Раяз Фасыйхов: «Балаларым өчен күп нәрсәдән баш тарта алам»

news_10732Җырчы Раяз Фасыйхов белән очрашып әңгәмә корырга әллә кайчан ук сөйләшеп куйган идек. Әллә ничә сәбәп чыкты. Инде тәмам килештек дигәч тә, беренче көнне машинам көйсезләнде, икенче көнне Раязның мең төрле эше килеп чыкты. Инде, ниһаять, койрыгына бастым үзенең. Очрашу урыныбыз – Тинчурин театрының гримеркасы.

– Раяз, йөзеңне бер күрергә зар-интизар булып беттем. Вакытың бер дә юк бугай?
– Гел түгел. Ниндидер җитди чара алдыннан шулай булып ала. Башка көннәр салмак кына, үз темпы белән бара. Ашыккан вакытлар да бар, әмма анысы бары тик өлгерү өчен генә.
– «Ни өчен артист булдың?»  – дигәч, «Микрофон җиңел бит ул, шуңа», – дигән бер җырчы. Синең җырлаудан башка шөгылең бармы?
– Башка җирдә эшләгәнем юк. Бүтән эштә эшли беләм микән? Бүген мине тамашачыларым да, якыннарым да җырчы Раяз Фасыйхов буларак кына белә.
– Җырларың гел моңсу, бәхетсез мәхәббәт турында. Нәрсәдән бу? Яшьлектә бик яраткан ярың калдымы соң?
– Ю-у-у-ук инде. Ничектер миңа шулай килеп ябышты ул. Сәхнәгә беренче «Кыр казлары» дигән лирик җыр белән чыктым бит мин. Аннан соң амплуа шундыйга әйләнде. Композиторлар да шундый темптагы җырлар яза башладылар. Араларында күңелле җырлар булса да, алар бик истә дә калмый. Салмак рухтагы мәхәббәт турындагы романтик җырлар, җавапсыз мәхәббәткә багышланган җырларны башкарырга яратам. Белмим, бәлки, үтемле итеп башкарамдыр. Һәрбер кешенең беренче мәхәббәте, яшьлектәге үкенүләре була. Шуңа күрә, ул тема һәр кешенең башыннан үткән, йөрәгендә саклана. Димәк, мин кемнеңдер шул серләрен ачып чыгара алганмындыр инде.

Дизайнер Альбина Ризванова: “Татар стилен матур итеп тәкъдим итә белүче юк”

news_10721Замана үзгәргән саен, кешеләрнең көнкүреше, йорт-җирләрне бизәү рәвеше дә үзгәрә. Кешеләр хәзер күбрәк сәяхәт итә, шуңа бәйле рәвештә, төрле илләрдә матур урыннар, җирләр күрә һәм ул матурлыкны үзендә дә булдырырга омтыла. Татар милли бизәкләрен хәзерге заман кешесе үз өен бизәүдә кулланамы? Гомумән, татар милли стиле хакында дизайнер Альбина РИЗВАНОВА белән сөйләштек.

- Кибеткә кереп, сатучыдан “Шәрык стилендәге әйберләр бармы”, дип сорасаң, безгә Кытай, Гарәп яки Япон мәдәниятенә кагылган предметлар тәкъдим итәләр, әмма татар стиленә караган әйберләрне очратуы кыен. Хәзерге заман йорт-җир дизайнында татарның милли стиле бармы, милли төсмерләр чагылыш табамы?

- Әгәр дә без товар базары хакында сөйләшсәк, минемчә, татар милли әйберләре сатуда бөтенләй дә юк диярлек. Бу табигый да. Әгәр дә татар стилендә интерьер булдырырга телисез икән, бу эшне башкарырга мөкин. Милли бизәкләр, үрнәкләр ярдәмендә татар стилен чагылдыру кыенлык тудырмый. Өстәл япмалары, данлыклы Казан сөлгеләре, шамаилләр, хәтта намазлыкны да әлеге стильне тудыру өчен файдаланырга була. Татар рухын чагылдыручы интерьер булдыру өчен алга шундый максат куеп эшләү кирәк. Ни үкенеч, дизайн өлкәсендә әлегә татар стиле юк.

- Һәр стильнең үз исеме бар. Европа авылларында яшәүчеләрнең стилен кулланалар, канн стиле, кантри стиле һ.б. Ә менә татар стиле дигәнне бер дә ишеткән юк…

- Кантри үзе үк берничә төрле булырга мөмкин. Бу француз кантрие дә, итальян кантрие дә була ала. Татар мәдәнияте хакында сөйләшсәк, аның үзенә берничә төрле халыкларның стильләрен, предметларын җыйганлыгын әйтеп китү кирәк. Анарда Урта Азия, төрки, иран, фарсы мәдәнияте элементларын күрергә мөмкин һәм алар бөтенесе бергә үрелеп бара. Татар мәдәниятенә генә кагылган әйберләр дигәндә, безнең танылган бизәкләрне атарга була. Минем уйлавымча, татар стилендәге интерьер булдыру − ул һәрвакыт эклетика, ягъни берничә стильнең бергә үрелеп, аерым колорит тудыруы.

“Күңелемдә ялгызлык хисе юк”

1394790003_1383141424_vladimir-putinРоссия Президенты Владимир Путин “ТАСС” Россия мәгълүмат агентлыгының “Беренче шәхесләр” махсус проекты кысаларында агентлык хәбәрчесе Михаил Метцель белән әңгәмә корган. Без дә әңгәмәнең кайбер өлешләрен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәргә булдык.

– Саулыгыгыз ничек, Владимир Владимирович?

– Үләргә җыенмыйм.
– Дошманнар төрлесен сөйли…
– Чынлапмы? Беренче ишетүем. Нәрсә сөйлиләр? Те­ләгәннәрен чынбарлык итеп­ме?
– Сөйләп тормыйм. Имеш-мимешләргә урын кал­дырмас өчен, Сезнең үзе­­гезгә мөрәҗәгать итүем.
– Ничек телиләр, шулай уйласыннар. Безгә аннан зыян да, файда да юк.
– Ни генә дисәк тә, бик әһәмиятле мәсьәлә бит бу. Ил халәте нәкъ менә Сезнең физик, әхлакый, психик халәтегезгә бәйле.
– Минем физик, әллә психик халәтемме шиккә салган?
– Төрлечә сөйлиләр.

“Син кайгырма гына, күз нурым!”

news_10581Моннан берничә ай элек поч­тама хат килеп төште. “Минем әнием укытучы булып эшли. Тик аның авыруы бар. Ул еш кына хастаханәләрдә ятып чыга. Бик тә аның терелүен телим. Табиблар яман чир дигән диагноз куйган. Яманның начар икәнен беләм, әмма минем яхшы күңелле әниемдә нинди начар авыру булырга тиеш соң? Аны бик тә яшәтәсем килә”, – диелгән иде анда.

Бу кызга хат язып салдым. Тик җавап хаты көткәндә, күңелсез хәбәр килеп иреште.Зөлфиянең әнисе Лилия ханым үлеп киткән икән. Зөлфия белән Интернет аша аралаштык.

– Әнием авырганын сиз­дер­мәде. Гел елмаеп кына торды. Әтине дә тәрбияләде. Мине дә матур итеп киендереп йөртте. Тик быел сентябрь аенда ул бө­тенләй хәлсезләнеп урынга егылды. Минем бу хәлләрне авыр кичер­гәнемне аңлап, соңга таба әни янына кертми башладылар. Ә мин җаен таптым. Әти чыгып киткәнне генә көтәм дә әни белән очрашам. Ул хәлсезләнеп, ябыгып китсә дә миңа карап елмая иде. Соңгы күрешкәндә аның битен­нән ике тамчы яшь тәгәрәп төш­те,– дип искә ала Зөлфия. – Ә бит әниемнең балачагы да, яшьлек еллары да рәхәттә узмаган. Аңа биш яшь тулганда әтисе башка хатынга чыгып китә. Әнием – гаиләдә иң өлкән бала, аннан соң тагын ике сеңлесе була. Ул дәү әниемнең төп ярдәмчесе була. Әзрәк үсә төшкәч, фермада эш­ләүче әнисенә булыша башлый. Тик 10 нчы сыйныфка барам дип йөргәндә, җәй көне аны үгез сөзә. Мөгезенә элеп алып ташлый. Әниемнең хәле бик авыр була. Район табиблары тизрәк Казанга җибәрә. Яшәү белән үлем арасында озак тарткалашканнан соң, әни исән кала. Иптәш­лә­рен­нән артта калып булса да, мәк­тәпне тәмамлый. Аннан соң укытучы булу теләге белән Арчага юл тота.

Рәнҗетмәгез аналарны

news_10595Мин ишегалдына килеп кергәндә, Кәримә апа бакчада бәрәңге сабагы урып йөри иде. Озак карап торгач кына мине таныды, чөнки безнең дистә елдан артык очрашкан юк иде. Хәл‑әхвәл сорашкач, миңа чәй куеп эчерергә булды. Самавыр кайнагач, чәйнең булмавы беленде.
– Чәй барын бар да, тик шкафта ул, – диде апа. Шуннан мин җәһәт кенә барып, кибеттән һинд чәе алып кайттым.

Элек Кәримә апа таза, сәламәт иде. Хәзер бирешкән, җыерчыклары күбәйгән, кечерәеп тә калган кебек күренә. Элек уен‑көлке ярата, чын күңелдән көлә иде, хәзер шактый боек, күңелсез.

Кичкә таба Кәримә апаның малае Мәсхүт абый кайтып керде. Кунак барын белгәч, тиз генә «ярты» алып кайтты, әмма аны салырга рюмка табылмады.
– Менә дигән рюмкалар бар, ләкин шкафта шул алар, – диде ул.
– Нәрсә булган ул шкафка, ачкычын югалттыгызмы?
– Юк ла, хатын үзе белән алып йөри.
Караңгы төшкәндә, эштән хатыны Гөлсем кайтты. Кәримә апага беренче сүзе:
– Сабакны урып бетердеңме? Әллә бот күтәреп яттыңмы? – булды. Аннары Гөлсем аш салып ашады да: – Балаларны ашат, малларны кара, табак-савытларны ю! – дип, Кәримә апага боерыклар биреп, йокларга кереп китте.

Данир Сабиров туй алып бару өчен 65 мең сорый

news_10597Кем син, Данир Сабиров?! Җырчы, биюче, пародист, шоуменмы? Үзе исә: “Мин үземә исем таба алмыйм, – ди. – Җырчы дисәм, юньләп җырлый алмыйм, профессионаллар кебек бии белмим, пародия ягыннан да үземне оста дип санамыйм. Нәрсә бар, шуның барысын берләштереп, кеше кисәге булып йөрим”.

– Данир, конкуренция бик көчле, халык җыюы авырмы?

