Мәскәүдә “БалаФест” фестивалендә Сөембикә, Батыр, Шүрәле, Су анасы белән таныштырганнар

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Милләттәшләребез тормышы, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

балаМәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә “БалаФест” дип аталган фестивальдә балалар Сөембикә, Батыр, Шүрәле, Су анасы, Убырлы образлары белән танышты. “Голос” тапшыруы ярымфиналисты Сәидә Мөхәммәтҗанова килгән кунакларга җырлар бүләк итте. 

Фестиваль 15:00 сәгатьтә беренче кунакларын кабул итә башлады. Асадуллаевлар йортының залына балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Алар  “Минем түбәтәем” фотокүргәзмәсендә катнашты, төрле мастер-классларда үзләрен сынап карады.

Фестиваль барышында фотога төшү, аквагрим ясау мәйданчыклары эшләде, татар курчаклары, түбәтәйләр, өстәл уеннары һәм башка татар дизайнерлары продукциясе сатылды. Әти-әниләр өчен “Татар теле” китапчыгы презентациясе узды.

Кичә балалар һәм төрле ижат төркемнәре башкаруындагы бию, җыр, шигырьләр белән дәвам итте. Гөлнара Яруллина улы белән чыгыш ясады һәм тамашачыга “Балам” җырын тәкъдим итте.

 

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдыру