкты. Әллә ниләр вәгъдә итеп, “финанс пирамидасы”на чакырып маташты ул. Икенче көнне минем ише “бәхет”ен сынап карарга теләү­челәр җыелачак очрашуга киттем.

Ә сез икенче хатын алуга ничек карыйсыз?

Тиздән Россиядә күпхатынлылык өчен җинаять җаваплылыгына тарта башларга мөмкиннәр. Россия Дәүләт Думасы депутатлары чираттагы утырышта әнә шул мәсьәләне күтәрмәкче. Парламентның гаилә, хатын-кыз һәм балалар комитеты әгъзасы Ольга Алимова сүзләренә караганда, 1996 елга кадәр Россиядә күпхатынлылык өчен җәзага тартканнар. Тик хәзерге Җинаять кодексында андый маддә юк.

Кичә республика матбугат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда Татарстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та күпхатынлылык күренешенә тискәре мөнәсәбәттә булуын белдерде. Сез күпхатынлылыкка ничек карыйсыз?

Наилә ҖИҺАНШИНА, Татарстан Мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе:

– Мин күпхатынлылык­ка каршы. Аллаһы Тәгалә тарафыннан дүрт хатын алу рөхсәт ителгән. Тик күп кеше Коръәндәге шушы аять­нең дәвамын укып бетерми. Анда: “Әгәр сез ул хатыннарны бертигез ярата, күрә, тәэмин итә алмасагыз, сезгә бер хатын белән яшәү хәерлерәк”, – диелгән. Безнең җәмгыять әле бу күренешкә әзер түгел. Хә­зерге ир-атларның кү­бесен әле башта бер хатынны гына яратып, хөрмәтләп, ка­дер­ләп яшәргә өйрәтер­гә кирәк. Гаилә мәсьәләләре буенча белгеч буларак шу­ңа игътибар итәм: гаиләләр күп, ләкин араларында бә­хет­леләре бармак белән генә санарлык. Бала яки фатир дип, кыскасы, нәрсәдер хакына яшиләр, тик ике арада дуслык та, мәхәббәт тә юк.

Миңназыйм Сәфәровның Тәбрис Яруллин белән ТВ-әңгәмәсе

Татар теленең киләчәге бармы? Чит төбәкләрдә татарча өйрәнеп буламы? Яшьләргә ана теле кирәкме, әллә инде алар рус-инглиз кушылмасына күчеп барамы? Телне саклап калу өчен кайсы мөһимрәк: гаиләме, әллә мәктәп белән җәмгыятьме? “Ватаным Татарстан” газетасы белән “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясенең уртак проекты булган “Туры сөйләм” тапшыруында кунакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

1 каналда Р.Сабитова кызын Н.Фатехова белән “Әй, икегез”не җырлап кияүгә бирделәр (ВИДЕО)

“Давай поженимся” тапшыруы алып баручысы, Россиядә билгеле яучы Роза Сабитованың 22 яшьлек кызы Ксения, ниһаять, кияүгә чыга.
Бүген Беренче каналда бара торган “Мужчина и женщина” тапшыруында Александр Гордонга Роза һәм Ксения үзләре бу турыда сөйләде. Роза гаилә бизнесы өчен юрист кирәк иде, ди. Ниһаять, аның теләге кабул булган. Кияү Андрей юрист булып эшли, яртылаш татар, яртылаш яһүд. Кияү егетнең әлегә аерым торырга урыны юк икән. Шулай да Ксения туй күлмәге алып куйган инде.

Тапшыру азагында яшь парны котларга Роза Сабитованың дусты җырчы Наилә Фатыхова чыкты. Яшьләргә Роза бал каптыргач, Наилә “Умырзая” җырын җырлап алды. Шуннан соң “Әй, икегез” җырына бөтен студия рәхәтләнеп татарча биеде.

Өйдә кем баш?

news_11649Хәзер хатын-кызлар бар нәрсәне үз кулларына алырга омтыла. Ирләр кебек киенүне әйтеп тә торасы юк инде. Кирәк икән, машинасын да йөртә, атын җигә, тракторын да иярли хатын-кыз. Югыйсә гүзәл затларның урыны өйдә ашарга пешереп, йортны тәртипләп тоту булырга тиеш тә бит. Әмма хәзерге хатын-кызлар ирләргә аркаланып утырырга өйрәнмәгән шул.

Күптән түгел мәктәптә ремонт эшләрен башкарыр өчен ир-ат кирәк булды. Ата-аналар арасыннан электр эшен белгән кешене эзли башладым. Укытучы, фәлән баланың әтисенә шалтыратып карарга кирәк дигәч, шул ке­шенең хатынының номерын җый­дым. Өйдә иренең дә тавы­шы ишетелеп тора. “Ирегез иртәгә сыйныфтагы утны башкачарак куеп бирмәс микән?” – дим. “Бирә, ник бир­мә­сен. Тәк, ул бүген эштән кайтты, иртәгә кичкә генә бара. Ярар, килер”, – диде. Ире өчен хатынының болай җавап бирүен заман хатын-кызы булсам да, аңлап җиткерә алмадым.

Ни өчен ирләрнең дәрәҗәсе шулай кинәт кенә төшеп китте соң? Моңа кем гаепле? Бар гаеп хатыннардамы? Әлеге сорауларга җавап табар өчен психолог Эльвира Сафинага мөрәҗәгать иттек.
– Элеккеге кебек ирләрне хөрмәт итеп яшәү бетте инде ул. Хәзер акчаны кем күбрәк эшли, шул гаиләдә баш булып санала. Хәзер хатын-кыз дилбегәне үз кулына алган. Миңа еш кына гаи­ләдә үзен кирәксез дип саный башлаган ир-атлар да килгәли. Андыйларның күбесенең эшлисе килми, күңеле төшкән, үзен гаи­ләдә чит кеше итеп хис итә. Әм­ма шул вакытта бар тормышын хатынына тапшырган ир-атлар күп. Арада чын ир булып калганнары да җитәрлек. Мондыйлар укымышлы кешеләр арасында оч­рый. Соңгы елларда хатын-кыз­лар арасында таксист булып эшләүчеләр дә бар. Күбесе акча җитмәгәнгә күрә төннәрен эшли икән. Ирләрнең күбесе эчүгә сабышу аркасында да гаиләдә ышанычны югалталар. Шунлыктан хатын-кыз бар эшне үзе башкара. Баласын мәктәпкә дә илтә, тү­гәрәкләргә дә йөртә, эшендә дә эшли, өендә дә бар эшкә өлгерә. Әмма әзергә-бәзер булып, күп еллар эшләмичә ятучы хатын-кыз­лар да юк түгел. Элегрәк ирләр үзләре белән хатыннары идарә иткәнне яратып бетермәсә дә, хәзер ияләнделәр булса кирәк. Дөрестән дә, хатын артына ышык­ланып яшәү авыр түгел бит. Тик мондый гаиләләрдә тавыш еш чыга. Хатын-кыз үзен хуҗа ро­лендә тота. Аны күреп, кыз балалары да ирләргә шундый мө­нәсәбәт булырга тиеш дип сең­дереп үсә. Әмма ир кеше ир булып калырга тиеш. Моның өчен ул бар яктан үрнәк, тәртипле, гаиләсен хөрмәт итә торган булсын. Хәзер кайбер хатын-кызлар ирләргә караганда акчаны да күп эшли. Әмма моңа карап ирне кимсетергә ярамый. Байлык, муллык тәрбиянең нигезе булып тормый. Ир белән хатынның бер-берсенә булган хисләре, сүзләре, гамәлләре балаларына күчә бара. Гаиләдә әти кешене түбәнсетергә ярамый. Тормышның төрле вакытлары була. Кайчак ирең тормышны тарта, кайчак дилбегә хатынга күчә. Шуңа күрә вакытлыча авырлыкларны уза белеп, татулыкта, аңлашып, бер-береңә юл куеп яшәргә кирәк.

Тапкан түгел, баккан ана

news_11499Йөрәк түремдә күптәннән саклаган бер серне ачам сезгә. Бу хәл күп еллар элек булды. Ул заманнарда мин еш кына Гөлшаһидә апаларга кич утырырга керә идем.

Гөлшаһидә апа үзе генә яши, өч баласы үсеп, төрле җирләргә таралышканнар. Әмма атна саен кайтып, әниләренең хәлен белеп, ярдәм итеп китәләр.

Күрше апа төскә-биткә чибәр, сөйләгәндә салмак кына, сүзнең тәмен белеп кенә сөйли. Кул эшенә бик һәвәс.Ул мине бәйләргә, тегәргә дә өйрәтте. Төрле гыйбрәтле хәлләр, хикәя, әкият, мөнәҗәтләр сөйләп шаккатыра иде.
Беркөнне Гөлшаһидә апа мине башкачарак каршы алды. Тиз генә чәй ясап эчертте дә:
– Балакаем, җайлап утыр әле, сиңа сөйләр серем бар. Син инде үсеп җиттең, мине аңларсың дип уйлыйм, – диде.
Мин сүзсез генә кәнәфигә барып утырдым.
– Кызым, син минем балаларым Рәхим, Фәһим абыйларыңны, Зәрия апаңны беләсең. Син аларны минем балаларым дип уйлыйсыңдыр. Әмма бу алай түгел. Дөрес, алар минекеләр, ләкин мин баккан ана гына. Без сезнең авылга күченеп килдек. Аңа кадәр Оренбург төбәгендә яши идек. Мин кияүдә, тормышыбыз түгәрәк кебек, әмма балабыз юк иде. Ирем белән Аллаһы бала шатлыгыннан мәхрүм итте дип каңгырып елап йөргән чакларыбыз иде ул. Бик тә әти-әни буласыбыз килде… Шундагы күршеләребез белән бик тату, туганнар кебек яшәдек. Аларның балаларын да бик якын иттек без, берәр җиргә китәселәре булса, безгә калдырып йөриләр иде.