– Былтыр программаны ошаттылар бугай. Быелгысын ошатырлар микән дип борчылам. Быел өченче сезонны башлыйм. Икенче сезоннан соң кассада билет сатучы апалар: “Бүтән күрсәтергә әйбере юк, бетте инде бу егет. Пародияченең гомере озын түгел”, – дип әйткәннәр. Эт өрә тора, бүре йөри тора, диләрме әле – йөрим инде. Балачактагы иң зур хыялым – артист булу иде, биюче булырмын дип тә уйладым. Көрәш белән дә бик каты шөгыльләндем. Республика яшүсмерләре арасында чемпион булдым. Көрәшне биш яшьтә башлап, 20 яшьтә ташладым.
– Ник?
– Спорт – имгәтә, физкультура терелтә диләрме әле? Авыр. Җәрәхәтләр дә булды, әле дә бил авырта.
– “Яңа Гасыр” каналында “Җомга киче”ннән ник киттең? “Йолдыз чире” башланган да, шуның аркасында куганнар икән, диделәр. Дөресме?

Фердинанд Сәлахов: «Бүген сәнгать урамда каңгырап йөри»

news_10584Фердинанд Сәлахов белән бер концертта очрашып, сөйләшеп утырдык. Әңгәмәбез сәнгать темасына гына багышланса да, шәхси өлкәләр дә яктыртылды анда.

– Фердинанд абый, ниләр белән шөгыльләнәсез?

– «Татар моңы» конкурсының Казанда узачак икенче, өченче  турларына әзерләнәбез. Шәһәрләрдә йөреп, яшь башкаручыларны, талантларны барладык. Мактанырлыгыбыз бар, Аллага шөкер. Аннан соң бер төркем яшьләр белән кыргыз, казах далаларына, Кытайга чыгып китәчәкбез. Яшьләргә юл күрсәтеп, тамашачы белән таныштырып, ике арада күпер салу – минем төп максат.
– Бүгенге татар эстрадасына карашыгыз нинди?
– Бик шәп тавышлар бар. Бездәге кебек байлык бер милләттә дә юк. Әгәр Сиринә Зәйнетдинова, Марат Фәйрушин, Ришат Фазлыйәхмәтовларны дәүләт күләмендә үстерсәк, ничек шәп булыр иде! Филүс Каһиров белән Ришат Төхвәтуллинны Ваһапов фестивале танытты. Аларны дәүләт үз канаты астына алырга тиеш дип саныйм.
 

Башкортстанда мамонтлар “зираты” табылган (ФОТО)

news_10465Быел җәйдә Кырмыскалы районында Агыйдел елгасы буендагы карьерда эшчеләр күпсанлы хайван сөяге калдыклары казып чыгарган. Бу турыда тиз арада галимнәргә җиткергәннәр.

Әлеге хәбәр Этнологик тикшеренүләр институты сайтында шушы көннәрдә генә чыкты. Башкортстанда мамонт калдыклары моңа кадәр дә булган. 1970 елда табылган Хазәр (Башкорт) мамонты скелеты музейда тора инде.

Җәйге табылдыкның зур әһәмияткә ия булуы шиксез. Чөнки анда сөякләр күп санда. Димәк, хайванның тулы скелетын җыеп булу ихтималы зур. Галимнәр карьерда казу эшләрен дәвам итәргә планлаштыра.

Калдыкларны Археология һәм этнография музеена тапшырганнар. Музей хезмәткәре журналистларга “Мамонтның нинди җенестән булуын һәм яшен белү өчен, палеонтологлар чакырдык”, дип белдергән.  

Данир Сабиров – “Кунак”

Авыл эчүчелеккә бирелгән? (Килгән хатлардан)

269079_s1Машинамда авылга таба җилдертәм генә. Үзебезнең якка таба борылгач, бер дә шикләнми генә, юлда машина туктатырга теләп басып торучы бер апаны утырттым. Ул бик ачык кеше булып чыкты әле, сөйли дә сөйли генә.
- И хәзерге замана, ахырзамандыр инде. Туып-үскән авылымны күреп, йөрәгем сыкрый, җаным әрни. Хәзер минем авылдан чыгып киткәнемә дә утыз еллап. Авыл һаман да сагындыра. Һәр ел саен кайтам, кайтам да, бөтен кәефемне юкка чыгарып, көз ахырында кире шәһәргә киләм. Шул төп нигездә калган әти-әнине ташларга теләмибез.
- Нишләп кәефләр бетә? – дим. Апа шуны гына көткәндәй сөйли башлады:
- Авыл һәр ел саен үзгә­решләр кичерә. Кызганыч ки, уңай якка түгел. Бик күп йорт­лар сүтелә, буш йортлар күбәйгәннән-күбәя бара. Иң аянычлысы шул: авыл эчүчелеккә бирелә. Бик кызганыч күренеш бу. Ә хатын-кызлар күбрәк тә. Барысы да өйдә ята. Булдыра алган ир-атлар читкә чыгып эшләгән була, яисә фермерларга ялланып, мал-туарына азрак азык әзерләгән итенә. Ә менә хатын-кызларга килгәндә… Хәт­­та татар хатын-кызларының урам­да эчеп, исереп ятулары инде башка сыймаслык.
Без үскәндә дә сирәк кенә булса да бар иде инде андый эчә торган хатын-кызлар. Тик алар алай ук авыл уртасында эчеп ятмыйлар иде. Ә хәзер…

Данир Сабиров: «Кирпечтән йорт күтәреп ятабыз”

news_10341— Мәш килеп йорт төзетәм әле. Икенче катын күтәрә башладылар. Мунчам агачтан. Менә шуңа ягып йөрим. Аңа мич алганда хатыным Миләүшә белән сүзгә килдек. Ул матур, мин җылы кирәк, дим. Нәтиҗәдә, аныңча булды. Хатын-кызны тыңламый ярамый (көлә). Өйнең проектын төзегәндә дә үпкәләштек, өч көн сөйләшмәдек.

Августта өйләнешүебезгә 6 ел тулды. Элек гаи­ләдә дүрт хатын-кыз иде, хәзер бишәү булдылар. Хатыным Миләүшә, олы кызым Мәрьям (4 яшь ярым), төпчегебез Дания (8 ай тулды), “теща”, карт әни (аның әнисе).

Яңа сезонга әзерләнәм. Бик кызык булачак. Артистлар үпкәләмәсен, һәрберсенә хайван исеме куштым.

Хатын-кыз акыллыракмы, ир-атмы?

news_10354Соңгы елларда бу сорау бик еш яңгырый. Тарихтан беләбез, борынгы заманда ук хатын-кызның хокукы ир-атныкы белән тигез булмаган. Аңа кадәр матриархат чоры хөкем сөргән диләр-диюен, тик анысы Русия тарихчылары уйлап чыгарган монгол-татар изүе ише әкияттерме, чындырмы – белгән юк. Үзләрен дөнья кендеге дип санаган европалылар да хатын-кызның физик мөмкинлеген һәм акыл дәрәҗәсен ир-атныкыннан кайтыш дип санаган.

Хатын-кызның иҗтимагый тормышка лаек биләмәсен Германия кайзеры Вильгельм II “к” хәрефенә башланган өч сүз (кinder, кuche, кirche) белән тамгалап чикләгән һәм шуны Европада кайчандыр канун дәрәҗәсендә хакка чыгарганнар. Ул сүзләр бала, кухня, гыйбадәтханә дигәннәрне аңлата.

Бүген хатын-кыз ир-атныкы дип саналган барча даирәләргә дә үтеп, кайберләреннән көчле җенес вәкилләрен кысрыклый ук башлады. Әдәбият, сәнгать, фән, спортта алар яңадан-яңа уңышлар яулый тора. Хәтта бокс, самбо, футбол, хоккей, штанга күтәрү кебек хатын-кыз табигатенә ят төрләрне дә тынычлыкта калдырмыйлар. Татарның “сыер дуласа аттан яман” дигәненә җирлек әллә кайчан туган, күрәсең.
Мәгълүм ки, тәрбияче, укытучы, мөгаллим вазыйфалары бездә тулаем диярлек хатын-кыз кулына калды. Нәтиҗәдә, күңеле белән күпчелек хатын-кыз – остаз, ә ир-ат – шәкерт, сүз тыңлаучан яки тәртипсез малай роленә күнде. Хатын-кыз сүзеннән чыгарга омтылу шәкертнең хәлфәсен санламавы сымаграк аңлашыла башлады. Бүтән илләрдә хәл бездәгедәй кискен тормый, чөнки шәхес формалашу чорында тәрбияче, укытучы вазыйфалары бүленешендә әлегә тигезлек саклана. Ә менә кагыйдәдән искәрмә сыйфатында Япониядә укытучы булып һаман да бары тик ир-атлар гына эшли ала һәм аларда ир-ат абруе һаман да югары.

Хөрмәтне бушка да бирмиләр, сатып та йөрмиләр

news_10305Марат Кәбиров һәм Эльмира Җәлиловадан капма-каршы караш.

Марат КӘБИРОВ:

Әтием урынына калган мөлаем гына бер җизни бар иде. Фаис җизни. Мировой кеше инде: эшен дә эшли, сүзен дә әйтә белә. Минем туй вакытында болай ди бу: «Улым, туйдан соң хатынны өч көн кыйнарга кирәк аны». Күзләрем маңгайга менүен күреп, өстәп куя: «Әгәр беренче өч көндә тимәсәң, бөтөнләй кул күтәрмә – аннан соң гомер буе кыйнасаң да, файдасы юк».

Моны, әлбәттә, шаяру дип кабул иттем дә шаркылдап көлеп, ары киттем. Беренче өч көндә дә соңыннан да кул күтәрергә насыйп булмады. Кул каты булса да, күңел йомшак инде. Хатынның да аламасы эләкмәде бугай. Шулай да күңел кырылган чакларда җизнинең сүзләре искә төшеп куя. Чынлап та беренче көннәрдә берне биреп аласы калган, дип уйлап куйган чаклар да була. Аннан соң тормыш тагын үз җаена керә, киеренке көннәрнең назын кире кайтарырга теләгәндәй, гөрләшеп яши башлыйсың.
Хәзер инде үзем дә улларыма кабатлыйм:
– Улым, туйдан соң хатынны өч көн кыйнарга кирәк…
Тегеләрнең күз маңгайга менә. Нәкъ минеке кебек…

Татар зираты ни хәлдә?

news_10318Без Рәмис Латыйпов белән ниндидер әйләнеч юллар белән Казанның Яңа бистә татар зиратына китеп барабыз. Төп капка янына барасы урынга, башта зиратның бер читтәге ишеге янына килеп туктадык. Ишек янәшәсенә кемдер зәңгәр буяу белән зур итеп: «Рустем Зарипов, с юбилеем» дип язып куйган. Мондый ишектән керү нигәдер күңелгә ятып бетмәгәнгә күрә, ары киттек. Кем ул Рөстәм Зарипов? Кем аны зират коймасына язып котлаган? Бу сораулар җавапсыз калды.

Татар зиратында – татар тарихы

Тукай бабай да ята торган, Казанның иң данлыклы зираты шушы бугай. Әле моннан берничә ел элек кенә язучы Шаһинур ага Мостафин белән  зират аллеяләреннән Мөдәррис Әгъләм каберен эзләп йөргән хәтердә. Ул чакта аның каберендә таш юк,  исеме язылган такта гына эленеп тора иде әле. Хәзер Язучылар берлеге таш куйдырган диләр. Туфан абыйны җирләгәндә дә  килгән идек. Аннан бер тапкыр махсус Тукай каберенә бардык. Шуннан ары бүтән килгән дә булмаган икән ләбаса бу зиратка!?

