Мәктәбебездә – Сабантуй

КатегорияПохвистнево районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Похвистнево районының Гали авылы мәктәбендә гөрләтеп Сабан туе үткәрелде. Күптән гадәткә кергән бу бәйрәмне һәр ел саен мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова оештыра.

Быелгы Сабан туе дога белән башланып китте. Аны бик моңлы итеп 11нче сыйныф укучысы Нәфис Башаров укыды да, изге теләкләр теләп, багышлады да. Бәйрәмдә үткән уку елына йомгак ясалды, аннары яхшы укучыларга бүләкләр тапшырылды.

Иң башта мәктәп директоры Мохтар Алтынбаев һәм аның укыту буенча урынбасары Гөлчәчәк Шәйхетдинова гел “бишле” һәм “дүртле” билгеләренә укыган һәм мәктәп эшендә, спорт ярышларында актив катнашкан балаларны котладылар һәм Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр тапшырдылар. Шулар арасында көмеш медальгә дәгъва итүче 11нче сыйныф укучылары – Настя Якунина, Рамилә Салихова һәм Ләйсән Сафиуллинаның исемнәре аталды. Округ күләмендә оештырылган “Хәвефсез тәгәрмәч” уенында 1нче урынны алган 4 сыйныф укучыларына – кубок, “Әти, әни һәм мин – спортчы гаилә” уенында катнашкан гаиләләргә  Рәхмәт хатлары, дипломнар тапшырылды. 70 укучыбыз, математика фәне буенча Бөтенроссия күләмендә оештырылган “Кенгуру” олимпиадасында катнашып, яхшы уңышларга ирешкәннәр иде. Моның өчен мәктәп директорына, укытучыларга һәм укучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды

Бәйрәм җыр-бию һәм уеннар белән аралашып дәвам итте. Бер генә бала да читтә калмады: уйнады, җырлады, биеде һәм бүләген дә алды. 1нче сыйныф укучылары җырлап, Әлфия Латыйпова – татар биюен, Азалия Шагиева кытай кызы биюен башкарып, ә 3нче сыйныф укучысы Аркадий Кондратенко татар көйләрен скрипкада уйнап, халыкны таң калдырдылар.

Милли көрәш бәйгесе тәмамланып, нәтиҗәләр ясалгач, 1- 2нче урыннарны яулаган көрәшчеләр Илшат Хәмидуллин, Ринат Хәмидуллин, Рамил Галимов, Илназ Садретдинов, Фаил Абдулов һәм Рәмис Исхаковлар билгеле булды. Ә Сабантуйның төп бүләге – бизәкле түбәтәй һәм сарык тәкәсе Гомәр Латыйповка бирелде.

Саимә Морзаханова.

Гали авылы, Похвистнево районы.

Фикер калдыру