“Ел саен яңа концерт программасы өчен 2 млн 500 мең сум акча китә” (ФОТО)

news_11471“Балалар солянкасы” концертында бөтен гаиләсе белән сәхнәгә чыкты алар. Шундый бәхетлеләр! Йөзләрендә елмаю. Өченче бала аларны чын мәгънәсендә тулы, матур гаилә иткән, дип карап утырдым. Җырчы Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова турында сөйләвем. Шушы көннәрдә генә үзләрен редакциягә кунакка дәштем.

“Никахыбызга 11 ел булган көнне улыбыз туасын белдек”

– Өч баланы өйдә калдырып, очрашуга килгәнсез… Сез юкта аларны кем карый соң?
Гүзәл: Перьмнән әнием килде. Улыбыз Самир кечкенә бит әле, 6 ай гына.
– Өченче тапкыр әти-әни булу сезгә тагын да мөлаемлык, ихласлык өстәгән…
Гүзәл: Ул нәрсәләр тәрбиядән килә дип уйлыйм. Сәхнәдәге ясалмалыкны халык шундук сизә бит.
Илдар: Эчке нурың, күңел нечкәлегең булмаса, сәнгатькә якын килергә тиеш түгелсеңдер. Әйе, безне “үрнәк гаилә” дип әйтәләр.
– “Үрнәк гаилә” дигән ярлык җаваплылык өстиме?
Илдар: Мин сизмим.
Гүзәл: Нишләп өстәмәсен?! Миннән күреп, бөтен эстрада өченче бала табар дип ышанып торам инде. Без кеше белән узышудан түгел, көтеп алынган улыбызны алып кайттык.

Кая карама – хатын-кыз…

news_11463Соңгы арада хатын-кыз­ларның күбәеп китүе шаккатыра башлады. Кая карама – хатын-кыз! Кән­сирт, театр зал­­ларында – алар. Автобус, троллейбус, трамвайда – алар. Мәктәптә, балалар бакчасында, аш­ханә, бүль­нис­ләр­дә әлеге дә баягы шул яулыклы, халатлы, итәкле затлар. “Безнең ирләр кайда соң?” дигән урынлы сорау туа.

Бала табу йортларындагы статистикага баксаң – ил­легә илле туа лабаса! Кай­бе­рәүләр, ир-егетләр хәзер бер кулга сыра шешәсе, икен­че­сенә пульт тоткан килеш телевизор каршындагы диванда яталар, дигән булалар. Хә­зерге ир затын шулай мыс­кыллап күрсәтү нинди явыз­ның гамәледер – белмим, минем ятканым юк! Икенчелә­ре, акча кытлыгы мужикларны өстәмә эш табарга мәҗ­бүр итә, дип фаразлыйлар. Хә­зер бит һәр кеше кредит сазлыгына баткан. Белмим, ми­нем батканым юк! Ир халкы күп­ләп кырыла, дип фа­раз­лау­чылар да байтак. Ә менә монысын инкарь итеп булмый!..

Бу арада, машинаны ремонтка кую сәбәпле, бер атна троллейбуста йөрергә туры килде. Тукталыш саен ишелеп апа-сеңелләр утыра. Ир затлары берән-сәрән. Нәр­­сә генә күрмисең, ишет­мисең анда?! Бер чибәр генә ханым, баласы көйсезләнә башлагач, миңа төртеп күр­сәтә: ела­саң, мәмине әнә теге сакаллы абыйга бирәм… Бала бер минутка тынып тора да тагын шың­шый башлый. Яшь ана янә миңа борылып: “Хә­зер мә­мине сакаллы абыйга би­рәм…” Ахыр чиктә түзмә­дем: мәйтәм, сез, сеңелкәш, канса да кансов хәл итегез. Мин сез­нең аркада өченче тукталышымны узып китәм бит инде!..
Шулаен шулай да, бу мәсьәләнең икенче ягы бар бит әле, җәмәгать. Анысы турында да әйтмичә ярамый. Хатын-кыз – дачурта, ә өйлә­нә башласаң, җүнле кеше табып булмый. Мәскәү бу хәл­ләргә борчылып, Беренче каналдан хәтта “Әйдә өйлә­нешәбез!” дигән тапшыру күрсәтә башлады. Баштарак без дә аны караштыргалый идек. Хатын бе­лән. Ара-тирә Мәскәүгә без­нең кәләшләр дә кияү сайларга барып чыгалар. Татар кызлары, үзегез беләсез, күршенең әтәче катырак кычкыра дипме, ятларга күз ата. Баштарак прин­ц көтеп тулай торакта яталар. Картая башлагач, кияү тү­гел, маҗара эзли башлыйлар. Үз башларына.

Замана кәләшләре мәһәргә берничә кило алтын, BMW X5 сорый

news_11444Мөселман илләрендә мәһәре булмаган ир‑ат өйләнә алмый, чөнки аның күләме берничә мең доллар белән исәпләнә. Ә бездә исә мәһәргә гап‑гади никах бүләге дип кенә карыйлар. Чынлыкта аның хикмәте нәрсәдә, мәһәрнең күләме күпме булырга тиеш һәм аны бирү мәҗбүриме? Татарстан мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән без шул хакта сөйләштек.

– Мәһәр ул – никах шартларының берсе. Гаилә барлыкка килгәч, бөтен булган нәрсә дә уртак. Ә мәһәр исә бары тик хатын‑кыз хакы, ул аны үзе ничек тели, шулай куллана ала. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Менә шул вакытта ул аны үз кирәк-ярагына тота ала.
– Аның билгеле бер күләме бармы?
– Галим-голәмәләр, казыйлар шурасы билге­ләвенчә, биш мең тирәсе. Әлбәттә, аннан да артык булырга мөмкин. Яшерен-батырын түгел, биш мең дигәч, ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Китап та бүләк итә аламдыр бит, диләр. Мәһәрнең хикмәте шунда да инде: булачак кияү егете биш меңлек бүләк тә алып бирә алмагач, гаиләсен ничек туендырыр? Мәчетләрдә сак­ланган борынгы амбар дәфтәрләреннән укып утырдым: безнең әбиләр арасында мәһәргә биш сыер сораучылар да булган. Хәзер сыер хакын кырык мең сум тора дип чутласаң, 200 мең сум килеп чыга.

Венера Ганиева: «Могҗиза булдырасың килсә, тырышырга кирәк» (ИНТЕРВЬЮ)

news_11437Опера һәм эстрада сәхнәсе йолдызы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Венера Ганиева яңа гына 60 яшен тутыр­ды. Ул үз яшен яшерми, чөнки ничә яшьтә булса да, тамашачыга кирәклеген белә. Үзе тәрбияләгән укучылары да моңсуланырга юл куймый аңа.

– Венера ханым, адәм баласын һәрвакыт сагыну, җирсү дигән нәрсә озата килә. Сезнең  гомер юлын күздән кичергәндә, бигрәк тә кайсы вакытлары сагындыра?

– Артка борылып карасам, мин бигрәк тә әнине сагынам. Ул 51 яшендә безнең арадан китеп барды. Мин аның олыгайган көннәрен күрә алмадым. Әниләре  исән-сау булган кешеләрдән ак көнләшү белән көнләшәм. Минем иҗат юлым уңышлы булды, Аллага шөкер. Гастрольләргә йөрү, спектакльләрдә уйнау мине  үстерде. Опера театрында 20 ел эшләвем нәтиҗәле булды. Спектакльләрдәге образларымның кичерешләре белән яшәү ләззәт бирде. Ул елларда зур дәрәҗәләргә ирештем, мак­таулы исемнәр алдым. Минем өчен ул чаклар бигрәк тә кадерле.
– Алдыгызга куйган иң зур максатыгызга ирештем, дип уйлыйсызмы?
– Әйе, әниемнең  хыялы да мине җырчы итү булды. Үзем  дә  опера җырчысы булу турында ­хыялландым. Балачакта мин операны бөтенләй яратмый идем. Консерваториядә укыганда аның серләренә төшенә башлагач кына, опера турында хыяллана башладым. Әлеге уку йортында укыган һәр студентның максаты ул опера җырчысы булу.