Тикшерүләрдән соң, 17 хәләл кафеның 7се генә калган

news_10320Ике атна эчендә 17 хәләл кафе һәм рестораннарны тикшергәннәр. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитеты Россия мөселман яшьләре берлеге белән берлектә Казанның хәләл ризык тәкъдим итә торган туклану үзәкләренә рейдлар уздырды. Тикшерүләр барышында “хәләл” билгесен законсыз куллану очраклары, сыйфатны дәлилли торган сертификатлар булмавы ачыкланган. Нәтиҗәдә, 7 кафе һәм рестораннар Диния нәзарәте аша эшчәнлекләрен рәсмиләштерү эшенә алынган, калганнары реклама тактасыннан “хәләл” билгесен алып атуны кулайрак тапкан.

“Ыштан һәм болыт” (100 ел элеккеге татар матбугатыннан)

news_10322“XX гасыр башы татар матбугаты” исемле шәлкемдә Азатлык бер гасыр элек татар газет-журналларында басылган язмалар белән таныштыра. Әлеге язмаларның күпчелеге хәзерге чорга да аваздаш кебек. 1915 елда “Кояш” газеты “Русское слово” газетасында басылган “Штаны и небо” исемле мәкаләнең эчтәлеге белән таныштырган. Аллаһыга шөкер. “Русское слово” газетасында С. Яблоновский “Штаны и небо” дигән озын бер мәкалә яза. Аның кыскача эчтәлеге моннан гыйбарәт:

Хәзер курортлар съезды бара. Съезд хәзер гүя бер эш чыгарыр кебек. Чыннан да, үзебездә иксез-чиксез табигать байлыгы була торып вә халык шул табигать байлыгыннан файдалануга каты бер ихтыяҗ белән мохтаҗ була торып, безнең чит мәмләкәт курортларына китүебез бер дә кичерелә торган эш түгелдер. Никадәр хурлык! Без бит хәзергәчә һәр яхшы нәрсәне читтән генә аладыр идек. Бер магазинга барып керсәң, сиңа мал күрсәтәләр. Бу бик яхшы нәрсә, чөнки читтән килгән мал, – диләр. Ник кыйммәт соң, кыйммәт сорыйсыз бит, – дисәң, – юк, әфәндем, гафу итегез, кыйммәт түгел, чөнки бик яхшы, бу бит чит мәмләкәттән килгән мал. Бездә һич тә начар нәрсә юк, чөнки безнең бар малыбыз да читтән килгән, – дип мактаналар.
Чит мәмләкәттә бер мәгъдән суы (минераль су) табыла. Бик тиз шул суны тикшерә башлыйлар. Иң маһир (белгеч) профессорлар, иң чын тырышлык һәм саф вөҗдан белән тикшереп, хакыйкать хәлне белдергәч үк, бик тиз ул суның тирәсе төзекләндерелә башлый. Табиб дисәң, уңайлык дисәң, торыр урын дисәң, ашамак-эчмәк дисәң – һәркайсы менә дигән итеп җиткерелә. Һәркайсы беренче дәрәҗәдә яхшы һәм арзан. Ул курортларга руслар, хосусан, Русия яһүдиләре тула. Анда бер дә яһүдидән курыкмыйлар. Бездә исә яһүди куркыныч халык, аны курортка кертергә ярамый.

Кояштан ник куркабыз?

news_10288Бразилиядә бу җәйдә футбол буенча дөнья чемпионаты узды. Дине, теле, тән төсе төрле һәр дүрт кыйтга вәкилләре туп типте һәм бөтен дөнья халыклары, хәйраннар калып, шуны күзәтте. Стадионнар шыгрым иде, кемнәр, нинди чыгымнар түгеп, кайлардан гына килмәгән. Элегрәк стадионнарда нигездә ир-атлар гына җан атса, инде бу чир гүзәл җенес вәкилләренәдә йокты.

Әлеге тамашаны якыннан, стадионнарда карый алу бәхетенә ирешүче илдәшләр бер төсле киемнән, бер күңел, бер йөрәк булып уртак хисләр кичерә, анысына ук ирешмәгәннәр, махсус кафеларга җыелып, үзара теләктәшлек, терсәк тоеп хушлана. Актык чут (анысына мин дә керәм), өйдә диванга кырын ятып, телевизор экраны аша хозурлык ала…

Кайбер философлар, атаклы классик әдипләр бу дөньяда кеше ялгыз дип бара. Аның рухы ялгызлыктан иза чигә, имеш. Әкиятләрдә, әйтик, татарныкында – дию, урысныкында үлемсез Кощей урлап киткән кызны батыр, чибәр егет коткара һәм шуңа өйләнә. Әгәр, явыздан йолып алгач, өйләнмәсә, коткару тулы булмый кебек. Ә бит дию дә, башкасы да кызның намусына, сафлыгына кагылмый. Миңа калса, әлеге котсыз образлар ялгызлыкны гәүдәләндерә. Батыр егет гүзәл туташны һәм үзен шул афәттән аралый әкиятләрдә.

Зәйнәб-Зөфәр: «Яратырга вакыт»

news_10279Әле кайчан гына бер сукмактан атлый башлаган Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның гаилә корып яши башлауларына чирек гасыр гомер үтеп киткән. Тормышта да, сәхнәдә дә кулга-кул тотынып атлаган бу парлар бүген күпләргә үрнәк. Иҗатлары белән дә сөендереп торганга күрә, тамашачы аларны хөрмәт итә. Бүгенге сөйләшүебез аларның үткәннәре һәм бүгенгесе хакында.

«Тагын бер бала табасы калган»

– Зәйнәб, Зөфәр, сезгә карап «пар былбыллар» дигән сүзләрне ишетәбез. Тормыш тәҗрибәгез дә шактый. Әйтегез әле, үткәннәрдә үкенечле мизгелләрегез булдымы икән?

Зәйнәб: – Без һәрвакыт эш дип чаптык. Тагын берәр бала табасы калган дип үкенәм.

Зөфәр
: – Ә мин Зәйнәбне рәнҗеткән чакларым булмадымы икән дип уйлап куям. Әмма үкенерлек хаталар ясамадык шикелле.

“Зө-Ләй-Лә” – “Мәдхия” (Zu-Lay-La – “The Ode”)

Этот клип показывает, какими храбрыми татарские женщины были в прошлом, защищая своих детей, свои семьи, свой народ… Легенда гласит, что на месте, где эти 40 женщин пали, появился родник.

Әлеге клип татар хатын-кызларының батырлыгына багышлана… Риваять буенча әлеге 40 хатын-кыз үтерелгән җирдә чишмә барлыкка килгән.

“Сине, әти, картлар йортына бирсәк, яхшырак булыр”

news_10273Балалар йортыннан алып үстергән малай әтисе урынына калган кешене картлар йортына тапшырырга тели. Үксез бала асрасаң, авыз-борының кан булыр, диюләре хак микән әллә?

Әңгәмәдәшемнең авыр чагы, күптән түгел хатынын җирләгән, көтмәгәндә генә карчыгының бакыйлыкка күчүе тәмам аяктан еккан аны. Җитмәсә, улы да хәленә керми. Аның белән булган вакыйгаларны газетага языйк дигәч тә, башта каршы килде ул, аннары исемнәрне, районны күрсәтмәү, үзгәртеп бирү шарты белән ризалашты. Бәлки язманы улы укып, уеннан кире кайтыр.

Хәтирә апа белән Сәлим абый икесе дә озак еллар колхозда бил бөгеп, гомер буе тырышып хезмәт итеп яшәгән кешеләр. Икесе бер авылда туганнар, шунда төпләнеп калганнар. Көттереп туган улларының гына гомере кыска булган. Мәктәпне яхшы гына тәмамлап, хәрби хезмәттән исән имин әйләнеп каткан егет 21 яшендә якты дөньядан китеп бара. Кич утырырга чыгып киткән җирдән катмый ул. Икенче көне пычак кадалган гәүдәсен күрше авыл киоскы яныннан табалар. Милиция хезмәткәрләре тикшерүләр үткәреп карасалар да, җинаятьчеләрнең эзенә төшә алмыйлар, 50 яшеннән узган, үз кайгылары үзләренә җиткән ата-ананың да ныклап тикшертергә көчләре дә, мөмкинлекләре дә булмый. Икәү генә яшәргә өйрәнмәгән, улларын сагынып көне-төне елаган әти-әни ятимнәр йортыннан бала алырга уйлый. Үз улларына ошаган, Булатлары кебекне. Балалар йортыннан 10 яшьләр тирәсендәге малайны сайлый алар, исемен дә Булат дип үзгәртәләр. Ул алар өчен юаныч була, үлгән улларын алыштыра, кайгыларын аз булса да баса.

Замирә Рәҗәпова: “Тормыш йөген үзем тартып арыгач, аерылышырга булдым” (ФОТО)

news_10237Алып баручы Замирә Рәҗәпованы күпләр калын тавышыннан танып белә. Студент чагында биеп тә йөргән ул. Бервакыт Азат Тимершәех биюче эзләп Замирәгә шалтырата. Телефон аша гына чыгыш ясау вакытын сөйләшәләр. Концерт вакытында очрашкач, Азат Тимершәех аңа: “Мин сине тәмәке тартып, тавышы карлыгып беткән кыз дип уйладым”, – дип каршы ала. Әмма тартмый ул. Аның тавышы табигатьтән шундый.

Соңгы арада Замирә телевизор экраннарыннан югалды. Тормышы, ниләр белән мәшгульлеге турында белергә теләп, Замирә белән күрешеп алырга булдым.
– Замирә, кая югалдыгыз?
– Телевидениедән китү теләге ике-өч ел элек туды. Камера алдында басып сөйләү – иң җиңел эш. Өч-дүрт программага сценарий язу, “Җомга киче”, “Хөршидә-Мөршидә”нең сценариеннан тыш, съемкасы да минем өстә иде. “Яңа ел кичәсе”нә ничә ел рәттән сценарий яздым. Моннан тыш гаиләм дә бар бит. Филүс Каһировта алып баручы булып эшлим, башка кичәләрне дә алып барам, гастрольләргә йөрим. Мине җитәкчелек аңлый иде, әмма аңласа да, үзең киткәндә барлык эшләреңне тәмамлап китәргә кирәк. Тәүлек буе эшләдем. Берьюлы дүрт сценарий язган очраклар да булмады түгел. Улым Аяз хоккей белән шөгыльләнә. Аны боз сараена илтеп кую өчен иртәнге 5тә торырга кирәк, 6да алар бозда булырга тиеш. Шуңа күрә, бу хәлләрдән чыгу юлын эзләдем, нык арыган идем.

Гөлнара Тимерҗанова тиздән әни булачак (ФОТО)

news_10220Яңа гына табадан төшкән яңалыгыбыз бар. Ул да булса җырчы Гөлнара Тимерҗановадан. Тиздән ул кабат әни булачак! Табу вакытына да санаулы көннәр калып бара. Табиблар вакытын сентябрь ахырына куйган.

