Мәчәләйдә кунакта

КатегорияПохвистнево районы, Өлкә татарлары, Өлкәбездәге дин, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

Иманлы халык

Самара Региональ «Дуслык» иҗади иҗтимагый оешмасының вице-президенты Рафыйк  Габдулла улы Бадамшин тәкъдиме һәм ярдәме белән аның төп йортында – Мәчәләй авылында яшәүче әти-әнисе Габдулла Габсаләм улы һәм Миңлегөлсем Сәүбән кызының өендә Мәүлид мәҗлесе узды. Авыл халкы мул табын тирәли Коръән укып, салаватлар, мөнәҗәтләр әйтеп, Пәйгамбәребезнең туган көнен бәйрәм итте.
Мин дә әлеге дини чарага чакырылып, бик матур җирдә урнашкан  Мәчәләй авылында кунакта булып кайттым. Милләттәшләремне күреп бер сөенсәм, биредәге халыкның динлелегенә хәйран калып, күңелем тагын да үсте сыман.
Мәҗлестә миңа авыл мәчете мулласы Таһир Булатов белән аралашып алырга да мөмкинлек туды. Ул Мәчәләйдә тәртип хөкем сөрүе, авылда дүрт мәчет туктаусыз эшләп торуы хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, һәр гыйбадәтханәгә 12-18 карт йөри, җомга көннәрендә намазга халык тагын да күбрәк җыела икән.

- Кызганычка, авылда яшьләр бик аз булу сәбәпле, Аллаһы йортына тик олы яшьтәгеләр генә килә шул. Шулай да җәйге каникулларда авылга кайткан оныкларыбыз мәчеткә йөреп, биредә гарәп телен өйрәнә, – диде  Таһир хәзрәт.
Кунаклар арасында Гали авылы мәдрәсәсе ректоры Минтаһир хәзрәт Сираҗев та бар иде. Ул:
- Әлхәмдүлилләһи, сеңелем,  Мәчәләй авылы халкы динебезне хөрмәт итеп яши. Миңа мәгълүм булганча, элек тә биредәге авыл халкы Рамазан ае вакытында кырдагы эшләрдән сусап кайткач, уразаларын бозмас өчен салкынча базларга төшеп утыра торган булганнар.
Шөкер, биредә гореф-гадәтләребезне түкми-чәчми яшь буынга җиткерәләр. Мәчәләй мәчетләрендә хезмәт күрсәтүче имамнарыбыз яңа туган сабыйларга исемнәр кушып, дөнья белән хушлашкан дин кардәшләребезгә җеназалар, ике яшь йөрәк бергә кушылганда, никахлар укыйлар.
Һәр елны биредәге авыл имамнары халыктан гошер садакасы буларак бәрәңге-суган кебек яшелчәләрне җыялар. Аннан безне чакырып алып, шушы ризыкларны Гали авылы мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләрне тукландырырга биреп җибәрәләр. Әле быел Октябрьск шәһәреннән мәдрәсә ректоры килеп: “Укучыларыбызны ашатырга кишер-суган җитми. Ярдәм күрсәтә алмассызмы?” – дип мөрәҗәгать итте. Без гошер садакалары буларак бирелгән ризыклардан аларга да өлеш чыгардык. Аллаһы Тәгалә садакаларын кызганмаган мәчәләйлеләр белән разый булсын иде, – дип сөйләде.

 “Җырлар гына язабыз шул сагынып”

