Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Май аенда бакча эшләре🌱

Май аенда бакча эшләре🌱

0
Май аенда бакча эшләре🌱


Май – елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчәләрнең тәүге уңыш­ларын күрсәтә тор­ган ай. Бу ай­да иң элек апрельдә башлан­ган эш­ләрне төгәлләргә кирәк. Ай ба­шында кишәрлекләрдә дым каплату­ны, туфрак эшкәр­түне дәвам итеп, иртә өлге­реш­ле культуралар чәчүне, бигрәк тә ак башлы, чәчәк, пекин кәбестәләрен һәм кольраби утыртуны төгәлли­ләр, иртә өлгерешле бәрәңге утырталар.

Майның беренче көннәрен­дә үк бакча җиләген (әгәр дә ул яшелчә бакчасында үстерелгән булса) туфрагы белән бергә күчереп утыртырга мөмкин, болай эшләгәндә, ул быел ук җиләк тә бирәчәк.

Кырау төшүе көтелгәндә, бакча җиләге түтәлләрен һәм кырауга чыдамсызрак башка төр культураларның өстен ка­мыш яки пленкалар белән каплыйлар.

Шул ук вакытта май башында ачык грунтка утырту өчен кавын, карбыз, ташкабак орлыкларын туклыклы кубик яисә стаканнарга чәчәләр.

Майның башында салкын рассадникларга чәчкен (рас­сада) алу өчен кәбестәнең уртача өлгерешле сортларын (Слава, Осенняя Грибовская һ.б.) чәчәләр.
Майның беренче ункөн­легендә помидорны парник­ларга һәм пленкалы каркас­лар­га күчереп утыртуны төгәллиләр.

Майның икенче яртысында кәбестәнең соң өлгерешле сорт­ларына (Подарок, җирле Клыков) туфрак әзерлиләр.

Инде үсеп килә торган культураларның рәт ара­ларын йомшарталар, тамы­ра­зык­ларның (кишер, чөгендер һ.б.) шытымнарын сирәклиләр, иртә өлгерешле яшелчә куль­тураларын органик һәм ми­нераль ашламалар белән тукландыралар. Бәрәңгене ти­шелеп чыкканчы һәм тишелеп чыкканда тырмалыйлар. Төрле борчаларга, кәбестә, суган һәм чөгендер чебеннәренә каршы бу корткыч бөҗәкләр зарарлый торган үсемлекләрне үлән төнәтмәләре, химик пре­паратлар белән эшкәртәләр.

Батун суган, күп яруслы суган, редис, рәваҗ, салат һәм шпинатның тәүге уңышларын җыеп алалар. Беренче тапкыр уңышын кисеп алганнан соң күпьеллык суган, рәваҗ һ. б. яшелчә культураларын тук­ландыралар, рәт араларын эшкәртәләр.

Әгәр дә май ае коры торса, яшелчә культураларын, туф­рак җилләгән саен, берничә тапкыр сугарырга туры килә, бигрәк тә кәбестә, кишер, чөгендер һ.б. культуралар су­гаруга таләпчән. Әгәр дә бакча җиләге кишәрлекләрендә ко­рып коелган бутоннар күрсәгез (аларны кура, бакча җиләге коңгызлары зарарлый), җыеп алып яндырыгыз яисә кайнар суга салыгыз.

Майның икенче яртысы — җылы яратучы культураларга (кыяр, помидор, карбыз, кавын, кабак, ташкабак һ.б.) туфрак әзерләү вакыты (туфракны эшкәртәләр, ашлыйлар, ти­гезлиләр). Шушы ук вакытта кыяр чәчәргә яисә рассадала­рын ачык грунтка (пленка астына) күчереп утыртырга, ә 25 майдан соң помидор рас­садаларын шулай ук ачык грунтка күчереп утыртырга мөмкин.

Майда шулай ук теп­ли­цалардагы кыяр һәм по­ми­дорларны карап үстерү мә­шәкатьләренең бөтен комп­лексын башкаралар. Кояш белән җылытыла торган плен­калы язгы теплицаларда май урталарына кадәр кыяр, помидор рассадаларын утыр­туны төгәллиләр.

Парникларда исә рассада һәм барлык башка яшелчәләр­не карап үстерүне дәвам итәләр.

Икенче рам әйләнешенә әзерләнгән парникларга кыяр һәм помидор күчереп утыр­талар.Ачык грунтка утырту өчен соң өлгерешле кәбестәнең һәм помидор рассадаларын сай­лап алалар.

Саламнан эшләнгән мат­ларны һәм җылыту өчен әзерләнгән башка япмаларны киптерәләр һәм кыек асларына яки сарайларга җыеп куялар.


(«Игелек.ру»)

Бердэмлек