Милләтара мөнәсәбәтләрне “гармонияләштерделәр”

КатегорияӨлкә татарлары, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

 Август ахырында “Валерий Чкалов” теплоходында “Милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү: бүгенге хәл һәм перспективалар” дип аталган фәнни-практик конференция үткәрелде. Форумны Самара өлкә губернаторы администрациясе һәм өлкәбезнең Халыклар дуслыгы йорты оештырган иде.

Конференциядә губернатор администрациясе вәкилләре, милли-мәдәни оешма җитәкчеләре, галимнәр, дин әһелләре, Халыклар дуслыгы йорты әгъзалары һәм журналистлар катнашты.

Форумда татар җәмәгатьчелеген мөфти, Региональ Диния нәзарәте рәисе Талиб хәзрәт ЯРУЛЛИН, Самара региональ «Дуслык» һәм шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары вәкилләре Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ һәм Римма НУРЕТДИНОВА, Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илсур ГЫЙЛЬМАНОВ, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы Фәрхәт МӘХМҮТОВ тәкъдим иттеләр.

Конференция күтәргән мәсьәләләр пленар утырышта һәм “түгәрәк өстәл”ләр барышында каралды, милләтара дуслыкны булдыру буенча тәкъдимнәр әзерләнде.

Фикерләр төрлелеге

Конференциядә катнашучыларны вице-губернатор Дмитрий Овчинников һәм губернатор администрациясенең милләтара һәм конфессияара сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова сәламләделәр.

Дмитрий Евгеньевич Николай Иванович Меркушкин җибәргән котлауны укып үтте. “Конфессияара һәм милләтара тынычлыкны, милли культуралар байлыгын саклау – беренче чиратта үтәлергә тиешле бурычларның берсе. Самара төбәге милләтара дуслык белән аерылып торсын өчен, без барысын да эшләргә тырышачакбыз. Бу өлкәгә кагылышлы әһәмиятле мәсьәләләр, проблемалар буенча вакытында фикер алышу кирәк. Россиянең киләчәге, безнең киләчәгебез моңа бәйле”, - диелгән документта.

Надежда Осипова конференциядә катнашучыларның игътибарын дәүләтнең милли сәясәтенә юнәлдерде. 2012 елда Россия Федерациясе Президенты итеп сайланган Владимир Путинның иң беренче Указы “Милләтара татулык булдыру” турында иде бит. Шул елның декабрендә дәүләтнең милли сәясәте стратегиясе дә расланган иде. Шушы көннәрдә генә “Милләтләр берлеген ныгыту һәм Россия халыкларының милли мәдәниятен үстерү” программасы гамәлгә кертелгән. Болар барысы да Россия дәүләтен ныгыту өчен ясалган адымнар.

- Бу конференциянең максаты – Самара өлкәсендә яшәүче төрле милләт халыкларының бердәмлеген ныгыту өчен дәүләт органнарының һәм җәмәгатьчелекнең резервларын ачып күрсәтү һәм яңа ысуллар табу, – дип билгеләп үтте Надежда Петровна. - Бер милләт халкының өлкәдә берничә төрле иҗтимагый оешма ачуының кирәге бармы икән? Дөрес, закон аларны теркәргә мөмкинлек бирә. Ә халыкка нәрсә бирә бу эш? Күпсанлы оешмалар халык һәм милләт өчен эшлиме, әллә җитәкчеләрнең амбицияләре өченме? Сан артыннан куып, сыйфатны югалтмыйбызмы? Соңгы вакытларда бер милләт теркәгән оешмалар арасында низаглар да булып тора. Минемчә, бер милләт бер генә иҗтимагый оешма теркәргә тиеш. Шушы мәсьәләне “түгәрәк өстәл”ләрдә тикшерүгә куям.

Шулай ук ул конференция барышында “Самара өлкәсенә килеп урнашучы мигрантларның регион тормышына яраклашуы” программасы буенча да фикер алышырга тәкъдим итте.

Самара дәүләт архитектура-төзү университетының сәясәт һәм социология кафедрасы җитәкчесе Наталья Мухаметшина өлкәдә милләтара дуслык булу-булмавы турында башкачарак уйлый икән. Аның фикеренчә, дуслык нигезе бик үк ышанычлы түгел. Милләтләр арасында ыгы-зыгы килеп чыгуы бик ихтимал, дип мисаллар китерде.

