“Мин-Ниса” бәйрәмне зурлап уздыра

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

“Туган тел” җәмгыяте каршында һәр якшәмбе көнне “Мин-Ниса” оешмасы эшләп килә. Көз башында “Дуслык йортында” “Җир җимеше” исемле бәйрәм үткәрелде. Аны остазларыбыз Наилә Әбдүлганеева һәм Мәрбия Сафина оештырдылар. Наилә ханым доклад әзерләде. Һәр оешма шул чараны үткәрүдә актив катнашты. Бинаны күргәзмә кебек итеп бизәп куйдык. Монда милләтебезнең элекке чорларда файдаланган җиһазлар күренә – әбиләр суккан сөлгеләр, паласлар, күкрәкчә, намазлык, чуклы ефәк шәлләр, шау чәчәкле зур шәлләр, яулыклар, чигешләр. Бер читтә бабайлар үрә торган юкә кәрзин тора, ә аның эчендә бәйләп киптергән файдалы үләннәр, каен себеркесе. Безнең халык чисталыкны ярата, борынгыдан мунчаның кадерен белеп яши. Яшел ботаклардан кызыл барбарис, эт борынының кызыл тамчысы кызыктырып тора. Тәрәзә төпләрендә төрле матур чәчәкләрдән җыйган букетлар куелган.

Өстәлдә самавыр – татарларның визитный карточкасы, агач савытлар, кашыклар, умарталарның җәй буе тырышып җыйган баллары. Җир биргән җимешләрдән әзерләгән ризыкларны әйтеп тә бетереп булмый. Мичкә салган бәрәңге, икенче икмәк – яраткан бәрәңгебез, ярмаланып кабак эчендә пешкән тары боткасы, төрле-төрле пироглар, бәлешләр, кайнатмалар (вареньелар) һәм салатлар. Һәр шәкерт бакчасында үстергән җимешләрдән ризыклар пешереп китергән. Шунда ук аш-су тәмен арттыра торган хуш исле үләннәр дә.

Җиләк-җимешләр өстәлдә зур урын алып торалар: анар (гранат), груша, алма, йөзем, слива, миләш һәм башкалар. Байтак кына яшелчәләр күренә: помидор, кыяр, кишер.

Шундый матур сый-хөрмәтле остәл янына утыргач, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр әйтеп, Коръән аятьләрен, сүрәләрен һәр шәкерт яттан укып чыкты.

Безнең җыелышка мөфтиебез Талип хәзрәт килде. Ул безгә вәгазьләрен сөйләде, безнең сорауларга аңлаешлы итеп җаваплар бирде. Без аның белән фикерләребезне уртаклаштык. Әңгәмәбез бик файдалы, кызыклы булып чыкты. Очрашуыбыз азагында хәзрәт безне дин юлына басканыбызны, милләтебезгә карата мәхәббәтебезне, гыйлем өстәргә омтылуыбызны хуплады һәм шул юлдан тайпылмыйча дәвам итәргә тәкъдим итте, оешмабызга төрле китаплар бүләк итте.

Шундый очрашулар безнең күңелебезне канатландыра, тормышыбызга мәгънә бирә, иманыбызны ныгыта.

Гашура көнен һәм “Әниләр бәйрәмен” «Мин-Нисаның» Наилә Әбдүлга-неева җитәкләгән бүлеге “Халыклар дуслыгы” йортында үткәрделәр. Гашура көненә багышлап Коръән сүрәләре, мөнәҗәтләр укылды. Ә Әниләр көненә багышлап, хикәяләр, шигырьләр, мәкальләр сөйләнде. Бу чара бәйрәм табынында матур һәм оешкан төстә узды.

Фәнүзә ХӨСӘЕНОВА.

“Ислам-Нур”

Фикер калдыру