«Мәктәпләрдә руханилар кирәкми!» – дигән фикергә килделәр Самара губерна Думасында узган утырышта катнашучылар

КатегорияТөп яңалыклар, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Самара губерна Думасы бинасында мәгариф буенча һәм мәдәният буенча иҗтимагый комиссияләрнең берләштерелгән утырышы булып үтте. Биредә Самара өлкәсе мәктәпләрендәге укыту процессы турында сүз барды. Мәгариф буенча комиссия рәисе Игорь Вершинин җитәкчелегендәге утырышта депутатлар, укытучылар, региональ мәгариф министрлыгы, иҗтимагый оешмалар һәм төрле конфессияләр вәкилләре катнашты.

Җыелышта депутат Дмитрий Сивиркинның төбәк мәктәпләрендә укыту бүлеге мөдире итеп рухи остазларны билгеләү инициативасы буенча бик күптөрле фикерләр яңгырады.

Укытучыларның күбесе хәзерге көндә мәктәпләрдә укытылган “Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләре” дәресен җитәрлек дип саный. Бүген бу предмет факультатив формасында 4нче сыйныфта укытыла. Шул исәптән балалар һәм ата-аналар дөнья диннәренең берсен, барлык диннәр яисә этика нигезләрен өйрәнүне үзләре сайлап алалар.

Мәктәпләргә бу курсны кертер алдыннан безгә бик күп җыелышлар үткәреп, ата-аналарга әлеге предметның дөньяви булуын аңлатырга туры килде. Күп ата-аналар динне мәктәпләрдә түгел, ә гаиләдә өйрәнергә кирәк, чөнки бу бик шәхси тема дигән фикердә, дип сөйләде Самараның 3 санлы мәктәп директоры Ирина Коковина.

Укытучылар сүзләренчә, мәктәпләргә укыту бүлеге мөдире итеп рухи остазларны кертүдә мохтаҗлык юк, чөнки бу эшне әлеге предмет буенча тиешле әзерлек алган укытучылар да башкара алалар. Моңардан тыш, өлкә мәгариф министрлыгы вәкилләре дә Дмитрий Сивиркинның инициативасын хупламыйлар.

Утырышта төрле конфессияләр вәкилләре дә бу мәсьәлә буенча үз фикерләрен белдерделәр. Әйтик, атакай Георгий:

- Педагогик белеме булган руханилар мәктәпләрдә укытучы була алалар. Иң мөһиме – диннәр нигезләре курсларын профессионаллар, ягъни дөньяви белемле, Россия ВУЗларының теология факультетын тәмамлаган кешеләр яисә СИПКРОда рухани семинария белән берлектә үткәрелгән курсларны тәмамлаган укытучылар алып барырга тиеш, – дип әйтте.

Ә Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин мәктәпләр дөньяви булырга тиеш дигән фикер белән килеште.

- Без Чечня Республикасы тәҗрибәсенә карарга тиеш түгел, чөнки анда яшәүчеләрнең күп өлеше ислам динен тоталар. Безнең күпмилләтле һәм күпконфессияле өлкәбездә дини нигезләр мәктәпләрдә укытылырга тиеш түгел. Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте мәктәпләрдә рухи остаз вазифасын кертүгә каршы тора. Икенче яктан, теләсә нинди конфессия вәкиленең мәктәпкә килеп, укучыларга үз дине турында сөйли алуын без яхшы аңлыйбыз, – дип сөйләде Талип хәзрәт.

Самара өлкәсендә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Козлова да бу проблема турында үз фикерен белдерде. Аның сүзләренчә, балаларны дини сыйфатлар буенча бүлүнең кирәге юк.

- Балалар арасында болай да куркыныч факторлар, шул исәптән милләт буенча бүленү, бик күп. Ә бу инициатива тагын бер негатив аспектка әйләнергә мөмкин, – диде ул.

Бу озак сөйләшүгә фән һәм мәгариф комитеты каршындагы мәгариф буенча иҗтимагый комиссия рәисе Игорь Вершинин йомгак ясады:

- Мәктәп, Конституция таләп иткәнчә, барыбер дөньяви учреждение булып калырга тиеш. Әмма тәрбия темасы, рухи-әхлакый булсынмы, гаилә яисә патриотик тәрбия булсынмы, мөһим булып кала бирә. Төрле вазифаларны башкаручы укытучы һәм рухани барыбер бер максатка баралар бит, тик аларның юллары гына төрле. Шуңа күрә тәрбия мәсьәләләрендә килешүгә килергә кирәк. Барыбызның да нияте бер – югары әхлаклы кеше тәрбияләү.

Утырышта катнашучылар мәктәпләргә укыту бүлеге мөдире итеп руханиларны билгеләү мәсьәләсе законлы нигезгә таянмый, дигән карарга килеп, бу тәкъдимне кире кактылар.

(Самара губерна Думасының рәсми сайтыннан алынды)

 

 

Фикер калдыру