Мәхәббәт дигән очар кош бардыр…

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Күп еллар Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтен җитәкләгән өлкә мөфтие, бүгенге көндә Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые Вагыйз хәзрәт һәм аның җәмәгате Асия абыстай Яруллиннарның бергә гомер итүләренә 16 февральдә 55 ел тула
Мәңгелек сөю, мәңгелек мәхәббәт… Ә бармы соң ул мәңгелек мәхәббәт, дип сорарлар күпләр. Вагыйз Лотфулла улы һәм Асия Миншакир кызы Яруллиннар белән очрашып аралашканнан соң, мин моңа әйе, бар, дип ышанычлы җавап бирә алам. Мәхәббәтсез илле биш ел бергә гомер итү мөмкин түгел!
Алар үзләре дә бу турыда нәкъ шулай диләр. Вагыйз хәзрәт сүзләренчә, җирдә ир белән хатын булып яшәү өчен Аллаһы Тәгалә аларга мәхәббәт биргән. Шуңа күрә бу хисне гомер буе сакларга кирәк.
-    Тормыш бик озын бит ул. Ир белән хатын бергә яшәгән шикелле башка беркем – ата-анаң, якын туганың белән дә яшәп булмый. Шушы мәхәббәт дигән хис башта чит-ят булган ике кешене кавыштыра да гомер буе бергә тормыш итү мөмкинлеге бирә.
Бүген аерылышулар бихисап. Ник дисәгез, хәзер күп хатын-кызлар урамда ярымшәрә, гаурәтләрен күрсәтеп йөриләр.  Монда инде мәхәббәт сакланырлык урын калмаган. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә чит-ят хатын-кызларның тәнен күрүне хәрәм иткән, аларга гаурәтләрен күрсәтеп йөрүне тыйган. Әгәр дә күркәм затларыбыз ярымшәрә йөрсәләр, аларның яме дә бетә, тәме дә китә. Биредә инде мәхәббәт булмыйча, тормыш чәлпәрәмә килә. Аллаһы яратуны биргән икән, аны югалтмаска кирәк. Әйтик, картайган көннәрендә дә кулга-кул тотынышып йөрүче әби-бабайны күрәбез икән, димәк, алар үз мәхәббәтләрен саклап кала алганнар, – дип сөйләде хәзрәт.
Бу искиткеч матур гаиләдә эчкерсез, тыйнак кешеләр белән сөйләшеп утыруы минем өчен үзе бер бәйрәм булды. Кайчак елмаеп, кайчак яшьле күзләрен сөртә-сөртә Яруллиннар ерак үткәндә калган яшь мәхәббәтләренең бөреләре әле ачылып кына килгән чакларын исләренә төшерделәр.
Шунысы гаҗәп – алар бер-берсе белән очрашып, озатышып йөрмәгәннәр. Элеккеге вакытта димләү дигән нәрсә булган бит. Бу ике яшьне дә ата-аналары бер-берсенә димләп өйләндергәннәр. Икесенең дә нәселе яхшы билгеле. Кызның да әти-әниләре динле, егетнең дә әтисе авыл мулласы булган. Тик кайчакта мондый очракларда яшьләр арасында мәхәббәт уянмаска да мөмкин. Ә менә Вагыйз белән Асия бер-берсен ошатып, тора-бара көчле мәхәббәт утында яна башлыйлар.
-    Асия абыстайны күргәч үк ошаттыгызмы? Бик чибәр булгандыр ул? – дигән соравыма Вагиз хәзрәт:
-    Ул әле дә чибәр, – дип елмаеп җавап бирде.
Алар икесе дә Татарстанда урнашкан Аксубай районының Иске Ибрай авылыннан, күршедә генә яшәгәннәр. Вагыйз хәзрәт 16 яшендә авылдан чыгып киткән. Асия абыстай да 18 яше дә тулмаганда әнисе, бертуган абзыйсы белән Урта Азиядәге Ленинабад шәһәренә барып урнашкан. Яшләрнең әти-әниләре үзара сөйләшкәннән соң, 24 яшьлек егет кыз артыннан Ленинабадка китә. Шунда ук алар никахлашалар да. Ә инде Самарага күчеп килгәч, 1960 елның 30 мартында язылышып, туган-тумачаларын гына җыеп, кечкенә туй уздыралар. Аларның бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре – балалары Сания, Талип, Мансур туа.
Бүгенге көндә Яруллиннарның җиде оныгы бар инде. Алар әби-бабаларын яратып, яннарына һәрчак килеп йөриләр икән.
-    Балаларыбызга беркайчан да махсус тәрбия бирмәдек. Алар безнең үрнәктә үстеләр. Шуңа күрә ата-анага иң беренче чиратта үзләренә тәртипле булырга кирәк. Һәрвакыт аларның туган көннәрен үткәрдек, чөнки һәр балабыз бу вакыйга алдыннан берәр яңа сүрә өйрәнеп, аны бәйрәмдә кунаклар алдында сөйләргә тиеш иде. Хәзер алар үз нарасыйларына да шундый ук тәрбия бирәләр.
Аллаһыга шөкер, безнең тормышыбыз бик бәхетле. Балаларыбыз тәртипле, килен-кияүләрдән дә уңдык, кодагыйларыбыз белән дә аралашып, күрешеп яшибез. Вагыйзның беренче никахыннан туган улы Гомәр дә кунакка килеп йөри, миңа әни дип эндәшә,  – дип шатланып сөйләде Асия абыстай.
“Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр…”, дип җырлаганнар борынгылар. Чыннан да, бер-берсен сөйгән ике йөрәк парлы булып тибәргә тиеш. Яруллиннар белән аралашканда үзара җылы мөнәсәбәтләре, ягымлы карашлары аларның бер-берсен ничек хөрмәтләүләрен берсүзсез аңлатып торды. Вагиз хәзрәт белән Асия абыстай кебек бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларны да, кайгыларны да бергә уртаклашып гомер итүче гаиләләр илнең терәге булып торалар. Яруллиннар гомерләренең күбрәк өлешен иңгә-иң куеп, икәү үткәрәләр. Киләчәктә дә тигез тормышта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!

Миләүшә Газимова.

Автор фотосурәте.

“Бердәмлек”.

Фикер калдыру