Мәктәп тормышы: бүгенге абитуриент нинди ул?

КатегорияТөп яңалыклар
Автор Администрация сайта


1-3-22-960x640Быел да илебез интернет киңлегендә абитуриентларның «через-чюр», «оррестовать», «символ Олимпиады – 80 – Чебурашка» һәм башка «шедеврлары» актив тикшерелде. «Татарстан» республика вузлары өчен укырга керүчеләрнең түбән әзерлекле булулары темасы никадәргә актуаль булуын ачыкларга тырышып карады. Һәм көтелмәгәнрәк нәтиҗәләргә килде.

 – Абитуриентларның әзерлек дәрәҗәсе елдан‑ел үсә бара. Быел БДИ буенча безгә тапшырылган документлардагы уртача күрсәткеч 2 баллга диярлек артты, – дип сүзен башлады А.Н.Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник уни­верситеты-КАИ (КМТТУ-КАИ) Кабул итү комиссиясе секретаре Роман Моисеев. – Элегрәк без бе­ренче курсның ике атнасында мәктәпне тәмамлаучыларның математика һәм физика буенча белем дәрәҗәләрен вузда укыр­лык дәрәҗәгә җиткерә, техник юнәлешләр буенча интенсивлар оештыра идек. Хәзер бу кирәк­ми – беренче курслар хәтта өстәмә дисциплиналарны да яхшы үзләштерәләр. Аларны үзләре үк сайлыйлар.

БУ НИ ДИЮЕҢ, НАТАША?

КМТТУ-КАИ абитуриентлары­ның яртысыннан артыгы (500 кешегә якын) – Татарстаннан, өчтән бергә якыны (300 ләп кеше) – Казаннан. Физика, ма­тематика һәм рус теле – гомуми конкурс нигезендә КМТТУ‑КАИга керүчеләрнең әлеге предметлар буенча БДИның суммар баллы 200дән артып китә. Кайбер аб­руйлы белгечлекләр буенча 230–240 балл таләп ителә.

– Беренче сентябрь көнне мин линейкага бардым – кемнәр­не кабул иткәнлегебезне белү кызык булды. Беләсезме, кайбер төркемнәрдә студентлар кайсы юнәлештә бергәләп эшләргә кирәклеге турында сөйләшәләр иде. Бу бик уңай күренеш, – ди Роман Моисеев.

Гуманитар вузларда әлеге ваз­гыять алай ук оптимистик фи­керләр уятмый.

– Чыннан да, «бюджетка» керү баллы үсә, конкурс югарырак була бара. Ләкин ни кызганыч, БДИ буенча югары балл аби­туриентның уйлый белү сәләте турында сөйләми. Әйе, ул факто­логиягә ия. Әмма югары класс­ларда аның укуы тулысынча БДИга әзерләнүгә корылганга күрә, аңа фактларны чагышты­ру һәм капма‑каршы кую кебек алымнар авырлык белән генә бирелә, ә инде төп теманы та­гын да тирәнрәк өйрәнү өчен чиктәш темалар белән танышырга ул ияләшмәгән, – дип сөйли Ка­зан федераль университетының археология һәм этнология кафед­расы доценты Вадим Козлов. – Барысы да интернетка, социаль челтәрләргә таянып эшләү фонын­да бара. Дөрес итеп яза белү юкка чыга, тел нормалары онытылып бара, һәр уңайдан сленг куллану ешая. Әлбәттә, бу күптәннән бара торган глобаль, объектив процесс. Ләкин барлык факторларны куш­каннан соң, ахыр чиктә без бик ярлы лексик палитрага ия белгечне алабыз. Югыйсә югары мәктәптә профессиональ терминологияне кулланып фикерне тыңлаучыга җиткерә белү – максат түгел, ә гап‑гади инструмент.

