Мин бары тик үз бурычымны гына үтәдем

КатегорияЧелно-Вершинский район, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Кайчакта өлкәннәр авызыннан: “Хәзерге яшьләр кыюсыз, максатка ирешүчән түгел”,- дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бардыр андыйлар да. Тик менә Шенталы медицина учи­лищесының 3 курсын тәмам­лаган Гайса Минәгъзам улы ГЫЙМРАНОВ турында алай дип әйтеп булмый. Челно-Вершины районы, Совет Норлаты авылында туып үскән бу егет күрсәткән батырлык куркыныч вәзгыять белән очрашкач югалып калмау сыйфатлары, чыннан да, бик сирәкләргә хас.

…Былтыргы салкын но­ябрьнең караңгы бер төнендә Гайса әбиләреннән үз өенә кайтып бара икән. Шул вакытта асфальт юлдан югары тизлектә җиңел автомашина үтеп китә. Егет бераздан әлеге машинаның дамба аша очып чыгып, капланганын күреп ала һәм ярдәмгә ташлана.

Бу куркыныч хәбәрне мәктәп җитәкчесе Марат Мәүлетов та ишетә.

- Мин хәвеф-хәтәр урынына килгәндә, Гайса бәлагә очраган кешеләргә ярдәм итәргә керешкән иде инде.  Ул миннән аптечка сорап алды да эшен дәвам итте. Кызганычка, машина йөртүче егет вафат иде инде. Гайса “Ашыгыч ярдәм” килеп җиткәнче исән калганнарның канын туктатып, яраларын эшкәртеп, бәйләп куйды, авыр хәлдәгесен үтеп баручы машинада район хастаханәсенә озатты. Ә мин аның ба­тыр­лыгына, тә­вәк­­кәллегенә, тап­­­кырлыгына, җи­­тезлегенә сок­ланып, ничек тә ярдәм итәргә тырыштым. Һичшиксез, Гайсадан чын мәгъ­нәсендә табиб килеп чы­­гасына шигем калмады.

Укуы да яхшы аның, училищеның йөзен ак­лап, Шенталыда һәм өлкә күләмендә үткәрелә торган төрле олимпиадаларда, чаңгы ярыш­ларында катнашырга яра­та, әледән-әле призлы урыннар алып тора. Ә җәйге ял айларында мәктәптә үт­кәргән тренировкаларга йө­ри, районыбызның спорт дә­рәҗәсен күтәрүгә өлеш кертә, - дип сөйли ул.

- Киләчәк тормышымны медицинадан башка күз алдына да китерә алмыйм. Шушы уку йортын уңышлы гына тәмамлап, Самарадагы медицина институтына укырга  керү турында хыялланам, – дип Гайса үзенең хыяллары турында сөйләде.

Гайса Минәгъзам улының хыяллары эчкерсез, ниятләре изге. Тик аның батырлыгын күргән кешеләрне бер мәсьәлә борчый: ут һәм су казасыннан кешеләрне коткаручыларга орден-медальләр бирелсә, Гайса кебек кеше гомерен сак­лап калучыларга бернинди бүләк тә каралмаган микәнни?! Дөрес, егет үзе берни дә өмет итми. Ул үзен медицина хез­мәткәре буларак беренче ярдәмне күрсәтергә тиеш, дип саный. Ә күпчелек авылдашлары фикеренчә, куркыныч  сынау алдында югалып калмаган Гайса кебек яшьләргә югары уку йортына кергәндә өстенлек бирелсә, киләчәктә табиблар сафында эчкерсез профессионаллар күбрәк булыр иде.  Һәрхәлдә, Гайсага үз алдына куйган максатларына ирешергә насыйп булсын иде, дип теләп калабыз.

Нурсинә ХӘКИМОВА

 

Фикерләр

  1. Аноним

    Нурсинэ ханым, гади кешелэр турында да бик кызыклы итеп язасыз. Рэхмэт сезгэ.

Фикер калдыру