Мәчәләйдә Мәүлид салаватлары

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында 181нче мәхәллә мәчете имам-ха-тыйбы Таһир Булатов инициативасы белән Мәүлид бәйрәме уздырылды.

Чарада Мәчәләйдә туып-үсеп, бүгенге көндә Самара шәһәрендә һәм башка җирләрдә яшәүче имамнар һәм хәзрәтләр дә катнашты. Бәйрәмне Гали авылыннанНаил хәзрәт Курмаевматур итеп алып барды. Мәҗлесне Коръән сүрәләре һәм салаватлар белән Самараның Тарихи мәчете имамы Наил Биктаев башлап җибәрде.

Чарага җыелган кунакларны һәм мәчәләйлеләрне Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин котлап, авылда Мәүлидне беренче мәртәбә шулай зурлап уздыруларына шатлыгын белдерде. Халыкка яңа уңышлар, авылны һәм мәктәпне саклап калуны, кырларны тутырып чәчүне, яшьләрнең читкә китмәвен, балалар саны артуын теләде. Шул теләкләр кабул булса, авылларыбыз зураеп, ә биредәге тормыш яңарып, куәтләнеп китәр иде, диде хәзрәт.

Мәчәләйдә туып-үскән Самараның Тарихи мәчете имамы Әүхәдетдин хәзрәт Каню-каев барыбызны да Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) тормыш юлы белән таныштырды, аның ничек итеп дингә килүе турында сөйләде. Мәҗлес барышында авылыбыз һәм аның мәчетләре тарихы турында да әйтелде. Мәчәләйдә беренче мәчет 1859 елда төзелгән. Әлеге көннәрдә, куанычыбызга, дүрт Аллаһы йорты эшләп килә.

Мәүлид бәйрәмендә, гадәттәгечә, сәхнәдән матур салаватлар яңгырады. Аларны Самараның “Нур” һәм Гали авылы мәдрәсәләре шәкертләре әйтте. Мәчәләй авылы имамнары да бәйрәмдә актив катнаштылар – Галиулла Мамышев Коръән сүрәләре, Таһир Булатов Пәйгамбәргә багышланган мәдхия укыды. Ә Әнәс Гайсин балага исем кушу йоласын сәхнәләштерде.

Авыл мәктәбе балалары да матур итеп салаватлар әйттеләр. Исламда гаиләнең зур роле турында бәйрәмгә җыелган кешеләргә Камышлы һәм Кләүле районнары имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим сөйләде.

Аннан соң барысы да сый-хөрмәт тулы өстәлләр тирәсенә җыелдылар. Авылыбызның уңган хатын-кызлары пешергән тәмле ашларны ашап, чәйләр эчеп, бәйрәмне тәмамладык.

Мәҗлес барышында Галидән килгән кунаклар өйләре янган бер кайгылы гаилә турында сөйләделәр. Халык бәлагә дучар булган бу кешеләргә акча җыеп тапшырды. Мәүлид бәйрәмендә җыелган садакалар да шулай ук әлеге гаилә исеменә бирелде.

Шушындый зур дини бәйрәмне оештыручыларга -Равил Уразмәтовка, Сәйфулла Бахтеевка, Галиулла Мамышевка, Самарада яшәүче авылдашыбыз Рәфыйк Бадам-шинга, мәҗлескә матди ярдәм күрсәткән эшкуарларыбыз Ринат Искәндәровка, Хәлиулла Мамышевка, Рафаэль һәм Әлфия Бахтеевларга һәм башкаларга зур рәхмәтләребезне юллыйбыз. Шулай ук мәктәп директоры Әлфия Субеевага һәм барча укытучыларга, клуб хезмәткәрләренә, аш остабикәләренә зур рәхмәт.

Иске Мәчәләй авылында туып-үсеп, бүген

Самарада яшәүче Зөлфия ТАШТАБАНОВА.

Фикерләр

  1. Туплидан

    Дуслык сайтында рус теле статьясында мыны турыда Дуслык оешмасы инициативасы булган ди яздылар кемгя ошанырга

  2. Зелфия

    Мәжлес уздырырга имам Тахир Булатов авылдашларының теләген белдерде, хәмдә Мәчәләйдә туып-ускән Дуслыкның башлыклары шул теләкләрне канатландыручы иделәр. Ошаныгыз Ходайны разыйлыгына мәҗлестә укылган догаларга хәм салаватларга.

Фикер калдыру