“МММ”нар кире кайта…

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Кызыклы мәгълүмат, Татарстан хәбәрләре
Автор Администрация сайта

“Банкка булган бурычларны түләргә булышам”, “Өйдә утырып кына акча эшләргә өйрәтәм…” Бүген әнә шундый эчтәлектәге игъланнарны адым саен очратырга мөмкин. Бүгенге шартларда андый тәкъдимнәр күңелне аеруча кытыклый. Ә тиз генә баеп китү ысуллары турында реклама такталары гына түгел, таныш-белешләр дә сөйли. Ышанырга да, ышанмаска да белмәссең, валлаһи! Белгечләр исә чаң суга. Илдә “финанс пирамида­лары”­ның өченче дулкыны башланган. Былтыр гына да ялган оешмалар илдә яшәүче 400 меңнән артык кешене төп башына утырткан.

Өйдә утырганга да түлиләр?!

“Сиңа акча кирәкмиме?” Көннәрнең берендә танышым социаль челтәр аша әнә шундый хәбәр җибәрде. Баеган, ахры, бу, акча өләшә башлаган, дим. Шунда ук җавап яздым. Әңгәмәдәшем исә тагын да ныграк шаккатырды. “Өйдә утырып кына көненә 25 мең сумга кадәр хезмәт хакы алырлык эш тәкъдим итәм”, – ди. Мондый сүзләрне белгән кеше сөйләгәч, икеләнеп тә куясың. Әллә чынлап та, берәр сер беләме икән бу?! Тик тел төбе бик гади булып чыкты. Әллә ниләр вәгъдә итеп, “финанс пирамидасы”на чакырып маташты ул. Икенче көнне минем ише “бәхет”ен сынап карарга теләү­челәр җыелачак очрашуга киттем.

Бактың исә, акча эшләү өчен артык көч түгәргә дә кирәкми икән. Эшне социаль челтәр аша гына башкарасы. Акча “эшли” торган төркемгә кушылу өчен, синең Интернетта кимендә 400 дустың булырга тиеш. Бу – төп шартлар­ның берсе. Шуннан соң үз сәхи­фәңдә танылган кибетләр, сәүдә маркаларының игъланнарын биреп барырга кирәк. “Ошый” дигән тамга да куясы. Акчаны әнә шуның өчен түлиләр икән. Ягъни синдәге игъланны кимендә 400 дустың күрәчәк. Арада теге яки бу товар белән кызыксынучылар табылырга да мөмкин. Игъланны синнән күчереп алган очракта, акча янчыгы тагын да тулылана.

Янчык дигәннән, эшкә кереш­кәнче Интернетта хисап счеты ачарга кирәк. Анда кимендә 100 сум акча булуы мәҗбүри. Өйдә утырып кына акча эшләү дигәндә, йөз сум да кызганыч түгел кебек. Ә янчыкта акча күбрәк булган саен, төркем вәкилләренең рейтингы тагын да үсә бара. Шуңа карап, “яхшырак сатыла торган” игълан тәкъдим итәләр. Очрашуда үзен Артем дип таныштырган финанс агенты әнә шуларны сөйләде. Ышандыру көчен арттыру өчен, җөмлә саен колакны ярып керә торган чит ил сүзләрен кулланырга тырышты ул. “Күп акча” турында тыңлый-тыңлый, башым тәмам әйләнде.

“МММ”нар кире кайта…

Илгә “финанс пирамидалары” кире әйләнеп кайта, ди белгечләр. Беренче карашка ят нәрсәләр тәкъдим итсәләр дә, халыкны алдау юллары шул ук. Тик моңа карамастан, “ятьмә”гә эләгүчеләр саны кимеми. Узган гасыр ахырындагы “МММ”ны, Мавродины, Леня Голубковны күпләр яхшы хәтер­лидер. Кайбер мәгълүмат­ларга караганда, ул чакта 15 миллионга кадәр кеше зыян күргән. Авырткан җир тиз төзәлде, ахры. Инде Рос­сиядә “финанс пирамидала­ры”­ның яңа дулкыны башланды.

Татарстан Эчке эшләр ми­нистрлыгының матбугат хезмәтен­нән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел республикада ялган оешмалар эшчәнлегеннән 5 меңнән артык кеше зыян күргән. Бер миллиард сумлык зыян килгән. Барлыгы 14 җинаять эше кузгатылган. Агымдагы елның дүрт аенда гына да “ятьмә”гә эләгүчеләрдән ике меңнән артык гариза кабул итәргә өлгергәннәр. Зыян күләме 800 миллион сумга җиткән. Барлыгы 11 җинаять эше кузгатылган.