- Бала алып кайтасымны бүгенге көнгә кадәр әйтми йөргән идем. Күз тиюдән курыктым. Чөнки беренче ирем белән яшәгәндә, мин икенче баламны югалткан идем. “Сагыш” исемле җырымны да дөньяга килергә өлгермәгән балама багышлап җырладым. Беркемгә дә бала югалту хәсрәте теләмим. Тагын шундый хәл булмасын дип, үземне бик сакларга тырыштым. Чит илгә ял итәргә дә бармадык. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, хәтта кунакка да йөрмәдем. Соңгы айларымда ирем Ильер белән улым Идел дә (беренче никахтан) үзләре өйдәге ашарга пешерү, идәннәрне юу эшләрен башкардылар. Бүгенге көндә дә миннән эшләтмиләр! Рәхмәт инде аларга! – дип сөйләде җырчы.

Әле Гөлнара Тимерҗанованың икенче мәртәбә кияүгә чыкканын да белеп бетермиләр икән. “Кайчан бәхетеңне очраттың?” – дип үзеннән сораучылар да бар. Икенче ире Ильер белән ул 2011 елның ноябрь аенда Казанның машина тәгәрмәчләре алмаштыра торган бер салонында таныша. Казан егете Ильер аның җырчы икәнлеген дә белми. Телефонын ала. Күп тә үтми, ир егет аңа шалтырата. Беренче шалтыратуда ук: “Минем балам бар. Телефонны куясың килсә, шундук куя аласың”, – дип әйтә аңа җырчы. Ләкин Ильер куярга ашыкмый. Дөресен әйткәндә, бер дә өйләнмәгән Ильер Гөлнараны бер күрүдә үз итә. Бер ел очрашып йөргәннән соң, алар 2012 елның 16 гыйнварында  никахлаша.

Ир эзләүнең ние бар, шалтыратасы да барасы

news_10155Сүзне әллә кайлардан, ерактан башламыйча гына, ничек итеп танышулар сайтына килеп эләгүем турында язасым килә. Бер нәрсәне дә үзгәртмичә, ничек бар – шулай бәян итим әле. Бәлки, танышу сайтларында үзенә ир табу, гаилә кору өмете белән утырган хатын-кызларның күзләре ачылыр.

“Син монда нәрсә эзлисең?”

Бүген “Вконтакте”, “Фейсбук” кебек социаль челтәрләрдә утырмаучы кеше юктыр инде ул. Мин дә икенчесенә көнгә бер тапкыр булса да кереп андагы хәлләр белән танышып чыгам. Электрон почтама Фейсбук”ның ниндидер кушымтасыннан “сиңа шул симпатия җибәрде”, “син шул исемле егеткә ошадың” дигәнрәк рухтагы хәбәрләр килә башлады. Баштарак игътибар итмәдем – хатларны “спам” папкасына ташладым да, шуның белән тынычландым. Берзаман бу папкам көн саен шушындый хәбәрләр белән шыплап тула башлады. Мине дә кызыксыну басты, сылтама буенча әлеге кушымтага кереп киттем.

Нефть һәм сөт

news_10186Соңгы көннәрдә нефтькә бәяләр төшә башлады. Июнь ахырында гына 116 долларга күтәрелгән бәяләр бүген иң кыйммәт бәяләнүче Brent маркалы нефтькә 102 долларга һәм аннан түбәнрәккә төште. Urals маркалы Россия неф­те исә 18 август көнне 98 долларга сатылып, шундук барлык анали­тикларның игътибарын үзенә җәлеп итте.

 Хәтта рус милләтче патриотлары сайты да: ”Нефтькә бәя төшү – Россиягә каршы ясалма рәвештә барлыкка ките­релгән чираттагы санкция”,– дип чаң сугарга тотынды. ”Санк­цияләр безне кө­чәйтә” дигән пози­циядән торып караганда, не­фть­кә  бәяләрнең берни­кадәр тө­шүе ул – хәерле фал һәм чын ватанпәрвәрләргә аннан куркырга кирәкми. Дөрес, түбә­нәю тагын да дәвам итсә һәм озак сроклы булса, сумның бәясе төшү, импорт товарларга бәяләр үсү белән бары­бызның да кесәсенә сугачак. …Ләкин көчле патриотик дулкында нәкъ менә без үзебез, россиялеләр, Көнба­тыш белән кайбер икътисадый элем­тә­ләрне өзү, импорт­ны үз товарларыбыз белән алыштыру турындагы хыялларга бирелеп, тантана кичер­мәдек­мени? Көн­­ба­тыш­ның Россиягә каршы керткән санкцияләре Америка һәм Европаның үзенә дә сугачак дип тә шатландык һәм бу нигезле шатлык иде: бер без генә түгел, оппонентлар да, чынлап та, акча янчыкларын капшый. Бөтен дөньяда барган кризис фонында кемгә каршыдыр санк­цияләр кер­тү – ул үз-үзеңне чикләү ди­гән сүз, монысы да хак.

Рус мультфильмнары татар баласының туган телен белүенә зыян китермәсме?

news_10194Рәзил – гап-гадәти татар авылында туып үскән малай. Гаиләдә алар бишәү: әти-әнисе, әбисе, абыйсы һәм Рәзил. Аңа хәзер 4 яшь һәм ул мультфильмнар карарга ярата. Иң яратканы – “Маша и медведь”. Күптән түгел Рәзил сөйләшергә өйрәнгән. Туганнары малай әйткән беренче сүзне ишетеп шатланып һәм аптырап калганнар. Эш шунда: 4 яшькә кадәр сөйләшмәгәннән соң аның әйткән беренче сүзе русча булган.

Гаиләдә һәм Рәзил үскән авылда бар кеше диярлек татарча сөйләшүгә карамастан. Рәзил әлегә берничә дистә генә сүз белә. Аларның да күбесе русча.

Баласы, оныгының русча мультфильмнар карап, рус сүзләре кабатлап йөрүен әйтүчеләр танышлар арасында берәү генә түгел. Казанда яшәүче 2 яшьлек Илүзәнең бабасы оныгы турында: “Әнисенә “мама” дип әйтә, – ди. – Юкса, гаиләдә барыбыз да татарча сөйләшәбез. Русча сөйләшә торган, еш күрешеп торган дуслары да юк әле”. Сөйләшү ахырында: “Мультфильмнар карый, мөгаен, шуннан өйрәнә”, – дип әйтеп куйды.

Француз егете Нардин: Татар мәдәнияте белән танышырга килдем (лифт-интервью)

news_10183Интервью урыны: Казансу буендагы комлык. Вакыты: 27.08.2014. Араларшу теле: өлешчә инглиз, өлешчә рус.

- Нардин, син кайсы яктан?
- Франциянең Лион шәһәреннән.
- Ә яныңдагы кыз кем?
- Минем дустым Анастасия, ул Чиләбедән.
- Казанга ничек килеп чыктыгыз?
- Татарлар белән якыннанрак танышасым килде.
- Ник нәкъ менә татарлар белән?
- Сез зур илдә үз мәдәниятегезне, гореф-гадәтләрегезне саклап, бер утрау кебек яшисез сыман. Миңа бу бик кызык.

Тотынып утырыгыз!

Украинада сепаратистлар ягында сугышудан татарга ни файда?

CD720B4C-18D0-40A6-B0B5-B8604D8D2343_w268Псков өлкәсендә яшертен рәвештә ике хәрби җирләнде. Newsru.com язуынча, алар Псков өлкәсенең Донецкида украиннарга каршы сугышкан Чернигов хәрби бүлеге гаскәриләре булырга мөмкин. Җеназа вакытында полиция сакта торган һәм чит кешеләрне кертмәгән.

Интернетта Черниговның 76нчы хәрби бүлегендә хезмәт итүчеләрнең ут астына эләгеп һәлак булу ихтималлыгы турында яңалыклар пәйда булды. Сишәмбе Псковта матәм игълан ителгән. Имеш Псков янында сынауларда десантчылар шартлаган һәм алар җирләнәчәк икән. Аларның саны 10-15ләп дип әйтелә.

Билгеле булганча, 18 август көнне Русия президенты Владимир Путин батырлыклары өчен Чернигов дивизиясен Суворов ордены белән бүләкләгән иде. Әлеге орден нигездә сугыштагы казанулар өчен тапшырыла.

ТР беренче Президентының хәләл җефете Сәкинә Шәймиева юбилеен билгеләп үтә

news_16299Бүген Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә ханым юбилеен билгеләп үтә. Ул 1939 елның 23 августында Казанда туган.

Ул 1954 елда Казан кооператив техникумының план-икътисад факультутына укырга кергән. Аны 1958 елда тәмамлап, Калинин (хәзерге Актаныш) районына эшкә киткән һәм шунда район кулланучылар берлегендә икътисадчы булып эшли башлаган. Анда Казан авыл хуҗалыгы институты студенты Минтимер Шәймиев белән танышкан, ул туган Әнәк авылына диплом алды практикасына кайткан булган.

1961 елда Минтимер Шәймиевкә кияүгә чыккан һәм яшь гаилә Мөслимгә күчкән. Биредә Сәкинә Шәймиева Мөслим районы кулланучылар берлегендә өлкән икътисадчы вазыйфасында эшли башлаган. 1962 елда ире белән Минзәләгә күчкәннәр һәм Минзәлә дәүләт сәүдә конторасына икътисадчы булып эшли башлаган.
1962 елда улы Айрат, ә 1964 елда Радик туган. Аннары Сәкинә ханым читтән торып Мәскәү югары финанс институтын тәмамлаган.

Салават: “Табын артында бер исерек җырымны җырлый икән, димәк, бу җыр популяр дигән сүз”

news_10165Камал театрында Салават Фәтхетдинов концертлары бара икән, сугылып чыкмыйча булмастыр, мөгаен. Мин килгән көнгә билетлар сатылып беткән иде инде. Иң арзаны – 500, иң кыйбаты 2000 тәңкә икән. Коридорда трусикчан килеш кенә йөрүче берәүгә тап булдым. Яхшылабрак карасам, Салават үзе икән бу! Җырчы сәхнә артында шулай йөрергә ярата, күрәсең. Аны киендерәләр, чишендерәләр, сәхнәдә Салават артында җырлап торучы чибәр кыз җырчының аркасына массаж ясый.

– Салават, чишенгән килеш фотога төшерим әле сине?
– Юк, тамашачыга болай күрсәтмә.
– Улың Рөстәм автоузышта 10-12 яшьлекләр арасында беренчелекне алган икән…
– Мин аның бу җиңүен күптән көттем. Моңарчы финишка беренче булып килә алмаган иде.
– Быелгы сезонга нинди җырлар әзерләдең?

