Мәчәләйлеләр Җәмигъ мәчетендә Корбан ашы уздырды

КатегорияӨлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Мәчәләйдә ачык йөзле, саф күңелле халык яши. Анда дүрт мәчет эшләп тора.
Җомга көннәрендә биредә аеруча җанлылык күренә. Авыл халкының иманы көчле булганга, аларның йөзләре нурлы Һәм араларыннан өлкәбездә танылган дин әһелләре, милли җәмгыять эшлеклеләре чыгып, милләтебезнең дәрәҗәсен Һәм динне үстерүгә үз өлешләрен кертәләр.
Мәсәлән, Әүхәдетдин хәзрәт Канюкаев, Наил хәзрәт Сөләйманов, Таһир ага Мамышев, Наил хәзрәт Биктаев Һәм Наил хәзрәт Курмаев. Биредә шулай ук дин әһелләренең токымы, династияләре сакланып килә Һәм халыкка уңышлы хезмәт күрсәтә.

Милли хәрәкәттә дә “Дуслык” исемле җәмгыять оешмасы үзенең эшен уңышлы гына башлап җибәрде.
Ноябрьнең 11-ндә бу оешма җитәкчеләре Фәхретдин әфәнде Канюкаев, аның ярдәмчесе Рәфыйк Бадамшин Һәм Тарихи мәчет имамы Наил хәзрәт Биктаев тарафыннан оештырылган күркәм корбан мәҗлесе Самарның Җәмигъ мәчетендә булып узды.
Мәҗлеснең яме – кунакларның күркәмлегендә. Менә бу табындагы кунакларның мөселманлык сыйфатларына да сокланмаслык түгел. Табында тыйнак гүзәллек, кешеләрнең бер-берсенә карата булган җылы мөнәсәбәт
хөкем сөрде. Укылган Коръән сүрәләре, догалар кунакларның күңеленә илҺам Һәм җаннарына иман ныклыгы өстәделәр.
Бу корбан мәҗлесенә бик күп кеше чакырылган иде. Мәчәләй халкының бергә җыелып бәйрәм итүе – күркәм күренеш, якташлык тойгыларын көчәйтә торган вакыйга. Бу күркәм мәҗлестә аларга карата шундый матур хисләр, уңай тәэсирләр туплап кайттым. Динебез Исламга хөрмәт сеңгән мәчәләйлеләрдә татарлыкны күреп сокландым.

Фәрид ШИРИЯЗДАН.

“Ислам-Нур”.

Фикер калдыру