«Мин сине яратам!» дигән сүзләр үлемнән коткара»

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Кызыклы мәгълүмат, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

7aadc33e5c2b7cc717455db83ca239a4Татарстанда балаларның үз-үзен үтерү очраклары арткан. 2017 елда 13 бала үз-үзенә кул салган булса, 2018 елның соңгы тугыз аенда гына 15 бала үлем юлын сайлаган. Казанда исә балалар суициды өч тапкырга арткан: быел җиде бала тормыш белән хушлашкан.

Психологлар һәм табиблар чаң суга: 2020 елга кешенең үз-үзен үтерү очраклары тагын да артырга мөмкин, диләр.

 

Тәрбия бир!

Клиник психолог, гипнотерапевт Алмаз Зарипов сүзләренчә, кешенең үз-үзенә кул салуының сәбәпләре төрле булырга мөмкин.

– Физик, психик тайпылышлар, стресс, генетика, йогышлы авырулар да баланы суицидка этәрергә мөмкин. Бала сәламәтлегенең төп күрсәткече – гаилә. Ул барысын да сеңдереп бара. Әгәр дә ата-ана һәрвакыт ызгышып яши, «барысы да начар, киләчәккә бернинди өмет юк» дип пессимистик карашта була икән, бу баланың психикасына тәэсир итәргә һәм аны суицидка этәрергә мөмкин. Хәзер күп кенә ата-аналар акча эшли, ипотека, машина, кредит дип чаба, ә балага вакыт юк. Ата-ананың аңламавы, баласын тыңламавы да начар нәтиҗәгә китерергә мөмкин бит. Күп очракта ата-ана баласын тәрбияләми, ә «дрессировать» итә. Бала белән аралашканда дәшми торырга һәм күбрәк тыңларга өйрәнергә кирәк, – ди психолог.

 

Алмаз Зарипов сүзләренчә, хәзер олылардан бигрәк, балалар психологларга күпләп йөри башлаган. Бу да яхшы күренеш түгел икән.

– Миңа ата-анасы бер баланы китерде. Тик торганда баланың күз күреме начарланган, колагы ишетми башлаган. Табиблар бернинди диагноз куя алмагач, психологка җибәргәннәр. Сөйләшә торгач, өйдә кычкыру, ызгыш-талаш булуы ачыкланды. Бала, бу әйберләрне күрәсе килмичә, әкренләп «китә» башлаган. Һәр хис организмда нинди дә булса гормон бүлеп чыгара. Ул гормон кан әйләнешен бозарга, акыл эшчәнлеген начарайтырга мөмкин. Бу – психосоматика. Менә шуннан баланың сәламәтлеге какшый. Кайбер балаларда гаиләдәге талаш аркасында эпилепсия өянәге, тотлыгу башланырга мөмкин, – ди Алмаз Зарипов.

Анорексия – кичектерелгән үлем

Анорексияне дә психологлар суицидның бер төренә кертә. Кайбер мәгълүматлар буенча, үз-үзен турыдан-туры үтерүчеләргә караганда, үзен ачлыктан җәзалап үтерүчеләр күбрәк тә икән әле.
– Бер ана кызын алып килде. 25 яшьлек озын буйлы матур кыз, ләкин кибеп беткән. Анасы: «Кызым берни дә ашамый», – дип зарлана. Утырып сөйләштек без моның белән. Минем янда гадәти кеше кебек сөйләшә, елмая, хәтта печенье белән чәй эчә. Әнисе килеп керүгә, сүрелеп төшә. Әнисе исә: «Мин аңа фатир сатып алдым, мин аңа машина алдым…» – дип, һаман үзенекен сөйли бирә. Ә чынлыкта исә ана кеше, кызы күз уңыннан югалмасын өчен, фатирны күрше подъезддан гына алган булган. Баланы артык кайгырту, аңа үзенә сайлау мөмкинлеге калдырмау әнә шундый очракларга китерә инде. Анорексия – кичектерелеп торган үлем инде ул, – ди Алмаз Зарипов.

