Сахалинда сабан туе

Көньяк -Сахалинск шәһәренең татар автономиясе  житәкчелегендә,  29 июнь көнне Южно-Сахалинск шәһәрендә  тугызынчы тапкыр  Сабантуе узды.

Моңа кадәр көннәр янгырлы, салкынча булса да, без бик нык теләгәнне ишетепме, көн искиткеч  матур, кояшлы, кызу  булды.

Быел,  Сабантуйны хэрвакыттагыча шәһәр  паркында тугел, ә  шәһәр  читендэге аланда уздырдык.  Ерак булгач, халык килмәс дип курыккан идек, юкка булган икән: мәйданда алма төшәрлек тэ урын юк иде.Бәйрәм белән котларга Ерак Көнчыгыш конгрессы председателе Рөстәм Абдулин да килгән иде.  Бәйрәмне- аның төп спонсоры, бик хөрмәтле кешебез- Әхтәмов Радик Закуан улы  ачып җибәрде.

Самара шәһәрендә Сабантуйлар гөрләп үтте

Рөстәм Миңнеханов: “Барыбызның күңелендә бүгенге Сабан туе матур бәйрәм булып истә калсын”

Төп бәйрәм мәйданы итеп билгеләнгән Казанның Тынычлык (Мирный) бистәсендәге Каенлыкта Сабан туе кызганнан-кыза бара. Хәзерге вакытта төп мәйданда милли уеннар үзенә бөтереп ала, эстрада йолдызлары, республиканың иҗат коллективлары төрле милләт җыр-биюләрен бүләк итә. Елгыр егетләр баганага менә, берәүләр аркан тартыша, башкалар чүлмәк вата, көянтә-чиләк белән су ташый, капчык бәреп сугыша, баһадир ир-атлар келәмдә милли көрәш спорт төре буенча көч сынаша: бүген 100 дән артык ир-ат батыр исеме өчен көрәшә.

Татар халкының милли бәйрәме ачылышы тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев, Төркия Республикасы башкаласы Истанбул шәһәре мэры Кадыйр Топбаш, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка абруйлы кунаклар катнашты. Сабан туен казанлылар, башкала кунаклары, шулай ук төрле илләрнең куркынычсызлык мәсьәләләре белән шөгыльләнүче югары вәкилләре, V Төбәк һәм милли ММЧ форумы делегатлары, тамаша кыла.

Уфада Нәүрүз бәйрәме узды

Башкортстан филармониясенең ишек төбендә башкорт халкының Гафури районының Сәетбаба авылындагы һәм татарларның Бүздәк районындагы Килем авылы милли үзәкләре ихаталары оештырылган иде. Әлеге үзәк вәкилләре килүчеләрне җыр-биюләр белән каршы алды.
Залда республикадагы милли үзәкләрнең почмаклары оештырылды. Алар арасында казакъларның  “Ак бата”, үзбәкләрнең “Дуслык”, таҗикларның И.Сомони исемендәге, шулай ук азәрбайҗан, төрекмән, кыргыз халыкларының милли почмаклары оештырылган иде.