Мәүлед ән-Нәби зур сәхнәгә чыкты

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Мәүлед ае – Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с) туган, Мәккәдән Мәдинәгә күчкән һәм вафат булган ай. Шуңа күрә Мәүлид-ән-Нәби бәйрәмен мөселманнар ай буе билгеләп үтәләр, кунакка йөрешәләр, Мөхәммәт пәйгамбәргә (с.г.в.с) салаватлар әйтәләр, мөнәҗәтләр укыйлар. Ә менә өлкәбезнең шәһәрләрендә һәм авылларында күләмле чаралар уздыру әлегә кадәр гамәлдә юк иде. Үткән шимбәдә Самараның Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда “Мөхәммәт пәйгамбәрнең тууы – бөтен дөньяга шатлык” шигаре астында үткәрелгән чара үзенә күрә бер могҗиза булды, дияргә дә ярыйдыр.

Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте һәм Региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы бергәләшеп үткәргән бу бәйрәмгә халык күпләп җыелган иде. Партерда гына түгел, хәтта балконда да ак яулыклы апа-әбиләр, түбәтәй кигән агайлар, күпсанлы балалар тезелешеп утырдылар.

Тамаша Самараның Җәмигъ мәчете каршындагы “Нур” мәдрәсәсен тәмамлап, бүгенге көндә дәүләт университетында укучы Динмөхәммәт Нәбиевның Коръән сүрәләре укуыннан башланып китте. Аңардан соң сүз алган Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин халыкны бәйрәм белән котлады һәм бөтен чыгымнарны үз өстенә алган “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевка, Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен уздыруга каршы килмәгән өлкә хөкүмәтенә, шәһәр Думасы депутатларына рәхмәтләрен җиткерде. “Кешеләр мөселман булулары белән горурланырга тиеш”, – диде ул сүз ахырында. Аннары соң Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафин һәм Тарихи мәчет имамы Наил хәзрәт Биктаев Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышы турында тәфсилләп сөйләделәр.

Бәйрәмдә котлаулар да күп булды: Бөтендөнья татар конгрессының бюро әгъзасы Фәхретдин Канюкаев конгрессның башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән Талип хәзрәт Яруллинга эшләгән күп изге гамәлләре өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук Самара өлкәсенең Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Дамир Гатин, шәһәр мэры Дмитрий Азаров исеменнән Дмитрий Долганов, шәһәр Думасы рәисе Александр Фетисов исеменнән депутат Минәхмәт Хәлиуллов чыгыш ясап, халыкка сәламнәрен һәм котлауларын җиткерделәр.

Котлаулар Казанның “Раян” дуэты, Уфаның Ислам университеты студентлары, Оренбургның “Хөсәения” мәдрәсәсе, Дагыстан Республикасының Диния нәзарәте вәкилләре һәм Гали авылы мәдрәсәсе шәкертләренең мөнәҗәтләр башкаруы белән аралашып барды.

Чувашстан Республикасындагы атаклы Шыгырдан авылының “Гөлистан” мәдрәсәсендә дин белемен үзләштерүче балаларның зур программасы аерым сүзгә лаек. Алып баручылар – Гүзәл һәм Айнурның, яшь кенә балалар булуларына карамастан, тамашаны оста алып баруларына, бигрәк тә Гүзәлнең шигырь укуына Самара тамашачысының хушы китте. Гүзәл “Нигә салдың яулыгыңны, әй, кыз бала!” шигырен укыганда тәннәр чымырдап торды:

Нигә салдың яулыгыңны,

әй кыз бала?

Синең нурың беленми дә,

ул югала;

Бу караңгы, ямьсез дөнья

аны йота

Матурлыгың куандырмый,

ул куркыта!

Нигә салдың яулыгыңны,

нигә салдың?

Йөрәгемнең тынычлыгын,

гамен алдың.

Шәрә шушы матурлыклар

арасында

Син бер утрау идең фәхеш

дөньясында!

Нигә салдың яулыгыңны,

уйлап кара!

Үрнәк идең башкаларга,

әй кыз бала.

Сиңа карап күпләр шулай

уйланачак,

Бәлкем кемдер йокысыннан

уяначак.

Бу хатаңны төзәтергә

җитсен көчең

Динебезнең дошманнары

күрсен өчен.

Кайсыбыз соң беркайчан да

абынмаган?

Тәүбә өчен юллар ачык,

ябылмаган!

