“Минем гаиләмнең шамаиле” бәйгесе җиңүчеләре арасында үзен татар санаган рус кызы да бар

КатегорияДини кызыклы мәгълүмат, Ил һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Илдәге һәм дөньядагы дин, Татарстан хәбәрләре
Автор Администрация сайта

“Минем гаиләмнең шамаиле” бәйгесе җиңүчеләре арасында үзен татар санаган рус кызы да бар

 Конкурста киләсе елга шамаилләр музее ачылачагын игълан иттеләр
 Бүген Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда “Минем гаиләмнең шамаиле” Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Икенче тапкыр үткәрелгән бәйгегә Казан, Азнакай, Мамадыш, Яр Чаллы калаларыннан, Россиянең Владимир, Екатеринбург, Ижевск, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа шәһәрләреннән юлланган 200дән артык заявка теркәлгән.

Бәйгенең шорт-битенә кергән шамаилләрдән “Казан Кремле” музей-тыюлыгының 3 мәйданчыгында күргәзмәләр эшләнелгән. Ислам мәдәнияте музее исә “Гаилә мирасы буларак шамаил” конкурстан тыш номинациясендә шамаилләрне тәкъдим иткән.Оештыручыларның һәм жюри әгъзаларының берсе, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров сүзләренчә, быелгы бәйгенең аермасы конкурска профессиональ эшләр күп юлланылган булуда.

“Конкурска җибәрелгән эшләр, минем фикеремчә, профессиональ яктан бик нык үскән. Катнашучыларның саны узган елгы кебек бер тирәдә, әмма былтыр балалар эшләре бик күп иде. Быел исә без ул номинацияне булдырмадык, шуңа да карамастан, “Минем гаиләмнең шамаиле”ндә шактый күп кеше катнашты”, – диде ул. Аның сүзләренчә, бу бәйге турында күп кенә профессиональ рәссамнар ишетеп белә башлаган. Приз фонды да былтыргыга караганда зуррак. Иҗатчыларга бераз булса да матди ярдәм күрсәтү максатыннан, урыннарны берничә кешегә бүлеп түгел, ә бер катнашучыга гына тапшырырга ниятләгәннәр.


 

“Катнашучыларга минем зур рәхмәт әйтәсем килә. Татар мәдәнияте, татар халкының күңеле сезнең ярдәм белән баетыла. Татар шамаилләре чын татар кешесенең йөрәгендәге, күңелендәге иң нечкә җепләре белән бәйле. Сез бу сәнгатьне, бу йолаларны дәвам итәсез һәм сезнең ярдәм белән татар халкы үсә”, – диде мөфти урынбасары. Шамаилләрне ул экспонат кына түгел, ә заман белән бергә атлап, алга баручы мәдәният дип атады. Аның фикеренчә, әгәр дә әлеге сәнгать халык арасында яши икән, димәк, бу халыкның киләчәге бар.

“Бу − татар халкын саклап калуның бер коралы. Татар шамаиле һәр татар гаиләсендә булырга тиеш дип саныйм”, – дигән фикердә хәзрәт.

Ул шулай ук икенче елга шамаилләр музее ачылачагын да искәртеп узды. Әлеге үзенчәлекле музей Шиһабетдин Мәрҗани йортында урнашачак. Анда шамаилләрнең бер өлеше инде туплануын да билгеләп үтте Рөстәм Батров.

Каллиграфия остасы Нәҗип Нәккаш, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына белдергәнчә, бу бәйге бик матур күренеш һәм ул борынгыдан килгән татар гореф-гадәтләрен, аның сәнгатен саклап калырга, үстерергә, яшь буынга тапшырырга ярдәм итә.

Катнашучыларга грамоталар, җиңүчеләргә исә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Шундый бүләкләрнең берсенә ия булган Гөлназ Исмәгыйлева фикеренчә, конкурста катнашкан башка иҗатчыларның эшләре дә югары дәрәҗәдә булган. “Әлеге бәйгеләр, шундый матур күргәзмәләр безнең гореф-гадәтләребезне сакларга ярдәм итә”, – дип саный “Каллиграфик һәм чигелгән шамаил” номинациясендә беренче урынны яулаган Гөлназ Исмәгыйлева.

Моннан тыш, бәйгегә юлланылган эшләрне “Заманча традицион татар шамаиле” номинациясендә бәяләделәр. Анда беренче урынны Чулпан Шәрифуллина яулады.

“Дөньяви юнәлеш — кургаш файдаланып пыялага рәсем төшерү” номинациясендә Әлфия Мильгизинага тиңнәр булмады.

Рөстәм Батров әйтүенчә, бу номинациядә икенче урынны яулаган рус кызы Арина Кузнецова үзен күңеле белән татар дип саный икән. Шуңа да татар шамаилләре белән кызыксына диде хәзрәт.

 

Фикер калдыру