Наҗия Хәйретдинова “финанс пирамидасы”на пенсия акчасын алып барып биргәнен сөйләргә дә кыенсына. Казандагы оешмалар­ның берсе вәгъдә иткән күп акчага ышанган ул. “Ай башында 15 мең сум акча түләсәгез, ай ахырында 20 мең сум итеп кайтарабыз, – ди­де­ләр. – Пенсиям зур түгел, акча җит­ми. Шуңа күрә “бәхет”емне сынап карарга булдым. Ике ай рәттән түләдем, һәр очракта акчамны арттырып кайтардылар. Ә өченче тапкыр килгәч, 15 мең сум гына түгел, ә икеләтә күбрәк – 30 мең сум түләргә киңәш иттеләр. Ризалаштым, җитмәгән акчаны бурычка алдым. Тик ай ахырында оешмага килсәм – ишек бикле, беркем дә юк иде”. Наҗия апа хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итмәгән. Сәла­мәт­леге болай да начар, тагын да ныграк авырып китүдән курка. “Акча күктән яумый, эшләп тапкан акчагызны билгесез кешеләргә чыгарып бирергә ашыкмагыз”, – дип елый ул.

Укучылар да “бәхет” эзли

Россия Банкы эшчәнлеге “финанс пирамидасы”на охшаган оеш­маларны төркемнәргә дә бүлгән. Белгечләр әйтүенчә, банк кредитларын түләргә булышырга вәгъдә итүче ялган фирмалар саны аеруча нык арткан. Мондый оешмалар кыска гына вакыт эчендә зур табыш китерә торган “инвестиция проектлары” уйлап табарга ышандыра. Урамнан кергән кешенең банкка булган әҗәтен дә әнә шул бизнестан килгән табыштан түлибез, диләр. Тик башта бурычның 20-30 проценты кадәр өлешен оешмага түләп куярга кирәк. Бу акча ярдәмче агентның чыгымнарын каплау өчен тотыла икән. Ә ике арада килешү төзеп, акча кулдан-кулга күчкәннән соң, оешма вә­килләре юкка чыга, ди белгечләр.

Хәзер банкка булган бурычны “бүлешергә” тәкъдим итүчеләр дә бар. Ягъни кредит бурычының күпмедер өлешен алдан ук фирма вәкилләренә түлисең дә, вәссәлам. Алга таба оешма, кулдагы акчаны эшкә җигеп, бурычны үзе түләп бетерәчәк икән. Тик кредит рәсмиләштергән банк вәкилләре генә бу хакта белмичә кала. Кредит түләү вакыты килеп җиткәч, акчаны кемнән сораячаклары көн кебек ачык.

Интернетта күп акча вәгъдә иткән оешмалардан да читтәрәк торырга киңәш итәләр. Мондый ялган оешмалар аз керемле яки финанс ягыннан белеме начар булганнарны исәптә тотып эшли. Пирамиданың максаты бер – мөмкин кадәр күбрәк кеше җәлеп итү. Чөнки ялган оешма уйлап табучылар һәм аның башында торучыларның кереме оешмага “бәхет” эзләп килгән кешеләр акчасыннан туплана.

Белгечләр әйтүенчә, бүген “финанс пирамидасы” корбаннары арасында мәктәп укучылары һәм студентлар күп. Моның нигә шулай икәне аңлашыла да. Беренчедән, ялган оешмаларның күбесе “дөнья пәрәвезе” аша эш йөртә. Икенчедән, “акча эшләү тарихы” кечкенә суммалардан башлана. 100 сум акча укучы кесәсендә дә бар. Соңгысы “финанс пира­мидасы”н уйлап табучылар өчен дә отышлы. Алдакчылар “ятьмә”­сенә эләгүчеләр берничә йөз сум өчен хокук саклаучыларга мөрә­җә­гать итмичә, кул гына селти.

Акча “эшли-эшли” – психологка

“Финанс пирамидасы” тозагына студентлардан алып пенсионерларга кадәр, теләсә кем эләгә ала, – ди психолог Лилия Бормусова. – Югыйсә аларның һәркайсы төр­ле шәхес үзенчәлекләренә, төрле холыкка ия. Тормышта үзен ялгыз хис иткән, башкалар белән уртак тел таба алмаган кешеләр ялгыш юлга аеруча тиз кереп китә. “Финанс пирамидасы” андыйларга яңа дуслар, шәхес буларак үсү мөмкинлеге вәгъдә итә. Чынбарлыкта исә болар барысы да ялган булып чыга”.