Танылган шәхесләр хатын-кызлар турында

news_11319Үзен хөрмәт иткән хатын ирен яманламас.
Габдрахман Әпсәләмов

Хатын-кызга “акылсыз” дисәң, ул сиңа ачуланмаска да мөмкин. Ләкин “ямьсез” дисәң, ул сине ахыр көненәчә гафу итмәчәк.
Әхсән Баян

Берничә хатын-кызны килештерүгә караганда, миңа бөтен Европаны килештерү җиңелрәк булыр иде.
Людовик XIV
Кызлар матурлыгы – пропуск, ачылмас ишекләрне ачтыра!
Шәүкәт Галиев
Көндез хатын-кызларның сәяси йогынтысы бик түбән.
Михаил Жванецкий
Ходай хатын-кызга матурлык биргән. Шайтан – акыл.
Леонид Сухоруков
Хатын-кыз шулай ул: башта кочакка иңә, аннары өйгә керә, ахыр ир белән идарә итә башлый.
Мөсәгыйт Хәбибуллин
Хатын-кызның үзеңә мәхәббәтен уңай, кирәкле якка үзгәртәсең килсә, баласын макта.
Тәлгат Галиуллин
Хатын-кыз – бәхеткә чакыру ул.
Шарль Бодлер

Бала баласы балдан татлы түгел

news_11311Туйдан соң Санияне ире чүп-чарга баткан фатирга алып кайта. Санияне тапланып һәм кубып беткән обойлар, иске урын-җир, күгәреп, көеп һәм тишелеп беткән савыт-сабалар, ертык өстәл җәймәсе, пычрак идән, җимерек шкаф каршы ала. Хатынның бәгыреннән сытылган яшь тамчылары яңаклары буйлап тәгәри… Ул фатирны өч көн җыя, капчык-капчык чүп-чар чыгарып ташлый. Яшь гаиләнең оясын рәхәт итү өчен бөтен барлыгын багышлый. Тик тырышканына карап, киленнең кадере генә булмый.

Язмыш агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри.

Сания игезәк малайлар тудыра. Авырлык белән узган операциядән соң, ул хәлсезләнеп кайта. Ул кайткач кына ире чыгып торт алып керә, Сания чәй куя. Хәл белергә дип үз әнисе сумка тутырып авыл күчтәнәчләре белән килгән була. Акчалата да ярдәм итә. Ә каенанасы кыен чактагы яхшылыкның мең яхшылык икәнлеген белми күрәсең. Киленгә түгел, оныкларына да сөенеп карамый,  күңел өчен генә булса да “хәлең ничек?” дип сорамый. Ике баласын кулында тоткан киленгә “малаемның хатыны син булырга тиеш түгел идең” дип әйтә. Тормыш болай җәбер-әрнүдән башлангач, булмый инде дип уйлый Сания.

Күкрәгендә ут кайнаса да, борыныннан төтен чыгармый ул! Үзенең хәле хәл, алай да ике бала белән азаплана. Елаган малайларны нечкә беләкләрендә тотып та, берсен кулына, икенчесен тезенә куеп та селки, арыса да, икесен берьюлы тынычландырырга тырыша. Берсе йоклап, икенчесе йокламыйча азаплана, бер-берсен уяталар. Ашарга сорап елаганда да икесенә берьюлы өлгерә. Кухня белән бүлмә арасында тыз- быз йөри.  Бер баласын дәвалау курсларына йөртә. Берсендә бер улы авырып киткәч, икенчесен калдырып торырга ярдәм сорап каенанасына мөрәҗәгать итә. Ә тегесе мәдрәсәдә язма эш бирәсем бар, дип, Санияне кире кага, оныгын алып калмый. Елаудан күз кабаклары шешенгән хатынның авыру баласын күрше әбисе алып калырга ризалаша.

Үзең шуңа риза булгач…

news_11280Ирем белән хастаханәдә бер палатада ятты алар. Фидаил операциядән чыккач, бу хатын бер генә минутка да аның янәшәсеннән китмәде. Ул үзен Гүзәлия дип таныштырды. Ирен шулхәтле тәрбияли, аның өчен борчыла, кайтып киемнәрен генә алмаштырып килә дә, тагын ире янәшәсендә утыра. Әйтерсең лә кичә-бүген өйләнешкән пар диярсең.

Кирәк булсам –  шалты­ра­тырсың!

Бер атнадан соң ирнең хәле яхшырды. Ул инде торып утыра, телефоннан сөйләшә, үз куллары белән тотып ашый-эчә башлады. “Бар, кайт, ял ит, кирәк булса үзем шалтыратырмын мин сиңа”, – дип бик озак үгетли торгач кына, Гүзәлия кайтып китәргә риза булды. Гүзәлия кайтып киткәч озак та үтмәде, палатага бизәнгән, ясанган, фырт итеп киенгән икенче бер хатын килеп керде. Палатадагыларга түбәнсетүле генә бер караш ташлады да туп-туры Фидаил янына барып утырды. Шулчак шәфкать туташы керде. Хатын сораштыра башлады: “Нинди укол кадыйсыз? Нишләп ирнең бәй­ләвечләре пычрак?” Шулай бер ярты сәгатьләп утырды да, ярар, китәм әле, кирәк булса – шал­тыратырсың, дип кайтып та китте. Палатада тынлык урнашты. Фида­илдән бик сорыйсы килсә дә, төпченеп тормадык.
Фидаил телефоннан күпме генә: “Килмә!” – дисә дә, Гүзәлия икенче көнне тагын ике кулына зур-зур сумкалар күтәреп килеп керде. Ирнең йөзе шундук ачылып китте. Хатын тәм-томнарын аның тумбочкасына чыгарып куйды. Сыйларга кереште. Пыш-пыш сөйләштеләр, көлешеп алдылар. Мин аскы катка кибеткә су алырга дип төшеп менмәкче булдым. “Миңа да су кирәк иде”, – дип, Гүзәлия дә иярде.

30дан соң ничек кияүгә чыгарга?

news_11300Моннан берничә генә ел элек яшьләр арасында эчкечелек, наркомания кебек проблемалар таралган иде. Хәзер исә сәламәт яшәү рәвеше алып бару, уңышлы, матур булу модада. Тик замана яшьләренең дә проблемалары юк түгел – алар ялгызлыктан интегә. Гаилә кора алмый. Төп вакыты укуда яисә эштә узган кешене өенә кайткач компьютер, кич буе виртуаль аралашу көтеп тора. Реаль тормышта күрешеп аралашу өчен вакыт табу кыенлашкан чорда тиң ярыңны очрату, гаилә учагын кабызып җибәрү зур проблемага әверелде.

Дөрес, егетләргә бу мәсьәләдә җиңелрәк, ничә яшендә өйләнсә дә ярый. Ә хатын-кызның бала табу чоры узып китәргә мөмкин. Яше олыгайган саен бу хакта борчуы арта бара.

Менә элекке заманда рәхәт булган, ичмаса: яше җитүгә егет-кызларны димчеләр аша таныштырып кавыштырганнар. Татарда шулай ук аулак өй дигән яхшы гореф-гадәт булган. Ә хәзер… Эшеңдә яисә укыган вакытта ук берәр кешене күзләп куймасаң, гаилә корырдай яхшы яр белән танышыр урын юк та диярлек. Иптәш кызларым арасында уңган, акыллы, тәртипле, чибәрләре күп, ә кияүгә алучылар чиратка тезелмәгән. Чөнки яшьләре инде утыздан узган. Эре шәһәрләрдә хәзер андыйлар өчен махсус тренинглар да оештыралар. “30дан соң ничек уңышлы кияүгә чыгарга?”, – дип аталучы дәресләргә йөрергә теләүчеләр буа буарлык ди. Бәлки танышларыма да шунда барып акыллы киңәшләр тыңлап кайтырга кирәктер?!

76 яшьлек Сәкинә әби һәм 67 яшьлек Госман бабай картлар йортында өйләнешкән. Икесе дә беренче тапкыр

Татарстанның Биектау районында урнашкан картлар йортында 76 яшьлек әби белән 67 яшьлек бабай өйләнешкән. Икесе өчен дә бу беренче никах. Кызга заманында әнисе кияүгә чыгарга рөхсәт итмәгән. Егет исә зәгыйфлеге аркасында гаиәле булмый.

Үзенчәлекле никах турында федераль басмалар яза. “Лайф Ньюс” сюжетының баш исеме бик ямьсез булса да, бәян ителгән тарих бик матур. Карыйбыз:

“Әни мине нигә яратмаган?”

news_11173Тугыз ай буе карынында йөрткән сабыен тугач ташлап калдыручылар турында, кызганыч, еш ишетәбез. Казанда Наталья Манжоланың 3 яшьлек Данилны йорт подъездында үзен генә калдыруы, Чаллыда бер ханымның баласы үле тугач, аның мәетен чүплеккә ташлавы бөтен рес­публикада шау-шу китереп чыгарды. Замана хатын-кызлары нигә болай кылана? Әллә мондый куркыныч хәлләр элек тә булганмы?

Психолог Эльвира Сафина сүзләренә караганда, хатын-кыз мондый адымга үзендә ана инстинктының аз булуы яки бө­тенләй булмавы аркасында бара икән.

