Мөтәвәллият утырышыннан

КатегорияӨлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Ноябрьнең җидесендә Самар Җәмигъ мәчетендә мөтәвәллият утырышы узды. Көн тәртибендә агымдагы проблемнар белән беррәттән узган Корбан бәйрәменә йомгаклар ясалды.
Җыелышта Самар Җәмигъ мәчетендә ревизия комиссиясе рәисе итеп Гөбәйдулла углы Таһир Мамышев сайланды.
Шулай ук мәчет корылмаларын җы лыгту өчен газда эшли торган су казанын проектлауга да акча бирү каралды.
Узган Корбан бәйрәменә йомгак ясалды. Гает намазына унике мең кеше килүенә карамастан, мәчетнең эчендә һәм йортында тулы тәртип булуына басым ясалды.
Гает көннәрендә 350 сарык чалынган. Бу зур мәшәкатьне аксакалларыбыз һәм “Нур” мәдрәсәсе шәкертләре үз өсләренә алдылар.
Бик күп корбан чалучылар хәйриягә таратырга итләр калдырганнар. Егетләр һәм кызларыбыз 9б0 кисәк корбан итен мохтаҗларга таратканнар.
Мәчеттә узган корбан ашына да уңай бәя бирелде.
Мөтәвәллият утырышында катнашкан Вагыйз хәзрәт Яруллин, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Җәүдәт Шарапов, Җәмил Вәлиуллин, Иршат хәзрәт Сафин, Наил хәзрәт Сөләйманов, Мөхтәсим Үзбәков, Таһир Мамышев, Хәмзә Насыйров һәм Әнвәр Гыйззәтуллин мөтәвәллият тормышының төрле якларын яктыртып чыгышлар ясадылар һәм эшлекле тәкъдимнәр керттеләр.

«Нур» мәдрәсәсе ректоры Али СӨЛӘЙМАНОВ.

Фикер калдыру