Мең елга торырлык йөз ел…

КатегорияЕлховский район
Автор Администрация сайта

Дөньяда нинди генә милли бәйрәмнәр, мәҗлесләр, тан­таналар уздырылмый! Тик мәчетнең 100 еллыгы уңаен­нан уздырылган бәйрәмнәр бик сирәктер, мөгаен. Язмам Елховка районында урнашкан Тупли авылының Колмаер мәчете турында, чөнки 3 июньдә аңа 100 яшь тулды.

Без дә тантанага иртәрәк барып, авыл һәм халкы белән танышырга, сөйләшергә бул­дык, чөнки халык «йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрергә кирәк», ди бит.

Бик күркәм һәм ямьле урын­га сыенып утырган Тупли авы­лы беренче карашка ук күңел­дә ниндидер якты, илаһи хис­ләр уята. Авылның еч мәчете­нең манаралары өстендәге яры-майлар кояш нурларында бал­кып, үзләренә чакырып торалар.

Моннан мең елдан артык элек Тупли җирен «Җылы җәй кизләүләре» дип атап йөрт­кәннәр. Ул Идел Болгарстаны белән Урта Азияне тоташтыру­чы олы юл өстенә туры килеп, сәүдәгәрләр һәм сәяхәтчеләр өчен бер тукталыш урын — стан булып саналган.

Тупли авылы тарихы исе Казан ханлыгы егылган вакыттан башланып китә. Колмаер мәчетенә килгәндә — Таш мәчеттә күп еллар имамлык иткән Хәйрулла хәзрәтнең улы Ибраһим хәзрәт үзенең истәлекле язмасында аның турында түбәндәгеләрне хәбәр итә: «Туплиның көнбатыш ягында Колмаер дигән бер бүлек-оч бар. Биредә яшәүчеләрнең беренче бабалары Йузи бабай булып, аңа җир дә бүлеп бирелгән булган. Алар Колмаер авылыннан (бүгенге Ульян өлкәсенең Чардаклы районы) күчеп килгәннәр. Шул Колмаер очында яшәүче адәмнәр башта беренче мәхәлләгә, ягъни Мача мәчетенә йөргән булсалар да, авыл зурайганлыктан, өченче мәхәллә оештырып, 1906 елда Колмаер очында мәсҗид төзегәннәр».

Ногман хаҗи бабай Колма-ер очында яшәүче аксакаллар белән киңәшә дә үз акчасына мәчет төзү эшенә керешә һәм 1906 елның җәендә гыйбадәтханә һәм имамга торак йорт хәзер була инде. Яңа мәчеткә, Кизләү мәдрәсәсен тәмамлап, имамлыкка шәһадәтнамә алган 30 яшьлек Әхмәтгәрәй имам итеп билгеләнә. Берничә елдан соң яшь хәзрәтнең тырышлыгы, Ногман хаҗиның матди ярдәме белән Колмаер очы мәчете каршында   җыйнак   кына бер мәдрәсә дә төзелеп бетә, аңа «Сәгыйрия» дигән исем бирелә. Әхмәтгәрәй хәзрәттән тыш, биредә шәкертләргә дин белемен укыту белән Сөләйман бабай улы Һадиулла хәзрәт тә шөгыльләнгән әле. Ул яшүсмер чагында ук чәчәк авыруыннан сукырайган, шулай да Коръ-ән-Кәримне су кебек эчкән бу мөгаллим турында бик матур истәлекләр сакланып калган.

1914 елны Кизләү мәдрәсәсен тәмамлап кайткан Исмәгыйль хәзрәт Камалетдинов та мәчеттә икенче мулла булып эшли башлый. Ләкин аның имамлык итүе озакка бармый, беренче Бөтендөнья сугышы башланып китә, аннан Октябрь революциясенең буталчык еллары килеп җитә, е инде 1921 елда коточкыч ачлык күзәтелә.

Исмәгыйль мулла да берничә күршесе белән бергәләшеп, авылдан чыгып китәргә мәҗбүр була. Хәбәрләргә караганда, поездга утырып, Оренбург ягына таба барганда ачлыктан, салкыннан туңып үләләр алар. Ә менә Сөләйман бабайның улы Һадиулла хәзрәт бер төркем авылдашлары белән бергәләп Әстерханга барып җитә һәм шунда яши башлый.

Колмаер мәчете 1930 елга кадәр эшләп, шул елны ябыла, ә аның бинасы төрле елларда балалар бакчасы, колхоз амбары, ашлама склады булып хезмәт итә башлый. Тиешле тәрбия-карау булмаганлыктан, бераздан түбәсе ишелә, идәннәре череп, манарасы да җимерелә. Шул авыр елларда да имамлыгын ташламаган Әхмәтгәрәй хәзрәт кулга алынып, дүрт ел ярымга төрмәгә утыртыла. Вакыты җитеп, азат ителгәч тә, озак та үтми, аны тагын икенче тапкыр 7 елга төрмәгә ябып куялар. Шулай да Әхмәтгәрәй хәзрәт нинди генә авырлыклар күрсә дә, дингә хыянәт итмәгән, имамлыгын ташламаган. Унбер ел ярым төрле төрмәләрдә, лагерьларда утырып, бары тик 1944 елның февралендә генә туган авылына әйләнеп кайта ул. Олы яшьтә булуына карамастан, Әхмәтгәрәй хәзрәт яңадан имамлыкка алына һәм соңгы сулышына кадәр авыл халкына хезмәт итә.