Шунысы мөһим, кызларга караганда, ир балалар суицидка күбрәк тартым икән.
– Кызлар эмоцияләрен чыгара, дөньяга глобаль карый һәм уй-фикерләрен бер мәсьәлә белән генә чикләми. Малайлар исә игътибарын бер проблемага туплый, үз эченә бикләнә. Аннан ул проблеманы өермә кебек арттыра башлый. Менә шуңа да малайлар арасында үз-үзенә кул салулар күбрәк очрый. Эмоцияләрне эчеңдә калдырмыйча, чыгара белергә кирәк, – ди Алмаз Зарипов.

«Хәзер «бишле»гә укучылар «икеле» капчыкларын кыйный»

Мәктәптәге конфликтлар да бала психикасына зур йогынты ясый икән.
– Казахстанның Алма-Ата шәһәреннән бер гаилә килде. Улларында Туретта синдромы башланган булган. Алар аны гипноз ярдәмендә дәвалыйсылары килде. Мин аның үткәнендә «казына» башладым. Сеанс вакытында мәктәп хатирәләрен яңарттык. Шунда аның күз яшьләре ага башлады. Дәрес вакытында моның башына укытучы сугып киткән. Шуннан соң сыйныфташлары моннан көлә башлаган. Мәктәптәге агрессия шушы синдромны китереп чыгарган. Без бала үз эченә җыеп барган хис-кичерешләрне чыгардык. Дүрт сеанстан соң ул, җырлый-җырлый, өенә кайтып китте. Мәктәптә бала социальләшү, адаптация процессын уза. Бала анда дуслар таба алмаса, бу инде чаң сугу өчен беренче билге. Хәзер мәктәпләр дә үзгәрде. Элек «бишле»гә укыган бала – тәртипле бала иде. Хәзер, киресенчә, «бишле»гә укучылар бик агрессив. Алар үзләреннән көчсезрәкләрне, шул ук «икеле»-«өчле» капчыкларын кыйный башлады, – ди Алмаз Зарипов.

«XI сыйныф укучылары психологка сирәк йөри»

Проблемалары булган балалар һәм ата-аналар Казан шәһәренең «Сердәш» психологик-педагогик ярдәм күрсәтү бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Биредәге психологлар аноним рәвештә дә эшли. Яшүсмер килеп үз хис-кичерешләрен сөйләсә, аның эч-серләрен психолог ата-анага да, мәктәпкә дә сөйләмәячәк. Үзәккә баланы өч яшьтән алып килергә мөмкин.

– Көз көне балалар күбрәк мәктәп проблемалары белән мөрәҗәгать итә. Кемдер уку процессына кереп китә алмый. I сыйныф укучылары арасында мәктәп тәртибенә әле әзер булмаучылар бар. IX сыйныфларда – төп дәүләт имтиханы проблемасы. XI сыйныфлар психологка сирәк йөри, алар баш-аягы белән БДИга чумган. Шулай ук буллинг – баланы мәктәптә җәберләү проблемасы да бар. Соңгысын укытучылар, ата-аналар берничек тә игътибарсыз калдырырга тиеш түгел. Мондый сыйныфтагы һәр кешегә дә психолог кирәк. Бала мәктәптә дуслар таба алмады икән, аның сәбәпләрен ачыклау мөһим. Бәлки ул үзе йомык, интроверт кешедер, бәлки ул зур коллективларны яратмыйдыр? Бу очракта баланың кызыксынулары булган җиргә йөртү хәерлерәк. Ул үзен музыка, сынлы сәнгать мәктәбендә, бию түгәрәгендә табарга мөмкин, – ди «Сердәш» үзәге педагог-психологы Полина Моисеева.

«Үлем турында уйлау – нормаль күренеш»

«Сердәш» үз-үзенә кул саласы килгән, үз-үзен үтерәсе килгән балалар белән дә эшли. Бу очракта психологлар суицидның сәбәпләрен генә ачыклап калмый, ә баланың хис-кичерешләрен дә тәртипкә салырга тырыша. Балага үз тормышының кадерен аңлату, үз-үзен югары бәяләргә өйрәтү дә – үзәкнең төп юнәлеше. Үз-үзеңә кул салу – үзеңә бәянең түбән булуының да бер билгесе икән әле.

