Мәчетләрдә кунакта

КатегорияТөп яңалыклар, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Самара өлкә губернаторы администрациясе җитәкчесе урынбасары Денис Подсеваткин, Эчке эшләр баш идарәсенең Самара өлкәсе буенча мәгълүмат һәм җәмәгать белән элемтәдә тору бүлеге җитәкчесе Александр Кромин, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте каршындагы Попечительләр советы рәисе Вазыйх Мөхәммәтшин һәм аның урынбасары Людмила Макарова шәһәребезнең Тарихи һәм Җәмигъ мәчетләрен карап йөрделәр.

Очрашу вакытында кунаклар Тарихи мәчеттәге реконструкция эшләре белән таныштылар, Җәмигъ мәчетен һәм аның территориясен карап чыктылар, шулай ук биредә милли-мәдәни үзәк төзү мәсьәләсе турында сүз йөрттеләр.

Римма НУРЕТДИНОВА.

 

Фикер калдыру