“Мондый чараларның максаты -мөселманлыгыбызны, татарлыгыбызны арттыру бит”

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Милләттәшләребез тормышы, Өлкә татарлары, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

Бу фикернең авторы танылган журналистыбыз Эльмира Шәвәлиева. Сүз күптән түгел Самараның Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда уздырылган “Мәүлид-ән Нәби”-ягъни Пәйгамбәребезнең туган көненә багышланган чара турында бара. Бәйрәмнең күпкырлы яхшы сыйфатларына бәя биреп, автор “дөрес, яхшыртасы яклары да юк түгел” диеп, бу тамашаның җитешсезлеген “дәүләт телебез рус теле булганлыктан, бәйрәм рус телендә алып барылачак” дигән сүзләрдән гаеп табарга тырыша. Һәм инде бәйрәмне алып баручыны гаепләргә тырышып, “Бу, бәлки, залда утыручы бердәнбер рус кешесе-шәһәр администрациясе вәкиле өчен эшләгәндер”,-диеп кырыс нәтиҗәгә килә.

Чыннан да, нигә соң без шундый зур бәйрәмне, халыкны (татарларны гына түгел) дини-рухи агарту максатын төп максат итеп куелган бәйрәмне татар телендә генә алып бармадык икән? Сәбәбе “шул залда утыручы “бердәнбер” рус вәкиленә” ялагайланырга тырышу өчен генә микән?!

Бу сорауларга җавап бирер алдыннан мин укучының игътибарын узган ел ахырында Камышлыда уздырылган “Татар телен саклап калу чаралары” исемендәге фәнни-гамәли конференцияне искә төшерер идем. Доклад сөйләүчеләр, чыгыш ясаучылар сүзләрен фәкать рус телендә генә сөйләделәр. Хәттә мулла абзый да үзенең чыгышын геометрик- өчпочмагын кулына тотып, рус сүзләрен җимереп – ватып булса да татарча сөйләмәде. Ә залда, дөресрәге, президиумда, чыннан да бердәнбер рус кешесе-Светлана ханым Жидкова гына бар иде. Миңа калса, бу хәлгә түзә алмыйча (сүз бит татар телен саклап калу турында бара) чыгышымны Кытайда яшәүче татар шагыйренең туган телебезгә багышланган шигырьләрен укыдым һәм тулысынча татарча нотык сөйләдем. (Сүз уңаеннан әйтәсем килә: Камышлылы Эльмира ханым Шәвәлиева да ул чарада катнашып, язмаларында шул узган чара турында “Ник татарча сөйләмибез” дигән фикерне кабатламый калды).

Ә инде Мәүлид бәйрәме турында сүз алып барганда, акланыр өчен шуны әйтәсем килә:

Беренчедән, бәйрәмне оештыру комитеты әгъзалары катнашкан мөфти Талип хәзрәт Яруллин җитәкчелегендәге утырышта бәйрәмне алып бару тәртибен (сценарийны) раслаганнан соң, минем “мәҗлесне нинди телдә алып барабыз” дигән сорауга барысы да “рус телендә” дигән фикергә килделәр. Тантананы ачып җибәргәндә дә мин мәҗлеснең рус телендә алып барылачагын игълан иткәч, аны хупладылар, хәтта Илгизәр хәзрәт Сагдиев та (ул Эльмира Шәвәлиеваның фикерен уртаклашып http://tatar-duslyk.ru/сайтына язган) каршы килмәде, “татарча алып барыйк” диюче дә булмады.

Икенчедән, мәҗлес рус телендә генә бармады. Мәҗлестә татар теле дә, рус теле дә, гарәп теле дә яңгырады. Әйтик, Шыгырданнан килгән кунаклар ярты сәгать дәвамында фәкать татар телендә генә сөйләделәр. “Райян” егетләре мөнәҗәтләрен татар телендә көйләделәр. Дагестанлылыар-рус һәм гарәп телләрен кулландылар. Коръән укыганда да, догалар кылганда да рус телендә түгел, гарәп-татар телләрендә укыдылар.