– Абитуриентларыбыз киләчәк профессияләренә турыдан-туры бәйлелектәге предметлар буенча балларга кагылышлы иң югары таләпләргә җавап бирәләр. Алар мәктәптә үк журналистика өлкә­сенә караган проектлар өстендә эшләүләрен дәлилләүче портфо­лиоларын күрсәтәләр. Әмма инде башка предметлар – тарих, җәм­гыять белеме, география буенча белемнәре сорау тудыра. Ә бит вуз программасы белгечнең комп­лекслы, ныклы әзерлек алуына исәп тота. Һәм инде әлеге бушлык­ларны тутырырга мәҗбүр булган очракта, мөгаллимнәргә дә, сту­дентларга да эш арта, – дип сөйли Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакомму­никация югары мәктәбе дирек­торы Леонид Толчинский. – Моңа бәйле рәвештә гуманитар мәктәп предметлары буенча белемнәр­не тикшерү формасы һәм бигрәк тә гуманитар вузга керү өчен кара­ла торган критерий буларак БДИга мин скептикларча карыйм. Әйе, изложениедә вузга укырга керүче Наташа Ростова биегән бал турын­дагы өзекне энәсеннән җебенә кадәр сөйли ала (гәрчә бүгенге көндә монысы да инде бик яхшы булса да). Ләкин миңа аның әлеге өзекне, язучының телен, Толстой салган мәгънәләрне аңлый белүе мөһим. Абитуриент боларны үз по­зициясеннән чыгып аңлаешлы итеп сөйли алырмы?

– Фикер йөртү, анализ ясау, ма­териалны аңлау идеалда мәктәп циклына кергән барлык пред­метлар нигезендә формалаша. Совет чорының соңгы елларын­нан һәм хәтта 90 нчы еллардан башлап, бездә әлеге күнекмәләрне тикшерүнең объектив үлчәгечлә­ре юк, – дип җавап бирде Югары икътисад мәктәбе МТУ гуманитар фәннәр факультетының филоло­гия мәктәбе доценты, филология фәннәре кандидаты Михаил Пав­ловец, минем бүгенге чыгарылыш укучыларының аналитика һәм фи­керләү сәләтләре түбәнәяме дигән соравыма. – Әлеге тоемлау, ми­немчә, берничә сәбәп аркасында субъектив рәвештә барлыкка килә дә. Беренчесе – яшь арта барган саен, «без үскәндә су да юешрәк, үләннәр дә яшелрәк иде» дигән фикернең ныгый баруы. Икенче­се – югары белем ала алу мөм­кинлегенең үсә баруы. Югары конкурс сакланган һәм сайлап алу гадел барган уку йортларын­да абитуриентларның сыйфаты кимүе турында күпкә сирәгрәк сөйлиләр. Өченчесе – үсеп килүче буынның гомуми инфантильлеге. Гомер озынлыгы, матди, психоло­гик иминлек арта, шуның нәтиҗә­сендә «озынайтылган балачак» феномены барлыкка килә: яшьләр мөстәкыйль тормышларын соң­рак башлый, соңгарак калып гаилә төзи. Һәм интеллектуаль яктан да, психологик яктан да югары белем алу өчен соңрак өлгерәләр. Алар­ның ашыгыр җире юк.

НЫКЛЫККА ИМТИХАН

«Без «көпчәкләр һәм шөрепләр» түгел, без – Фиксиклар», – абруйлы Казан мәктәпләренең берсендә укучы 9 нчы сыйныфлар Ленин­ның әдәбиятның партия хәрәкә­тендәге роле турындагы цитатага әнә шундый фикер белән җавап биргәннәр. Фиксиклар (инглиз теленнән to fix – көйләү, төзәтү) – мультиклардагы яңа заманның Карандаш белән Самоделкиннары. Алар һәрдаим яңадан-яңа бурыч­ларның чишелешләрен эзлиләр.

