Ленинград блокадасында күргәннәрем әле дә истә

КатегорияӨлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Минвали СабировБөек Ватан сугышы елла­рында кичергән Ле­нинград блокадасы мәңге онытылмас авыр яра булып бик күп кешеләр күңелендә уелып калган. Елховка районының Тупли авылында яшәүче Миневәли Галим улы Са­биров та бу турыда сөйли башласа, түзә алмыйча, күз яшьләренә тыгыла.
- Ул елларда авылда тормыш авыр булганга күрә, берничә гаилә үзара киңәшләшәләр дә, Ленинград шәһәренә бәхет эзләп барырга карар кылалар. Әтиебез Галим белән әниебез Нурдидә үзләре белән дүрт балаларын да алалар. Ә мин, иң кечкенәләре Миневәли, ул чакта күкрәк сабые гына булганмын.
Шәһәргә китү бушка булмый, килүгә эшкә дә урнашканнар, фатир да алганнар. Шулай ун ел гомер үткәнен сизми дә калганбыз. Тик безнең бәхетебезне кемдер күпсенгәндер, күрәсең. Илебездә Бөек Ватан сугышы башлана һәм ирләр фронтка алына, ә безнең әти бронь белән Ленинградта калдырыла. Чөнки биредә ирләр хезмәте күп таләп ителә. Абыем Минегали белән Миңниса апам да аның кебек көне-төне эштә иделәр.
Әтиемә агач, таш эшләрен башкару белән бергә мәет­ләрне җыеп, аларны туганнар каберлегенә җирләү һәм башка күптөрле эшләр дә йөкләнә. Мин дә аңа ярдәм итә идем.
Дошман шул хәтле аяусыз, ул көне-төне шәһәрне тупка тота, көн саен күп кешеләрнең гомере өзелә. Кайсылары ачтан, кайсылары салкыннан туңып, кайсылары хәлсезләнеп, төрле авырулар белән интегеп, урамда барган чакларында егылып үләләр. Әйтерсең лә, биредә тормыш учагы сүнеп калган! Салкыннан суүткәргечләре туңган, электр энергиясе юк, фатирлар җылытылмый, электр энергиясе булмау сәбәпле трамвайлар тукталып калган. Урамда кешеләрнең вафат булган якыннарын чаналарга салып, көч-хәл белән аларны җир куенына иңдерү өчен тартып барулары күзгә чалына. Ачлыкка түзә алмыйча, эт, мәчеләр ашау­чылар да булгалаган. Ә суны Нива елгасыннан ала идек.
Безнең өебез чиркәү янында урнашкан иде. Шушы тирәдәге безнең сугышчылар һәм дош­ман солдатлары арасында туктаусыз атыш, үтереш бара. Тик, Аллаһының рәхмәте белән, менә шушы гыйбадәт йортын бернинди снаряд та, пуля да ала алмады, һәм ул бина бернигә дә исе китмәгәндәй, төзек, матур килеш, горур гына шәһәр уртасында басып торды. Безнең өебез дә каза-фәлән күрмәде һәм без гаиләбез белән исән калдык.
Көннәрдән беркөнне кама-лыштан китәргә дигән боерык килде, һәм без өч пароходка төялеп, Ладога елгасы аша чыгарга дип, юлга кузгалдык. Ни өчендер өлкәннәрне па­ро­ходларның берсенә ае­рып, ә сабый балаларны икен­­чесенә утырттылар.
Колакта снарядлар төшеп ярылуын, фашистларның коточкыч рәвештә самолётлардан һөҗүм ясавын, андагы кыямәт-мәхшәрдәй көнне бүгенге көндә дә оныта алганым юк. Менә шулай азапланып бара торгач, немецлар балалар төялгән безнең пароходның берсен су төбенә озаттылар.
Туган авылыбызга без бер ай кайттык. Безгә поездга да, автомашинага да, хәтта атларга да утырып кайтырга туры килде. Бу юллар коточкыч булып, барысы да дош­ман һөҗүме астында үтелде.
Авылда безне ачлык-ялангачлык каршы алды. Кайтуга озак та үтмәде, сеңелем Фатыйма белән энем Шамил каты авырудан интегеп, үлеп киттеләр. Әтиемне шунда ук Самараның (элеккеге Куйбышев) авиация заводына эшкә җибәрделәр. Минегали абыем армиягә алынды.
Шулай итеп, бөтен авырлык әниебез Нурдидә өстенә төште. Без баштан дүрт балалы, туган тиешле апаларыбыз белән бергә яшәдек, аннан соң башка буш йортка күчендек. Ә инде соңрак мунча хәтле генә кечкенә өй сатып алып, аны ремонтлап, үз куышыбызны булдырдык.
Илебездә сугыш тәмам­лануга, әтиебез Галим, илле җиде яше дә тулмыйча, вакытсыз үлеп китте. Әниебез Нурдидә озын гомерле булып, туксан яшенә кадәр яшәгәннән соң гына бакыйлыкка күчте.
Ачлыктан интегеп, авыр хезмәттә буш трудоднига -“таякка” эшләп, күп азапланырга туры килде әле безгә. Авыл хуҗалыгына күбрәк игътибар бирелә башлагач кына, читтән Борһан Ибраһим улы Әбүзәров колхозга җитәкче булып килгәч кенә, тормыш берникадәр яхшырып китте. Мин армиядә хезмәттән кайткач, яраткан кызым Рәйсәгә өйләнеп, гаилә корып җибәрдем. Аның белән дүрт бала үстердек, колхозда эшләп, әнкәебезне туксан яшенә кадәр тәрбияләп, соңгы юлга озаттык.
Гомерләр үткән саен Ленинградта кичергән шул блокаданы, аннан соң авылда күргән нужалы тормышыбызны балаларыма һәм онык-оныкчыкларыма гыйбрәт итеп сөйлим. Хәзер-ге вакытта без, блокада ки-черүчеләр, дәүләтебезнең яр­дәмен тоеп яшибез. Бөек Җи­ңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә безне дә онытмаулары, хәлебезне белеп, бүләкләр бирүләре өчен зур рәхмәтемне әйтәсем килә.

Әңгәмәдәш -
Нурсинә Хәкимова.

Рәсемдә: Миневәли Га­лим улы Сабиров.

“Бердәмлек”

Фикер калдыру