Минтимер Шәймиев дөньяда иң зур басма Коръән нашире Недьян Браташевец белән очрашты

КатегорияДини кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика Фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “ARC Group” (Италия) басмаханәсе генераль директоры Недьян Браташевец белән очрашты, ул 8-11 нче июльдә Казанда уза торган Россия китап басучылары ассоциациясе конференциясендә катнашырга килгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

“ARC Group” басмаханәсе 2011 нче елда дөньяда иң зур басма Коръән әзерләде, ул хәзерге вакытта Болгарда, 922 нче елда Идел буе болгарлары рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүнең истәлек билгесе бинасында тора.

Коръән “АКИБАНК” ААҖ идарәсе рәисе Илдар Гәләветдинов һәм “Челтәр компаниясе” генераль директоры Илшат Фәрдиев инициативасы буенча ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды ярдәмендә булдырылды.

Очрашу алдыннан ТР Президенты ярдәмчесе, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова кунакларны “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” проекты һәм фондның аны тормышка ашыру буенча эшчәнлеге белән таныштырды.

Очрашу башында Минтимер Шәймиев кунакларга уникаль хезмәт өчен рәхмәт белдерде: “Сезнең басмаханәдә әзерләнгән бу Коръән – безнең өчен сәнгать әсәренә караганда зуррак әһәмияткә ия, сез аны әзерләгәндә безнең барлык изге ниятләребезне исәпкә алдыгыз. Китап кына түгел, ә аны булдыру тарихы да уникаль. Коръән Татарстанга кайтканда ук РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәни байлык дип табылды, аны Гиннесс Рескордлар китабына керттеләр”, – дип билгеләде. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Коръән урнаштырылган Болгар тарихи-археология комплексы быел июнь аенда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

Минтимер Шәймиев Недьян Браташевецка “Яңарыш” республика фондының Рәхмәт хатын тапшырды. Бу бүләккә Россия Китап берлеге вице-президенты, “ТД Папирус – Столица” ҖЧҖ компаниясенә нигез салучы Ильяз Мөслимов та лаек булды.

Недьян Браташевец, “дөньяда иң матур китапны бастыру мөмкинлеге өчен”, Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде. “Ул күңел салып эшләнелгән, без бик төгәл, барлык кагыйдәләрне үтәп, имам контроле астында тиешенчә эшләдек, бернинди дә хата булмау бик мөһим. Изге Коръәннең даими рәвештә ачылырга һәм укылырга тиешлеген исәпкә алып, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән тышлыкны ачыла торган итү иң авыр эш булды, мондый технология әле юк иде, без аны уйлап таптык һәм дөньяда беренче булып кулландык. Кәгазь Шотландиядә җитештерелде, ул, вакыт узу белән таушалмасын өчен, махсус рәвештә ныгытылган. Бу Коръән Болгарда гасырлар буе саклана ала”, – дип ассызыклады ул.

Недьян Браташевец белдергәнчә, ул бүген, үзенең басмасына – дөньяда иң зур басма Коръәнгә тагын бер кат карау өчен, борынгы Болгар шәһәренә барырга җыена.

Россия китап басучылары ассоциациясе президенты, Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы, “Белый город” нәшрияты директоры Константин Чеченов Минтимер Шәймиевкә Россия китап басучылары ассоциациясенең махсус билгесен – “Китап эше попечителенә” (“Попечителю книжного дела”) сынын тапшырды.

tat.tatar-inform.ru

Фикер калдыру