Мәскәүдә Җәмигъ мәчете мәдрәсәсенең утыз еллыгын бәйрәм иттеләр

КатегорияИлдәге һәм дөньядагы дин, Ислам
Автор Администрация сайта

жамиг14 ноябрьдә “КВН” яшьләр үзәгендә узган концерт Мәскәүдәге Җәмигъ мәчете мәдрәсәсенең утыз еллыгына багышланган иде.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында татар җәмгыятендә генә түгел, Россия Федерациясе һәм чит ил мөселман өммәтендә дә ихтирамга ирешүчеләр булуын билгеләп үтте.

Бәйрәм мәдрәсә дәресләре форматында барды (ислам дине тарихы, гарәп теле, хәдисләр һәм Коръән дәресләре, сира, әхлак, татар теле, ислам нигезләре, тәфсир). Тамаша вакытында Коръән аятләре, хәдисләр яңгырады.

Кичәдә яшь һәм танылган татар җырчылары, Дагыстаннан килгән нәшидләр башкаручы Хадис Сабиев чыгыш ясады, Башкортостаннан Азат Бикчурин курай моңнары белән таныштырды. Танылган артистлар белән беррәттән мәдрәсә шәкертләре һәм Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп укучылары да үз иҗатын тәкъдим итте.

Концерт барышында төрле регионнардан, чит илләрдән килгән видеокотлаулар, мөселман хатын-кызлары модасы һәм мәдрәсәне тәмамлаган шәкертләр турындагы видеоязма күрсәтелде.

 

Фикер калдыру