1-5

– Программаны планлы рәвештә үзләштерү өчен 9 нчы сыйныфта биш дәрес филоло­гия (безнең мәктәптә – ул 2 дә­рес рус теле, 3 дә­рес – рус әдәбияты) җитәрлек ке­бек тоела. Программа, сүз уңаен­нан, тест рәвешендәге имтихан­нарга максатчан әзерләнүне күз уңында тотмый, ләкин без мо­ның өчен вакытның бер өлешен сарыф итәргә мәҗбүрбез. Шулай итеп биш сәгатьтән Төп дәүләт имтиханына әзерлеккә, даими үткәрелеп торган мониторинглар­га, һәр тема буенча зур булмаса да, мәҗбүри тикшерү эшләренә киткән вакыт алып ташлана. Һәм тагын шунысын исәпкә алыр­га кирәк: өйрәнү өчен кертелгән әсәрләр исемлеге бүгенге мәктәп программасында, элеккегесе белән чагыштырганда, шактыйга озын­рак. Уку елы ахырына тугызынчы сыйныф укучысы колач җитмәс­лекне колачларга һәм изложение, сочинение һәм тест тапшырырга тиеш. Быел исә телдән имтихан да өстәлергә мөмкин. 11 нче сый­ныфта ситуация әз генә яхшы­рак, – дип сөйли Ольга Соловцова, Казандагы 131 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Өлкән сыйныф укучылары чын­нан да күпмедер күләмдә «Фик­сикларны» хәтерләтә: алары да, болары да төрле ситуатив пробле­маларны юкка чыгару белән мәш­гуль, алар турыдан-туры уку һәм күпләгән максатчан күрсәткечләр (билгеләр, баллар, рейтинглар) арасында берөзлексез баланс эзләргә мәҗбүр. Ата-аналар – әлеге ялыктыргыч марафонда җанатар­лар: аларның иң тынгысызлары балаларының уку графикларын төрле фәннәрдән репетиторлар­ның дәресләре белән тутыралар. Болар барысы да БДИ буенча юга­ры баллар хакына эшләнә.

– Без югары белемнең барлык балаларга кирәклеге яисә мәктәп­не тәмамлауга ук алынырга тиеш­леге турында, ихтимал, бик сирәк сөйлибездер. Россиядә бу – совет традицияләренең кайтавазы. Ул заманнарда диплом уңышлы киләчәкне, абруйлы профессияле булуны тәэмин иткән, зыялылар мохитенә керергә булышкан, – ди «Менеджмент академиясе»нең компетенцияләр үзәге (Яр Чаллы) директоры, Талантлар универси­тетының «Остазлар олимпиадасы» (Казан) координаторы Ольга Репи­на. – Бүген дә башка тигез шарт­лар булганда эш бирүче югары белемле белгечне өстен күрәчәк. Ләкин инде белем дәрәҗәсеннән бигрәк, вузны тәмамлау факты үзе бәяләнә. Бу эшкә дәгъва итүче­нең бары тик нормаларны саклый белүен, белемнәрне системалы рә­вештә үзләштерә алуын аңлата. Бү­ген диплом белән уңыш арасында катгый бәйләнеш күзәтелми.

БӘХЕТЛЕЛӘР СӘГАТЬКӘ КҮЗ САЛМЫЙ

Февральдә узган «Мәгариф үсе­ше тенденцияләре» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конфе­ренциядә Россия мәгариф акаде­миясенең Мәгариф социалогиясе институты директоры Владимир Собкин Ленинград өлкәсендә 3,5 мең ата‑ана арсында узды­рылган сораштырулар нәтиҗәләре белән таныштырды. Аларга, атап әйткәндә, укытучының төрле сыйфатларына – материал белән эш йөртә, укыту формаларын һәм методикаларын куллана, пред­мет белән кызыксындыра белүенә, укучының индивидуаль үзенчә­лекләрен исәпкә алу осталыгына һәм башкаларга бәя бирергә тәкъ­дим ителгән. Түбәндәге тенденция күзәтелгән: сыйныф өлкәнәя бар­ган саен, ата-ананың укытучыны тәнкыйтьләве дә арта бара.

– Без ата-ананың укытучылар­дан канәгать калуы ачыктан-ачык кими баруы турында сөйлибез. Уку‑укыту эшчәнлеге барышында бала мәнфәгатьләренең исәпкә ала алынмавы аркасында, әйтик. Бу мәктәптәге вазгыятькә җитди диагноз һәм сигнал, – дип аңлатты әлеге трендны Владимир Собкин. – Гомумән әлеге эшчәнлек укучыга никадәр кызыклы?