Наталья Семеновна бер милли общинада бер генә иҗтимагый оешма булу белән дә килешмәде.

- Алар барысы да милләтләрне саклап калу буенча зур эш башкарып киләләр. Мондый оешмаларның саны артуда бернинди зыян да күрмим, - диде Наталья Семеновна. - Бүген безгә башка нәрсә турында уйланырга кирәк: төрле милләт халыкларының милли мәдәниятләрен саклап, аларны ничек итеп “россия милләте” исеме астына берләштерергә икән соң?

Шушы репликадан соң Самара регионының татар “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы вәкиле Идеал Галәүтдинов сүз алып, “россия милләте” терминының яраклы булмавын ачыкларга кереште. Аның фикеренчә, хөкүмәт үткән тарихыбыздагы уңышсыз тәҗрибәне кабатларга җыена. Советлар Союзында бердәм совет халкын булдырганнар иде инде. Конференциядә катнашучыларның күбесе Идеал Муса улы белән бер фикердә булдылар.

Аңардан соң сүз алган архимандрит Георгий (Евгений Шестун) фәнни-практик конференциянең исемен ачыкларга кереште.

- Гармонияләштерү – берәр көйне төрле тавышлы хор белән озата бару дигән сүз. Димәк, “милләтара гармонияләштерү” – күпмилләтле халыкның күмәк җыры. Һәр милләтнең үз тембры булса, бик матур яңгыраш килеп чыгар иде. Әмма әлеге хорның солистлары булып православие динендәге рус кешеләре калырга тиеш, – дип, аллегорияләргә күчте Евгений Шестун.

Талиб хәзрәт Яруллин бу чагыштыру белән килешмичә, аны башкага алмаштырырга тәкъдим итте:

- Гармонияләштерү – ул православ хоры түгел, ә төрле чәчәкләр бәйләме. Букетның хуш исенә һәр чәчәкнең исе кушыла.

Пленар утырышта башкалар да – Самара өлкә иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Самара өлкә азәрбайҗан лигасы” рәисе Ширван Керимов, өлкә федераль миграция хезмәте башлыгы урынбасары Андрей Кадышев, Самара өлкәсенең миграция сәясәте департаменты әгъзасы Ольга Поставная чыгыш ясадылар.

Киләчәк буыннарга истәлек калдырасы иде

Конференциянең беренче көн программасында Идел буенда яшәүче халыкларның антропологиясенә багышланган документаль фильмнар күрсәтелде. Идел буе дәүләт социаль-гуманитар академиясе профессоры, тарих фәннәре докторы Екатерина Ягафова этнографик экспедицияләргә йөрүләре турында сөйләде. Алар борынгы гореф-гадәтләрне, йолаларны, әйтемнәрне һәм җырларны саклаучылар белән аралашып, “Чын чувашларны” эзләгәндә” дип аталган фильм төшергәннәр.

Әлеге кинотасмадагы бер кызыклы фактка тукталасым килә. Татарстан һәм Башкортостан республикаларында яшәүче чуваш балалары дүрт тел – рус, инглиз, чуваш, башкорт яисә татар телләрен өйрәнәләр. Берничә тел белү, берничә мәдәниятне өйрәнү, милли тормыш стилен аңлау беркемгә дә зыян китергәне юк әле.

Конференциядә катнашучылар бу фильмны бик зур кызыксыну белән карадылар. Бәлки безгә дә өлкәбездә яшәүче татарларның үзенчәлеген, сөйләмен, фольклорын чагылдырган документаль фильм төшерергә кирәктер. Ул бит киләчәк буыннарга бик кирәк.

Төрле юнәлешләр буенча эшләү

29 август иртәсендә конференциядә катнашучылар өч төркемгә бүленеп “түгәрәк өстәл”ләрдә эшләделәр. Анда өч зур тема каралды: “Милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүдә идарә органнарының роле”, “…гражданнар җәмгыятенең роле”, “…массакүләм матбугат чараларының роле”.

Мин гражданнар җәмгыятенең ролен тикшерүдә катнаштым. Биредә кызыклы чыгышлар яңгырады. Ораторларның күбесе дәүләт структураларыннан ярдәм һәм мөстәкыйль инициативалар көтә икән.