Өченчедән, мөхтәрәм Илгизәр хәзрәткә мөрәҗәгать итәсем килә: ”Сез вәгазь сөйләгәндә (мәчеттә, җомга көннәрендә) нигә татар теле белән генә чикләнмисез, ә вәгазьне рус телендә дә сөйлисез? (Бу хәл Сездә генә түгел Самара Җәмигъ мәчетендә дә, Уфа, Мәскәү, Казан мәчетендә дә, баш мөфтиләр тарафыннан да). Сәбәбе һәм максаты-Аллаһының сүзен һәрбер адәм баласына аңлатыр, җиткерер өчен кулланыла. Уздырылган Мәүлид бәйрәмебезнең дә төп максаты “татарлыгыбызны арттыру” түгел (һичшиксез, без үзебезнең татарлыгыбызны беркайчан да онытырга тиеш түгелбез), әмма Пәйгамбәребезнең дөньякүләм халык өчен үрнәк булган зур шәхес икәнен киң халыкка җиткерү, аның мәҗүсилек, караңгылык дөньясына каршы көрәш алып бару һәм динебез исламга нигез салу, юл кую, аның мөселманнарга аталган барлык кагыйдәләрен законлаштырып хәдисләрендә бүгенге һәм киләчәк буыннарга мирасларны, васыять әйтүләрен халыкка аңлату максатлары иде. Ә нинди телдә ул уй-фикерләрне җиткерәсең-русмы, татармы, гарәп телләрендәме, мөһим түгел. Кызганыч, нигәдер Илгизәр хәзрәт тә, Эльмира ханым да мәҗлеснең бу асыл якларын күрми калганнар икән. Ә мәҗлестә катнашучыларга фәкать татар телендә генә сөйләгәндә, залда бик күпләре (дагестанлылар, шәһәр һәм өлкә администрациясеннәнкилгән кунаклар гына түгел) татар милләте исемен йөрткән яшүсмерләр аңламыйча утырган булырлар иде.

Һәм соңгысы, татар телебезне саклап калырга телибез икән баланы беренче чиратта гаиләдә өйрәтергә кирәклеген, ә аның өчен ата-аналар гаиләдә балалары белән үз телләрендә сөйләшергә тиешлеген барыбыз да аңлыйбыз, ләкин ул кагыйдәләрне кулланмыйбыз. Өлкәбездә 40%ка якын татарлар катнаш гаиләләрдә яшиләр һәм анда телнең югалуы көн кебек күренеп тора.

Димәк, бу мәсьәләне кискен һәм киң рәвештә дин әһелләре, татар милли җәмгыять җитәкчеләре һәм әгъзалары, ата -аналар үзләренең балаларына дини-милли тәрбия бирүләрен иң мөһим бурыч итеп карарга тиешбез.

Миңа еш кына сорау бирәләр: “Сез рус мәктәбен тәмамлагансыз, хәрби уку йортларында укыгансыз, 35 ел дәвамында хәрби хезмәттә руслар арасында яшәгәнсез, ә туган телегезне саклагансыз, җыр-моңнарыгыз туган телебездә яңгырый, төрле әсәрләр дә татар телендә иҗат итәсез, ислам динен дә саклагансыз, тормыш юлдашыгыз дә үз милләтегездән. Моның сәбәбе нәрсәдә соң?” Ә минем җавабым һәм рәхмәтем әти-әниләргә, гаиләмә. Алар мине туган телебезгә өйрәтүчеләр, күңелләремә милли моңнар сеңдерүчеләр. Бала яшьтән үз телендә сөйләшеп тәрбия ала икән, нинди милләт арасында яшәсә дә, үз телен, туган телен беркайчан да онытмаячак һәм югалтмаячак. Ә инде бала яшьтән үк гаиләдә туган телен үзләштерми икән, аны мәҗлесләр җыеп та, концертларга йөртеп кенә дә туган телен өйрәтү җиңел эш түгел.

Идеал Галәветдин.

Фикер калдыру