Мәскәүдә Ураза гаете намазына 230 мең мөселман килгән

КатегорияИлдәге һәм дөньядагы дин
Автор Администрация сайта

Кичә мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итте. Гает намазы Мәскәүнең 6 мәчетендә укылды. Анда якынча 230 мең мөселман җыелган.

Мәскәү янында гает намазы өчен тагын 29 мәйдан булдырылган иде. Алар Балашиха, Звенигород, Наро-Фоминск, Одинцов, Воскресенск, Домодедово, Можайск һ.б. шәһәрләрдә урнашкан.

Мәскәүнең Выползов тыкрыгында урнашкан шәһәрдә иң зур мәчетнең гыйбәдәтләр залы иртәнге 5 тә үк ачылды. Анда РФ Мөфтиләр Шурасы, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин дә катнашты.

Мөселманнарны Ураза гаете белән РФ Президенты Владимир Путин да котлады. “Мөселманнар җәмгыяте Россия тормышында актив катнаша, халыклар конфессиясе диалогы үсешенә сизелерлек өлеш кертә, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә, хәйрия һәм агарту эшләренә, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә хезмәттәшлек итә”, диелгән РФ Президенты котлавында.

Санк-Петербург шәһәрендә исә Ураза гаете намазы метроның “Горький” станциясе янында урнашкан мәчеттә укылды. Гает вәгазен әлеге шәһәрнең Җәмигъ мәчете имамы Равил Пончаев укыды, дип хәбәр итә http://www.fontanka.ru сайты.

tat.tatar-inform.ru

Фикер калдыру