Тугыз туган нигез бүлә

news_10141Бер төптән чыккан агач шикелле, бер ояда туып‑үскән туганнарга гомер буе сокланып та, көнләшеп тә карадым. Кайгыда да, шатлыкта да алар гел бергә, бер йодрык, көч. Бу зур дөньяда минем сыман «урлап өзгән камыр төсле» (әнием сүзләре) япа‑ялгыз түгел. Минемчә, моның өчен алар әти-әниләренә гомер буе бары рәхмәт кенә укырга тиешләр. Мин үзем әни белән генә үстем, башымнан сыйпап юатырга, чит булса да, тагын әбием бар иде (күрше авылга укытырга килгән кызның фатир хуҗасы). «Ялгызлыкны яуга бирсен», дия иде үзен авыр сугыш еллары ялгыз иткән шул әбием.
Гаилә тулы чакта
Мин бәләкәй чакта: «Нигә мин ялгыз? Нигә минем абыем, апам яисә эне-сеңелем юк?»– дип, бик еш кына әниемнең болай да кан саркып торган яралы йөрәгенә, үзем дә аңламыйча, учлап‑учлап тоз сала идем. Нишлим соң? Минем дә башкалар шикелле тулы, зур, тату гаиләдә күңелле итеп яшисем килә иде. Ә күршедә уңда да, сулда да, каршыда да нәкъ шундый ишле гаиләләр. Андый чакларда әнием минем башымнан сыйпый да:

Салават Фәтхетдинов: үзенә – 54, йөрәгенә – 18

news_10140Салаватның август аендагы беренче концертларына гаиләләре белән респуб­ликаның мәгълүм шәхесләре Рифкать Миңнеханов, Азат Хамаев килгән иде. Аннан гаиләсе, туган-тумачалары белән Радик Гайзатуллин тамаша кылды. Аларның аягы җиңел булды.

Камал театрына 13-14 көн дәвамында халык агылды, алар концерттан һәр елдагыча яхшы кәеф, күңел күтә­ренкелеге белән таралды. Шулай итеп, җыр­чының иҗатын­дагы икенче 25 еллыкның беренче сезоны уңышлы башланды. Са­лаватның: “Үземә 54 тулса да, йөрәгемә – 18”, – дип кабатлавы да юктан гына түгел, күрәмсең. Салават шәх­сән үзе: “18 түгел икәнлеген дә беләм, әмма ышанасы килә”, – дип аңлатма бирергә ярата. 18 санын кабатларга сәбәбе дә табылган: “54не өчкә бүлегез әле, ничә килеп чыга? Унсигезме? Өч унсигез хәзер миңа”. Яңа концерт программасы да – тормыш, яшәеш хакында уйлану. “Тормышыбыз – бер мизгел, ул буыннардан буыннарга сөйләрлек яхшы төш кебек үтсен иде”. Нинди генә җыр башкарса да – әти-әни турындамы ул, авыл бе­лән шәһәр мөнәсәбәт­лә­реме һ.б. – Салават менә шул тө­шенчә­ләргә басым ясый, репертуарында гомер-го­мер­гә яратып башкара торган җыр­лары, өр-яңа җырлар һәм дә: “Бу җыр­ларны нишләп мин дә башкармыйм әле?” – ди­гән­нәре дә бар. Концерт дә­ва­мында алар җәмгысы егер­медән артыкка җыела. Һәр җырны да тамашачы күңе­ленә якын кабул итә, талант­ның мулдан булуына вә саекмас икәнлегенә ышана.

Фирдүс Тямаев: “Татарстанның атказанган артисты” исемен бирсеннәр иде” (ФОТО)

news_101302014 елның февраль аенда Фирдүс Тямаевның кесә телефоны шалтырый.

– Апаем, исәнме, – ди телефондагы тавыш.

– Исәнмесез, – дип җавап бирә Фирдүс.

– Бу – Хәмдүнә апаң Тимергалиева әле.

– О, Хәмдүнә апа, исәнмесез!

– Хәлләрең ничек, апаем?

– Хәмдүнә апа, Аллага шөкер! Башкортстан якларында йөрибез.

Күккә мәхәббәт яки стюард булу җиңелме

news_10122Хыялыйларга еш кына, «Күктә йөрмә, җиргә төш», дип әйтергә яраталар. Ә күктә очу һөнәри вазифаң булса? Казан кызы Айла Светличных һәм
Истанбул егете Джунейт Доган таныш түгел, әмма аларны күккә мәхәббәт берләштерә. Икесе дә иң романтик һөнәр ияләре – стюардлар.

“Русиягә фикерли белүче яшь буын кирәкми, сатып алучы гына кирәк”

BB3AF29D-36BB-419C-B4A0-8392D669A9F8_w268_r1Яңа уку елы башланырга да ике атна чамасы вакыт калып бара. Бу көнне, гадәттә, беренче сыйныфка керүчеләр бигрәк тә көтә. Алар арасында яңа дөньяга, белем дөньясына аяк басабыз дип уйлаучылар да бар. Әмма…

Казандагы 143нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Шәехова (фамилиясе үзгәртелде) фикеренчә, беренче сыйныфка килгәннәрнең белем алырга омтылышы берничә көннән үк сүнә. “Хәзер укучылар белем алырга гына түгел, ә уйларга да иренәләр, иренәләр генә түгел, бөтенләй дә теләмиләр”, ди ул.

Русиянең фундаменталь тикшеренүләр фонды үткәргән тикшеренү нәтиҗәләренә күрә, мәктәптә югары сыйныфларда укучыларның 44%ы, студентларның 37%ы бирелгән мәгълүматны сеңдерми. Нәтиҗәдә фикерли һәм белгәнен дә анык итеп җиткерә белми.

Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшәчәк?

9b5edb6e50a70a7b669c62dc784411ce_MҖәйнең соңгы ае да үз экваторына якынлашты. Каникул башлануга кайсы кая таралышкан укучылар яңадан мәктәп бусагасын атлап, укырга керешүенә дә санаулы көннәр калып бара. Уку йортлары аларны каршы алырга әзерме соң?

1 сентябрьдә Татарстанда 1477 гомумбелем бирү учреждениесе үз укучыларын каршы алачак. Һәр уку йорты яңа уку елын яңарып каршы алырга тырыша. Бер төркем мәктәпләргә капиталь төзекләндерү программасына эләгү бәхете елмайды. Калганнарында исә биналар ата-аналар һәм хәйриячеләр ярдәме белән тәртипкә китерелә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә белем йортларында төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Хәзерге вакытта билгеләнгән эшләренең 94 проценты башкарылган. 25 августка барлык мәктәпләр дә тулысынча әзер булыр дип планлаштырыла.

Туйга татарча котлаулар

e18881922b4fbdacfe19e572f14897b7_MБер ай элек без сезгә туган көннәр уңаеннан котлаулар сайларга булыштык. Август-сентябрь айлары туйларга бай. Шул сәбәпле, өйләнешүчеләр белән беррәттән, туй мәҗлесләренә баручылар саны да бермә-бер арта. Ә бу, әлбәттә, туйга саласы бүләк һәм котлау уйларга кирәклеген искәртә. Бүләкнең нинди булуын үзегез хәл итсәгез, теләк әзерләргә без булышабыз. Әлеге котлаулар шушы айларда сезнең өстәл “китабыгыз”га әверелер, дип ышанабыз.

Гаиләдә хатын-кыз һәрчак юл куярга тиешме?

news_9552Кайчакта, дәшмәвең – алтын, диләрме әле?! Тыныч-тату гаиләдә яшәргә теләгән хатын-кыз иренә каршы әйтмәскә, йортны чисталыкта тотарга, акыллы, күндәм, сабыр булырга тиеш… Ислам дине буенча да, психологлар фикеренчә дә идеал хатын-кыз әнә шундый була. Ә сабыр касәң тулса нишләргә, «әйе, әйе» дигәнеңне бәяләүче булмаса, читтә йөреп кайткан иреңне елмаеп каршы алырга көчең җитмәсә? Хатын-кыз гаиләдә үз фикерен кайчан белдерергә тиеш соң?

«Ирләргә ничек каршы әйтәсең ди?»

Мәликәнең улы белән безнең кызыбыз бер мәктәпкә әзерлек курсларына йөриләр. Балаларның дәресләрдән чыкканын көткәндә еш кына аның белән сөйләшеп утырабыз. Бу юлы бик моңсу иде танышым.. «Туйдым, Эльвира, чынлап… Чечняга – туган ягыма китәсем килә, бер-берсенә охшаган көннәр ардырды мине. Иртән торам: балалар бакчасы, мәктәп, ашарга пешерәм, җыям, юам, чистартам, балалар бакчасы, мәктәп, тагын юам, җыештырам, йокларга ятабыз, икенче көнне тагын шул ук эшләр… Хәтта урамга һава суларга чыгарга, телевизор карарга да вакытым юк», – ди Мәликә. Алар, Чечняда тынычсыз чор башлангач, гаиләләре белән Татарстанга качаклар булып кайтканнар. Әнисе, олы улы туган ягында калган. Монда шактый яшәсәләр дә, Мәликә Казанга ияләшеп бетә алмый, еш авырый, атмосфера килешеп бетми, салкын, дип зарлана. Әмма иренә берничә мәртәбә, кире күченик, дип әйтеп караса да, иренең шәһәрдән китәсе килми икән. «Соңгы арада әллә нишләде әле ул, әллә сөяркәсе бар, юктан да кызып китә, гел усал, кырыс», – ди Мәликә.

Фирдүс Тямаев биюен бер бала 99%ка охшатып кабатлый (ВИДЕО)

Фирдүс Тямаев татар эстрадасында тиз арада популяр булды. Аның фишкаларының берсе – килбәтле-килбәтсез биюләре. Шул биюләрнең барысын да бер бала өйрәнгән. Һәм авыл Сабан туйларының берсендә Фирдүскә биеп күрсәткән. Карыйбыз:

ИлСаф: “Татар меценатлары кире кайта”


Рамазан аенда ифтар мәҗлесләрендә, гаеттә катнашучы татар артистларының саны артуы сизелде. Мисал өчен, җырчы ИлСаф та быел ураза тоткан, Казан мәчетләрендә үткән ифтарларда теләп катнашкан. Бу хакта ул тыйнаклык күрсәтеп сөйләде һәм бездән дә арттырып язмауны сорады.

– Мин ислам дине кушканча яшәвемне кычкырып йөрмим. Кызык, менә сез игътибар иткәнсез, ярый. Әйе, өлкәнәйгән саен рухи ягыма игътибарны арттырырга, изге гамәлләр, файдалы эшләр эшләргә тырышам. Эстрададан да китмичә, параллель рәвештә ураза, мәчет, хәйрия эшләрен дә бергә алып бара алсам, бик әйбәт булыр иде дип уйлыйм.

 Белүебезчә, 17 августта Иске Казан музей-тыюлыгында узачак зур хәйрия концертында да катнашачаксыз?

 Әйе, Алла боерса “Бәхетле дөнья” һәм “Ярдәм” фондлары оештырган әлеге хәйрия концертында катнашып мохтаҗларга ярдәм итәргә ният.

Акчаны ничек җиңеп булачагы турында уйланулар

Подъезд алды. Бер ханым пакетын эскәмиягә җәеп салган да аннан мин исемен белми торган ниндидер әйберләр алып ахирәтенә күрсәтә, үзе бертуктамый товарны мактый һәм өстәмә бүләкләр вәгъдә итә. Ул арада ишек ачыла һәм мин подъездга узам. Лифт төбендә егет белән кыз тора. Кулларында – зур пакет. Гүзәл зат миңа елмая:

- Гафу итегез, ә сез өйләнгәнме?