- Бүген иҗтимагый оешмалар дәүләт органнарының эшчәнлеген алмаштыра түгелме соң? Хөкүмәт үзе милли мәдәниятләрне саклау өстендә эшләргә, ә без аңа бу эшчәнлектә ярдәм итүче генә булырга тиештер, – диде Самара өлкә “Башкорт королтае” иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты рәисе Сафиулла Вилданов.

Бу фикер белән “Туган тел” оешмасы әгъзасы Фәрхәт Мәхмүтов та килешә.

- Төрле милләт халыкларының телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән чараларны уздыру өчен милли оешмалар эшкуарлардан матди ярдәм соранып йөрергә мәҗбүр. Ә ул спонсорлар болай да дәүләткә зур күләмдә салым түләп торалар. Хөкүмәт бу эшкә ярдәмне бик аз күрсәтә. Шуңа да өлкәбездә яшәүче җирле халыкларның патриотизм хисе югала бара, - дип сөйләде Фәрхәт әфәнде.

- Әйе, милли рухта тәрбияләнгән халыкта гына патриотизм була ала, - дип чыгыш ясаучылар белән ризалашты мөфти Талип хәзрәт Яруллин да.

Мәктәпләрдә милли компонент булдырырга кирәк, дигән фикерләр дә яңгырады. Милли-мәдәни оешмалар көче белән балалар бакчаларында һәм уку йортларында төрле халыкларның мәдәнияте белән таныштыру чаралары үткәрергә кирәк, дигән идея дә ишетелде. Шулай ук мигрантлар хәле дә җентекләп тикшерелде.

Мөнәсәбәтләрне “гармонияләштерү”

Көндез теплоход Казан шәһәренә килеп туктады. Биредә самаралыларны тантаналы рәвештә Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты әгъзалары каршы алды.

Үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов: “Халыклар дуслыгы йорты кебек учреждениеләр эшчәнлегендә милли сәясәт тормышка ашырыла да инде”, - диде. Ә Надежда Осипова: “Татарстанда тупланган тәҗрибә белән танышу – бик мөһим эш. Юкка гына бүген бөтен Россия Казанга карап тормый бит!” - дип ассызыклады.

Форумда катнашучыларның бик аз өлеше, милли-мәдәни оешма җитәкчеләре генә Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортына барып, аның эшчәнлеге белән таныша алды. Кызганычка, татар оешмалары әгъзаларына мондый мөмкинлек бирелмәде, һәм без Казан буйлап сәяхәт кылдык, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр белән танышып йөрдек.

Ә менә Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илсур Гыйльманов һәм аның урынбасары Дамир Йосыпов Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе директоры Фәрит Уразаев белән очрашып, бергәләп эшләү мөмкинлекләре һәм перспективалар буенча фикер алышканнар.

Ә кичен теплоход Казаннан Самарага таба кузгалды. Без Казанны карап кайтканда төп палубаның ресторанында өстәлләр бәйрәмчә корылган иде инде. Киенеп-ясанып өстәлләр артына утырган халыкның күңеле күтәренке күренде. Тик менә мөфти Талиб хәзрәт кенә хәмер шешәләре тезелеп торган өстәлләрне күреп, рестораннан чыгып китте.

Оештыручылар мөселманнарның дуңгыз ите ашамавын, хәмер эчмәвен белмәгәннәрмени? Әллә алар ислам дине нигезләре белән таныш түгелме?.. Ни булса да, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне “гармонияләштерү”нең бу ысулы мөселманнарның күңелендә эз калдырмый узмады. Шушы мәсьәләгә багышланган конференциядә дә мөселманнарның мәнфәгатьләре үтәлмәгәч, нинди үзара аңлашу турында сөйләп була инде?

Нәтиҗәләр

Экспертлар советы әгъзалары конференция нәтиҗәләрен резолюциягә теркәделәр. Соңрак идарә органнары, милли-мәдәни оешма җитәкчеләре аның белән танышачак. Иң актуаль мәсьәләләр губернаторга да җиткерәләчәк. Әлеге тәкъдимнәр арасында шәһәр һәм район үзәкләрендәге Мәдәният йортларында муниципаль Халыклар дуслыгы йортлары булдыру, милли юнәлеш буенча җаваплы кешеләр билгеләү, аларга хезмәт хакы түләп тору, Самара өлкәсендә Халыклар ассамблеясе булдыру, ана телләрендә укыту кебек мәсьәләләр бар.

Римма НУРЕТДИНОВА.

 

Фикер калдыру