Психолог фикеренчә, “финанс пирамидалары” турында гел ишетеп торуга да карамастан, шул ук тырмага басуның сәбәбе, беренче чиратта, тормыш шартларына бәй­ле. “Бюджет тармагында эш­ләүчеләрнең, студентларның, пен­сионерларның айлык акчасы чагыштырмача аз, шуңа күрә халыкта стресс барлыкка китерә, – дип сөйләде ул. – Нәтиҗәдә кеше, матди хәлен яхшырту өчен, кечкенә генә мөмкинлекне дә файдаланып калырга ашыга. Алдау юлы белән акча эшләүчеләр әнә шуннан файдалана да. “Финанс пирамидала­ры”ның барысы да безнең өчен әһәмиятле нәрсәләр вәгъдә итүгә корылган. Мәсәлән, югары хезмәт хаклы эш урыны, матди хәлеңне яхшырту, үзеңә һәм туганнарыңа уңыш китерү кебек нәрсәләр ышандыралар”.

Бүген психологларга “ярык тагарак” янында утырып калучыларны да дәваларга туры килә икән. “40 яшьлек ир-ат “инновацияле проект”ка ышанып, 100 мең сум акчасын алдакчыларга биргән. Әлеге сумма өч айдан ук табыш китерә башлаячак дип вәгъдә иткәннәр. Тик тиешле вакыт узгач, ир-атның кесәсе бер тиенгә дә калынаймаган. Кире­сенчә, ялган оешма вә­киле тагын шул ук кадәр суммада акча сорап шалтыраткан. Икеләтә табыш алу өчен, янәсе. Бәхеткә, ир-атны хатыны вакытында туктатып калган. Тик 100 мең сум акча гына  җилгә очкан. “Ни өчен алдакчыларга ышандыгыз?” – дигән соравыма ул: “Ун еллап бер үк урында эшлим, тик әле дә җәмәгать транспортында йөрергә мәҗбүр. Үз фатирыбыз да юк, хезмәт хакым түбән. Минем дә кеше кебек яшисем, чит илләрдә ял итәсем килә”, – дип җавап бирде. Мондый хәл­ләрдән чыгу өчен, ныклы гаиләң булу зур әһәмияткә ия”, – дип сөйләде Лилия Бормусова.

7 меңгә – 32 сум

…Белгән кеше әйткәч, 100 сум акчамны кызганмадым. Электрон акча янчыгын тулыландырдым да, сайтта теркәлдем. Хәзер акча эшли башласаң да була! Тик сөенечем озакка бармады. “Ошый” тамгасы куеп акча эшләү мөмкинлеге чамалы гына икән. Баксаң, бер билге өчен нибары 1 сум 60 тиен акча түлиләр. Атнасына күп дигәндә шундый ун тамга куярга ярый. Ә иң мөһиме: яңа теркәлгән кеше әлеге хезмәттән иң күбе ике атна гына файдалана ала. Ягъни ике атна “хезмәт итсәң”, барлыгы 32 сум акча эшләп була. Мин исә “янчык”ка гына да 100 сум акча салган идем.

Дистәләгән мең сум акчаны тиз генә бирмиләр икән. Умырып акча эшли башлаганчы, махсус система буенча өйрәнергә кирәк. Аның бәясе – 3700 сум тора. Укуларны шунда ук, Интернет аша алып баралар. “Виртуаль өйрәнүләргә өстәп, 3200 сумлык уку әсбаплары да алсаң, тагын да яхшырак булачак”, – диде Артем. Шунысы да бар: укулар ярты ел дәвам итә. Тик мин алты ай буе китап ятлаган арада фирма ябылып юкка чыкмасмы? Моңарчы такыл-такыл сөйләп торган Артем берни дә дәшмәде. Өйдә утырып кына акча эшләргә омтылуым әнә шулай тәмамланды. Күпмедер вакыт узгач, танышыма кабат шалтыраткан идем. “Тере” акча алып карамаса да, әле һаман кинәттән баеп китү теләге белән янып йөри. Хәер, бер ул гына түгел. Мин теркәлгән оешма сайтында 61 меңнән артык (!) кеше исәпләнә.

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан

Фикер калдыру