- Өйләнгән, – дим җитди кыяфәт белән. – Ну, бик срочно кияүгә чыгарга теләсәгез – ярдәм итә алам.

- Ә миндә хатыныгызга бүләк бар, – дип кулыма ниндидер уенчык тоттыра һәм минем үзлегемнән аны кире бирергә омтылганны күреп, – Юк, юк… Бу сезгә… хатыныгызга… бүләк…

- Юк, рәхмәт…

- Бушлай бит ул! – дип минем беркатлылыгыма аптырый кыз, – Курыкмагыз сез…

Армиядә татар башы ниләр күрми?

Интернетта күпләрне аптырашта калдыручы татар солдатлары фотосы тарала бара. Беренче мәртәбә бу фото гаскәрдә булып кайтканнарның берсенең ВКонтакте сәхифәсендә февраль-март айларында чыга, әмма тиз генә хуҗасы аны бетереп тә куя. Тик башка урында инде фотоның күчермәсе калган була.

Гаскәр хезмәтен тәмамлаучыларның гаскәргә яңа килүчеләрне мыскыллаган булырга мөмкинлеген тикшерүне сорап март уртасында тапшырылган мөрәҗәгатькә хәрби тикшерү комитеты бернинди тәрбип бозу булмаганлыгын ачыклавы турында белдерү белән җавап биргән.

8- 9 август көннәрендә Чаллыда профессионаллар арасында Мунчада чабыну буенча Дөнья чемпионатының икенче сайлап алу туры үткәрелә

Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мунча чабыну осталары ике көн дәвамында үзара көч сынашачак.
8 августта 10.00 сәгатьтә Мәләкәс яр буенда ярышларны ачу тантанасы була. Көннең беренче яртысында мунчачылар саф һавада “коры пар” белән чабыну техникасын күрсәтсәләр, төштән соң чын мунчада чабыну осталыгы буенча көч сынашачаклар.
Көн нәтиҗәләре буенча, 6 профессионал 9 август көнне “Азатлык” мәйданында узачак икенче турга үтә. Биредә ярышлар 12.00 сәгатьтә старт ала. Ярышларның абсолют җиңүчесе 50 мең сумлык премиягә ия булачак.
Бүгенге көндә чемпионатта катншу өчен Россиянең төрле почмакларында яшәүче 20 остадан гариза килгән.
Әлеге ярышларның беренче сайлап алу туры – Карелия республикасында, өченчесе – Алтайда үткән. Чемпионатның финалы Мәскәү шәһәрендә уздыру планлаштырыла. Җиңүчегә саллы гына бүләк – 1 миллион сумлык сертификат әзерләнгән.

Авылларга Wi-Fi килә

Тиздән Татарстанның зур авылларында социаль Wi-Fi эшли башларга мөмкин. Бу – шәһәрдән читтә гомер итүче халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, аларны яхшы элемтә белән тәэмин итү максатыннан эшләнә.
Авылларда Wi-Fi булдыру карарын күптән түгел генә Россиянең Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы әзерләгән. Документ буенча Wi-Fi нокталары 250-500 кеше яшәүче авылларда булдырылырга тиеш. Бу эш белән “Ростелеком” компаниясе шөгыльләнәчәк. Җитәкчеләр сүзенә ышансак, 2018 елга әлеге чыбыксыз челтәргә барлыгы 13,6 мең авыл җирлеге тоташачак. Wi-Fi нокталары исә универсаль таксофон булган салаларның элемтә корылмаларында урнашыр дип көтелә.

Татарстанда вертолетлар ярыша

11-13 июль көннәрендә Коркачык аэродромында вертолет спорты буенча 49нчы ачык Россия чемпионаты үтәчәк. Пилотлар ориентлашу, йөк ташу, һавада узышу һәм слалом буенча көч сынашачак. Чемпионатта Украина һәм Бөекбританиядән килгән командалар да катнаша.

60нчы елларда Казан вертолетчылары бөтен дөньяга таныла. Ул вакытларда Казандагы җәйге мәктәптә пилотлар әзерләгәннәр. Татарстан спортчылары СССР күләмендә уздырылган ярышларда берничә тапкыр җиңү яулаган. Союз таркалганнан соң, бездә вертолет спорты белән кызыксыну кими.

Футбол өчен җан аттык

Бу көннәрдә спорт сөючеләр өчен иң мөһим вакыйга – Бразилиядә үтүче футбол буенча дөнья чемпионаты бара. Кызганыч, Россия җыелма командасы беренче уеннарда ук төшеп калды. Ни өчен ул чемпионат иң мөһим вакыйга? Ә бит Сочи шәһәрендә кышкы Олимпиада уңышлы гына үтте, хоккей буенча дөнья чемпионаты Россия командасының триумфаль җиңүе белән тәмамланды, башка спорт төрләре буенча да дөнья чемпионатлары ел буена дәвам итәләр.

Нигә соң футбол чемпионтына иң зур игътибар бирелә? Хикмәт шунда ки, бөтен дөнья илләрендә үткәрелгән халык фикерен өйрәнү нәтиҗәләре буенча, футбол дөнья халкынаң иң яраткан спорт төре булып танылган. Икенчедән, футбол буенча дөнья чемпионаты дүрт елга бер генә үткәрелә һәм аның әһәмияте шуңа күрә башка чемпионатлардан югары санала.

Шунысы кызыклы: күп кенә илләрдә футбол милли спорт төре, иң популяр спорт төре булып таныл­ган. Мисалга Бразилияне, Аргентинаны һ.б. атап китәргә мөмкин. Советлар Союзында һәм Россиядә футбол беркайчан да илнең милли спорт төре булып саналмады, ләкин популяр төре булды.

Кытайны Мамадышка алмаштырганнар

Ришат әфәнде белән Флюра ханым гаиләсе – Кытайда туып, шунда ярты гасыр яшәп, ике кызлары буй җиткәннән соң, Татарстанга кайтып тормышны яңадан корып яшәп ятучы гаилә. Флюра ханымның туган тиешлеләре 1887 елда Кытайга сәүдә белән чыгып киткән була. Эше җайланып киткәннән соң, 1917-1918 елларда кире кайтып туганнарын да алып китә.

Ул чагында минем әтигә 2-3 яшьләр чамасы булган, – дип, әти-әнисе сөйләвен искә ала Флюра ханым.
Кан тарта дигәнгә ничек ышанмыйсың? Мамадыш районының Дусай авылына кайтып урнашканнан соң гына беләләр: бабаларының тамырлары шушы авылга килеп тоташа икән. Исәпләре киләчәктә шәҗәрәләрен булдырып, туганнарын эзләп табу. Нәкъ менә Дусайга кайтулары да, бер уйласаң, очраклы гына булган кебек. Ришат әфәндене дусты авылны күреп китәргә генә чакырган була. Табигатьнең матурлыгы, биредәге тынычлык аны әсир итә. Флюра ханым белән кабат кайтып, авыл уртасындагы буш йортны сатып алалар. Аларның гомер буе шәһәрдә яшәгәннән соң бар уңайлыклары булган биш бүлмәле фатирларын калдырып, газы, суы кермәгән йортка җан өреп яшәп ятулары аптырата да, сокландыра да.

Филүс Каһировның малае туган

Татар эстрадасында бәби-бум бара дияргә була. Җырчыларыбыз бер-бер артлы әти-әни була башлады.

Шушы көннәрдә җырчы Филүс Каһиров гаиләсендә дә шатлыклы вакыйга булды. Беренче балалары дөньяга аваз салды. Ир бала!

Малайның акыллы, тәүфыйклы, сау-сәламәт булып үсүен теләп калабыз. Котлыйбыз!

Галиҗәнап футбол хаталарны гафу итми

Спорт дөньясындагы дүрт ел буена көткән төп вакыйгаларның берсе ахырына якынлаша. Футбол буенча Бразилиядә узучы дөнья чемпионатының хәлиткеч очрашуларына алдан фаразланган командалар килеп җитте.

Быелгы дөнья чемпионаты янә бер тапкыр футболның беренче номерлы спорт төре икәнен раслады. Чемпионатның Бразилиядә узуы да моңа үз өлешен керткәндер, чөнки бу илдә футбол иң изге төшенчәләрнең берсе булып тора. Россия кебек футболда әллә ни уңышларга ирешә алмаган командаларның күнегүләренә генә дә 8 меңләп тамашачы җыела икән (бездә, әйтик, рәсми уеннарга да вакыты белән аннан күпкә азрак кеше килә), бу үзе үк әлеге уенның җирле халык арасындагы популярлыгы турында сөйли. Әлбәттә, әгәр дә чемпионаттагы матчлар тамашачылар күңелен уята алмаса, уеннар белән кызыксыну да артык нык булмас иде. Бу яктан да җанатарларны бәхет басты.

Гүзәл МАЛИКОВА: “Рөстәм хәзер янымнан исәнләшми дә узып китә”

Үз вакытында татар сәнгатенең үзәгендә кайнаучы, газета-журнал­ларда, телевизор экраннарында иң еш балкучы иҗади гаилә иде алар. Хәтта мәктәп дәреслегендә дә Маликовлар укучыларга үрнәк гаилә буларак тасвирланып бирелде, өйрәнелде. Тик ни кызганыч, бүгенге көндә Гүзәл ханым белән Рөстәм Маликовлар бергә түгел. Аерылышуларына биш еллап вакыт узса да, алар бу чынбарлыкны читкә чыгармады, бер матбугат чарасына да сөйләмәде, журналистларга язарга рөхсәт итмәде.
Шушы көннәрдә генә Гүзәл ханымның үзенә шалтыратып, хәлләрен белештем. Очрашып сөйләшүгә каршы килмәде ул. Әңгәмә корыр өчен  дүрт бүлмәле фатирларына дәште. Байтак вакыт сөйләшеп, эч-серләрне уртаклашып утырдык үзе белән.
– Гүзәл ханым, күпме ел бергә гомер иткән ир белән хатынны аерылышуга нәрсә этәрде?
– Рөстәм белән 30 ел бергә яшәдек. Ул еллар аралыгында нинди генә хәлләр булса да, мин аны яман яктан тасвирларга теләмим. Ул – үзенчә, мин үземчә әйбәт. Ләкин менә никтер характерлар туры килмәде бугай.

Австралия абруе

Австралия дигәч, күз алдыгызга нәрсә килә? Океан уртасындагы континент, көңгерәләр, яхшы тормыш… Менә дигән яшәү шартлары булган җирдә, әлбәттә, мәгариф системасы да аксарга тиеш түгел. Австралия белеме дөньяда иң сыйфатлылардан санала. Җитмәсә, матди яктан да отышлы – Америка һәм Европа уку йортлары белән чагыштырганда, биредә уку арзанрак.