– Һәрвакыт нәрсәдән дә булса күңел китү халәте, «мин булмасам, яхшырак булмасмы?» дигән сораулар – яшүсмер вакытта нормаль күренеш. Бала шул рәвештә тормышта үз-үзен эзли. Бу уйлар күп очракта суицидка китерми. 14 яшьтән кечерәк бала да үлем турында уйлана ала. Әти-әнисе, дуслары үлгәннәрдән «минем дә алар белән буласым килә» дигән сүзләрне еш ишетергә мөмкин. Олылар өчен җиңел тоелган әйберләр бала өчен чишеп булмаслык проблема була ала, – ди Полина Моисеева.

Баланың суицидка җыенуының беренче билгесе – кисәк үзгәрүе.
– Элек тыйнак, тыныч булган кеше, кисәк кенә шаркылдап көләргә, агрессив булырга, олыларга каршы дәшә башларга мөмкин. Киресенчә, актив бала пассивка әйләнергә мөмкин. Әйберләрен башкаларга тарату, әйләнә-тирәдәгеләр белән саубуллашкан кебек йөрүе дә бер билге булып тора. Ашаудан туктаса, яки киресенчә, артык күп ашый башласа да, бала белән утырып сөйләшергә кирәк. Бала үз иминлегенә битараф була башларга да мөмкин. Түбәдән сикереп уйнау, соңгы минутта гына поезд, трамвай юлын йөгереп чыгу бер яктан адреналин алу чарасы булырга мөмкин, икенче яктан – тормыш өчен бик куркыныч күренеш. Балаларда, мин беркайчан да үлмим, дигән ышаныч та бар әле. Баланың кисәк чәчен яшел, кызыл, ал кебек төрле төсләргә буявы, диварларга начар сүзләр язуы, тәртип бозуы да – «Мин бар, мин монда! Миңа игътибар җитми!» дип эчтән кычкыру билгесе, – ди Полина Моисеева.

Педагог-психолог сүзләренчә, бала үлем турында сораулар бирә башлаган очракта, аңа үлемнең нәрсә икәнен аңлатырга кирәк.
– Беркайчан да үлемне йокыга китү, салават күпере буйлап күккә менеп китү кебек сүзләр белән тасвирламагыз. Йокыга китте дисәң, ул йокларга куркырга яки үлгәннән соң уянып була икән дип уйларга мөмкин. Гаилә дини икән, ул үлемне дин аша сурәтләргә мөмкин. Ләкин артык мавыкмагыз. Бала үләсең икән, син инде бу тормышта, бу кешеләр белән булмыйсың икәнен аңларга тиеш. Бу язмыш миңа ошамады, аны башкасына алмаштырып була дип уйларлык булмасын, – ди Полина Моисеева.

Балага ата-ана түгел, дус булырга кирәк. Ата-анасына ул үзенең проблемаларын сөйләмәскә мөмкин, ә дустына сөйләячәк.

Балагыз белән боерык тонда сөйләшмәгез. «Бар, йокла!» дип әйтү дөрес түгел. «Син бүген әтиең белән йоклыйсыңмы, әллә инде уенчыкларың белән ятасыңмы?» дип сорасаң хәерлерәк. Бу ике җөмләдә бер үк мәгънә ята, ләкин икенчесе күпкә нәтиҗәлерәк булачак.

Баланы үзегез белән балыкка, сәяхәткә алып барырга тырышыгыз. Бергә эшләгез. Әйтик, улыгыз гел компьютер алдында утыра икән, аның белән «дуслык»ны ашарга пешерү өчен интернеттан берәр рецепт сораудан башларга була.

Балага беркайчан да кычкырмагыз! Кешенең баш мие 90 процент очракта тавышка гына игътибар итә, сүзләр өчен 10 процент кына кала. Шуңа күрә тыныч, матур тавыш белән сөйләшергә тырышыгыз.

Ата-ана күп очракта баласы аша кайчандыр үзе булдыра алмаган хыялларын тормышка ашырырга тырыша. Бу – балага бик зур басым ясый. Бала – сез түгел, ул – аерым бер шәхес, аның үз теләк-хыяллары бар.

Без, олылар, баланы болай да яратабыз, бу бит инде аңлашыла да дияргә мөмкинбез. Ләкин балага бу аңлашылмаска мөмкин. Шуңа күрә аңа һәрвакыт «Мин сине яратам!» дип әйтеп торырга кирәк.

 

 

shahrikazan.ru

Фото: pixabay.com

 

Фикер калдыру