Гүзәл башкаруындагы бу юллар һәр мөселман кызының йөрәгенә үтеп кергәндер, дип ышанасы килә. Шыгырданлылар шулай ук дин темасына төрле этюдлар, күренешләр дә күрсәттеләр: “Шөкер һәм сабырлык”, “Сабырлык турында”, “Үкенечкә калмасын”… Кызганыч, өйлә намазы якынлашып килү сәбәпле, ераклардан килгән кунакларга чыгыш ясарга вакыт күп бирелмәде һәм бәйрәмгә йомгак ясарга туры килде.

Самарада беренче тапкыр шулай зурлап үткәрелгән Мәүлед ән-Нәби бәйрәме беренче коймак булуына карамастан, уңышлы үтте. Дөрес, яхшыртасы яклары да юк түгел. Мәсәлән, тамашаны алып баручы Идеал Галәветдинов татарлар тезелешеп утырган залга мөрәҗәгать итеп: ”Дәүләт телебез рус теле булганлыктан, бәйрәм рус телендә алып барылачак”, – дип белдерде, һәм күпчелек чыгыш ясаучылар: имамнар да, мөфтиләр дә русча сөйләделәр. Бу, бәлки, залда утыручы бердәнбер рус кешесе – шәһәр адмиинистрациясе вәкиле өчен эшләнгәндер. Әйе, дөрес, без барыбыз да хәзер татарчага караганда русчаны яхшырак беләбез. Тик шуны да онытмаска кирәк: мондый чараларның максаты – мөселманлыгыбызны, татарлыгыбызны арттыру бит. Бәлки бәйрәмне оештыручылар халык татарчаны аңлап җиткермәс, дип уйлаганнардыр. Бу фикер дөрес түгел. Шыгырдан балаларының чыгышын тыңлаганда тамашачыларның барысын да аңлап, ничек кабул итүләрен үз күзебез белән күрдек.

Тагын бер нәрсәгә тукталып үтәсе килә. Чара башында чыгыш ясаучылар фәнни-гамәли конференцияләрдәге кебек эчпошыргыч озак сөйләгәнгә, кунакларның әзерләп килгән номерларын халык күрә алмыйча калды. Бу тамашачыга да, ерак араны якын итеп килүчеләргә дә үкенечле булгандыр. Әдәби композиция, шигырь, җыр һәм мөнәҗәт аша бирелгән мәгълүматлар күпкә үтемлерәк булалар бит алар! Шуңа күрә дини бәйрәмнәрдә дә сүзгә караганда халык күңеленнән ташып чыккан сәнгать әсәрләренә басым ясарга кирәктер.

Ел саен Нәүрүз, Сабантуй кебек милли бәйрәмнәребез Җәмигъ мәчете каршындагы “Нур” мәдрәсәсе шәкертләре башкаруындагы мөнәҗәтләр белән башланып китә иде. Ә бит алар җырлаган мөнәҗәтләренең яңгырашы “Раян” дуэтыннан бер дә ким түгел. Самарада үткәрелгән Мәүлед ән-Нәби бәйрәмендә безнекеләр дә бу сәхнәгә чыкса, кунаклар алдында Самара татарларының дәрәҗәсе тагын да күтәрелә төшкән булыр иде.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.

“Бердәмлек”.

 

Фикерләр

  1. илгизяр-хазрят сагдеев сызраннан

    Ае Эльмира туганым синен сузлярен белян килешям: Мындый чараларны татар телендя алыпбарырга киряктер шул. Мяулид ул бит бер съездда, конференцияда тугел, анда “официоз” булырга тиеш тугел. Халыкка куберяк моняжятляр киряк. 2000 км килгян дагистанлыларга яхшылап мавлид айтергя дя бирмяделяр. А бит алар бик матур мавлидляр айтяляр. Алдагы конне алар Сызранда бик матур хям йоряклярнен оченя корярлек итеп мавлидляр айттеляр. Хям дя аларны Сызран телевидиниясы тошереп махсус сюжет курсятте.
    Тагын бер кат айтям мавлид татарча барырга тиеш. Меня Похвистнево да мавлидне мядряся “Нур”нын модире Али-хазрят Сулейманов саф татарча алыпбарды Аллага шокер. Шахяр хям район хужалары да залда утырдылар тынлап нидя булмады бит. Без аларга акрен геня тяржимяитеп утырдык киряген геня.

Фикер калдыру