1-4

– Мәскәү һәм Петер­бургның алдынгы мәктәпләре балалар­ны беренче сыйныф­тан ук фикерләргә, предметны тикше­рергә өйрәтә торган программалар сай­лыйлар, математика булсынмы ул предмет, рус телеме. Мондый программаларның берсе – Даниил Эльконин һәм Василий Давыдов методикасы. Без чыннан да бүген­ге көндә БДИның әһәмиятен ар­тыграк бәялибез, ләкин аның ст­руктурасы да конструктив якка үзгәреш кичерә бит, – ди Ольга Репина. – Мәсәлән, бүген «С» өле­шендә бирелгән биремнәр мате­риалны тирәнтен белүне таләп итә. Мин – БДИ яклы һәм аңа укучы белән ата‑ана позициясеннән ка­рыйм. Бердәм дәүләт имтиханы чыгарылыш укучысына вузга керү­нең унбиш мөмкинлеген бирә, ә элеккеге форма бары тик берне генә бирә иде.

Ләкин шул ук вакытта, дип бил­геләп үтә спикер, педагоглар башлангыч мәктәп укучысы ата-анасына репетитор белән шө­гыльләнүне тәкъдим итәләр икән, бу хәлне катастрофа дип бәяләргә мөмкин. Димәк, йә белем бирү нә­тиҗәләре таләпләрен, йә мәктәп эше принцибының үзен яңадан карарга кирәк.

– Мин безнең мәгариф система­сы һәрвакыт бай булган казаныш­ларга, тырышлыкларга, кайбер бик югары нәтиҗәләргә бөтенләй каршы түгел. Ләкин анда басым үзгәрергә тиеш, дип саныйм. Мә­гариф системасы дөньяда иң ях­шысы саналган Финляндиядә укучылар мәктәптә көненә өч‑дүрт сәгать уздыра. Ә педагоглар өчен төп ориентир – балаларның үзләрен бәхетле итеп тоюлары, – ди Ольга Константиновна. – Лайл Спенсерның «Компетенции на ра­боте» китабында эштәге уңышка бәйле кеше сыйфатларын тикше­рү нәтиҗәләре бирелгән. Басым эшне чыннан да иң яхшы итеп башкаруга ясала, «иң яхшы» бел­гечләрнең үз эшләрен «уртача» дәрәҗәдә үтәүчедән ни белән ае­рылуына. Үз‑үзеңә ышанычның, башкалар турында уңай күзаллау­ның, кешенең төп сыйфаты була­рак миһербанлык төшенчәсенең булмавы белгечләргә үз эшләрен югары дәрәҗәдә башкарырга ко­мачаулый булып чыга. Нәтиҗә артыннан куып, без күп очракта баланың үз‑үзен бәяләвен, ыша­нычын җимерәбез, ихтыярсыздан әгәр тестны бирә алмыйсың икән, димәк, син бернәрсә дә булды­ра алмыйсың, дигән фикерне сеңдерәбез. Үз‑үзенә һәм тирә-ягыңдагыларга шундый караш яшәгәндә, абитуриентка юга­ры дәрәҗәдәге компетенциягә ия белгеч булып өлгерү өчен кыенга туры киләчәк.

Шул ук вакытта Владимир Соб­кинның югарыда атап үтелгән тикшеренүенең бер нәтиҗәсе – ата-ананың балаларының белем дәрәҗәсе белән канәгать калуы­ның шактый зурга үсеше. Эксперт 1991 елга караган мәгълүматны китерә. Ул чакта «Балагыз бар­лык тармаклар буенча да җитәр­лек дәрәҗәдәге белем аламы?» дигән сорауга респондентларның 7,5 проценты гына уңай җавап биргән. Ә 2016 елда – 48 процент. Ягъни сораштырылучыларның яртысы диярлек 25 ел элек ата-аналары шул ук уку дәрәҗәсе белән канәгатьсезлек белдергәнгә караганда үзләренең укулары нигезендә мәктәпкә югарырак бәя бирәләр.

Олеся Бондаревская

protatarstan.ru

Фикер калдыру