– Кайбер хатын-кызлар әни булырга әзер түгел. Шунлыктан бала елаган тавыш та аларның ачуын чыгарырга мөмкин. Хатын-кыздагы сыйфатлар матурлык һәм чибәрлек белән генә чик­ләнми бит. Андыйлар әле ки­бетләрдә йөреп туймаган, күңеле белән дискотекада утыручы кешеләр. Әмма ни генә булмасын, хатын-кыз авырга узу белән, йөклелек чорында ук анда ана булу инстинкты барлыкка килә башлый. Тагын шул ягы да бар – кайбер хатыннарда андый хисләр булмаска да мөмкин, – ди ул. – Гаиләдә ярату күрмәгән, әни­сеннән яклау тапмаган кешедә үзеннән-үзе нәкъ шундый ук хис барлыкка килә. Хатын-кыз үзе теләмичә авырга узса, анда бу балага карата ярату хисләре булмаячак. Күп очракта шулай. Хәзерге заман гүзәл затлары барысын да үзем булдырам дип уйлый. Бала табып, аны тәр­бияләп утыруны күз алдына да китерми. Ул аны карар өчен йә тәрбияче яллый, йә инде әнисенә тапшыра. Соңыннан нәкъ шушы балалар үсеп җиткәч, “күке әни”­ләр сафын арттырырга мөмкин.

Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловны татулаштыру “операция”се

e4cb29a6bd53035877cbe4098023e33f_M“Интервьюга үзем генә киләм инде. Зөфәр белән сөйләшмибез, үпкәләштек. Калганын килгәч сөйләп бетерермен”, -  диде дә Зәйнәп ханым, тиз генә телефонын куйды. Менә сиңа мә! Гадәттә, халык мәхәббәтен күптәннән яулаган әлеге җырчы пар интервьюларга бергә йөри.

Баксаң, Яңа елдан соң Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов сүзгә килеп, ике атнадан артык сөйләшми йөргәннәр. Бу күренеш безнең арада беренче тапкыр күзәтелми, ди алар үзләре. Шулай да халык аларны гел бергә күреп ияләнгән. Ни дисәң дә, алар татар халкына үрнәк булырлык матур пар бит.

Уйлый торгач, Intertat.ru хәбәрчесе җырчыларга бер-берсенең килүен әйтмичә, аларның икесен дә бер вакытка, бер урынга чакырып “татулаштырырга” ниятләде.

Беренче булып Зәйнәп Фәрхетдинова кызу-кызу гына атлап килеп җитте. Бер биш минутка соңга калып Зөфәр Билалов та күренде.

- Нәрсә бу?! Розыгрыш мәллә? – дип кулымны кысып исәнләште Зөфәр Билалов. Кәефе дә әллә ни түгел иде. Бер миңа, бер Зәйнәп ханымга карана башлады. Ә Зөфәр әфәнденең киләсен Зәйнәп ханымга алдан ук әйтеп куйган идек.

Алсу Әбелханова туган көнен Австралиядә уздырган (ФОТО, ВИДЕО)

86e6364689e6438d3889dfb779b7c068_MЯңа ел алдыннан танылган җырчы Алсу Әбелханова Австралиянең Аделаида шәһәрендә узган Сабантуйда катнашып кайтты. Җир шарының бөтенләй бер читендә яшәсәләр дә, биредәге татарлар җәмгыяте җырчының иҗаты белән күптән кызыксынып килгән икән. Аның репертуарындагы “Пар алкалар”, “Мәхәббәтнең соңгы төне”, “Сорама хәлләремне” кебек җырлары Австралиягә үк барып җиткән. Алсу Әбелханованың иҗатын яратканга, алар җырчыны көтеп алынган бәйрәмгә чакыралар да инде.

- Австралиядә яшәүче татарлар җәмгыяте Мәдәният Министрлыгыбыз белән элемтәгә кереп, мине чыгыш ясарга чакырдылар. Әлбәттә, мин үзем генә бармадым. Министрлыктан бер кеше булса, безнең белән тагын яшь җырчы Базарбай Бикчәнтәев тә барды. Өчебезне әзерләп, Казаннан самолетка утыртып җибәрделәр. Чыгыш ясар өчен милли күлмәкләремне, шулай ук үземнән күчтәнәч булыр дип, күп итеп чәк-чәк алган идем. Австралиягә баруым беренче булды. Анда очканда Гарәп Әмирлекләре аша очарга туры килде. Тукталыш ясап, аннары башка самолетка күчеп утырдык. Австралия татарлары безне шулхәтле җылы каршы алды. Бездә көн булганда, аларда төн иде. Шулай булуга карамастан, тиз күндем. Биредәге табигатьнең матурлыгына таң калдым. Җәннәт диярсең! Кайчандыр монда татарлар туган илләреннән күченеп килсәләр дә, телләрен, гореф-гадәтләрен онытмыйлар. Нигездә, алар татар һәм инглиз телендә аралашалар. Бераз кытай акценты белән сөйләшсәләр дә, мин аларның һәрбер сүзен аңлый идем, – диде Алсу Әбелханова.

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Бәйрәм итәргә теләүчене тыярга кирәкми»

news_10905Яңа ел җитә башласа, халык арасында шау-шу куба: имештер, мөселман кешесенә Яңа ел бәйрәмен билгеләп узу тыела. Җитәкчеләре мө­селман кешесе булган фирмаларда Яңа ел корпоративлары уздыру да тыела ди. Ниндидер бер балалар бакчасында хәтта кайбер сабыйлар, Кыш бабай юк ул, дип, шигырь дә ятламыйлар, бәйрәм концертында катнашырга да теләмиләр икән.

Шушы хәлләрне ишеткәч, моннан берничә ел элек Яңа ел көннәрендә Тажикстанда Кыш бабай булып киенеп туганнарын бәйрәм белән котларга килгән 24 яшьлек егетне кыйнап үтерүләре искә төште. Аның сәбәбен исә болай аңлаттылар: Тажикстан мөфтие, христиан бәйрәмнәрен бәйрәм итү мөселман традицияләренә туры килми, дип фәтва биргән булган. Бәйрәм алдыннан кайберәүләрнең шар ярып, Яңа ел мөселман бәйрәме түгел ул, дию­ләре шушындый чиккә кадәр барып җиткермәсен өчен халыкка дөрес мәгълүмат бирергә кирәк, ди Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

– Исламда Яңа ел дигән бәйрәм юк анысы. Гомер кыска, беребезнең дә үләсе килми, яшисебез килә. Бер караганда, һәр ел туган саен, олыгаясың, гомерең кыскара бара. Бәйрәм итәрлек сәбәбе дә юк кебек. Икенче караганда, гореф-гадәт, традиция дигән нәрсә дә бар бит. Безнең илдә Яңа елны каршылау традиция­гә кергән. Без үзебезнең гаиләдә аны каршыламыйбыз, аңа карап кына бер җиребез дә кителгәне юк. Тик бу безнең уебыз, безнең яшәү рәвешебез. Кемнеңдер бәйрәм итәсе килә, аны тыярга кирәкми, безнең авылның намазлы егетләре аны бәйрәм итә, мин аларга сүз әйтмим, чөнки беләм, бәйрәмдә егетләр аракы эчеп ямьсезләшеп утырмыйлар. Эш Яңа елны бәйрәм итү-итмәүдә түгел, ә аны ничек каршылауда. Габделхак хәзрәт Саматов әйтә иде: без Яңа елны каршылый идек, иске елны озатканда арадагы иң өлкән кеше Коръән укый иде, Яңа ел кергәч, иң яшебез укый иде, дип. Алар да бәйрәм иткән, әмма Коръән, вәгазьләр укып.

Өчпочмак + Салават = милләтме? (Тарих фәннәре кандидаты Лилия Сәгыйтова белән интервью)

Соңгы елларда үзләрен кимсетелгән дип санаган рус милли хәрәкәте тынычланырга мөмкин: күптән түгел уздырылган социологик тикшеренү рес­публикада мыскыл ителгәннәрне таба алмаган. Ә менә татар теленең торышы ничегрәк? Ни өчен татар мәктәп­ләренә баручылар кимегән? Татарларны һаман да мәгърифәтле халык дип санап буламы? Читек­ләр киеп, өчпочмак ашап Салават концертына йөрүчеләрне мил­ләтне саклаучылар дип әйтергә нигез бармы?

Без бу турыда Тарих инс­титутының этнология бүле­генең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Лилия СӘГЫЙ­ТОВА белән сөйләштек.

– Лилия ханым, сез уздырган социология тикшерүнең нәтиҗәсе нинди булды: утырып еларлыкмы, әллә инде азмы-күпме үсеш бар дип сөенәсеме? Барыбыз да рус милли хәрәкәте вәкилләре чыгарган шау-шуны хәтерли.
– Баштан ук шуны әйтик: бу сораштыру Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы белән уздырылды. Аңа ярыйсы гына акча бүлеп бирелде, шуңа күрә социологлар эзлекле тикшеренү уздыра алды. Сораштыруда Татарстанда яшәүче 1200 кеше катнашты, аларның яртысы – татар, яртысы – руслар, төрле яшьтәге һәм социаль статуста булучы авыл һәм шәһәр кешеләре иде. Моңа өстәп төрле юнәлештәге экспертлар белән әңгәмә корылды, фокус төркемнәр булдырып дискус­сия­ләр оештырылды. Үзегез әйттегез, соңгы елларда безнең Татарстанга таш атулар күп булды. Шикле экспертлар, социологлар фаразлар чыгарды, нәтиҗәләр ясады. Безгә татар теле генә түгел, рус теленең торышын белү дә мөһим иде.