“Кызым дәүләттән “бурычка” алып укыды”

Бездә баланы 2-3 яшьтән бакчага бирәләр, анда урнаштыру белән проблема юк. Ата-анасы эшләсә, бакча – түләүле, эш урыны булмаганнарның сабыйлары бушлай йөри, – ди Австралиянең Аделайд шәһәрендә укытучы булып эшләүче Сафия Вәлиева. – Биш яше тулгач, баланы бер ел дәвамында мәктәпкә әзерлек курсына йөртәләр, аннан гына башлангыч мәктәпкә китә… Австралия балалары барлыгы 12 сыйныф белем ала. Бу ил гражданнары өчен мәктәпләр бушлай, чит илнекеләр түләп укый. Алар өчен биредә бер ел белем алу 30 мең доллар тора, әлеге суммага ашау-эчү, яшәү һәм уку чыгымнары да кергән. Дәреслекләр, мәктәп формасы, түгәрәкләр, укытучыларга бүләкләр алу өчен һәркемгә аерым түлисе, анысына бер балага елына 300 доллар чамасы китә. Бу – дәүләт мәктәпләрендәге бәяләр. Әмма Австралиядә шәхси мәктәпләр дә шактый популяр, укучыларның өчтән бере шуларда белем ала. Баласының дини мохиттә үсүен теләүчеләргә дә мөмкинлекләр җитәрлек.

Шәхси зиратлар булдырылачак

Россиядә шәхси зиратлар барлыкка килүе ихтимал. Зиратта каберне карап торучылар булмаган очракта, шул ук урынга яңа мәет җирләнергә мөмкин. Бу турыда “Российская газета” хәбәр итә.

Зиратларда, мәрхүм­нәр­не соңгы юлга озату өлкә­сендә тәртип урнаштыру вәкаләте РФ Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына бирелде. Бел­гечләр фикеренчә, дәүләт бу өлкәне үз контроленә алса, кешеләрне соңгы юлга озатуга бәйле бизнесның “кара” ягы ачылачак. Бу өлкәдә кәсеп итүнең тулаем еллык кереме 70 млрд сум, аның яртысы – алдау-йолдау, хәрәм юл белән табылган акча.

Россиядә төгәл ничә зират барлыгы билгеле түгел, 35-70 мең тирәсе, диләр. Россия Хөкүмәте мәрхүм­нәрне күмү мәшәкатьләре белән кемнең шөгыльләнүен конкурс нигезендә билге­ләргә тәкъдим итә. Конкурста шәх­си ширкәт тә катнашырга мөмкин. Зиратларда электр уты cузылырга тиеш, зиратка илтә торган юллар, ка­бер­лекләр арасындагы сукмак­лар тәртиптә булырга, шулай ук сакчылар тарафыннан күзәтелергә тиеш. Чәчкә­ләр­не саталар икән, сәүдә закон нигезендә алып барылачак.

Юкә чәчәге нәрсәдән файдалы?

Юкә июнь-июль айларында чәчәк ата. Юкә чәчәкләрендә бик күп файдалы элементлар бар: эфир майлары, флавоноидлар, глюкоза, дуплау матдәләре (дубильные вещества). Аннан ясалган эчемлекләрне салкын тиюдән дәвалану өчен тирләтә һәм температураны төшерә торган дару буларак, гастритлардан, ангина һәм стоматит белән авырганда авыз һәм тамакны чайкау өчен файдаланалар.

Юкә төнәтмәсе тын юллары салкын тигәндә лайланы чыгарырга булыша.

Төнәтмә ясау өчен 1 аш кашыгы коры чәчәккә 1 стакан су салалар, 20-30 минут төнәтәләр. Көнгә 2-3 стакан (төнгә каршы эчү файдалырак) эчәләр.

Йөрәк-кан тамыры авырулары булган кешеләргә куллану тыела. Шулай ук озаклап (10 көннән артык) юкә төнәтмәсе эчү күз күрүенә зыян сала ала.

Юкә чәчәген коры көннәрдә чәчәкләр ачылганчы җыялар һәм 40-50 градустан югары булмаган температурада киптерәләр. Юкә чәчәкләрен кояшта киптерергә ярамый, чөнки алар үзләренең төсләрен һәм шифалы үзлекләрен югалталар.

Туган телне өйрәнүдә җәйге урак өсте

Уку елы дәвамында дәресләр арытса, җәйге лагерларда уку үзенә күрә кызыклы, мәгънәле тамаша кебек. Бераз күңел дә ачасың, яңа дуслар белән араласың, кызыклы кешеләр белән очрашасың, туган телең дә шомара, милли мәдәнияне, тарихны да өйрәнәсең. Әгәр андый җәйләүләр оештырылса, милли үзаң үстерү һәм туган телне өйрәнү тагы да яхшырак барыр иде.

Мондый җәйләүләр чит илләрдә күптән оештырыла. Милләттәшләр бары тик җәйге ял вакытында гына күмәкләп очрашып, аралаша ала ич! Финляндия татарларының җәйге лагерьлары дистә еллар буе туган тел, динне өйрәнү мәктәбе булып хезмәт иткән.

Ә Татарстанда хәлләр ничек соң? Шундый сорау белән Татарстанның Мәгариф һәм фән Министрлыгының милли мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Бу идарәнең җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова, шул ук идарәнең бүлек мөдире Алсу Шәрипова биргән мәгълүматларга караганда, җәйге каникуллар чорында туган телне өйрәнү тагы да киңрәк оештырылган.  Биектау районының “Костер” лагерында гадәттәгечә “Дуслык” туган тел җәйләүе эшли.  Андә 500 ләп укучы ике алмаш агымда ял итеп, тел сабаклары алалар.  Актаныш районындагы сәләтле балалар гимназиясе нигезендә “Бүләк” җәйләве эшли. Андә да хәлләр элеккечә. Монда 200 дән артык бала ял итә, тел сабаклары ала. Татарстан районнарыннан җыелган укучылардан гайре чит төбәкләрдән дә балалар килгән.

Алинә Даутовадан яңа клип – “Адаштым”

ТРда, һава торышы яхшыру белән, бал кортлары умарталарга көн саен 2,5 кг бал китерә

Татарстанда, һава торышы яхшыру белән, бал кортлары умарталарга көн саен 2,5 кг бал китерә башлады. Аномаль эссе көннәрдә исә бөҗәкләр йортларына табышсыз кайтты. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Умартачылык буенча идарә” ДАУ сөйләделәр.

Белгечләр билгеләвенчә, кайсыбер бал корты гаиләләре рекордлар куя: умарталарга 3 кг кадәр бал алып кайта. Бу эштә аларга бу көннәрдә чәчәк атучы юкә һәм башка бал бирүче үсемлекләр ярдәм итә.

Бал кортларының продуктлылыгы артуга бәйле вазгыять умартачыларны яхшыга өметләндерә. Үткән елда һәр умартадан уртача 29 кг югары сыйфатлы бал алынган. Үткән елгы нәтиҗәнең кабатлану ихтималы да бар.

Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашу өчен 500 хезмәт тәкъдим ителгән

Казанда 5 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр Халыкара мөселман киносы фестивале үтәчәк.

Оештыру комитеты гаризалар кабул итүне туктатты. Хәзерге вакытта комиссия җибәрелгән фильмнар белән таныша. Барлыгы 56 илдән 500 хезмәт тәкъдим ителгән. Әмма кызыклы дип табылган картиналар конкурстан тыш та кабул ителергә мөмкин. Шулай ук тамашачыга тематикага бәйле булмаган фильмнар да тәкъдим ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Казан халыкара мөселман киносы фестивале 2005 елдан бирле ел саен уздырыла. Программага тынычлык идеясе, толерантность, милләтара диалог урнаштыру турында сөйли торган фильмнар кертелә.

“Rock around the clock” җәйге рок-фестиваленең алтынчы концерты була

4-нче июльдә “Циферблат” Иркен киңлегендә “Rock around the clock” җәйге рок-фестивале була. Бу кичтә “The Road” Рок мәктәбе укытучылары һәм укучылары барлык теләүчеләр өчен бушлай остаханәләр уздырачак, ә килгән тамашачылар рок-укытучыларыннан импровизацияләнгән свингны ишетәчәк.

“The Road” Рок мәктәбе педагогы Василий Евдокимов бас-гитара һәм электр гитарада уйнау серләре белән бүлешәчәк.

Остаханә Рок мәктәбе укучыларының чыгышы белән төгәлләнәчәк: бас белән җырлаучы Альберт Вельгас һәм гитарачы Марк Забалуев.

Рок мәктәбе укытучысы – вокал башкаручы Никита Тарасова һәм пианист Раима Хөснимәрданованың дуэты джаз стандартлары һәм заманча җырлардан торган программаны – Луи Армстронг, Стинг, Элтон Джон, рок-группы “Бумбокс” рок-төркеме һәм Сергей Бабкин репертуарындагы җырларны башкарачак. Бу кичне тамашачылар алдында “The Road” Рок мәктәбенең беренче укучыларыннан булган, автор-башкаручы, Мәскәүдә узган II Халыкара сәнгать олимпиадасы дипломанты Ленар Гатин да чыгыш ясаячак.

Киемнәр шәһәрнеке булса да, күңелләр авылныкы булсын!

Урамда, кибетләрдә: “Фәлән кешенең малае өйләнгән, авыл кызын алган икән!” яки егетләрнең: “Өйләнеп куярмын әле менә дигән авыл кызына!” – дигән сүзләрен еш ишетергә туры килә. Авыл кызы, шәһәр кызы… Нинди аерма бар соң алар арасында?

Бер караганда, бернинди аерма да күренми сыман. Шундый ук матур заманча киенү, килешле бизәнү, тырнак¬лар, чәчләр… “Мунча ташы” тамашаларындагы кебек чәчләрен тасмалап үргән, гади оеклар, өч кат итәк кигән авыл кызлары юк инде ул хәзер. Асфальт юлдан элдереп кенә килгән шәһәр шаукымы авыл ишекләрен күптән шакый. Гап-гади авыл кызлары да салам белән салонны, калорий белән солярийны аерырга өйрәнде инде. Салкын, шөкәтсез озын куллары, иләмсез зур авызы белән йотам-йотам дип торучы шәһәрләр дә ул кадәр үк куркыныч тоелмый. Чөнки авыл кызы кайда да авыл кызы булып калырлык тәрбия ала ул. Бигрәк тә әбиле йортта үсеп, авыл оеткысы шәпләп салынса. Кайда гына яшәсә дә авыл кызыннан үзгә бер яктылык, ихласлык, самимилек бөркелә, минемчә.

Россия Хөкүмәте Яшәү минимумын 5,1 процентка арттырды

Бер кешегә яшәү минимумы составындагы азык-төлек продуктларына бәянең 5,4 процентка артуына бәйле рәвештә, 2013 нче елның IV кварталы белән чагыштырганда, 2014 нче елның I кварталына яшәү минимумы күләме 5,1 процентка артты. Әлеге карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады.

“Имзаланган карар нигезендә 2014 нче елның I кварталы өчен РФ буенча яшәү минимумы, тулаем алганда, 7688 сум күләмендә билгеләнгән, эшләүче халык өчен – 8283 сум, пенсионерлар өчен – 6308 сум, балалар өчен – 7452 сум”, – диелә бастырылган документта.

