Мөселман онлайн-фестиваленә рәхим итегез!

КатегорияИлдәге һәм дөньядагы дин
Автор Администрация сайта

1-15 август көннәрендә Мөселман яшьләре берлеге тарафыннан  беренче мәртәбә Мөселман онлайн-фестивале   оештырыла.

Фестивальдә 30га якын дин белгече катнашыр, ә сөйләшүләрне 30 меңгә якын кеше  тыңлар дип көтелә. Сөйләшүләр бары тик интернетта алып барыла. Аларны тыңлау өчен online-islam.ru  сайтына теркәлергә кирәк.

Мөселман онлайн-фестиваленә багышланган матбугат очрашуы ТР МДНдә 30 июльдә, сәгать 10.00дә уздырыла.

Фестиваль спикерлары буларак катнашалар:

- Камил хәзрәт Сәмигуллин – Татарстан мөфтие;

- Әлбир хәзрәт Крганов – Мәскәү мөфтие;

- Әхмәд Тәмим –  Украина мөфтие;

- Али Воронович –  Белоруссия мөфтие;

- Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов – Коми Республикасы мөфтие;

- Таһир хәзрәт Саматов – Ханты-Мансы округы мөфтие;

- Гацалов Хаҗи-Морат – Төньяк Осетия мөфтие;

- Мәхер Зәйен – танылган мөселман җырчысы;

- Сает Фуда – дин галиме;

- Исмәгыйль Бүльбүль – Әл-Әзһәр университетының Палестин бүлеге ректоры

- Доктор Тәүфыйк Рамазан Буты – Дамаск университеты шәригать факультеты деканы;

- Булат хәзрәт Ишмөхәммәтов –  Аделаида имамы (Австралия);

- Максим Шевченко – танылган журналист;

- Әхмәт  Макаров- Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең иҗтимагый оешмалар эшләү бүлеге җитәкчесе; ;

-  Мәдинә Кәлимуллина- Россия мөфтиләре шурасы икътисад департаменты директоры;

- Али Вячеслав Полосин – Россиядә ачыктан-ачык Исламга күчкән православ дин әһеле;

- Рәфыйк Мөхәмәтшин –  Россия ислам университеты ректоры;

- Булат Мөлеков –  «Амаль» финанс йорты эксперты;

-  Равил хәзрәт Бикбаев –  ТР МДН Голәмәләр шурасы әгъзасы;

- Радик Гафуров – РФ мөселман эшкуарлар ассоциациясе президенты;

- Шәһәвиев  Сает-Дамир – ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының динне өйрәнү бүлеге җитәкчесе ;

- Рөстәм Нургалеев – ТР МДН Голәмәләр шурасы рәисе урынбасары;

- Ринат хәзрәт Габбасов – Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге директоры;

- Рөстәм Вәлиуллин – Татарстанның баш казые ярдәмчесе;

- Марат Низамов - «Халәл» комитеты рәисе;

- Баһаутдин Аббасов – танылган спортчы;

-  Тигран Әюпов –  «Tiger Fight Gym» клубы директоры;

-  Фатыйх Сибагатуллин – депутат;

-  Фәрит Мифтахов-  «Булгар» милли хәйрия фонды директоры һ.б.;

dumrt.ru

Фикер калдыру