Чупай мулласы хатыннарны мәчеткә ник кертми?

news_10824Әлмәт районының Чупай авылы мулласы Нәфис абый Ханнанов хатын-кызларны мәчеткә кертми, дигән хәбәр килеп иреште редакциягә. Барып тикшергәч, моның имеш‑мимеш түгеллеген ачыкладык. Җитмәсә, мулла миңа: «Шестерка булып йөрмә», – дип «киңәш бирде». Кемнән кемнән, тик руханидан мондый «киңәш» ишетермен дип, башыма да китермәгән идем.

Мулла йорты түгел – Аллаһ йорты

Быелның февраль ахырында авыл мулласы булып куйган Нәфис абый турында республиканың икенче бер басмасына язган идем инде. Шул вакытта ук ул үзен закон юлы белән сайланган мулла дип атаган иде. 700 кеше исәпләнгән авылда мулла сайлауда 32 кеше генә катнашкан. Җыелышның протоколы да бар, янәсе, әмма мулла миңа аны күрсәтмәгән иде. Дини белеме булмаган мулланың мәчеткә хуҗа булуы авылның кайбер кешеләрендә канәгатьсезлек уяткан иде. Ул вакыйгалардан соң салада дини тормыш рәтләнгәндер дисәм… Кая ул! Һаман ызгышалар.

Инде яз башында ук Нәфис Ханнанов егермеләп хатынны, шул исәптән ике остабикәне мәчеткә кертми башлаган, шуңа да мөслимәләр дини белемне авыл мәктәбендә алырга мәҗбүр. Инзилә апа Маннанова да шулар сафында. Чупайда туып үскән, Әлмәтнең Үзәк мәчетендә өч еллык курсларда белем алган. Нәфис абый муллалыкка килгәнче, бу хатыннар мәчеттә тыныч кына дин белемен укып йөргән. Әмма хәзерге мулланың үз йортына түгел, ә Аллаһ йортына ни өчен кертмәвен үзләре дә белми. Авыл мөслимәләрен инде берничә ел Чупайга Әлмәттән килеп йөрүче Миңнегөл апа Мостафина укыта. Мулла хатын-кызларга: «Укытучыгыз белем бирер­гә миннән рөхсәт сорасын», – дигән.

Данир Сабировка Салават 30 меңлек күзлеген бирмәкче

news_10831Декабрь башында пародияче, шоумен Данир Сабиров чираттагы сольный концертын куйды. Быел, ниһаять, аның концертына Салават үзе килде.

– Быелгы Казандагы концертыма Салават Зәкиевичның килүе күңелемне күтәрде. Өч ел көттем бит. Быел да килмәс дигән идем. Концертымда рәхәтләнеп көлде инде (елмая.) Аннары иртәнге сәгать өчләргә кадәр сөйләшеп утырдык. Ул миңа киңәшләрен бирде. «Өч ел буе тамашачыны үзеңә каратып тотасың икән, бу бик әйбәт! Сабантуйда биш ел буе бер батыр калса, алтынчы елында аңа халык каршы акыра башлый. Иң авыры халык мәхәббәтен саклап калу. Молодец! Күптән болай көлгән юк иде», – дип көрәшче булуымны да күз уңында тотып әйтте булса кирәк. Быел Салават Зәкиевич килгәч, тамашачыларга аның белән бәйле булган бер хәлне сөйләп уздым. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында имтихан биргәннән соң, «Данир, менә тавышың синең юк инде. Актерлык ягыннан да артык кыланып уйныйсың. Минем улым Рөстәм рәсем ясарга булышырга ярдәм сорый. Ә миңа рәсем ясау осталыгы бирелмәгән. Аңла: син артист булыр өчен тумагансың! Киләчәктә эшмәкәр, көрәшче итеп күрәм мин сине», – дигән иде ул. Менә шушы сүзләрне мин Салават Зәкиевичка сәхнәдән әйттем. Аның кайчандыр әйткән сүзләре мине, киресенчә, алга этәрде. Рәхмәт аңа! Шулай дип әйткәч, бөтен халык кул чапты, Салават Зәкиевич торып кулымны кысты, – диде шоумен.

Данир Сабиров быелгы сольный концерт программасына яңа пародияләр керткән. Салават, Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллиннан кала, Габделфәт Сафин, Резеда Шәрәфиева, Айдар Фәйзрахманов, Илнар Сәйфиев кебек җырчыларга пародия эшләгән. Бик кызыклы, бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлаган. Язып та, сөйләп тә булмас – аны күрергә кирәк. Әмма пародияче үзе яңа пародияләреннән бик үк канәгать түгел икән. Җәвит Шакировны бер ел буе күрсәтә-күрсәтә генә образын тудыра алдым, ди үзе дә.

Айдар Галимов кызлары: «Әтиебез артык гади» (ФОТО)

news_10772– Бала үзенең тышкы кыяфәте, холкы белән күбрәк йә әтисенә, йә әнисенә охшый. Аннан соң «мин – әтинең кызы», «мин – әнинең кызы» дигәнрәк бүленеш тә бар. Сезнең гаиләдә бу хәл сизеләме?

Гүзәл:
– Холкым – әтиемнеке! Кечкенәдән күбрәк вакытны әнием белән уздырдык, билгеле, әти күпчелек гастрольләрдә булды. Әмма мине бүген кызыксындырган өлкәләргә нәкъ әтием алып килде. Футбол, хоккей белән янып яшим. Әти‑әнием беренче бала малай булуын ныграк теләгәнгәме, миндә егетләргә хас сыйфатлар юк түгел. Мәктәптә укыганда да күпчелек малайлар белән аралашып, алар белән уртак телне җиңелрәк таба идем. Киңәшләрне дә күбрәк әтиемнән сорыймдыр, чөнки әнием минем кичерешләрне күңеленә нык якын ала, борчыла. Әтием биргән киңәш, чын ир-егетнең фикере буларак, минем өчен бик мөһим. Әниебезгә дә «афәрин» диясем килә! Өйдәге бар эшкә дә курык­мый тотына ул, кирәк икән, кулына кадак белән чүкеч тә ала!

Айгизә:
– Холкым белән мин дә – гел әтием! Шуңа күрә дә сәхнәгә тартылам, бөтен кеше белән дә уртак тел таба беләм. Ә кыяфәтем буенча – коеп куйган әнием!
– Әтиегез белән мактанасызмы? Мактануны кирәк дип саныйсызмы?
Гүзәл:
– Телеканалга эшкә урнашканда, моны сер итеп калдырдым. Баштарак беркем дә минем фамилиямә артык игътибар бирмәде. Әмма тормышыбызда интернет зур урын алып торган заманда моны сер итеп саклап булмады. Социаль челтәрләрдә дуслар исемлегенә кушылган хезмәттәшләрем шунда ук кем кызы икәнемне белеп алды. «Мин – Айдар Галимовның кызы!» – дип, борынымны беркайчан да чөймим.

Егетләр колагына: кызлар нигә үпкәли

news_10743“Ул мине туган көнем (очраша башлауга 1 атна, 1 ай, ярты ел тулган көн, песиемнең туган көне, 8 март һ.б.) белән котламады”. Кызлар өчен бу даталар бик мөһим һәм романтик булып тоела. Шуңа күрә аларны онытырга ярамый. Кечкенә генә шоколад булса да бүләк итеп, матур сүзләр әйтергә кирәк.

“Ул минем яңа күлмәгемне (сумкамны, прическамны, итәгемне, күзләремне башкача буяганны һ.б.) күрмәде”. Кыз кеше егете өчен тырыша, яңа күлмәк кия, чәчен матур итеп ясарга омтыла. Әгәр егет моны күрмәсә, билгеле, аның хәтере кала. Игътибарлы булырга һәм шундый вак-төяккә игътибар итәргә өйрәнергә кирәк, кызлар өчен бу бик мөһим.

“Ул урамда очраган кызга карады”. Күзне каплап, беркая да карамый йөреп булмый, шуңа күрә йөргән кызыңа аны гына яратуың, аның гына иң матуры, иң кирәклесе булуы турында гел әйтеп торырга кирәк. Әгәр үзен яратуларына ышанса, урамдагы кызларга каравыңа игътибар итмәячәк.

Раяз Фасыйхов: «Балаларым өчен күп нәрсәдән баш тарта алам»

news_10732Җырчы Раяз Фасыйхов белән очрашып әңгәмә корырга әллә кайчан ук сөйләшеп куйган идек. Әллә ничә сәбәп чыкты. Инде тәмам килештек дигәч тә, беренче көнне машинам көйсезләнде, икенче көнне Раязның мең төрле эше килеп чыкты. Инде, ниһаять, койрыгына бастым үзенең. Очрашу урыныбыз – Тинчурин театрының гримеркасы.