Тыела сүгенү-мат – нишләр инде матбугат? (СОРАШТЫРУ)

Президент Владимир Путинның май аенда имзалаган кануны Россиядә шактый бәхәсләр тудырды. 1 июльдән әдәбият һәм матбугатта, спектакль һәм кинофильмнарда сүгенү сүзләре кулланган өчен штраф түләтәчәкләр дигән хәбәрне Мәскәү журналистлары да кәефсезрәк кабул итте.

Рус басмаларында «Россия закон чыгаручылары сүз иреген кысрыклый, авызыбызны томалыйлар»  дигән язмалар еш күренде. Әдәбиятта, сәнгатьтә, халык иҗатында, спектакль, кинофильмнарда, мәдәни-агарту чараларында хәсис сүзләр куллану тыела. Канунны бозган очракта 2 меңнән алып  2,5 мең сумга кадәр штраф түләтәчәкләр. Вазифаи затларга исә – 4-5, ә юридик затларга 40-50 мең сум каралган. Шунысын да өстәп әйтергә мөмкин: икенче мәртәбә канунны бозучыларга штрафның күләме тагын да зуррак булачак. Шундый ук штрафлар матбугат чараларына да кагыла.

Татарстанлыларның өчтән бере җәйге ялын чит ил пляжларында үткәрергә җыена

HeadHunter компаниясенең тикшеренүләр хезмәте әнә шундый сораштыру үткәргән.

Аннан күренгәнчә, җирле компанияләрдә эшләүчеләрнең 34 проценты җәйге ялын чит ил курортларында үткәрергә ниятли. 14 проценты Ауропа башкалаларының берсен күреп кайтырга җыена. 31 проценты җәйге ялын – дачада, 15 проценты — Кара диңгез курортларында үткәрергә, 6 проценты Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт итәрә уйлый. Татарстан компанияләре хезмәткәрләре арасында Төркия курортлары аеруча популяр, Ауропа илләре арасында алар Италия һәм Грециягә өстенлек бирә.

Сораштырылучылар фикеренчә, ял итү өчен иң яхшы айлар – август (39 процент) һәм сентябрь (28 процент), март (7 процент) һәм ноябрь (11 процент)  популяр булмаган айлар рәтенә керә.

Сораштыру барышында хезмәткәрләрнең 47 проценты үзенең ялын оештыру мәсьәләләре белән (авиабилетлар сатып алу, маршрутлар сайлау һ.б.) турыдан-туры эш урынында шөгыльләнүен таныган.

Сергей Безруков катнашындагы “Әдәби ишегалды”нда 2 меңнән артык казанлы катнашты

 28 июнь көнне “Әдәби ишегалды” проекты кысаларында Дубравная ур.,35 адресы буенча урнашкан йорт ишегалдында ике меңләп казанлы җыелды. Эшлекле дүшәбе киңәшмәсендә Казанның Мәдәният идарәсе Айгөл Горнышева шулай дип хәбәр итте.

Айгөл Горнышева РФ халык артисты Сергей Безруковның чыгышын аерым билгеләп узды. “Казан тамашачысы өчен актер Лермонтов, Есенин шигырьләрен уку белән берәттән Высоцкий җырларын да башкарды. 40 минутлык чыгышы ахырында танылган кунакка ишегалдында җыелучылар кушылып җырлады”, – дип сөйләде ул.

Айгөл Горнышева программада шулай ук шагыйрә Вера Хәмидуллина, бард Ольга Кузьмичева-Дробышевская, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия артисты һәм “La Primavera” оркестры катнашканын билгеләп узды. “Казанлылар үзләре дә актив булды: сәхнәгә чыгып шигырь укырга теләүчеләр шактый иде”, – дип ассызыклады ул.

Фирдүснең улы “үсеп туган”

28 июньдә якташыбыз, танылган автор-башкаручы Фирдүс Тямаевның улы туды.

Җәмәгате Резеданы чын “батыр” дияргә була: 4кг.100гр авырлыктагы, 56 см.лы малайны ул бернинди операциясез үзе тапты. Хәзер Тямаевлар улларына исем эзлиләр: изге айның беренче көнендә туганлыктан, әлегә аңа Рамазан яки Ислам дигән исем арасында сайлау бара.

Татарстан кешесе Рамзан Кадыровтан җавап хаты көтә

Чаллыда яшәүче Олег Иванов Чечня республикасы башлыгы исеменә хат язган. Үзенең хатында татарстанлы Чечняга барып кайтырга теләвен белдерә. Әмма аны республикадагы куркынычсызлык дәрәҗәсе куркыта.

 ” Хөрмәтле, Рамзан Әхәтович!
Минем, гади Россия кешесе буларак, автобус яки машинага, поезд яки самолетка утырып барып Тебу тауларын, Терека елгасының тизлеген күрәсем килә. Әмма сезнең якларга бару бераз куркыта.
Сезгә конституция гаранты, җир хуҗасы буларак мөрәҗәгать итәм. Чечняның матур урыннарын һәм мәдәни мирасын, архитектура һәйкәлләрен кайчан карарга килергә мөмкин булуын язып җибәрсәгез

Бразилия көндәлеге

24 июнь. Унөченче көн

Италия сакчысы Джорджо Кьеллини тешләнгән җирен күрсәтә

Унөченче көн көтелмәгән нәтиҗәләр һәм әкәмәт хәлләр белән истә калды. Италия-Уругвай уенында Италия сакчысы Джорджо Кьеллини Уругвай һөҗүмчесе Луис Суаресны аның җилкәсен тешләүдә гаепләде. Әйтергә кирәк, бу Суаресның мондый беренче кыланышы түгел. Уеннан соң ул бу хәлне “көрәш” дип атады, янәсе аның да күзенә бәргәннәр.

Оялы трактор

Кайчагында гади генә тоелган нәрсәләр дә, тормышыбызга ниндидер илаһилык, серлелек өсти. Кайсын могҗизага тиңлибез, кайсына гаҗәпләнәбез, икенчеләрен, әллә нинди шикләргә калып, ниндидер вакыйгага юрыйбыз. Хәзер сөйләячәк вакыйга да шулар сериясеннән.

Быел язын «Балачак иле» сәхифәсендә сыерчык оясы ясарга өйрәнгәндә телгә алган идем инде бу хакта. Узган ел туган авылымда йорт төзелеше өчен урын хәстәрләгәндә, бакчадагы иске мунчаны сүтәргә туры килде. Без оешканчы, безнең балачактан ук урнашып калган түбәдәге сыерчык ояларына хуҗалары кайтып урнашкан, әле алай гына да түгел, инде ана сыерчыклар ояга кереп үк утырган иделәр. Көтәргә дә мөмкин түгел. Бар белгәннәремне укып, күрше Илдус абый белән сак кына каерып алып, ояларны янәшәдәге алмагачка бәйләдек, икенчесен без туып үскән өй кыегына кактык. Сыерчыклар пырхылдап чыгып очты. Баш очларыбызда ачыргаланып бөтереләләр. Алмагачка бәйләнгән ояга хуҗабикәсе көн озын керми шулай өзгәләнеп бөтерелеп йөрде дә, юкка чыкты. Ходайның рәхмәте, соңыннан гына күрдем, ул кайткан икән оясына. Әмма өй кыегына кадакланган оя ятим калды. Хуҗасы бакчабыз өстендә бөтерелеп тә йөрмәде, күз алдында болынга таба очып китеп юкка чыкты. Үпкәләде бугай, рәнҗемәгән булса инде. Ярый әле алмагачтагысы балаларын үстереп сәхраләргә очырды. Балаларына кабалана-кабалана җим ташучы сыерчыкларны күрү күңелемне тынычландырды. Ә теге өй кыегындагы оя да буш калмады үзе, анда чыпчыклар бала чыгарды. Быел инде яңа оя кадаклап куеп, сыерчыклар шунда оя корды. Дөрес, минем генә күзәтүләрем нәтиҗәсеме, быел сыерчыклар аз кайтты сыман тоелды миңа.

Казан Сабан туен үткәрү кысаларында ат чабышы бәйрәменең гомуми приз фонды 2,5 миллион сум тәшкил итте

Бүген Татарстан башкаласында Сабан туен үткәрү кысаларында ат чабышы булып узды. Ярыш “Казан” халыкара ат спорты комплексында узды.

Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Казан мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, республика һәм шәһәр Башкарма комитеты ведомстволарының вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Ярыш барышында 6 ат чабышы һәм 2 заезд булды: ТР Кубогына, Казан Кремле бүләгенә, Сабан туе Бәйрәме бүләгенә, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләгенә, Казан Мэриясе бүләгенә, З.Хәбибуллин истәлеге бүләгенә, Сөембикә бүләге һәм ТР игенчеләр хөрмәтенә куелган бүләккә. Спорт бәйрәменең гомуми приз фонды 2,5 миллион сум тәшкил итте.

Ат чабышы спортында өч яшьтән зуррак чиста канлы, атланып йөри торган атлар нәселеннән булган айгырлар һәм бияләр катнашты. Атта йөрергә һәвәс кешеләр арасында Казан мэры Илсур Метшинның улы Таһир Метшин да булды. Иң озын дистанция 2400 метр, иң кыскасы – 1000 метр булды.

Спорт бәйрәмендә катнашучылар, ат чабышыннан тыш, концерт программасы да карый алды.

ЗАГС хезмәткәрләре өйләнешергә килгән парның балдакларын югалткан

Әлеге күңелсез хәл 21 июнь көнне “Казан” гаилә үзәгендә була. Туйда булган кунакларның берсе сүзләренә караганда, кияү белән кәләш язылышкан вакытта, ЗАГС хезмәткәре башка парның балдакларын алып чыккан.

Гаилә корырга килгән яшьләр алыштырылган балдакларны бик тиз күреп ала һәм үзләренекен китерүне тәлап итә. Хезмәткәрләр балдакларны тиз генә таба алмаганлыктан, гаилә теркәргә килгән башка парларга озак кына көтәргә туры килә.

Үзең ясаган сэндвич тәмлерәк була

Татар тотып карамыйча, ышанмый”, диләр. Хәер, тиз туклану рестораннарындагы ризыкларның нәрсәдән һәм ничек әзерләнгәнлеге күпләрне кызыксындырадыр.
Әлеге сорауга җавап табу өчен без Казандагы тиз туклану рестораннары челтәренең берсенә юнәлдек. Арабызда 5-6 яшьлек баладан алып олы абый-апаларга кадәр бар иде.
Иң беренче эш итеп, без махсус баш киеме, халат, бахиллалар кидек. Алардан башка кухняга аяк та атларга ярамый икән.
“Yum! Brands” компаниясе җитәкчелегендә эшли торган “KFC” ресторанындагы күпчелек ризык тавык итеннән ясала. Без “кунакка” барган әлеге туклану урынының директоры Резидә Равилова сүзләренчә, продуктлар өчен бары яңа суелган тавык ите кулланыла. Аны “Челны-бройлер” компаниясеннән, ә яшелчәләрне исә Алабугадан китертәләр. Ит белән яшелчәләрне атнага ике мәртәбә алып киләләр икән. Биредә Татарстан җитештерүчеләре белән эшләү күңелгә җылы йөгертте.