Кызганычка, шушы болгавыр заманда татар авыллары көннән-көн таркала бара. Бу турыда берничә еллар элек кенә гөрләп яшәгән, зур перспективасы булган Мәчәләй авылы җирлегендә яшәүче олы яшьтәге хатын-кызлар белән дә сөйләшеп утырдым мин дини мәҗлестән соң. Үзләреннән авылларының, халыкның көнкүреше белән таныштырып үтүләрен соралдым.
- Авыл хуҗалыгы таркалганчы кошчылыкта, терлекчелектә, күкрәп үскән икмәк басуларында эшләп, халык уч тутырып акчасын, ашлыгын, печәнен ала иде. Ә хуҗалык таркалгач, авыл халкына эш табуы, акча эшләве, тормыш алып баруы, авылны яшәтүе бер хәсрәткә әйләнде, – дип зарландылар апа-әбиләр.
- Шулай да әле кемдер терлек үстерә, умарта кортлары үрчетә, теплицада яшелчә, бакчаларда бәрәңге, суган, кишер, кызыл чөгендер үстереп сата. “Хәрәкәттә бәрәкәт”, диләр бит. Тырышып эшләсәң, балаларыңның да, үзеңнең дә тамагың тук булачак,  – дип үз фикерен белдерергә ашыкты Рәшидә апа Әхмитова.
- Тик барыбер күбесе инде Самарага, Тольяттига һәм башка шәһәрләргә күчеп киттеләр. Алар анда ныклап аякка басканчы да бик күп вакыт үтәр, әлбәттә. Шуңа күрә, бәлки, киләчәктә кайберәүләр яңадан авылга әйләнеп кайтырлар әле, дигән өмет тә юк түгел, – диде  Миңленур апа Булатова.
Әйе, кызганычка Мәчәләй авылында елдан-ел йортлар саны кими икән. Гомумән, әлеге зур авылда олы яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атлар гына яшәп кала бирә. Салават җырлаганча:
“Җырлар гына язабыз шул сагынып,
Туган якка, әнкәйләргә табынып.”

Булдыклылар сала йөзен билгели

Район-авылларга баргач, тырышып-тырмашып яшәүче, булдыклы кешеләргә сокланып кайтам. Замана авырлыкларына сылтап, хөкүмәтне сүгеп, егылып эчеп, күктән бәхет төшкәнне көтеп ятмаучылар да бар бит, шөкер. Авыл халкы андыйларга карап, “ах” итеп: “Менә, ичмасам, тырыша, тырышканга булдыра”, – ди. Мине кунак иткән өй хуҗаларының – Габдулла ага һәм Миңлегөлсем апаның уллары, Рафыйк әфәнденең абыйсы Ришат Бадамшин да нәкъ шундыйлардан булып чыкты.
- Авылда колхоз таркалгач, бер көн дә яши алмас төсле булган идек. Әмма, без, авыл халкы, түшәмгә төкереп, тик ятарга өйрәнмәгән бит. Безне гомер-гомергә эш коткара. Үз гаиләмнең хуҗалыгын киңәйтеп җибәрдем, барлык техниканы да булдырдым, 40 гектар  җирдә бодай, арыш, арпа, күпьеллык үлән үстерәм, ә абзарда  25 баш сыер, 40-50 баш сарык, каз, үрдәк, тавык асрыйм. Өч чабыш атым да бар әле, үткән елгы Сабантуйда мин аларның берсендә беренчеләрдән булып килдем, – дип сөйләде фермер хуҗалыгы белән таныштыра-таныштыра.
- Хөкүмәт программаларын карап барсаң, үз эшен башлаучыларга ярдәм итә торган проектлар байтак.  Дәүләттә каралган субсидияләр белән кулланасызмы? – дип сорыйм Ришат әфәндедән. Ул миңа озак та уйлап тормыйча:
- Юк. Дәүләт бер кулы белән биргәнне, икенчесе белән бик тиз ала бит ул. Кәгазьләр тутырып газапланганчы, үз көчем белән генә яшәргә күнеккән инде мин, – ди.
Фермерның гаиләсе дә күпләр сокланырлык. Хәләл җефете Гүзәлия ханым – шушы ук авылның уңган кызы. Хуҗабикә – иренең терәге. Безнең татар хатыннарының гаҗәеп уңганлыгына, сабырлыгына тагын бер үрнәк ул.
Эшчән гаиләдә ике бала  – Гөлүзә һәм Рифат хезмәтне яратып үсә. Эш белән чарланган балаларның урамда трай тибәргә вакыты юк. Алар акчаның каян килгәнен белеп җитлегә, чөнки тир түгеп табылган хәләл мал кадерле була, билгеле.

