«Милли сәясәт сак кагылуны таләп итә»

КатегорияКызыклы мәгълүмат, Милләттәшләребез тормышы, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

milli

Уфада берничә көн дәвамында милли сәясәт мәсьәләләре тикшереләчәк.

Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайда «Русия Федерациясе субъектларында милли дәүләт сәясәтенең гамәлгә ашыру» дип аталган семинар үтә.- Милләтара мөнәсәбәтләр һәрвакыт сак кагылуны таләп итә. Ниндидер милләтнең мәдәниятен, гореф-гадәтлерен тулысынча өйрәнеп кенә милләтнең үзенчәлеген аңларга була.

Без һәрвакыт милләтләр дуслыгына җитди игътибар бирәбез, чөнки биредәге халыклар бик күп гасыр дус, тату яшәгән. Алар барлык авырлыкларны бергә күтәргән, — диде Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Александр Сидякин, чарада катнашучыларны сәламләп.

Чарада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның хаты да яңгырады.»Башкортстан — бик күп халыкларны берләштерүче төбәк. Шушы дуслык буыннан-буынга күчә килә. Әлеге семинар кысаларында шушы кыйммәтләр тагын да ныгыр. Бүген бик күп билгеле сәясәтчеләр үз чыгышларында шушы үзенчәлекләрне игътибарга алачак», диелә анда.

Әлеге чара 3 көн дәвам итәчәк.

 

kiziltan.ru

Фикер калдыру