Мөселман яшьләре форумы кысаларында Сабан туе узды

КатегорияДини кызыклы мәгълүмат, Ил һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Илдәге һәм дөньядагы дин, Татарстан хәбәрләре
Автор Администрация сайта

Мөселман яшьләре форумы кысаларында Сабан туе узды

Бүгенге форум татар телендә, милли рухта үткәрелә.

(Казан, 22 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген мөселман яшьләре форумының алтынчы көне. Ул тулысынча татар телендә, гомумән, милли рухта уза. Форум кысаларында милли бәйрәм – Сабан туеның оештырылуы моңа дәлил булып тора. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте вәкиле Айзирәк Гәрәева сөйләде.

Искәртеп үтик: мөселман яшьләренең II форумы Болгарда үткәрелә. Анда Татарстан, Башкорстан, Чувашия, Удмуртия, Кырым республикаларыннан, Ростов, Төмән, Пенза, Мәскәү өлкәләреннән 120ләп делегат катнаша. 16 июльдә башланган форум иртәгә төгәлләнәчәк. Атна дәвамында мөселман яшьләре аралашучанлык һәм лидерлык сыйфатларын үстерүне күздә тоткан тренингларда, исламның актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләрдә һәм фикер алышуларда катнашты, чит илләрнең һәм Татарстанның күренекле дин әһелләре, шул исәптән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, белән очрашты.

Бүгенге чаралар иртәнге сәгать 10да башланган. Иң элек “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укыту-тәрбия бүлеге проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин татарча вәгазь сөйләгән. Ул яшьләргә гыйлем алу үзенчәлекләрен аңлаткан. Аннары егетләрне, кызларны Спас районы башлыгы Камил Нугаев һәм әлеге район имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров сәламләп, аларга үзләренең нәсыйхәтләрен әйткән. Шуннан соң кунаклар һәм яшьләр Ак мәчеткә җомга намазына җыелган. Аны Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барган. Җомга вәгазендә ул бәрәкәтле чорда яшәвебезне билгеләп: “Бүген Татарстанда 1,5 меңләп мәчет эшли. Бөтен республикага нибары 13 мәчет калган заманнар да булган. Хәзер исә динебез үсештә, иманлылар саны көннән-көн арта бара. Бүген дә республикабызның иң матур мәчетләренең берсендә җыелдык”, – дигән. Ул яшьләргә ялган сүзләргә ышанып, ялгыш юлга кереп китүдән сакланырга, галимнәрнең хезмәтләренә таянып эш итәргә киңәш иткән.


 

Сабан туе көндезге 2дә Коръән аятьләре укудан башланып киткән. Анда әлеге милли бәйрәмгә хас уеннар – көянтә белән су ташу, чүлмәк вату, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерү, шулай ук милли көрәш белән беррәттән, кул көрәше, шахмат ярышлары да оештырылган. Йоласына туры китереп, кичә Сабан туена бүләк җыйганнар. Делегатларның һәркайсы үз бүләген тапшырган.

ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сүзләренә караганда, быел форумның һәр көне вакыйгалар һәм чараларга бай булган.

“Бер-бер артлы оештырылган лекцияләрдә, очрашуларда яшьләребез үзләренә файдалы мәгълүмат алды, белем туплады. Моннан тыш, алар вакытларын бер-берсе белән аралашып, киңәшләшеп үткәрде, командада эшләргә өйрәнде. Шунысы куандыра: катнашучылар бик инициатив. Һәр башлангычыбызны хуплап кына калмыйча, чараларны үткәрүгә үзләреннән дә өлеш кертергә тырышалар”, – дип сөйләде форумның координаторы.

Бүген кичен яшьләрнең Марокко Корольлегеннән килгән хәдисләр белгече, Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең нәсел җебен дәвам итүче Габдрәхим шәйх Ләкрим белән очрашуы көтелә. Иртәгә делегатлар туган якларына юл тотачак.

http://tat.tatar-inform.ru

 

Фикер калдыру