– Раяз, йөзеңне бер күрергә зар-интизар булып беттем. Вакытың бер дә юк бугай?
– Гел түгел. Ниндидер җитди чара алдыннан шулай булып ала. Башка көннәр салмак кына, үз темпы белән бара. Ашыккан вакытлар да бар, әмма анысы бары тик өлгерү өчен генә.
– «Ни өчен артист булдың?»  – дигәч, «Микрофон җиңел бит ул, шуңа», – дигән бер җырчы. Синең җырлаудан башка шөгылең бармы?
– Башка җирдә эшләгәнем юк. Бүтән эштә эшли беләм микән? Бүген мине тамашачыларым да, якыннарым да җырчы Раяз Фасыйхов буларак кына белә.
– Җырларың гел моңсу, бәхетсез мәхәббәт турында. Нәрсәдән бу? Яшьлектә бик яраткан ярың калдымы соң?
– Ю-у-у-ук инде. Ничектер миңа шулай килеп ябышты ул. Сәхнәгә беренче «Кыр казлары» дигән лирик җыр белән чыктым бит мин. Аннан соң амплуа шундыйга әйләнде. Композиторлар да шундый темптагы җырлар яза башладылар. Араларында күңелле җырлар булса да, алар бик истә дә калмый. Салмак рухтагы мәхәббәт турындагы романтик җырлар, җавапсыз мәхәббәткә багышланган җырларны башкарырга яратам. Белмим, бәлки, үтемле итеп башкарамдыр. Һәрбер кешенең беренче мәхәббәте, яшьлектәге үкенүләре була. Шуңа күрә, ул тема һәр кешенең башыннан үткән, йөрәгендә саклана. Димәк, мин кемнеңдер шул серләрен ачып чыгара алганмындыр инде.

Дизайнер Альбина Ризванова: “Татар стилен матур итеп тәкъдим итә белүче юк”

news_10721Замана үзгәргән саен, кешеләрнең көнкүреше, йорт-җирләрне бизәү рәвеше дә үзгәрә. Кешеләр хәзер күбрәк сәяхәт итә, шуңа бәйле рәвештә, төрле илләрдә матур урыннар, җирләр күрә һәм ул матурлыкны үзендә дә булдырырга омтыла. Татар милли бизәкләрен хәзерге заман кешесе үз өен бизәүдә кулланамы? Гомумән, татар милли стиле хакында дизайнер Альбина РИЗВАНОВА белән сөйләштек.

- Кибеткә кереп, сатучыдан “Шәрык стилендәге әйберләр бармы”, дип сорасаң, безгә Кытай, Гарәп яки Япон мәдәниятенә кагылган предметлар тәкъдим итәләр, әмма татар стиленә караган әйберләрне очратуы кыен. Хәзерге заман йорт-җир дизайнында татарның милли стиле бармы, милли төсмерләр чагылыш табамы?

- Әгәр дә без товар базары хакында сөйләшсәк, минемчә, татар милли әйберләре сатуда бөтенләй дә юк диярлек. Бу табигый да. Әгәр дә татар стилендә интерьер булдырырга телисез икән, бу эшне башкарырга мөкин. Милли бизәкләр, үрнәкләр ярдәмендә татар стилен чагылдыру кыенлык тудырмый. Өстәл япмалары, данлыклы Казан сөлгеләре, шамаилләр, хәтта намазлыкны да әлеге стильне тудыру өчен файдаланырга була. Татар рухын чагылдыручы интерьер булдыру өчен алга шундый максат куеп эшләү кирәк. Ни үкенеч, дизайн өлкәсендә әлегә татар стиле юк.

- Һәр стильнең үз исеме бар. Европа авылларында яшәүчеләрнең стилен кулланалар, канн стиле, кантри стиле һ.б. Ә менә татар стиле дигәнне бер дә ишеткән юк…

- Кантри үзе үк берничә төрле булырга мөмкин. Бу француз кантрие дә, итальян кантрие дә була ала. Татар мәдәнияте хакында сөйләшсәк, аның үзенә берничә төрле халыкларның стильләрен, предметларын җыйганлыгын әйтеп китү кирәк. Анарда Урта Азия, төрки, иран, фарсы мәдәнияте элементларын күрергә мөмкин һәм алар бөтенесе бергә үрелеп бара. Татар мәдәниятенә генә кагылган әйберләр дигәндә, безнең танылган бизәкләрне атарга була. Минем уйлавымча, татар стилендәге интерьер булдыру − ул һәрвакыт эклетика, ягъни берничә стильнең бергә үрелеп, аерым колорит тудыруы.

“Күңелемдә ялгызлык хисе юк”

1394790003_1383141424_vladimir-putinРоссия Президенты Владимир Путин “ТАСС” Россия мәгълүмат агентлыгының “Беренче шәхесләр” махсус проекты кысаларында агентлык хәбәрчесе Михаил Метцель белән әңгәмә корган. Без дә әңгәмәнең кайбер өлешләрен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәргә булдык.

– Саулыгыгыз ничек, Владимир Владимирович?

– Үләргә җыенмыйм.
– Дошманнар төрлесен сөйли…
– Чынлапмы? Беренче ишетүем. Нәрсә сөйлиләр? Те­ләгәннәрен чынбарлык итеп­ме?
– Сөйләп тормыйм. Имеш-мимешләргә урын кал­дырмас өчен, Сезнең үзе­­гезгә мөрәҗәгать итүем.
– Ничек телиләр, шулай уйласыннар. Безгә аннан зыян да, файда да юк.
– Ни генә дисәк тә, бик әһәмиятле мәсьәлә бит бу. Ил халәте нәкъ менә Сезнең физик, әхлакый, психик халәтегезгә бәйле.
– Минем физик, әллә психик халәтемме шиккә салган?
– Төрлечә сөйлиләр.

“Син кайгырма гына, күз нурым!”

news_10581Моннан берничә ай элек поч­тама хат килеп төште. “Минем әнием укытучы булып эшли. Тик аның авыруы бар. Ул еш кына хастаханәләрдә ятып чыга. Бик тә аның терелүен телим. Табиблар яман чир дигән диагноз куйган. Яманның начар икәнен беләм, әмма минем яхшы күңелле әниемдә нинди начар авыру булырга тиеш соң? Аны бик тә яшәтәсем килә”, – диелгән иде анда.

Бу кызга хат язып салдым. Тик җавап хаты көткәндә, күңелсез хәбәр килеп иреште.Зөлфиянең әнисе Лилия ханым үлеп киткән икән. Зөлфия белән Интернет аша аралаштык.

– Әнием авырганын сиз­дер­мәде. Гел елмаеп кына торды. Әтине дә тәрбияләде. Мине дә матур итеп киендереп йөртте. Тик быел сентябрь аенда ул бө­тенләй хәлсезләнеп урынга егылды. Минем бу хәлләрне авыр кичер­гәнемне аңлап, соңга таба әни янына кертми башладылар. Ә мин җаен таптым. Әти чыгып киткәнне генә көтәм дә әни белән очрашам. Ул хәлсезләнеп, ябыгып китсә дә миңа карап елмая иде. Соңгы күрешкәндә аның битен­нән ике тамчы яшь тәгәрәп төш­те,– дип искә ала Зөлфия. – Ә бит әниемнең балачагы да, яшьлек еллары да рәхәттә узмаган. Аңа биш яшь тулганда әтисе башка хатынга чыгып китә. Әнием – гаиләдә иң өлкән бала, аннан соң тагын ике сеңлесе була. Ул дәү әниемнең төп ярдәмчесе була. Әзрәк үсә төшкәч, фермада эш­ләүче әнисенә булыша башлый. Тик 10 нчы сыйныфка барам дип йөргәндә, җәй көне аны үгез сөзә. Мөгезенә элеп алып ташлый. Әниемнең хәле бик авыр була. Район табиблары тизрәк Казанга җибәрә. Яшәү белән үлем арасында озак тарткалашканнан соң, әни исән кала. Иптәш­лә­рен­нән артта калып булса да, мәк­тәпне тәмамлый. Аннан соң укытучы булу теләге белән Арчага юл тота.

Рәнҗетмәгез аналарны

news_10595Мин ишегалдына килеп кергәндә, Кәримә апа бакчада бәрәңге сабагы урып йөри иде. Озак карап торгач кына мине таныды, чөнки безнең дистә елдан артык очрашкан юк иде. Хәл‑әхвәл сорашкач, миңа чәй куеп эчерергә булды. Самавыр кайнагач, чәйнең булмавы беленде.
– Чәй барын бар да, тик шкафта ул, – диде апа. Шуннан мин җәһәт кенә барып, кибеттән һинд чәе алып кайттым.

Элек Кәримә апа таза, сәламәт иде. Хәзер бирешкән, җыерчыклары күбәйгән, кечерәеп тә калган кебек күренә. Элек уен‑көлке ярата, чын күңелдән көлә иде, хәзер шактый боек, күңелсез.

Кичкә таба Кәримә апаның малае Мәсхүт абый кайтып керде. Кунак барын белгәч, тиз генә «ярты» алып кайтты, әмма аны салырга рюмка табылмады.
– Менә дигән рюмкалар бар, ләкин шкафта шул алар, – диде ул.
– Нәрсә булган ул шкафка, ачкычын югалттыгызмы?
– Юк ла, хатын үзе белән алып йөри.
Караңгы төшкәндә, эштән хатыны Гөлсем кайтты. Кәримә апага беренче сүзе:
– Сабакны урып бетердеңме? Әллә бот күтәреп яттыңмы? – булды. Аннары Гөлсем аш салып ашады да: – Балаларны ашат, малларны кара, табак-савытларны ю! – дип, Кәримә апага боерыклар биреп, йокларга кереп китте.

Данир Сабиров туй алып бару өчен 65 мең сорый

news_10597Кем син, Данир Сабиров?! Җырчы, биюче, пародист, шоуменмы? Үзе исә: “Мин үземә исем таба алмыйм, – ди. – Җырчы дисәм, юньләп җырлый алмыйм, профессионаллар кебек бии белмим, пародия ягыннан да үземне оста дип санамыйм. Нәрсә бар, шуның барысын берләштереп, кеше кисәге булып йөрим”.

