Мәүлид бәйрәменә багышлана

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

Самара мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин җитәкчелегендә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте башлыгы, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның вәкиле Мөхәммәд хәзрәт Таҗетдин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы, “Дуслык” Самара региональ иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев катнашында өлкәбездә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (г.с.в.с.) туган көнен – Мәүлид-ан-Нәби бәйрәмен билгеләп үтү турында киңәйтелгән киңәшмә үткәрелде. Анда 2 февральдә сәгать 10да Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда, 3 февральдә Камышлы районының Иске Ярмәк авылында һәм Похвистнево шәһәрендә бәйрәм чаралары уздыру турында карар кабул ителде.

Бәйрәм программасында Коръән сүрәләре уку, Казаннан “Раян” төркеменең, Уфаның Россия Ислам университеты студентларының мөнәҗәтләр башкаруы, Чуваш Республикасының Шыгырдан авылы балаларының спектакльләр күрсәтүе каралган.

Бөтен чараларга да керү бушлай.

Римма НУРЕТДИНОВА.

Фикер калдыру