“Туган авылыбызны саклап калырга тырышабыз”

Мәчәләй авылының Мәдәният йорты  хезмәткәрләре белән дә күрешеп, сөйләшеп алырга насыйп булды миңа бу көнне. Аның җитәкчесе Жанна Әмирова, музыканты Шакир Әбдрәхманов эш урынында  авыл тарихи буенча мәгълүматлар туплау белән мәшгүль иделәр.
- Мәчәләй турында тарихи язма бар иде дә бит, ул югалу сәбәпле, аны үзебез яңадан бөртекләп җыярга керештек  хәзер, – диде Шакир әфәнде мине кызыклы фотосурәтләр белән таныштыра-таныштыра.
- Гомумән, без эшсез утырганыбыз юк, сеңелем. Мәдәният йортында даими рәвештә төрле-төрле чаралар оештырырга тырышабыз. Авыл халкына концертлар куябыз. Күптән түгел генә бергә 50 ел гомер итүче  сигез парларны котладык, үзләренә матур бәйрәм ясадык, – дип сөйләде  Шакир  Таһирович.
Әңгәмәдәшләрем бик зур авырлык белән сакланып калган авыл мәктәбе хакында да сүз кузгаттылар. Кайчандыр меңнән артык бала укыган мәктәптә бүгенге көнне 23 укучы гына белем ала икән инде. Бу уку йорты Подбельск урта мәктәбенә беркетелеп, филиал булып калуына өч ел булган инде. Өлкәнрәк сыйныф укучылары да автобусларда чит авылга йөреп укырга күнегеп беткәннәр инде.
- Быелгы уку елы башында мәктәбебезне башлангыч итеп калдырырга да исәпләре бар иде, тик ата-аналар моңа риза булмады, мин дә алар белән бергәләп авыл мәктәбен саклау юлында булдым. Авылдашыбыз, Самара Региональ «Дуслык» иҗади иҗтимагый оешмасының президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевка шалтыратып мөрәҗәгать иттем һәм аның җитәкчеләр белән уңышлы сөйләшүләре нәтиҗәсендә мәктәпне саклап калдык.  Шулай ук авылыбызның уку йортын саклауда авылдашыбыз, Самарада идарә итүче кадрлар үзәге директоры, “Каенсар” мәдәни-край оешмасын оештыручы Зөлфия Таһир кызы Таштабанова-Булатованың да өлеше зур. Рәхмәт яусын үзләренә, – дип сөйләде Жанна ханым.
- Гомумән, без мәктәп хезмәткәрләре белән бергәләп эшлибез, бердәм булып яшәргә, туган  авылыбызны саклап калырга тырышабыз. Мин яшь буын белән аралашып торам.  Чит авылга йөреп укучы Мәчәләй балалары дәресләр тәмамлангач,   автобуска утырып кайту ягын карыйлар, факультативларга, төрле түгәрәкләргә, спорт секцияләренә йөрүдән мәхрүм калалар. Шуңа да  Мәдәният йортында аларны җырларга да, биергә дә өйрәтәбез. Бездә яшьләр шулай ук шашка, шахмат, теннис уйныйлар. Ял көннәрендә шәһәрләрдә укучы студентларыбыз да авылга кайтып төшә, аларны да нәрсә белән булса да кызыктырырга тырышам. Спорт залында үзләре белән волейбол уйныйм.
Безнең авыл яшьләре үз футбол командасын да туплады. Алар белән  бертуган эшкуарлар Ринат һәм Равил Искәндәровлар, Хәлиулла Мамышев шөгыльләнә, – дип сөйләде Мәдәният йорты җитәкчесе.
Әңгәмәдәшләрем  авылда балалар бакчасы эшләмәве хакында да зарланып алды. Мәчәләйдә 23 сабый булганда, биредәге ике катлы балалар бакчасы буш килеш басып тора икән. Күбесе нарасыйларын күрше авылдагы балалар бакчасына илтәргә мәҗбүр. Бу, әлбәттә, бик уңайсыз…
Ике катлы Мәдәният йортының  искерүе, биредә күптәннән ремонт ясалмавы, мәдәният хезмәткәрләрнең  түбән эш хаклары турында да офтанулар ишетелде. Әмма әңгәмәдәшләрем киләчәккә өмет баглап  яшәүләрен һәм күтәренке кәефтә булуларын да белдерделәр.
Мәчәләй авылы халкы белән танышып йөри торгач, көн үткәне сизелми дә калган. Кайтыр юлга чыкканчы авыл үзәгендә урнашкан мәктәпне һәм балалар бакчасын фотосурәткә төшереп алырга өлгердем.

Мәктәп бинасы

Балалар бакчасы бинасы

И-их, шәп һәм иркен икән дә бит  әлеге биналар, шәһәрдәгеләрдән бер дә ким түгел инде менә. Тик, кызганычка буш торалар шул…

Римма НУРЕТДИНОВА.

Фикер калдыру