– Данир, конкуренция бик көчле, халык җыюы авырмы?

– Былтыр программаны ошаттылар бугай. Быелгысын ошатырлар микән дип борчылам. Быел өченче сезонны башлыйм. Икенче сезоннан соң кассада билет сатучы апалар: “Бүтән күрсәтергә әйбере юк, бетте инде бу егет. Пародияченең гомере озын түгел”, – дип әйткәннәр. Эт өрә тора, бүре йөри тора, диләрме әле – йөрим инде. Балачактагы иң зур хыялым – артист булу иде, биюче булырмын дип тә уйладым. Көрәш белән дә бик каты шөгыльләндем. Республика яшүсмерләре арасында чемпион булдым. Көрәшне биш яшьтә башлап, 20 яшьтә ташладым.
– Ник?
– Спорт – имгәтә, физкультура терелтә диләрме әле? Авыр. Җәрәхәтләр дә булды, әле дә бил авырта.
– “Яңа Гасыр” каналында “Җомга киче”ннән ник киттең? “Йолдыз чире” башланган да, шуның аркасында куганнар икән, диделәр. Дөресме?

Фердинанд Сәлахов: «Бүген сәнгать урамда каңгырап йөри»

news_10584Фердинанд Сәлахов белән бер концертта очрашып, сөйләшеп утырдык. Әңгәмәбез сәнгать темасына гына багышланса да, шәхси өлкәләр дә яктыртылды анда.

– Фердинанд абый, ниләр белән шөгыльләнәсез?

– «Татар моңы» конкурсының Казанда узачак икенче, өченче  турларына әзерләнәбез. Шәһәрләрдә йөреп, яшь башкаручыларны, талантларны барладык. Мактанырлыгыбыз бар, Аллага шөкер. Аннан соң бер төркем яшьләр белән кыргыз, казах далаларына, Кытайга чыгып китәчәкбез. Яшьләргә юл күрсәтеп, тамашачы белән таныштырып, ике арада күпер салу – минем төп максат.
– Бүгенге татар эстрадасына карашыгыз нинди?
– Бик шәп тавышлар бар. Бездәге кебек байлык бер милләттә дә юк. Әгәр Сиринә Зәйнетдинова, Марат Фәйрушин, Ришат Фазлыйәхмәтовларны дәүләт күләмендә үстерсәк, ничек шәп булыр иде! Филүс Каһиров белән Ришат Төхвәтуллинны Ваһапов фестивале танытты. Аларны дәүләт үз канаты астына алырга тиеш дип саныйм.
 

Башкортстанда мамонтлар “зираты” табылган (ФОТО)

news_10465Быел җәйдә Кырмыскалы районында Агыйдел елгасы буендагы карьерда эшчеләр күпсанлы хайван сөяге калдыклары казып чыгарган. Бу турыда тиз арада галимнәргә җиткергәннәр.

Әлеге хәбәр Этнологик тикшеренүләр институты сайтында шушы көннәрдә генә чыкты. Башкортстанда мамонт калдыклары моңа кадәр дә булган. 1970 елда табылган Хазәр (Башкорт) мамонты скелеты музейда тора инде.

Җәйге табылдыкның зур әһәмияткә ия булуы шиксез. Чөнки анда сөякләр күп санда. Димәк, хайванның тулы скелетын җыеп булу ихтималы зур. Галимнәр карьерда казу эшләрен дәвам итәргә планлаштыра.

Калдыкларны Археология һәм этнография музеена тапшырганнар. Музей хезмәткәре журналистларга “Мамонтның нинди җенестән булуын һәм яшен белү өчен, палеонтологлар чакырдык”, дип белдергән.  

Данир Сабиров – “Кунак”

Авыл эчүчелеккә бирелгән? (Килгән хатлардан)

269079_s1Машинамда авылга таба җилдертәм генә. Үзебезнең якка таба борылгач, бер дә шикләнми генә, юлда машина туктатырга теләп басып торучы бер апаны утырттым. Ул бик ачык кеше булып чыкты әле, сөйли дә сөйли генә.
- И хәзерге замана, ахырзамандыр инде. Туып-үскән авылымны күреп, йөрәгем сыкрый, җаным әрни. Хәзер минем авылдан чыгып киткәнемә дә утыз еллап. Авыл һаман да сагындыра. Һәр ел саен кайтам, кайтам да, бөтен кәефемне юкка чыгарып, көз ахырында кире шәһәргә киләм. Шул төп нигездә калган әти-әнине ташларга теләмибез.
- Нишләп кәефләр бетә? – дим. Апа шуны гына көткәндәй сөйли башлады:
- Авыл һәр ел саен үзгә­решләр кичерә. Кызганыч ки, уңай якка түгел. Бик күп йорт­лар сүтелә, буш йортлар күбәйгәннән-күбәя бара. Иң аянычлысы шул: авыл эчүчелеккә бирелә. Бик кызганыч күренеш бу. Ә хатын-кызлар күбрәк тә. Барысы да өйдә ята. Булдыра алган ир-атлар читкә чыгып эшләгән була, яисә фермерларга ялланып, мал-туарына азрак азык әзерләгән итенә. Ә менә хатын-кызларга килгәндә… Хәт­­та татар хатын-кызларының урам­да эчеп, исереп ятулары инде башка сыймаслык.
Без үскәндә дә сирәк кенә булса да бар иде инде андый эчә торган хатын-кызлар. Тик алар алай ук авыл уртасында эчеп ятмыйлар иде. Ә хәзер…

Данир Сабиров: «Кирпечтән йорт күтәреп ятабыз”

news_10341— Мәш килеп йорт төзетәм әле. Икенче катын күтәрә башладылар. Мунчам агачтан. Менә шуңа ягып йөрим. Аңа мич алганда хатыным Миләүшә белән сүзгә килдек. Ул матур, мин җылы кирәк, дим. Нәтиҗәдә, аныңча булды. Хатын-кызны тыңламый ярамый (көлә). Өйнең проектын төзегәндә дә үпкәләштек, өч көн сөйләшмәдек.

Августта өйләнешүебезгә 6 ел тулды. Элек гаи­ләдә дүрт хатын-кыз иде, хәзер бишәү булдылар. Хатыным Миләүшә, олы кызым Мәрьям (4 яшь ярым), төпчегебез Дания (8 ай тулды), “теща”, карт әни (аның әнисе).

Яңа сезонга әзерләнәм. Бик кызык булачак. Артистлар үпкәләмәсен, һәрберсенә хайван исеме куштым.

Хатын-кыз акыллыракмы, ир-атмы?

news_10354Соңгы елларда бу сорау бик еш яңгырый. Тарихтан беләбез, борынгы заманда ук хатын-кызның хокукы ир-атныкы белән тигез булмаган. Аңа кадәр матриархат чоры хөкем сөргән диләр-диюен, тик анысы Русия тарихчылары уйлап чыгарган монгол-татар изүе ише әкияттерме, чындырмы – белгән юк. Үзләрен дөнья кендеге дип санаган европалылар да хатын-кызның физик мөмкинлеген һәм акыл дәрәҗәсен ир-атныкыннан кайтыш дип санаган.

Хатын-кызның иҗтимагый тормышка лаек биләмәсен Германия кайзеры Вильгельм II “к” хәрефенә башланган өч сүз (кinder, кuche, кirche) белән тамгалап чикләгән һәм шуны Европада кайчандыр канун дәрәҗәсендә хакка чыгарганнар. Ул сүзләр бала, кухня, гыйбадәтханә дигәннәрне аңлата.

Бүген хатын-кыз ир-атныкы дип саналган барча даирәләргә дә үтеп, кайберләреннән көчле җенес вәкилләрен кысрыклый ук башлады. Әдәбият, сәнгать, фән, спортта алар яңадан-яңа уңышлар яулый тора. Хәтта бокс, самбо, футбол, хоккей, штанга күтәрү кебек хатын-кыз табигатенә ят төрләрне дә тынычлыкта калдырмыйлар. Татарның “сыер дуласа аттан яман” дигәненә җирлек әллә кайчан туган, күрәсең.
Мәгълүм ки, тәрбияче, укытучы, мөгаллим вазыйфалары бездә тулаем диярлек хатын-кыз кулына калды. Нәтиҗәдә, күңеле белән күпчелек хатын-кыз – остаз, ә ир-ат – шәкерт, сүз тыңлаучан яки тәртипсез малай роленә күнде. Хатын-кыз сүзеннән чыгарга омтылу шәкертнең хәлфәсен санламавы сымаграк аңлашыла башлады. Бүтән илләрдә хәл бездәгедәй кискен тормый, чөнки шәхес формалашу чорында тәрбияче, укытучы вазыйфалары бүленешендә әлегә тигезлек саклана. Ә менә кагыйдәдән искәрмә сыйфатында Япониядә укытучы булып һаман да бары тик ир-атлар гына эшли ала һәм аларда ир-ат абруе һаман да югары.

Хөрмәтне бушка да бирмиләр, сатып та йөрмиләр

news_10305Марат Кәбиров һәм Эльмира Җәлиловадан капма-каршы караш.

