Матбугат бәйрәменә килегез!

КатегорияБелдерүләр
Автор Администрация сайта

25 майда Самараның Струковлар бакчасында (Куйбышев һәм Красноармейский урамнары чатында) Россия Журналистлары берлегенең Самара өлкә оешмасы күптәнге традиция буенча “Пресса-2013” ХХ журналистлар фестивален үткәрә. Быел ул безнең киләчәгебез – балаларга багышлана.

Бәйрәм сәгать 10да башлана.

“Пресса-2013” фестивале программасында:

- өлкәбезнең егермедән артык массакүләм мәгълүмат чараларының: радио, телевидение, газета-журналлар, шул исәптән Халыклар дуслыгы йорты канаты астындагы “Бердәмлек” татар, “Самар-ен” чуваш, “Волго-ойме” мордва, “Ыргыз” башкорт, “Ак жол” казах, “Очак” азәрбайҗан, “Проминь” украин һәм башка милли газеталарның журналистлары белән очрашу;

- профессиональ һәм үзешчән сәнгать осталары башкаруында җырлар, биюләр.

Халыклар дуслыгы йорты һәм милли газеталарның (“Бердәмлек”нең дә) мәйданчыгы җәйге театр каршында булачак. Татар, чуваш, башкорт, мордва һәм башка милләтләрнең көйләре яңгыраган мәйданчыкка килегез. Көтәбез!

“Бердәмлек”.

Фикер калдыру