Соңгы елларда Колмаер мәчетен аякка бастыру эшенә беренчелөрдөн булып, Мирза бабай улы Мөхәммәтҗан Лет-фуллин алына. Бу изге гамәлдә аның белән кулга-кул тотынып, шушы мәчеттә беренче имам булып эшләгән Әхмәтгәрәй хәзрәтнең оныгы — Габдерәуф абыйның улы Габдуллаҗан Гыйльманов та катнаша. Зур ярдәмне мәхәллә һәм авыл халкы да, авылдан чыгып китеп, читтә яшәүчеләр дә күрсәтә. Бүгенге көндә Колмаер мәчетенә имамлыкны Әндәрҗан Гайнетдинов алып бара икән.

Менә, ниһаять, бәйрәм тантанасы башланыр вакыт та җитте. Мөхтәрәм кунаклар арасында өлкә губернаторы Константин Титов, өлкә региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ва-гыйз хәзрәт Яруллин, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Сызран мәчетенең баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев һәм башкалар бар иде.

Тирә-күрше авыллардан да туплилыларның шатлыгын уртаклашырга килүчеләр байтак күренә. Кунакларны яшь кызлар бавырсак һәм ипи белән каршы алдылар.

Мәҗлесне Вагыйз хәзрәт Яруллин ачып җибәрде:

— Мөхтәрәм дин кардәшләрем һәм милләттәшләрем! Бүген без Колмаер мәчетенең 100 еллык юбилеена җыелдык. Динебез — Ислам дине, милләтебез — татар милләте. Артыбызга өйләнеп карап, бүген ерак бабаларыбызга, әбиләребезгә рәхмәтләребезне укыйбыз.

1983 елда өлкәбездә нибары 12 мәчет бар иде. Бүген, Аллага шөкер, мәхәлләләребез саны ЗОнән артыграк.

Колмаер мәчетен аякка бастыручыларга, динебезгә хезмәт итүчеләргә Аллаһының рәхмәте яусын. Без сезгә рәхмәтләр укырга, догалар кыларга килдек, — диде ул.

Шуннан соң сүз Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә бирелде:

— Мөхтәрәм ерак-якыннар-дан килгән хәзрәтләр, имамнар, мәзиннәр, мөселман кардәшләрем, абыстайлар, олылар, яшьләр, егетләр! Барчагызны Үзәк Диния нәзарәте исеменнән һәм үземнән шушы шатлык-куаныч бәйрәмегез белән котлыйм. Әссөламега-лөйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрөкәтуһ! Тормыш дәвам итә. Нинди генә милләттән булсалар да: русмы, татармы, чувашмы, украинмы — гасырлар буе ата-бабаларыбыз бер-берсен хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәгәннәр, моннан соң да шулай яшәүлөребезне Аллаһы Раббыбыз насыйп өйләсе иде.

Бүген коткы салырга, христианнар белән мөселманнарны бер-берсенә каршы куярга, дошман итәргә азапланучылар да аз түгел. Ләкин, Инша Аллаһ, андый-ларның явыз мәкерләре һичбер вакытта да күңелләребездә урын тапмас. Киләчәктә дә ватандашларыбыз, милләттәшләребез белән дус, тату, тыныч кына, Аллаһы Раббыбызга шөкрана кылып яшәрбез, Инша Аллаһ.

Сезнең солтаныгыз, әлбәттә, губернаторыгыз Константин Титов, дияр идем. Төрле милләт, дин әһелләрен, дус, якын күреп, мәчет һәм чиркәү төзелешләренә һәрвакыт даими ярдәм күрсәтеп тора ул. Шуңа да мөхтәрәм Константин Алексеевич Титовка хәер-догаларыбыз барып җитешсен иде. Барыгызга да тормышларыгызда, гаиләләрегездә, балаларыгызның иманлы булып, куанып, матур милләт булып яшәүләре насыйп булса иде, — дип тәмамлады ул үзенең чыгышын.

Губернатор Константин Титов та халыкка әйтергә җылы сүзләр тапты:

— Исәнмесез, дуслар! — диде ул. — Мин, өлкә җитәкчесе буларак, сезнең авылыгызга беренче тапкыр килеп, шундый зур бәйрәмгә тап булуыма, һичшиксез, шатмын. Самара өлкәсе — күпмилләтле җир. Шулай да без бердәм һәм тату яшибез. Без бөтен халыкның динен һәм йолаларын саклап калырга тырышабыз. Мин горурланып Колмаер мәчете төзелешенә Самара хөкүмәте дә үз өлешен кертте дип әйтә алам. Әхмәтгәрәй хәзрәтнең тормышы белән танышкач, мөселман һәм христиан диннәре әһелләренең тормыш юллары бер-берсенө бик тә охшаш булган икән дигән нәтиҗәгә килдем. Күпме генә авырлыклар кичерсәләр дә, алар туган халкына, диненә хыянәт итмәгән. Без дә үзебезнең балаларыбызны, оныкларыбызны милли традицияләрдә тәрбияләсәк, начарлыклар юкка чыгар иде. Мин сезне чын күңелдән шушы зур бәйрәм белән котлыйм, ис-өнлек-иминлек телим.

Юбилей тантанасы зур мәҗлес белән тәмамланды.

Рәмзия ЗАРИПОВА.

“Бердәмлек” газетасы.

2006 ел.

Фикер калдыру