Марат КӘБИРОВ:

Әтием урынына калган мөлаем гына бер җизни бар иде. Фаис җизни. Мировой кеше инде: эшен дә эшли, сүзен дә әйтә белә. Минем туй вакытында болай ди бу: «Улым, туйдан соң хатынны өч көн кыйнарга кирәк аны». Күзләрем маңгайга менүен күреп, өстәп куя: «Әгәр беренче өч көндә тимәсәң, бөтөнләй кул күтәрмә – аннан соң гомер буе кыйнасаң да, файдасы юк».

Моны, әлбәттә, шаяру дип кабул иттем дә шаркылдап көлеп, ары киттем. Беренче өч көндә дә соңыннан да кул күтәрергә насыйп булмады. Кул каты булса да, күңел йомшак инде. Хатынның да аламасы эләкмәде бугай. Шулай да күңел кырылган чакларда җизнинең сүзләре искә төшеп куя. Чынлап та беренче көннәрдә берне биреп аласы калган, дип уйлап куйган чаклар да була. Аннан соң тормыш тагын үз җаена керә, киеренке көннәрнең назын кире кайтарырга теләгәндәй, гөрләшеп яши башлыйсың.
Хәзер инде үзем дә улларыма кабатлыйм:
– Улым, туйдан соң хатынны өч көн кыйнарга кирәк…
Тегеләрнең күз маңгайга менә. Нәкъ минеке кебек…

Татар зираты ни хәлдә?

news_10318Без Рәмис Латыйпов белән ниндидер әйләнеч юллар белән Казанның Яңа бистә татар зиратына китеп барабыз. Төп капка янына барасы урынга, башта зиратның бер читтәге ишеге янына килеп туктадык. Ишек янәшәсенә кемдер зәңгәр буяу белән зур итеп: «Рустем Зарипов, с юбилеем» дип язып куйган. Мондый ишектән керү нигәдер күңелгә ятып бетмәгәнгә күрә, ары киттек. Кем ул Рөстәм Зарипов? Кем аны зират коймасына язып котлаган? Бу сораулар җавапсыз калды.

Татар зиратында – татар тарихы

Тукай бабай да ята торган, Казанның иң данлыклы зираты шушы бугай. Әле моннан берничә ел элек кенә язучы Шаһинур ага Мостафин белән  зират аллеяләреннән Мөдәррис Әгъләм каберен эзләп йөргән хәтердә. Ул чакта аның каберендә таш юк,  исеме язылган такта гына эленеп тора иде әле. Хәзер Язучылар берлеге таш куйдырган диләр. Туфан абыйны җирләгәндә дә  килгән идек. Аннан бер тапкыр махсус Тукай каберенә бардык. Шуннан ары бүтән килгән дә булмаган икән ләбаса бу зиратка!?

Тикшерүләрдән соң, 17 хәләл кафеның 7се генә калган

news_10320Ике атна эчендә 17 хәләл кафе һәм рестораннарны тикшергәннәр. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитеты Россия мөселман яшьләре берлеге белән берлектә Казанның хәләл ризык тәкъдим итә торган туклану үзәкләренә рейдлар уздырды. Тикшерүләр барышында “хәләл” билгесен законсыз куллану очраклары, сыйфатны дәлилли торган сертификатлар булмавы ачыкланган. Нәтиҗәдә, 7 кафе һәм рестораннар Диния нәзарәте аша эшчәнлекләрен рәсмиләштерү эшенә алынган, калганнары реклама тактасыннан “хәләл” билгесен алып атуны кулайрак тапкан.

“Ыштан һәм болыт” (100 ел элеккеге татар матбугатыннан)

news_10322“XX гасыр башы татар матбугаты” исемле шәлкемдә Азатлык бер гасыр элек татар газет-журналларында басылган язмалар белән таныштыра. Әлеге язмаларның күпчелеге хәзерге чорга да аваздаш кебек. 1915 елда “Кояш” газеты “Русское слово” газетасында басылган “Штаны и небо” исемле мәкаләнең эчтәлеге белән таныштырган. Аллаһыга шөкер. “Русское слово” газетасында С. Яблоновский “Штаны и небо” дигән озын бер мәкалә яза. Аның кыскача эчтәлеге моннан гыйбарәт:

Хәзер курортлар съезды бара. Съезд хәзер гүя бер эш чыгарыр кебек. Чыннан да, үзебездә иксез-чиксез табигать байлыгы була торып вә халык шул табигать байлыгыннан файдалануга каты бер ихтыяҗ белән мохтаҗ була торып, безнең чит мәмләкәт курортларына китүебез бер дә кичерелә торган эш түгелдер. Никадәр хурлык! Без бит хәзергәчә һәр яхшы нәрсәне читтән генә аладыр идек. Бер магазинга барып керсәң, сиңа мал күрсәтәләр. Бу бик яхшы нәрсә, чөнки читтән килгән мал, – диләр. Ник кыйммәт соң, кыйммәт сорыйсыз бит, – дисәң, – юк, әфәндем, гафу итегез, кыйммәт түгел, чөнки бик яхшы, бу бит чит мәмләкәттән килгән мал. Бездә һич тә начар нәрсә юк, чөнки безнең бар малыбыз да читтән килгән, – дип мактаналар.
Чит мәмләкәттә бер мәгъдән суы (минераль су) табыла. Бик тиз шул суны тикшерә башлыйлар. Иң маһир (белгеч) профессорлар, иң чын тырышлык һәм саф вөҗдан белән тикшереп, хакыйкать хәлне белдергәч үк, бик тиз ул суның тирәсе төзекләндерелә башлый. Табиб дисәң, уңайлык дисәң, торыр урын дисәң, ашамак-эчмәк дисәң – һәркайсы менә дигән итеп җиткерелә. Һәркайсы беренче дәрәҗәдә яхшы һәм арзан. Ул курортларга руслар, хосусан, Русия яһүдиләре тула. Анда бер дә яһүдидән курыкмыйлар. Бездә исә яһүди куркыныч халык, аны курортка кертергә ярамый.

Кояштан ник куркабыз?

news_10288Бразилиядә бу җәйдә футбол буенча дөнья чемпионаты узды. Дине, теле, тән төсе төрле һәр дүрт кыйтга вәкилләре туп типте һәм бөтен дөнья халыклары, хәйраннар калып, шуны күзәтте. Стадионнар шыгрым иде, кемнәр, нинди чыгымнар түгеп, кайлардан гына килмәгән. Элегрәк стадионнарда нигездә ир-атлар гына җан атса, инде бу чир гүзәл җенес вәкилләренәдә йокты.

Әлеге тамашаны якыннан, стадионнарда карый алу бәхетенә ирешүче илдәшләр бер төсле киемнән, бер күңел, бер йөрәк булып уртак хисләр кичерә, анысына ук ирешмәгәннәр, махсус кафеларга җыелып, үзара теләктәшлек, терсәк тоеп хушлана. Актык чут (анысына мин дә керәм), өйдә диванга кырын ятып, телевизор экраны аша хозурлык ала…

Кайбер философлар, атаклы классик әдипләр бу дөньяда кеше ялгыз дип бара. Аның рухы ялгызлыктан иза чигә, имеш. Әкиятләрдә, әйтик, татарныкында – дию, урысныкында үлемсез Кощей урлап киткән кызны батыр, чибәр егет коткара һәм шуңа өйләнә. Әгәр, явыздан йолып алгач, өйләнмәсә, коткару тулы булмый кебек. Ә бит дию дә, башкасы да кызның намусына, сафлыгына кагылмый. Миңа калса, әлеге котсыз образлар ялгызлыкны гәүдәләндерә. Батыр егет гүзәл туташны һәм үзен шул афәттән аралый әкиятләрдә.

Зәйнәб-Зөфәр: «Яратырга вакыт»

news_10279Әле кайчан гына бер сукмактан атлый башлаган Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның гаилә корып яши башлауларына чирек гасыр гомер үтеп киткән. Тормышта да, сәхнәдә дә кулга-кул тотынып атлаган бу парлар бүген күпләргә үрнәк. Иҗатлары белән дә сөендереп торганга күрә, тамашачы аларны хөрмәт итә. Бүгенге сөйләшүебез аларның үткәннәре һәм бүгенгесе хакында.

«Тагын бер бала табасы калган»

– Зәйнәб, Зөфәр, сезгә карап «пар былбыллар» дигән сүзләрне ишетәбез. Тормыш тәҗрибәгез дә шактый. Әйтегез әле, үткәннәрдә үкенечле мизгелләрегез булдымы икән?

Зәйнәб: – Без һәрвакыт эш дип чаптык. Тагын берәр бала табасы калган дип үкенәм.

Зөфәр
: – Ә мин Зәйнәбне рәнҗеткән чакларым булмадымы икән дип уйлап куям. Әмма үкенерлек хаталар ясамадык шикелле.

“Зө-Ләй-Лә” – “Мәдхия” (Zu-Lay-La – “The Ode”)

Этот клип показывает, какими храбрыми татарские женщины были в прошлом, защищая своих детей, свои семьи, свой народ… Легенда гласит, что на месте, где эти 40 женщин пали, появился родник.

Әлеге клип татар хатын-кызларының батырлыгына багышлана… Риваять буенча әлеге 40 хатын-кыз үтерелгән җирдә чишмә барлыкка килгән.